Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
Амбар янында бандерачы аны үтерергә җыенгач, Саматның өзгәләнеп атмауларын үтенгәнне, сүзләрен аңламаса да, шулай ук аңлаган иде ул. Шуңа күрә Саматка ул хәзер инде рәхмәтле, үзен коткаручыга караган кебек карый һәм аның һәр боерыгына, һәр ишарәсенә кабаланып буйсына иде.
8
Елганың уң ягында суга терәлеп үк урнашкан авыл күренгәч, Самат кулларын як-якка ишарәләп:
– Монда сезнекеләр, фрицлар нихт, кайн, найн5... – дип аңлатырга маташты. – Монда без... вир... Алай-болай качарга маташсаң, сиңа капут, пиф-паф. Ферштейн6?
Әлбәттә, немец аңлады. Амбар янында бандерачы аны үтерергә җыенгач, Саматның өзгәләнеп атмауларын үтенгәнне, сүзләрен аңламаса да, шулай ук аңлаган иде ул. Шуңа күрә Саматка ул хәзер инде рәхмәтле, үзен коткаручыга караган кебек карый һәм аның һәр боерыгына, һәр ишарәсенә кабаланып буйсына иде. Авыл турысында Самат көймәне ярга юнәлтте һәм ярга килеп төртелгәч, немецны торгызып, рацияне аның җилкәсенә асты:
– Үзең күтәреп йөр, хайван! – диде Самат, әсир чайкалып куйгач, егылмасын өчен аның ике иңбашыннан тотып.
Көймәне кер юар өчен ясалган тайгак корылма субаена бау белән бәйләп куйгач, алар тар гына тыкрыкның сукмагыннан авыл урамына күтәрелделәр. Ярдан беренче йортның ишегалдына аяк баскач, Самат, өйгә кергәнче, каралты-кура тирәсендә берәрсе юк микән дип, колак салып торды.
– Берәр кеше бармы монда? – дип эндәште.
Сарай артыннан, җәйнең эссе көне булса да, телогрейка кигән урта буйлы агай килеп чыкты. Ул олы яшьтә, әмма ничә яшьтә икәнен чамаларлык түгел иде. Ямаулы чалбарының балаклары кыска, аягындагы иске ботинкаларының икесе дә «авызын ачкан», телогрейкасын, никтер, ялан тәнгә кигән иде. Алдан пеләш башы кызарган, сирәк кенә сакал-мыегы, тир агып төшептер инде, юешләнеп тора иде.
– Исәнме, агай! – дип сәламләде аны Самат.
Немец белән кызылармеецны бергә күреп, йорт-җир хуҗасы ни уйларга да белмәде. Исәнләшүенә агайдан җавап алмагач, Самат:
– Сездә нинди влач? – дип сорыйсы итте.
– Хәзер монда бернинди влач та юк, – диде агай, әле аңа, әле немецка карап. – Сиңа нинди влач кирәк?
– Безнең хәрбиләр бармы бу тирәдә? – Сез кайсы гаскәрдән соң? – Ник, минем форманы күрмисеңмени? – диде Самат ачулы тавыш белән, кулы белән такыр башын капшап һәм шунда гына йолдызчыклы пилоткасының бандерачалардан качканда төшеп калганын белде.
– Мин моның формасын да күрәм, – диде агай, бирчәйгән кулы белән немецка ишарәләп.
– Бу әсир, – диде Самат. – Безнекеләр еракмы?
– Каян белим мин. Авылда бернинди хәрбиләр юк. Иртәгә ничек булыр, белмим.
– Миңа үзебезнекеләрне табарга кирәк.
– Алар кайдадыр аста елганы кичәргә тиешләр, – диде агай, елга аккан юнәлешкә ымлап.
– Аны мин син әйтмәсәң дә беләм, – диде Самат, агайның теләр-теләмәс кенә сөйләшүенә ачуы кабарып.
– Шулай булгач, елга буйлап аска төшегез, – диде агай, күкчел тавыш белән.
Самат бу кеше белән озак сөйләшеп торуның мәгънәсе юк икәнне аңлады, ләкин шулай да:
– Син безгә ашарга берәр нәрсә бирә алмыйсыңмы? – дип сорады.
– Бернәрсә дә юк, – дип җавап бирде агай коры гына.
Самат немецка:
– Геен! – дип боерды.
Әсир капка янына җиткәч:
– Хальт!7 – диде ул. Аннан агайга борылып: – Тыкрыктан төшү белән, көймә тора. Минем көймә. Без көймә белән килдек монда. Мин сиңа шул көймәне бирәм, ә син миңа шуның өчен ипи бир, – дигән тәкъдим ясады.
Көймә дигәч, агайның йолкыш кыяфәтендә шундук җанлану сизелде:
– Ипи юк... Пешкән бәрәңге бар, – диде ул. – Дүрт бәрәңге бирә алам.
– Ичмаса алтыны бир инде, – диде Самат. – Без бит икәү.
– Ник, моны да ашатасыңмыни? – диде агай, немецка усал караш ташлап.
– Ашатмасам, үлә бит ул. Радист бу. Смерш отделына тапшырырга кирәк аны.
– Алай икән, – дип, агай акрын гына өйалдына кереп китте.
– Су да бир, – дип кычкырды аның артыннан Самат.
Агай башта чүмеч белән су алып чыкты. Саматның голт-голт итеп эчкәнен немец йотлыгып күзәтеп торды. Самат, моны абайлап, чүмеч төбендә калган суны әсиргә бирде:
– Эч, дуңгыз.
Болар су эчкән арада, йорт хуҗасы ике учына икешәр пешкән чикмәнле бәрәңге алып килде. Самат бер бәрәңгене әсиргә бирде, икесен чалбар кесәсенә тыкты, берсен, кабыгын әрчемичә генә ашый башлады.
Немец, ашыга-ашыга, бөрешкән салкын бәрәңгене кабыгы-ние белән ике кабуда йотты да тончыгып йөткерергә тотынды.
– Ач тәре! – дип куйды Самат ямьсез тавыш белән.
– Диверсантмы ул? – дип кызыксынды агай.
– Шайтан белсенме аны, – диде Самат, ашый-ашый.
– Фашист ул. Ә синдә, агай, оят юк бугай, – диде Самат, авызындагы бәрәңгесен йоткач.
– Ник алай дисең? – диде йорт хуҗасы, сагаеп һәм аптырап.
– Бер көймә өчен дүрт кенә бәрәңге бирдең.
– Мин синнән көймә сорамадым бит, – диде агай.
– Мин – җитди задание үтәп йөрүче кызылармеец, синең бөтен бәрәңгеңне конфисковать итә алам, – диде Самат, бераз кукраеп. Агай шәмәхә иренле ерынкы авызын чалшайтып, һич кенә дә исе китмичә:
– Итеп кара, – диде.
– Курыкмыйсың син, ә... – дип көлемсерәде Самат.
– Мин күргәннәрне күрсәң, син дә бернәрсәдән, беркемнән курыкмый башларсың, – диде агай, ачу катыш сагышлы тавыш белән. – Большевиклар канны эчсәләр дә, минем ике улым да сугышта... Хатын урын өстендә ята, күпме яшәр, белгән юк... Миндә конфисковать итәрлек нәрсә булсын, иптәш солдат?!
Самат килеш-килбәтеннән үк ябагайлыгы күренеп торган бу агай белән дорфа сөйләшкәненә үкенеп, читенсенеп куйды. Шулчакны авыл эченнән машина тавышлары ишетелде.
– Нинди машиналар ул? – диде Самат.
– Белмим.
– Авыл аша үтәләрмени?
– Безнең авыл аша олы юл уза. Барыгыз шунда, юлга чыгыгыз.
– Нимес машиналары түгел микән соң ул?
– Каян белим мин. Кемнең кайсы тарафка барганы миңа нигә? Немецлар бу тирәдә юктыр дип уйлыйм. Алар инде хәзер елганың теге ягындадыр.
– Геен! – дип боерды Самат әсиргә.
Алар урамнан барганда, ара-тирә читән артыннан, тәрәзәдән ике сәер солдатка аптырап караучылар булды. Урам аркылы сузылган олы юл күренгәч, Самат, кемнәр килеп чыгасын белгән юк дип, турыдан-туры юлга чыгарга җөрьәт итмәде. Юллар кисешкән почмакта чалшайган, бер як стенаның бүрәнәләре черегән һәм түбә уртасы аска иңгән җимерек йорт күренде. Снаряд тигәннән, яисә якында бомба шартлаудан түгел, (монда атыш-мазар бөтенләй булмаган, ахрысы), искерү сәбәпле, кемдер ташлап киткән йортка охшаган иде. Күренеп тора: аны, әкренләп, утынга сүтеп ташый башлаганнар инде һәм өйнең үзенә керерлек тә түгел иде. Мөгаен, каршыдагы лапаста урнашсак яхшырак, аннан юлны күзәтергә дә җайлыдыр, дип уйлады Самат.
Лапасның эчендәге ис борынны бик «иркәләмәсә» дә монда салкынча, рәхәт иде. Күз ияләшкәч, почмакта тәгәрмәчсез кул арбасы абайланды. Стенага күгәреп беткән көрәк сөялгән, чыбыклары ашалып беткән себерке...
Озакламый караңгы төшәчәк. Юлдан үтүче машиналар бүтән күренмәгәч, Саматның, юл буена чыгып, берәрсеннән авылдагы хәлләрне белешергә кирәк дигән уе бар иде, әмма кире уйлады, чөнки күптән түгел үтеп киткән машиналар безнекеме, яки дошманныкымы икәнне белми торып, хәзер үк күренергә ярамый иде.
Ул, кесәсендә ике бәрәңге барлыгын исенә төшереп, лапасның стенасындагы ярыклардан төшкән көннең актык яктылыгында җиргә утырды һәм бәрәңгенең берсен ашарга җыенды.
Немец, янәшә утырып, күз кырые белән генә аңа карап-карап алгач, Самат, бәрәңгесен ашый-ашый, кырыс итеп:
– Мин сезгә әсир төшеп, шушы хәлдә булсам, мине ашатыр идең микән? – диде.
Немец моңсу итеп елмайды:
– Danke dir… Wenn du mich nicht beschutzt hattest, hatten sie mich getotet. (Син якламаган булсаң, алар мине үтергән булырлар иде). Самат әсирнең ни өчен рәхмәт әйткәнен аңлады һәм аның кинәт күңеле йомшарып китте. Ул кесәсеннән калган бердәнбер бәрәңгене алып, әсиргә бирде:
– Мә, аша.
– Danke schon8, – диде әсир һәм бөрешеп, кечерәеп калган салкын бәрәңгене шундук кабып йотты.
– Шоон... телегез тел түгел, – диде Самат ачусыз гына. – Һәр сүзегездә шом бар, сөйләшүегез эт өргән шикелле.
Немец, стенага аркасы белән терәлеп утырды һәм, күп тә үтмәде, йокыга китте, ә бераздан кырыйга түнтәеп үк төште. Лапасның җир-идәне дымлы вә салкын, монда болай гына йоклап булырлык түгел иде. Самат, биштәрен лапас түренә күчергәннән соң, йорт яныннан берничә койма тактасы алып килеп, янәшә куйды, аннары шулар өстенә ятты һәм шундук йокыга талды.
9
Самат авыл этләре өргән тавышка уянганда, тышта инде таң беленеп килә иде. «Нишләргә икән?» дигән бердәнбер уй аны яткан җиреннән калкытты, ул торып утырды һәм күзләре белән әсирне эзли башлады. Теге күренмәгәч, Самат берни уйларга җитешмәде – лапас эчендәге караңгылыктан:
– Гутен морген! – дигән тавыш ишетелде.
Самат сикереп торды. Немец алданрак уянган! Кайда соң ул, күренми? Ниһаять, Самат лапас түрендә утырган әсирне абайлады. Немец та, төнлә берничә такта кисәге алып кереп, үзенә ятак ясаган булган икән.
«Бигрәк шәп конвоир мин, – дип, үзен үзе битәрләп алды Самат. – Дөньямны онытып йоклап ятам, әсир исә керә-чыга йөргән... Көрәк белән орып үтергән булса?.. – Аның йөрәге жу итеп куйды, әмма шундук тынычланды: – Моннан чыгып, әсир кая кача алсын? Аның аягы һаман авырта, хәле чамалы, хәзер инде ул бандерачылардан да курка, кайсы якка барасын да белми, өстәвенә, мин дә аңа бу тирәдә безнекеләр генә, дип аңлаттым».
Ерактан тонык кына булып, машина тавышы ишетелгәч, Самат, лапас стенасындагы ярыктан карап, солдатлар төялгән берничә машина үтеп киткәнне күрде. «Безнекеләр!» – дип канатланып, Самат урамга йөгереп чыкты, әмма җитешә алмады – машиналар зур тизлектә ерагайдылар һәм авыл читендәге юл борылышында күздән югалдылар.
Урам очыннан тагын машина тавышы килгәч, Самат юлның уртасына ук чыгып басты һәм туктарга сорап, кулларын болгады. Буш арбалы полуторканың кабина ишеген сакал-мыегы күптән кырылмаган, куе кызыл көрән чырайлы, урта яшьтәге шофёр киереп ачты.
– Тиле мәллә син?! – дип, йокысызлыктан кызарган зур күзләрен акайтып кычкырды ул.
Самат аның янына йөгереп килде:
– Син кая юл тотасың?
– Березнякка.
– Син кайсы частьтан?
– Сиңа анысы нигә? – диде шофёр, машинасын кузгатырга җыенып.
Самат ике куллап кабина ишегенә ябышып:
– Мин Гаврилов дивизиясеннән, икенче полктан, – диде. – Безнең полк елганы кичәргә тора. Шунда илт мине.
– Юк, мин башка якка – Березнякка барам, – диде шофёр. – Частька билгеләнгән продуктны алырга җибәрделәр. Безнең тагын бер машина барырга тиеш иде анда. Алар шундадыр инде. Кит, мин кузгалам.
– Туктале, туктале, – диде Самат ялварулы тавыш белән.
– Верхнегорски Березняктан еракмы?
– Егерме километр чамасы.
– Алайса безне дә Березнякка алып бар! – дип үтенде Самат. – Мине дивизиянең Смерш бүлегендә көтәләр. Алар Верхнегорскида иде...
– Верхнегорскига бармыйм мин, – диде шофёр, кузгалмакчы булып.
– Верхнегорскига димим бит, Березнякка хәтле генә. Киреләнмә! Особистлар минем нинди фәрман буенча йөргәнемне беләләр. Алмасаң, үзеңә начар булачак. Ал безне Березнякка!
– Кемнәрне ул – безне?
– Мине әсир нимесне сакларга калдырганнар иде...
– Шуннан?
– Ул менә бу лапаста, рациясе дә шунда. Тизрәк илтеп тапшырырга кирәк аны... Дивизия командиры фәрманы... Гаврилов үзе приказ бирде.
– Кайда соң ул?
– Кем?
– Әсир.
– Әнә теге лапаста дим бит. Ишетмисеңмени? Хәзер алып киләм мин аны. Зинһар, китмә. Көт!
Самат, сүгенә-сүгенә, рацияне үзенең иңенә асты да әсирне лапастан эткәләп, юлга алып чыкты.
– Рюкзагыңда нәрсә синең? – диде шофёр.
– Рация.
– Документыңны күрсәт әле, – диде шофёр, кырыс кыяфәт белән. – Нинди документ?! – дип җикерде Самат.
– Кызылармеец кенәгәңне.
– Документны бандерачылар алды. Без алардан көчкә качтык. Кеше бул инде! – диде Самат, ачыргаланып.
– Конвоир булгач, коралың кайда соң синең? – дип төпченә башлады шофёр.
Самат шофёрга нәфрәтле караш ташлады:
– Бандерачылар кулына эләктек без... Коралым да, кенәгәм дә аларда калды.
– Ә ничек котылдың соң син алардан? – диде шофёр, күзләрен чекрәйтеп.
– Урманда зачистка башлангач, алар безне үзләре ташлап качтылар, – диде Самат. – Ник төпченәсең инде! – дип кинәт кычкырды ул. – Алып бар безне Березнякка! Әгәр дә безне монда калдырасың икән, сине хөкемгә тартачаклар!
Шофёр беравык уйланып торганнан соң, каядыр еракка – Березняк урнашкан тарафка карап торды да, ниһаять:
– Менегез кузовка, – диде. Рюкзакны үрелеп кузовка куйгач, Самат әсиргә:
– Мен! – дип җикерде.
Немец, бортка ябышып, менә алмый җәфаланды. Самат аны сүгенә-сүгенә артыннан этте. Әсир, ахылдап, арба төбенә яткач, Самат үзе җәһәт кенә кузовка сикереп менде һәм машина, кузгалып, авылдан чыгып китте.
Машина ачык кырны урталайга ярып чапканда, күктә немец самолёты күренде һәм, Җиргә җан өшеткеч тавыш иңдереп, берничә тапкыр әйләнеп килгәннән соң, машинага төбәп пулемёттан сиптерергә тотынды. Беренче очередьтан үк машинаның кабинасы тишкәләнде, арба такталары чәрдәкләнде.
Машина чаба да чаба, ә самолёт аны инде әллә ничәнче кат әйләнеп-бөтерелеп килеп, пулемёттан утка тота. Самат гәүдәсен җыеп бөрешкән килеш әсирне күздән ычкындырмады – тегенең авыртудан чырае кыйшайган, самолёт якынайган саен ике куллап, башын кыса иде.
Бервакытны машина, бара торгач, юлдан тайпылып кырыйга каерылды. Самолёт юкка чыкты, лётчик эшемне башкардым, максатыма ирештем дип уйлады, ахрысы, ә полуторка әле тавышсыз калып, кыр буйлап әкрен генә бара иде.
Ниһаять, машина туктады. Рацияле биштәр кузов артына тәгәрәгән, немец янтайган килеш иңбашын тотып, каты ыңгыраша, аның бармак араларыннан кан саркый иде. Самат торып басты һәм капот астыннан күксел төстәге төтенме, пармы күтәрелгәнне күрде.
Самат әрҗәдән сикереп төште. Машинаның капоты тишкәләнеп беткән, ә шофёр рульгә йөзтүбән капланып кымшанмыйча утыра иде. Кабина ишеген каерып ачкач, Самат шофёрның авыз-борыныннан тезләренә, идәнгә берөзлексез кан тамганны күреп, йөзен чытты. Шофёр кырыендагы утыргычта «вальтер» пистолеты ятканны абайлап, ул икенче яктагы ишекне барып ачты һәм обоймасында алты патроны калган коралны алып, чалбар кесәсенә тыгып куйды. Шофёр трофей пистолетның икесен йә аткан, йә тапканда ук, алты патрон булган, күрәсең.
– Төш! – дип кычкырды Самат әсиргә.
Немец бөтенләй шәлперәйгән һәм аның кузовтан сикерерлек тә хәле юк иде, Саматка машина арбасының бортын ачарга туры килде. Немец кузов идәненнән әкрен генә җиргә шуып төште һәм ыңгырашып, җиргә ятты, ул хәйран каты яраланганга охшаган – пуля иңбашына тигән иде.
Самат беркавым шофёрны кабинадан тартып чыгара алмыйча җәфалангач, немецка:
– Ярдәм ит, сука! Хилфен! – дип кычкырды.
Радист, аякларын көчкә сөйрәп, әкрен генә килде һәм, икәүләшеп, ниһаять, шофёрны җиргә сөйрәп төшерделәр.
Самолёт бүтән күренмәде.
Шофёр инде суламый, һичнинди ың-шыңсыз рульгә башын салган һәм, беренче карашка, ул йоклап кына киткәндер, эндәшсәң, уяныр сыман иде. Муенына тигән... Башын игәндәдер... Җилкәсе теткәләнгән, пуляларның алары инде рульгә каплангач эләккәндер... Аны кабинадан чыгарганда, Самат та, немец та канга буялып беттеләр. Немецның үзенең ярасыннан да кан күп аккан, чырае ап-ак, ул хәлсезләнеп, җиргә утырды, хәтта ятмакчы да иде, әмма базмады, Саматтан шүрләде.
Самат шофёрның тышы канга буялган солдат кенәгәсен алып үзенең кесәсенә тыкты да, нишләргә белмичә, машина тирәли йөреп чыккач, кукраеп басып торган мәхбүс янына килде һәм «вальтер»ны аның борын төбенә терәп диярлек:
– Менә, күрдеңме! Нәрсә килеп чыкты! – дип кыҗрады. – Ә сине, падла, үзегезнекеләр яралады. Менә бу пистолет та сезнеке. Бәлки сине бөтенләй теге дөньяга олактырыргадыр?!.
Әсирнең исә куркырлык та чамасы юк иде, ул үләмәт кыяфәттә беркавым шаңкаеп торды да, ыңгырашып, җиргә чалкан ятты. Самат үзе дә бу дошманнан җиксенеп, ужарлануының һичнинди мәгънәсе юклыгын аңлап, читкә китте һәм каугаланып, үрсәләнеп әрле-бирле йөрде.
Күпмедер вакыт узгач, чабып килгән арбалы атны шәйләп, Самат юлга таба йөгерде.
– Тукта! Тукта! – дип кычкырды ул.
Арбадагы малай, дилбегәне тартып, артка кайшалды. Күрәсең, самолёттан аңа да аткан булганнардыр – чепи күзле, бетчә баскан битле унөч-ундүрт яшьлек бу малай, дер-дер калтырап, Саматның үзенә түгел, кулындагы пистолетка карап катты.
– Березняк еракмы моннан? – диде Самат.
– Алты чакрым, – диде малай, әле Саматка, әле машина ягына карап.
– Анда нимесләр түгелме?
– Юк дип беләм, – диде малай, кузгалырга омтылган атны тыеп.
– Безне шунда алып бар.
– Мин анда бармыйм бит, – диде малай, кыюсыз гына.
– Барасың! – диде Самат яман усал кыяфәт белән. – Шофёрны андагы зиратта күмәрләр. – Ул әсиргә кычкырды. – Геен монда! Яткан җиреннән әкрен генә торып килүче немецны күргәч, малай «Ноо-о!» дип атны куаларга тотынды. Атка, әйтерсең лә, шул гына кирәк булган – торган урыныннан алга ыргылды һәм Самат «вальтер»дан өскә аткач та, малай атны туктатмады. Самат аның артыннан ярсып:
– Хайван малае! Шакал! – дип кычкырып калды. – Очратсам, атып үтерәм! Селәгәй көчек!
Бу вакытта, атка утырып барырбыз дип уйлап, радист аның янына килеп баскан иде, Самат аңа тешләрен кысып кизәнде:
– Геен машина янына!
Әсир, кулы белән иңбашын кысып, парланып-төтенләп торган машина янына титаклады. Самат, нишләргә белмичә, әйле-шәйле уйлардан хафаланды. Каян кемне, ничек итеп ярдәмгә чакырырга мөмкин монда?.. Җәяүләп, Верхнегорскига киткәнче, бу шофёрны йә кая булса да тапшырырга, йә һич югы шушында җирләргә кирәк. Көн эсселәнеп килә, озакламый кояш өтә башлаячак. Әсирнең дә ярасы хәйран җитдигә охшаган – чыраеннан төс тәмам качкан, торымнан-торымга иңрәп куя. Монда машина бар бит әле...
Әсирнең иңбашыннан кан бертуктамый ага иде. Самат «вальтер»ны алганда, кабинадагы утыргычта чиста чолгау күргән иде (шофёрга алмашка биргән булганнардыр, күрәсең), шуны искә төшереп, чолгауны барып алды һәм немецның култык астыннан ике кат үткәреп бәйләп, иңбашында төйнәп куйды.
Сәгать-сәгать ярым вакыт узгандыр, болар килгән авыл ягыннан машина тавышы ишетелде.
Юл буйлап тузан куптарып килгән полуторкада, шофёрдан кала, кабинада әзмәвер старшина һәм кузовта дүрт яшь солдат утыралар иде. Самат юлга чыгып та тормады, чөнки машина үзе ерактан ук тизлеген акрынайткан иде.
Алар да Березнякка баручылар булып чыкты, анда аларның частена әзерләп куелган провизия бар икән, шуны алырга барулары, имеш. Үлгән шофёрны алар шундук таныдылар, ул да бит Березнякка болар барган йомыш белән юл тоткан булган. Машинадан төшкән солдатларның немецны шундук үтерергә талпынганнарын күреп, Самат нинди задание алганын һәм әсиргә тимәүләрен үтенеп, старшинага хәлне тиз-тиз аңлатты.
Саматны тыңлаганнан соң, старшина, әле һаман парланып торган машинаның капотын ачып карады һәм сыктанып:
– Эх, Егор, Егор, – дип куйды. – Ник ашыктың, никләр бездән алдан чыгып киттең? Соңрак чыккан булсаң, бәлки, үлмәс идең. Солдатларның берсе винтовкасының затворын тартып, әсиргә таба атлагач, старшина корыч тавыш белән:
– Отставить! – дип кычкырды. – Бездән башка да аны нишләтергә икәнне хәл итүчеләр бар.
Старшина барысыннан да хәбәрдар икән – Смерш отделениесенә бандерачыларның һөҗүм иткәнен дә белә булып чыкты ул һәм Самат украина милләтчеләренә каршы урманда зачистканы нәкъ боларның батальоны үткәргән икәнне дә мәгълүм кылды.
– Березнякта здравпункт бар. Хәзер эшлидерме, юкмы, белгән юк, – диде старшина сүнек кыяфәт белән. – Сугышка кадәр Березнякның бүлнисе иде инде ул, элегрәк анда ятып та дәваланалар иде... Сезне үзебез белән шунда алып барырбыз. Бүлнис эшләмәсә, бигайбә, әсирең белән сине шунда калдырабыз. – Старшина солдатларына дәште: – Егорны тизрәк алып кайтып җирләргә кирәк. Продуктны бушаткач, Егор машинасын буксирлап алып кайтырбыз. Карасёв!
– Мин! – дип килеп басты түгәрәк йөзле, урта буйлы солдат.
– Машина йөрешле булмаса да, мародёрлар аның каерып-йолкып алыр нәрсәләрен табарлар. Шуңа күрә син әлегә монда машинаны сакларга калып торасың.
– Есть!
Старшина Саматка борылып:
– Березняктан елгага унбиш чакрым тирәсе, Верхнегорскига – егерме. Кая барырга икәнне үзең хәл итәрсең, – диде. – Аннары хафалы тавыш белән: – Егетләр! Егорны кузовка салыгыз! – дип боерды.
Сугышка кадәр алтмыш меңләп кеше яшәгән авылсыман җыйнак шәһәргә машина тиз барып җитте. Хәзер инде монда кеше аз калган, әмма киткән-качкан кешеләр кире кайта башлагач, сугыштан исән кайткан фронтовиклар белән бергә, халык саны артачагы һәм монда тиздән җан керәчәге сизелә иде.
Оккупация вакытында мондагы комендант гаять кансыз залим кеше булган, диделәр. Партизаннар гел һөҗүм итеп, монда немецларга тынгылык бирмәгәннәр, күпмедер вакыт дәвамында бандерачылар да немецларга каршы сугышканнар. Әмма фашистлар, чарасыз калып, барысы өчен дә җирле халыктан – ярдәмсез картлардан, хатын-кыздан, бала-чагадан аяусыз рәвештә үч ала торган булганнар.
Машина ике катлы озынча бина янына килеп туктады. Якында гына бомба төшкән булган – здравпункт дигәннәренең тәрәзәләре коелган, стеналары кыршылган, кыйпылчыклардан шадраланган, кайбер урыннарда үтәли җимерелгән, олы-олы тишекләр хасил булган иде.
Кабинадан чыккач, старшина үзалдына:
– Кеше бармы соң монда? – дип куйды.
Хастаханә ишегеннән алтмыш яшьләрдәге ябык кына ир кеше пәйда булды. Өстенә караңгы зәңгәр төстәге халатсыман нәрсә, башына таушалган сары эшләпә кигән агай ташландык хәлдәге бүлнистә калган бердәнбер табиб булып чыкты.
– Ә-ә-ә, син мондамыни? – диде старшина, табибны танып.
– Кайда булыйм инде мин тагын? – диде табиб.
Старшина аңа тиз генә хәлне аңлатты һәм сүз ахырында:
– Монда безнең частьның провизиясе калган иде, без шуны алырга килдек. Бу солдат белән әсирне сиңа калдырабыз, – диде ул, Самат белән немецка күрсәтеп. – Әсир яралы...
– Монда дарулар да, бернәрсә дә юк, – диде табиб тонык тавыш белән.
– Немецларны дәвалаганда, даруларың булгандыр бит... – диде аңа старшина яман усал тавыш белән.
– Алар мондагы бөтен нәрсәне кулланып, калганнарын алып киттеләр... – диде табиб, бераз каушап. – Аннары, алардан соң безнең часть торганда, полк санитарларының медикаментларын кулланган идек...
– Бу әсир исән калырга тиеш, – диде старшина, Саматка нинди мөһим фәрман бирелгәнне аңлап. – Аның иңбашы гына яраланган. Кара, яме!
– Ник аны үзегез белән алып китмисез? – диде табиб.
– Безгә аның кирәге юк.
– Ә миңа?
Старшина сүгенүдән чак кына тыелып калды.
– Син болай да инде монда нимесләрне дәвалап яткансың, – диде ул, нәфрәтен көчкә йөгәнләп. – Тагын берсен генә дәваларсың әле.
Кузовта безнең бер солдатыбыз үле ята. Тизрәк кайтып, аны күмәсебез бар. Кырдагы машинаны частька кайтарырга кирәк әле. Син, әйдә, киреләнмә, әйткәнне үтә!
Немецны кузовтан төшергәч, машина борылды һәм тузан туздырып китеп барды.
– Мин Иван Константинович булам, – диде табиб, никтер, Саматка түгел, әсиргә карап. – Шуннан соң ул Саматка борылды. – Исемегез ничек?
– Самат. Гарипов.
5 Нихт, кайн, найн – немецчадан: юк
6 Ферштейн – немецчадан: аңлашылды.
7 Хальт – немецчадан: тукта.
8 Danke schon – немецчадан: рәхмәт.
(Дәвамы бар)
"КУ" 07,2022
Фото: unsplash
Теги: проза роман татарча хикәя
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев