Логотип Казан Утлары
Шигърият

Берәм-берәм календарьны ертам...

Кыштырдавык кәгазьләргә салып, Гомеремне алып китәләр...

Берәм-берәм календарьны ертам –

Үтәләр дә көннәр, үтәләр...

Кыштырдавык кәгазьләргә салып,

Гомеремне алып китәләр...

Кыштыр-кыштыр кыштырдыйлар, әллә

Кәгазь белән язмыш бәйләнгән?

Кәгазьләрдә – хисләр...

Кәгазьләрдә – тормыш...

Мин үзем дә

Ак кәгазьгә гүя әйләнгән...

Шул кәгазьгә һәркөн хисләр төшә,

Кулъязмалар − тормыш көзгесе.

Кемгәдер ул бары бер әкият,

Ә кемгәдер − яшәү өлгесе...

...Беркөн дөнья мине бөтереп алыр,

Һәм почмакка атар бөгәрләп.

Шуңа кадәр «Мин яшәдем!» дигән

Узган көнне ертам берәмләп...
 

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев