Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
Патроннарыңны сакла, миңа атып әрәм итмә. Сиңа әле алга таба патроннарың кирәк булыр. Син монда урман эчендә, фронттан читтә үзеңә дошман эзләп йөрмә. Кызылармеец булсаң, бар, дошманны Германиягә таба ку. Әгәр син сәвитләргә каршы сугышасың икән, бу очракта да мине үтерү сиңа берни бирми.
16
Хафаланып көткән сәгать сукты – Саматның да, Светаның да хәтерендә гомер буе сакланачак өч көн, өч төн бер минуттай узып китте. Хәер, хәтердә мәңге сакланасы булгач, узып китте дип әйтү дөрес микән?..
Ике кешенең җан якынлыгы кушылганда түгел, аерылганда аңлашыла, диләр. Моны кыз белән егет бүген үзләрендә татыдылар.
Света, көз көне оча алмый калган кош шикелле, хастаханә янында боегып басып тора иде. Шулкадәр якын, кадерле һәм үз кешесенә әйләнгән бу гүзәл кызга Самат әйтер сүзләр таба алмый торды – үзәктәге сагышны сүзләр белән җиткерү мөмкин түгел иде.
– Мин сине бүтән күрмәячәкмен, – диде Света, еламсырап.
– Сугыш тиздән бетәчәк. Сугыш бетү белән үк мин синең яныңа киләм, – диде Самат, кызны кочагына алып.
– Без инде бүтән беркайчан да очрашмаячакбыз, – диде Света күз яшьләре аша.
– Ник алай дисең?
– Шулай тоела.
– Юк, юк. Без очрашачакбыз. Мин сине Казанга алып китәм. Света, шаярырга тырышып:
– Мондый «трофей»ны синекеләр ничек кабул итәрләр икән? – диде.
– Бик яхшы каршы алачаклар, – диде Самат. – Минем әнием бик әйбәт кеше. Сине яратачак ул.
– Мин сине бүтән беркайчан да күрмәячәкмен, – дип кат-кат кабатлады Света.
– Алай димә.
– Мине дә үзең белән ал, – диде Света, аның белән әллә кайларга китәргә әзер булып.
– Юк, мөмкин түгел, – диде Самат, йөрәгенең ярсуын тоеп. – Мин бит әсирне Смершка тапшыргач, передовойга, үз частема юл тотам.
– Мин дә синең белән передовойга барам. Мин сезнең частьта санитарка булырмын.
– Юк, юк, анда коточкыч сугыш бара. Сине үтерсәләр, нишләрмен...
– Анда бит сине дә үтерүләре мөмкин, – диде Света, сыктанып.
– Без янәшә булсак, икебез дә исән калырбыз.
– Мин исән калам! – диде Самат. – Чөнки монда син бар. Сугыш бетү белән мин монда киләчәкмен. Светаның ышанасы килә иде – Самат алдамас һәм, чынлап та, аңа үлем тимәс, читләтеп үтәр, бу егеткә әҗәлнең кулы күтәрелмәс, чөнки аны харап итәргә беркемнең хакы юк!!!
– Фриц егерме чакрым үтә алыр микән? – диде Света, читтәрәк басып торган Ортвинга ымлап.
– Үтәр, – диде Самат. – Машина яки ат очрамый калмас әле. Ортвинның алама кителен ташлап, аңа баш табибның шкафта эленеп торган иске пинжәген кигерткәннәр иде. Ортвин каршы килгән иде дә, Самат татарча-русча сүгенеп җикергәч күнде, киеп куйды. Пинжәк таман үзенә, үлчәп теккәннәрмени. Бүген аның чыраена бераз төс кергән, өстәвенә, Света алып килгән пәке белән аңа да кырынырга рөхсәт иткәннәр иде.
– Ун чакрымнан чат булыр – аркылыга кисеп, урманга ат юлы кереп китә. Шул юлдан уңга ярты чакрым баргач, аланга килеп чыгасың, – диде Света. – Шунда хәл алырга мөмкин... Анда иске йорт бар, лесник йорты... Ташландык йорт... Аның артындагы калкулык астыннан чишмә ага.
– Ярар, – диде Самат. – Әсирнең хәленә карарбыз.
– Җибәрәсем килми сине, – диде Света, егеткә сыенып. Аның күз яшьләре тып-тын гына акты да акты.
– Елама, Света. Иң мөһиме, без синең белән очраштык. Без хәзер бер-беребезнең бу дөньяда барлыгын беләбез.
– Мин инде очрашканыбызга бераз үкенеп тә куям, – диде Света сагыш тулы тавыш белән. – Сине очратканыма бәхетле мин... Әмма бу очрашу, вакыт узгач, кайгыга батырыр шикелле...
Аларның кочаклашып үбешкәннәрен Ортвин тын да алмыйча күзәтеп торды. Күренеп тора, кыз белән егетнең мөнәсәбәтләре әсирнең дә күңеленә хуш килгән, аның аксыл чырае хәтта бераз нурланып киткән кебек иде.
Әсир белән конвоир юлга кузгалдылар. Света Самат артыннан йөгерүдән үзен көчкә тыеп, юл уртасында басып калды.
Шәһәрдән чыкканда, Ортвин хәйран җитез атлады, әмма ике-өч чакрым үткәннән соң, акрынайды, тагын нык аксый башлады һәм Саматтан кат-кат су сорады. Бара торгач, ул инде тәмам хәлсезләнде. Самат торымнан-торымга, машина, ат ише нәрсә күренмәсме дип, артка борылып карады, әмма, кызганычка каршы, алдан килүче дә күренмәде, арттан куып җитүче дә юк иде.
Саматның фляжкасындагы су ике кешегә бик аз иде шул, ярты юлны узганда инде, суның тамчысы да калмаган иде. Света биргән янчыкка шешә белән су алырга баш җитмәде, кыз үзе дә аерылышу кайгысыннан бу турыда оныткан, ипи кисәге белән алма гына тутырган иде. Ат юлы буйлап уңга каерылып, Света әйткән чишмәне табарга кирәк булыр, юкса тагын ун чакрым үтү немецның хәленнән килмәячәк, дип уйлый башлады Самат.
Ортвин тәмам бармас булып, җиргә утырды. Саматның моңа аз гына да ачуы килмәде, киресенчә, әсирне тынычландырырга теләп, алга таба ишарәләде һәм:
– Геен... Вассер12. Там вода, вассер, – дип кат-кат кабатлады. Менә ул – юллар кисешкән урын. Ат юлы аркылыга олы юлны кисә, сулга болын буйлап китә, уңга – урманга алып керә. Света шушы урын турында әйткәндер. Самат урманга керергә карар кылды, чөнки үзе дә нык арыган иде. Өч төн Света белән булып, йокы турында бөтенләй диярлек оныткан иде бит ул. Өстәвенә, көне эссе, табигатьнең көчле яңгыр алдыннан була торган тынчу һавалы чагы иде.
17
Ниһаять, алар кайчандыр урманчы йорты булып хезмәт иткән ташландык корылмага барып җиттеләр. Хуш исле ямьле аланда чишмә тавышы җанны иркәләп әллә каян ишетелеп тора иде. Алар рәхәтләнеп салкын су эчтеләр, кулларын, аякларын, битләрен юдылар.
Чишмә буенда утырып, хәл алганнан соң, Самат алга таба нишләргә дип, баш ватты. Чишмәдән ерак китәсе килми. Монда борылып, алар дөрес эшләделәр. Әнә бит, күренеп тора – хәзер кузгалсалар, әсир Верхнегорскига барып җитәрлек түгел. Урманчы йортында йоклап алсын микән әллә?..
Икесе дә теләр-теләмәс кенә, чишмә яныннан китәселәре килмичә, торып, ташландык йортка таба юнәлделәр. Кинәт йортның ишеге киерелеп ачылды. Аннан чыгып килүче агайны күреп, икесе дә берьюлы шып туктадылар.
– Агай! – дип аваз салды Самат.
Йорттан чыккан кеше сискәнеп куйды. Таушалган эшләпәсе астындагы сакал-мыек баскан чыраенда көрән күзләре уйнаклап торган, тукмак борынлы, базык гәүдәсе үзенә авыр шикелле күренгән, акрын хәрәкәтле, аягына иске күнитек, өстенә брезент плащ кигән олы яшьтәге агай якынлашып килүчеләргә сагаеп карап торды, әмма аның кыяфәтендә курку сизелмәде.
– Исәнме, агай! – диде Самат, аңа таба атлап.
– Сез кемнәр буласыз соң? – диде агай, беравык дәшми торганнан соң.
– Кем булсак та, исәнләшүгә җавап бирергә кирәк, – дип якынайды аңа Самат. – Ул сорауны мин бирергә тиеш – син кем? – Урманчы... идем. Сугыш башлангач, урманчылыгым шуның кадәр генә... Йортның рәте беткән... Күптән килгәнем юк иде бу тирәгә.
Агай әле Саматка, әле арттарак басып торган Ортвинга карап, аларның кем икәнлекләрен аңларга тырышты һәм ни уйларга да белмәде.
– Исемең бармы синең? – диде Самат чәнчүле тавыш белән. Аның болай соравы үзенә кыюлык өстәр өчен иде.
– Бу ни дигән сүз инде, – дип мыгырдады агай. – Моны шаяру дип аңларгамы?
– Мин – кызылармеец Гарипов, бу – әсир фриц. Мин аны Верхнегорскига алып барам. Яраланганнан соң аның хәле чамалы, шуңа күрә чишмәгә килергә мәҗбүр булдык.
– Тимофей минем исемем. Тимофей абыең булам.
Самат урманчыны очратуына куанып, барысын да аңа тәфсилләп аңлатты. Тимофей игътибар белән тыңлады, әмма Саматның сөйләгәннәренә ышаныргамы-юкмы дип, әйле-шәйле уйлар белән сәер юлчыларны җентекләп күзәтте.
Самат үзенең үтенечен белдерде:
– Район үзәгенә тагын ун чакрым чамасы бугай. Минем хәлем җитәчәк, ә менә бу дуңгызныкы хөрти. Яраланган иде ул, аягы да әллә нишләгән, аксый, өстәвенә, берничә көн элек бандерачылар да кыйнадылар үзен. Монда хәл алсак буламы? Бераз ял иткәч, юлны дәвам итәрбез... Тизрәк котылырга инде бу ниместән... Минем үзебезнең полкка кайтасым бар, передовойга... Болай да инде бу хәшәрәт белән атна буе йөрим.
– Нишләп берүзеңә генә калдырдылар соң аны?
– Ике сәгатьтән особистлар киләсе булганга. Бу аксак хайван өчен тулы бер взвод калдырмаслар бит инде. Күрәм, син миннән шикләнәсең бугай?
– Сугыш вакытында кешеләр бер-берсеннән нык шикләнәләр инде ул. – Мине нимес диверсанты дип уйлыйсыңмы әллә?..
– Ә миңа барыбер, – дигән булды агай кыю булып күренер өчен. Самат күзләрен чекрәйтте:
– Ничек инде сиңа барыбер?!
– Син кем булсаң да, сез кем булсагыз да, мин нишләтә алам һәм нишли алам?
– Син миннән шикләнмә. Менә бу адресны Березняк бүлнисендә эшләүче Света үз кулы белән язып куйды. – Самат блокнотын янчыктан алып, Светаның адресын күрсәтте. Бу аның агайга күрсәтерлек бердәнбер «документ»ы иде. – Дөресен әйткәндә, атып кына үтерергә иде дә бу хәшәрәтне... Приказ бар бит. – Бу соңгы сүзләрен ул Ортвинга нәфрәтләнеп түгел, агайны ышандырырга тырышудан гына әйтте.
– Әйдәгез, өйгә керегез, – диде Тимофей.
Өй дигәне, тыштан кечкенә булып күренсә дә, кергәч шактый киң булып тоелды. Керү белән, сул якта тимер мич, өстендә корымланып беткән чәйнек тора иде. Агай, җәй булса да, мичкә яккан булган, димәк, чәй кайнаткан. Уң як стенада тар гына тәрәзәдән яктылык әйбәт төшә – ул яктан агачлар кояшны капламый иде. Бер сәке тәрәзәле стена буенда, икенчесе түрдә, уртада кыршалып беткән өстәл урын алган иде. Урындыклар булып, өч бүкән хезмәт итә, ишекнең уң тарафында киштә, анда ике кружка, сабы кәкрәйгән әлүмин кашык, тагын ниндидер вак-төяк әйберләр ята иде.
Кайнаткан чәйдән өйгә пешкән үлән исе таралган иде. Агай кружкаларга чәй салды һәм көтелмәгән кунакларны «табын»га чакырып:
– Эчегезгә җылы керер, – диде һәм, янчыгыннан ипи кисәген алып, урталайга сындырды да яртысын Саматка бирде.
Самат үзенең өлешеннән Ортвинга да бераз ипи биргәч, агай беравык аптырап карап торды.
– Ничек курыкмыйча берүзең бу фашист белән йөрисең? – диде ул, тәрәзә буендагы сәкегә утырып. – Җитмәсә, урманга килеп кергәнсез...
– Күрәсең бит, аңардан куркырлык түгел, – диде Самат, чәй йотып. – Мин приказны үти алмавымнан куркам. Болай да инде документларсыз калдым, коралымны талап алдылар. Рациясе бар иде, Березнякта калдырдым. Хәзер үзен Смершка тапшыра алмасам, трибунал яный бит миңа. Бандерачылар атырга җыенганда, мин аны якладым, «Кирәге чыгар, атмагыз», – дидем. Атырга теләүченең татар дусты булган, Кырым татары, шуңа күрә ул миңа артык нык кыҗрамады.
– Син моны командирларыңа аңлата алырмын дип уйлыйсыңмы? Ышаначаклармы сиңа?
– Ышанырлар, – диде Самат, ипи кабып. – Ник, дөресе шул бит.
– Дөресе... – дип мыгырдап куйды урманчы. – Кайда соң бу дөньяның дөресе?!
– Ничек кенә булмасын, барыбер иртәме-соңмы дөреслек өскә калка, – диде Самат, комсомолларга хас рух күтәренкелеге белән. Ортвин, Самат биргән ипи кисәген кабып, кружкасындагы чәен тиз генә эчеп бетерде һәм боларның ни турында сөйләшкәннәрен аңларга тырышып утырды.
– Башың бик яшь әле синең, – диде Тимофей, Саматны бала-чагага санап. – Шуңа күрә алай уйлыйсың. «Дөреслек җиңәргә тиеш!» дигән сүз мине һәрвакыт сагайта. Чөнки бу мөмкин түгел. Кешелек дөньясында дөреслек белән ялган һәрвакыт бергә, бер бәйләмдә йөри. Һәр яңа көн шундый бер бәйләмне сиңа тапшыра. Дөреслек өчен революцияләр ясадык... Әнә, нәрсә килеп чыкты... – Ул яман ачы иттереп сүгенеп куйды. – Кешеләр бер-берсен көне-төне үтереп торгач, синең дөреслеккә ышануыңнан ни мәгънә?!
Самат үз киресен сөрде:
– Иптәш Сталинның әйткәнен оныттыңмыни – без хаклы, шуңа күрә без җиңәчәкбез!
– Без, без, без... – диде Тимофей, кызып. – Шул без дип, аерым кеше турында оныталар да инде ул.
Самат кайнарлана башлады:
– Син, агай, нишләп кирле-мырлы сукалыйсың?! – диде ул усал кыяфәт белән. – Мин игътибар иттем – бу тирәдә барыгыз да кылтый-пылтый сөйләшәсез. Сез монда сәвит влачы яңадан урнашасына ышанмыйсызмы әллә?
Тимофей тыныч кына:
– Үземне җәберләмәсәләр, миңа нинди влач та ярый, – дип куйды.
– Бөтен сәвит халкы дошманга каршы күтәрелде, ә син... – диде Самат, агайның каушый башлавыннан бераз ләззәт алып.
– Нәрсә мин?.. Халык... Халык мәнфәгатьләренә синең шәхси мәнфәгатьләрең керә микән?..
– Нимес белән Бандера синдә Ватан хисен бетергән, ахрысы, – диде Самат, Тимофейга күз карашын кадап.
Агай, каушавын җиңеп, үз фикерләрен әйтергә кирәк дип тапты:
– Туган илең сине ярата дип уйласаң, ялгышасың. Сине аерым кешеләр генә яратырга мөмкин. Туган илең сине яратмый дип уйласаң да, ялгышасың. Сине аерым кешеләр генә өнәмәскә мөмкин. Туган ил сиңа карата илтифатсыз ул, әллә бар син аңа, әллә юк. Син үзең генә аны йә яратасың, йә яратмыйсың. Моңа да Туган илең битараф. Дәүләт өчен син бары тик организмдагы бер күзәнәк кенә.
– Нишләптер, бу районда философлар бик күп, – диде Самат, көлемсерәп. – Син алай-болай бандерачы түгелме?
Агай кыюланып китте һәм, өстәл янына килеп, буш бүкәнгә утырды:
– Мин – кеше, – диде ул. – Нинди бандерачы булыйм мин! Гомер буе урманчы булып эшләдем. Менә син кем икән? – Ул әсиргә ымлады. – Моның кем икәне чыраеннан ук күренеп тора. Ә син... – Әйт, әйт, дәвам ит. Тимофей Саматның кулындагы сәгатькә ымлады: – Сәгатең дә синең нимеснеке бугай... Самат үзенең кулындагы «ZENITH» дип язылган сәгатькә карап алгач:
– Анда синең ни эшең бар?! – диде. – Ә синең чыраең – чын бандерачыныкы!
– Бәхәсләшеп тормыйм, – дип, кул селтәде агай.
– Синең нинди юлда йөрүеңне әлегә аңлап бетермәдем мин.
– Аңларсың. Верхнегорскига баргач, бу тирәдә зачистка ясарга кирәк диярмен дә, тотып алып килерләр үзеңне. Допросны шунда үзем ясармын. Син минем белән чамалап сөйләш.
Саматның чәнчүле-төрттерүле итеп кырыс сөйләшүе ясалма икәнне Тимофей аңламады. Самат исә үзе бераз шүрли дә башлады. Кем бу? Үзен урманчы дип атаган бу шикле кеше белән, бәлки, иркенләп сөйләшеп утырырга ярамыйдыр. Бәлки, урмандагы берәр банданың кешеседер ул һәм бу тирәдә күзәтче буларак йөридер. Шуңа күрә сөйләшкәндә, Самат гел тәрәзәдән тышка күз салып утырды.
Урманчы агай, шулай ук, кыю булып күренергә тырышса да, эчтән шөбһәләнә иде – бу егет чынлап та конвоирмы, әллә немец яклы диверсантмы?.. Алар шактый вакыт шулай бер-берсеннән шикләнеп, кемнең кем икәненә төшенә алмыйча, бер-берсеннән куркып утырдылар, әмма икесе дә, сер бирмичә, кыю һәм дорфа сөйләшергә тырыштылар. «Коралы бар микән бу агайның?.. – дип уйлады Самат. – Бәлки пистолетым барлыгын белгертергәдер?.. Коралсыз дип уйлыйдыр, бәлки, шуңа күрә аркылы-торкылы сөйләшәдер...»
– Моны атып үтерергә генә кирәк, – диде агай, Ортвинга күз белән ымлап. «Әһә, мине сынап карый, бу тәкъдименең ничек тәэсир итүен тикшерә», дигән уй йөгереп үтте Саматның башында.
– Хәзер дөресен әйтәм сиңа. Монда тагын бер отделение килергә тиеш, – дип ялганларга кереште Самат. – Шушында очрашырга сүз куештык. Рацияне алып киләләр дә, элемтәгә чыгачакбыз. Бу әсир аша фашистларга дезинформация җибәреп ятачакбыз. Тимофей кет-кет-кет итеп көлеп куйды.
– Синең башың яшь әле мине алдарга, – диде ул, авызын кыйшайтып. – Адашып йөрүчеләргә охшагансыз. Ярар, миңа барыбер, – дип, башын читкә борды ул.
– Син беркемнән дә курыкмыйсыңмы әллә? – диде Самат, усал итеп көлемсерәп.
– Ник алай дисең?
– Минем кем икәнемне белмәгән килеш, килделе-киттеле сөйләшәсең.
– Мин аңладым инде кем икәнеңне, – диде Тимофей тыныч кына. Саматның ниндидер бер олы яшьтәге йонлач кешенең дорфа сөйләшүенә ачуы килә башлады:
– Син нишләп фронтта түгел? – диде ул аңа, каты тавыш белән.
– Ә?!
– Син башта миңа ничә яшь икәнне сора, – дип, тавышын күтәрде урманчы.
– Ничә яшьтә булсаң да, син – суксаң, тимер өзәрлек ир кеше. Башкалар, җаннарын фида кылып, дошманга каршы сугышканда, син урманда качып йөрисең.
Тимофейның бу сүзләргә һич кенә дә исе китмәде:
– Син дә фронтның алгы сафында түгел, безнең урманда ятасың бит әле.
– Син минем орден белән медальләремне күрмисеңмени?! – диде Самат, орден-медальләре белән мактанырга яратмаса да, агайны урынына утыртыр өчен.
Агай Саматның түшенә карап торганнан соң:
– Мин бит сиңа аларны ни өчен биргәннәрен белмим, – диде. Самат кинәт утырган урыныннан сикереп торды һәм чалбар кесәсеннән пистолетын чыгарды:
– Ә сиңа анысын белү кирәкми, – диде ул «вальтер»ны Тимофейга төбәп. – Кулларыңны күтәр! Хенде хох!
«Хенде хох»дигәч, Ортвин, гадәт буенча, кинәт сикереп торды һәм ике кулын да өскә күтәрде. Боерык аңа аталмаганны аңлагач, кулларын төшереп, өстәл яныннан әкрен генә китте дә түр сәкегә барып утырды. Тимофей, торып, кулларын күтәрде:
– Әй, әй, шаярма, – диде ул калтыравык тавыш белән. – Нишләмәкче буласың?
– Сәвит влачына каршы бик күп нәрсә әйтеп ташладың! Мин сине расходка җибәрәм!
– Синең хакың юк, – диде Тимофей.
– Мин Смерш вәкиле, – диде Самат. – Мондый әңгәмәдән соң, минем сине атып үтерергә хакым бар. Мин махсус рәвештә рядовой формасыннан йөрим. Мин Смершның өлкән лейтенанты. Документларың бармы?
– Үзем белән юк.
– Кайда яшисең?
– Болотное авылында.
– Фамилия?
– Захарчук.
– Атаңның исеме?
– Фёдор.
– Гаиләң зурмы?
– Хатыным да, карт әнием... Мине дә әсир итмәкче буласыңмы әллә? – диде Тимофей, аптырашта калып.
– Әйе.
– Тилеләнмә, егет. Мин сиңа бернинди начарлык эшләмәдем бит. – Кем син?
– Синең кебек үк бер җан иясе инде, – диде Тимофей. – Патроннарыңны сакла, миңа атып әрәм итмә. Сиңа әле алга таба патроннарың кирәк булыр. Син монда урман эчендә, фронттан читтә үзеңә дошман эзләп йөрмә. Кызылармеец булсаң, бар, дошманны Германиягә таба ку. Әгәр син сәвитләргә каршы сугышасың икән, бу очракта да мине үтерү сиңа берни бирми.
– Миңа синең сөйләшүең ошамады, – диде Самат, тынычланып.
– Сөйләшү ошамады дип, наган төбәмиләр инде. Әсиреңне тизрәк илтеп тапшыру турында уйла.
Саматта кинәт нәфрәт юкка чыкты. Үлем белән ничә тапкыр күзгә күз карашты бит инде ул. Ник бу агайга ачуы чыкты соң әле аның? Ул пистолетын чалбар кесәсенә тыкты һәм, утырып, кружкадан суынган чәен йотып куйды.
– Хатыным да, карт әнием, дисең... Балаларың? – дип кызыксынды ул, салмак кына тавыш белән.
– Балаларыбыз юк, – диде Тимофей, көрсенеп. Аның чыраеннан газаплы сагыш саркыды. – Ходай балалар бирмәде миңа. Бик әйбәт. Бу дөньяга тумавың яхшырактыр. Мондый кайгы-хәсрәтләрне татып яшәгәнче, бу дөньяга тумау үзе бәхеттер...
Юк ла, бу миңа дошман кеше түгел, дип уйлап куйды Самат. Минем кызылармеец икәнемә ышанмый, шуңа гына сагаеп һәм кыланыбрак кукраеп алды бугай ул. Юк, юк, бандерачы мондый булмый.
– Рәхмәт чәең өчен, – диде Самат, пистолетын чыгарып селкегәненә үкенеп.
– Мин китимме? – диде Тимофей, баскан урыныннан кузгалырга шүрләп.
– Бар, – диде Самат, тәрәзәдән тышка карап.
Тимофей, ишек катында туктап, нидер әйтмәкче иде, әмма дәшмәде, бер мәлгә уйланып торды да чыгып китте һәм урман тирәнлегенә сузылган ат юлыннан әкрен генә атлады. Шулай да, кем бу – шайтан белсен, дип уйлап куйды Самат.
Кызып китеп, Самат ипи белән җылы чәйнең тәнгә рәхәтлек биргәнен дә тоймаган булган икән. Агай белән булган шомлы әңгәмәнең киеренкелеге кинәт юкка чыкты. Урман тыныч. Әсир үзен тыйнак тота, сабыр, тыны да чыкмый. Әнә, ул тәрәзәле стена буендагы сәкегә күчкән, Самат белән урманчы агайның ник талашканнарын аңламый калганга охшаган һәм, язмыштан узмыш юк, дигән сыман кыяфәттә чалкан яткан.
Саматның күңелендә иминлек урнашты.
Света!!!
Аның Светасы бар бит!!!
Әллә булды монда Тимофей атлы кеше, әллә юк. Светага булган хисләр әле генә кайнап алган кызулыкны кинәт бөтенләй юкка чыгарды. Мең бәла, мең куркыныч янаса да, өч көн, өч төн эчендә дөрләп янган ялкын мәңге сүнмәячәк. Света, Света, Света! Ул каядыр шушында, бу тирәдә. Юк, юк, хәзер ул – йөрәк түрендә!
Яңгыр сибәли башлады. Җәйге яңгыр нәгъмәсе җанга-тәнгә җәйрәде. Шул көйгә немец сәкедә чалкан яткан килеш йокыга китте. Самат түр сәкегә барып ятты һәм, өч төн аз йоклаганга күрә, үзе дә шундук татлы йокыга талды.
12 Вассер – немецчадан: су.
(Дәвамын журналның 08, 2022 санында укыгыз)
"КУ" 07, 2022
Фото: unsplash
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Дәвамы кайда?
0
0