Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җирдәшем

Балачакта офык якын бик – Җәяүләп җитәр кебек идем.

Балачакта офык якын бик –

Җәяүләп җитәр кебек идем.

Шулчакларда Җир белән Күкнең

Серләрен чишәр кебек идем.

Хыялый булыймчы тагы бер –

«Офык якын», – диген. Ышаныйм!

Чиксезлекне иңләп куансын

Олы җанлы нәни кочагым!

Беркатлы, самими булыймчы,

Ни дә булса әйтеп алдале.

Күңелләрне син маҗаралы

Әкиятләр белән ялгале.

Бу мизгелдә син дә сабый бул –

Ихласыңнан ташы, түгел дә!

Алсуланып калыр дөньялар,

Биегәеп китәр күгең дә!
 

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев