Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йомшак кына басып аяк очларыма...

Йомшак кына басып аяк очларыма Башлыйм һәр көн шәһәр иртәсен.

Йомшак кына басып аяк очларыма

Башлыйм һәр көн шәһәр иртәсен.

Мияулама, песи, аһ, шаулама, чәйнек –

Йоклый әле тормыш иптәшем!

«Чү, диямен, тукта!» торган балаларга, –

«Бигрәк каты дөп-дөп басасыз!

Сөйләшегез әкрен, киенегез әкрен –

Йоклый әле сезнең атагыз!»

Тәмле коймак пеште, чәй дә кайнап чыкты,

Эшкә дә бар инде китәсем...

Кояш керде мәллә бу бүлмәгә, дисәм −

Торып чыккан тормыш иптәшем! 

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев