Логотип Казан Утлары
Роман

Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)

Гомер кыска, диләр. Бәлки, еллап, көнләп, сәгатьләп санаганга кыска тоеладыр ул. Аны мизгелләр белән санарга омтылсаң, бәлки, шул чагында гомер озын-озак тоелыр иде. Бер мизгелне дә тагын бихисап күп мизгелләргә бүлергә мөмкин ләбаса. Бер сәгатьтә ничә мизгел? Вакытны мизгелләр белән санарга мөмкин булса, бәхетле чакта күбрәк микән алар, әллә кайгылы вакыттамы?..

(Башыннан УКЫГЫЗ)

6

Ун-унбиш көн узгач, Хәйдәрнең хәле бераз яхшыра башлады. Анализлар нормага якынайды, температура да утыз җиде тирәсендә торды. Әмма аны кисәтеп куйдылар – химиотерапиянең һәрбер циклында торымнан-торымга хәл бетү, анализларның начарлануы кабатланачак, моңа әзер булырга кирәк. Ахыр чиктә, һичшиксез, барысы да нормага киләчәк, рәткә керәчәк, диделәр аңа.

Тагын пункция ясадылар, сөяк җелеген алдылар, көн саен ниндидер уколлар кададылар...

Килгәненә бер ай була бит инде. Вакыт ул сәламәт кешенеке дә, авыруныкы да барыбер үтә.

Әмма яшәешне, хәятне тоемлау мизгелләре төрле булырга мөмкин. Гомер кыска, диләр. Бәлки, еллап, көнләп, сәгатьләп санаганга кыска тоеладыр ул. Аны мизгелләр белән санарга омтылсаң, бәлки, шул чагында гомер озын-озак тоелыр иде. Бер мизгелне дә тагын бихисап күп мизгелләргә бүлергә мөмкин ләбаса. Бер сәгатьтә ничә мизгел? Вакытны мизгелләр белән санарга мөмкин булса, бәхетле чакта күбрәк микән алар, әллә кайгылы вакыттамы?..


***

Август аеның яп-якты көне иде. Бүген Хәйдәрнең туган көне – аңа илле алты яшь тулды.

Иртүк Мәскәүдән, Казаннан, тагын берничә шәһәрдән таныш-белешләр телефон аша котладылар. Әлбәттә, кызы, кияве, хатыны шалтыраттылар. Бергә эшләгән коллегаларның берничәсе кичкырын гына элемтәгә кереп, җылы сүзләр әйтте. Туган көнне Германиядә, шушы диагноз белән бүлнис палатасында үткәрергә насыйп булган икән. Әмма бу көнне аңа бәһасез зур бүләк язган булып чыкты.

Көн уртасында палатага Ян Шредер, дәвалаучы табибә, ассистент кыз һәм Катерина керделәр. Өчесе дә шат йөзле икәнне күреп, Хәйдәр: минем туган көнем икәнне белгәнгә елмаялардыр, дип уйлап куйды.

Юк, сәбәп башкада булып чыкты. Аларны Хәйдәрнең анализлары яхшы булу нык куандырган иде, ә аның туган көне икәненә исә беркем дә игътибар итмәгән икән.

– Беренче химия циклыннан соң ук сезнең канда рак күзәнәкләре юкка чыкты! – дип тантаналы тавыш белән игълан итте Шредер. – Бу безнең өчен бик зур бәхет. – Хәйдәр исә әле сөенергә ашыкмады, моны күреп, Шредер әйтеп куйды:

– Сез дә шатланырга тиеш. Рак күзәнәкләренең берсе дә калмады!!! Ниһаять, бу куанычлы хәбәр Хәйдәргә «барып җитте». – Ничек инде шатланмаска! – диде ул, җанланып. – Сез бит минем туган көнемдә шундый яхшы хәбәр белән кердегез. Миңа бүген илле алты яшь тулды. Барысы да аптырап, тын калдылар. Шредер шелтәле тавыш белән Катеринага борылып:

– Белмәдеңмени? – диде.

Катерина читенсенеп куйды, чөнки пациентның туу датасы һәр кәгазьдә куелып килә иде.

– Игътибар итмәгәнмен шул, – диде Катерина, үзенең гаебен таныганны кашларын җыеруы белән күрсәтеп.

Барысы да бертавыштан:

– Котлыйбыз! Котлыйбыз! Котлыйбыз! – дип күмәкләшеп котлаганнан соң, Шредер:

– Берничә көннән химиотерапиянең икенче циклы башланачак, – диде. – Бу юлысы доза беренчесе кебек үк каты булмаячак, әмма хәлегез вакытлыча нәкъ хәзергедәй авыраерга мөмкин. Докторлар чыгып киттеләр, ә Катерина палатада калды.

– Туган көнне мондый хәбәр игълан итүләре – яхшы билге!!! – диде ул, үтә җитди кыяфәт белән һәм бераз дулкынланып. – Бу бик яхшы билге. Туган көнегездә сез яңадан тудыгыз дип санарга мөмкин. Котлыйм сезне! Туган көнегез белән дә, рактан арынуыгыз белән дә! Әмма докторлар сезгә әйттеләр инде, уяу торырга һәм дәвалануны дәвам итәргә кирәк.

Катерина, балакай, якты йөзле, бер тик тормый торган гүзәл зат, ул да ихластан сөенә иде. Югыйсә Хәйдәр кем инде бу рус канлы алман кызына?!

– Һаман ышанып җитеп булмый әле, – диде Хәйдәр, көннең уңышлы булуыннан иркен сулыш алып.
– Тизрәк ышаныгыз инде, – дип елмайды Катерина һәм чыгып китмәкче иде, Хәйдәр аны туктатып:

– Катерина, Винфрид Мейер дигән кешене беләсезме сез? – дип сорады.

– Шаритэ профессорынмы?

– Әйе.

– Ничек инде белмәскә. Танылган, данлыклы профессор, Ян Шредернең дусты. Ул аны укыткан. Монда килгәләп йөри ул.

– Әйе, беркөнне минем янга керде ул.

– Ник? – диде Катерина, гаҗәпләнеп.

– Хәлләремне белергә. Тагын килермен диде.

– Кызык, – дип беравык уйга калып торды Катерина. – Ул, гадәттә, безнең пациентлар янына керми. Шредер янына гына килә. Кызык, бик кызык, – дип кабатлады Катерина.

Хәйдәр аның аптыравына ригая бирмәде. Ул бүген, үзенең туган көнендә яхшы хәбәр алды һәм аның күңелендә хәзер өмет кошы канат кагына иде. Катерина исә, аның туган көнен кәгазьләрдә абайламаса да, бүген тагын да нәзакәтлерәк, чибәррәк, затлырак булып күренде. 

***

Ә менә Винфрид Мейер аның туу датасына игътибар иткән булган һәм исендә калдырган иде һәм кичкә таба ул килеп тә җитте.

Мейер елмаеп палатага кергәндә, Хәйдәр дә күтәренке кәефтә иде.

– Мин беләм – сезнең анализлар тәртиптә, – диде профессор, чын күңелдән сөенеп. – Лейкемия юк! Китте ул! Хәзер инде аны кире китермәү өчен көрәшергә кирәк. Сез көчле кеше, хәлегездән килер дип ышанам. Сез бит моннан җитмеш биш ел элек шундый зур сугышта җиңдегез... – дип елмайды ул. – Бу чирне генә җиңеп булыр.

– Сугышларда җиңүгә караганда, үз-үзеңне җиңү авыррактыр шул, – диде Хәйдәр. – Аннары, сугышта безнең буын түгел, безнең бабайлар, әтиләр җиңде.

Винфрид Мейер әңгәмәнең бу юнәлештән китүен бик көткән иде. Сугышта җиңү турында үзе дә махсус әйтте бит ул.

– Әтиегез гаскәрләрнең нинди төрендә хезмәт иткән? – дип кызыксынды Винфрид.

– Пехотада.

– Кайсы фронтта булган?

– Украина фронтында. Аңарчы кайсы фронтта икәнен белмим. Фронтларның исемнәре алышынгалап торган. Украина фронтлары да икәү булган бугай...

– Димәк, Украина территориясендә сугышырга туры килгән?

– Әйе, Украина турында күп сөйли иде ул.

– Минем әти дә катнашкан бит сугышта, – диде профессор. – Ул да Украина җирләрендә булган. Андагы маҗараларны, коточкыч хәлләрне гел сөйли иде ул. Әтиегезнең исеме Гарипов Самат... Берәр әсирне, конвоир буларак, саклаганы булмады микән аның? Хәйдәр гаҗәпкә калды.

– Булган андый хәл, – диде ул, Винфридка текәлеп. – Аның бер вакыйганы миңа әллә ничә тапкыр сөйләгәне булды. Ун яшемдә генә булсам да, аермачык хәтерлим. Аны бер әсир радистны сакларга кушканнар, соңрак аларны килеп алырга тиеш булганнар, әмма килмәгәннәр. Алар, икәүләшеп, фронтның кайда икәнен, кай тарафта кем гаскәре икәнне белмичә, адашып, төрле михнәтләр күреп йөргәннәр.

– Минем әти дә шундый ук вакыйганы гел сөйли иде, – диде профессор, кинәт җитдиләнеп. – Безнең әтиләребез булмады микән ул?..

Хәйдәрнең йөрәге дерт итеп куйды:

– Әтиегезнең исеме ничек? – ди сорады ул, беравык дәшми торганнан соң.

– Ортвин, – диде профессор. – Ортвин Мейер.

Хәйдәр шаккатып, телсез калды. Әллә чынлап та... Болай булырга мөмкинме соң?!

– Мейер әфәнде! Әтинең сугыштан алып кайткан кул сәгате бар, – диде Хәйдәр, йөрәк тибешенең ешайганын тоеп. – Ул сәгать һаман да исән. Ул аны миңа бирде. Ул сәгатьнең артында «Ортвин Мейер» дип чокып язылган язуы бар.

Палатада шактый вакыт тынлык хөкем сөрде. 

7

Соңгы вакытта вермахт гаскәрләре чигенә дә чигенә. Украина җирләрен азат итү Сталинградтагы җиңүдән соң ук башланды – инде 1943 елның башында ук Донбасс якларыннан дошман куылды. Курск дугасындагы бәрелештән соң, бөтен Украинаны немец-фашист оккупантларыннан арындыру киң фронтлап, көнбатыш тарафларына күчә-күчә дәвам итте.

Саны аз калган дивизиядәге бер полкның җыйнак кына авыл янында ял иткән чагы иде. Дивизия командиры һәм аның ике ярдәмчесе утырган җиңел машина, үтеп барышлый туктагач, полк командиры, йөгереп килеп, полкның хәле, күпме кеше калуы турында доклад ясады. Шуннан соң ул комдивка дошман радистын әсир иткәннәрен һәм аның өр-яңа рациясе барлыгын әйтте.

– Рациясе өр-яңа, минем андыйны күргәнем юк, – дип өстәде полк командиры.

– Кайда ул? – диде комдив.

– Әнә теге келәт янында саклыйлар аны, – дип, полк командиры, авыл урамы уртасында әллә каян беленеп торган кызгылт төстәге корылмага күрсәтте. – Элек бер байның келәте булган, хәзер амбар бугай анда. Алып килсеннәрме?

– Кирәкми. – Комдив беравык уйланып торды. – Сез бит хәзер туп-туры елга кичүенә барасыз?

– Так точно!

– Безнең Смерш отделы әлегә Верхнегорскида калды. Мин анда хәбәр бирермен. Монда бер сакчы белән әсирне калдыр, бер-ике сәгатьтән особистлар килеп алырлар. Верхнегорскига егерме биш чакрым гына моннан. Әнә теге кызыл кирпечле корылманы әйтәсеңме син, шулмы амбар?

– Так точно.

– Шунда көтсеннәр. Сезнең киләсе привалыгыз елга буенда гына була бит инде?
– Так точно.

– Елгага җиткәнче бүтән туктамагыз.

– Есть!

Комдив машинасы кузгалып киткәч, полк командиры шундук взводларның берсеннән әсирне сакларга солдат бирергә кушты.

Артына авыр рюкзак аскан радистны качып котылырга маташучы немец батальонын эзәрлекләгәндә тоттылар. Иптәшләреннән артта калган бу солдат яраланып түгел, әллә абынып, аягын тайдырганнан, әллә сеңере тартылганнан аксый иде.

Взвод командиры түшенә Кызыл Йолдыз ордены һәм ике медаль таккан солдатка кат-кат аңлатты:

– Гарипов! Бу дивизия командирының приказы. Әсир радистны бер-ике сәгатьтән Смерш кешеләре килеп алырлар, ә сине үзебезнең полкка елга буена илтерләр. Алар килгәнче, син әсирне сакларга тиеш. Келәт яныннан беркая да китмә. Менә аның документы, кесәңә тыгып куй.

Гарипов Самат – Казанда туып-үскән эре гәүдәле, гаярь егет, иптәшләреннән аерылып каласы килмәгәнен әйтүдән файда булмасын белеп, бары тик чыраен сытты һәм борын астына гына нидер мыгырдап куйды.

Әсирне сакларга взвод командиры тикмәгә Гариповны сайламады. Ышанычлы, батыр йөрәкле бу солдатка ул гел иң җаваплы заданиеләрне бирә иде.

1943 елның апрель аенда Гариповның бөтен ротаны коткарганын дивизиядә белмәгән кеше булмагандыр, мөгаен. Рота засадада ятарга фәрман алган иде. Ике сәгать засадада торганнан соң, ул-бу булмаган очракта, рота, оборона сызыгына барып, үзләренең полкына кушылырга тиеш иде. Бөтенләй көтмәгәндә, арттан немец батальоны килеп чыкты һәм атыш башланды. Самат пулемёты белән ярым җимерек чиркәүгә кереп, өстән ут ачты. Дошман батальонының күбесе кырылып, калганнары качып котылды. Ә алары инде оборона сызыгына баручы безнең полкка юлыгып, тар-мар ителде. Моның өчен Самат Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде.

Үзенә, шаярып, «Казан бандиты» диюләренә Самат һич кенә дә үпкәләми, ачуланмый, чөнки җитез, батыр йөрәкле, орден-медальле бу егет иптәшләренең хөрмәт-ярату белән шулай диюләрен белә иде. Казаннан булуы белән һәрвакыт горурлана, «бандит» кына дисәләр, бәлки ачуы килер иде, әмма «Казан бандиты» булгач, моңа сөенә генә иде.

Аның хәзер тизрәк елгага барып җитәргә һәм, мөмкинлек табып, су коенырга хыялы бар иде. Хәзер инде, су керәсе урынга, бу мәхлукны саклап торырга тиеш ул. Менә каршында чын, тере дошман басып тора. Фрицның хәлсез, мескен кыяфәтендә җанварларча курку катыш чарасызлык күренә.

 Колоннага тезелеп, елан кебек боргаланып сузылган полкның койрыгы авыл читендәге калкулык артында югалды. Үзәк урамда урнашкан нык нигезле, әмма инде кыршыла, җимерелә башлаган келәт буенда ике солдат калдылар.

Немец йончыган, яланбаш, күптән кыркылмаган саргылт чәче арыш саламын хәтерләтә иде. Үз чырае өчен бераз кыскарак төз борынлы, кечкенә соры күзле, юка иренле, яңак сөякләре чыкканрак әсиргә Самат җирәнеп карады. Озын-какча гәүдәле бу немецның төссез чыраенда курку юк, бары тик дошман кулына эләккәненә эчке әрнүе сизелә иде. Самат аның борын төбендәге, шакмакланыбрак торган иягендәге сирәк кыл сакал-мыегы гына түгел, керфек-кашлары да сары төстә икәненә игътибар итеп: «Дуңгыз керфек!» – дип куйды.

Радист, торымнан-торымга чыраен сытып, авырткан аягының балтырын ике куллап угалап куя. Күнитеге, киеме әле таушалмаган – әллә фронтка күптән түгел килгән, әллә иске формасы урынына әле генә яңаны биргән булганнар. Йодрыкларын төйнәп, кыҗрый-кыҗрый үз телендә сүгенүче кызылармеецка әсир шүрләү катыш нәфрәт һәм шул ук вакытта ниндидер өмет белән карап-карап ала.

Самат исә, күңел түреннән аты-юлы белән татарчалап-русчалап сүгенеп, келәт буенда кукраеп утыручы немец янында әрле-бирле йөри. Берничә тапкыр, туктап, немецка винтовкасын төбәде, тегесе «Ы-ы-ы-ы» дип иңрәп, куллары белән битен каплады.

Урам буйлап ике хатын боларга сәерсенеп карап үтеп баралар иде, берсенең кулында буш чиләк икәнне абайлап, Самат:

– Күрәсеңме, буш чиләкле кеше үтеп бара, юньлегә түгел бу. Б...т, атып үтерәсе генә бар сине! – дип, немецка винтовка приклады белән кизәнде. – Каян килеп чыктың син! Ник тоттылар сине! Чуртыма кирәкмени син – көчкә йөрисең, аксак тәре! – Самат рюкзакка күз ташлады. – Рация белән нишләмәкче булдың, сука?! Күрмәгәнегезне күрсәттеләр бит инде Мәскәү янында, Сталинградта, Курскида. Хәзер Германиягә барып, бөтенегезне...

Каршы йорт капкасыннан какча гәүдәле хатын чыгып, авыл башына карый-карый атлады һәм үтеп барышлый боларга якынрак килеп:

– Улым күрше авылга киткән иде, Матрёна түтәй янына, – диде, улы өчен борчылуын кем беләндер уртаклашасы килеп. – Һаман кайтмый. – Моны кайда тоттыгыз? – дип сорап куйды ул соңыннан.

– Кем белгән, – диде Самат. – Мин тотмадым аны. Мин булсам, аны тоткан урында ук атып үтерер идем. Сакларга калдырдылар. – Самат пилоткасын салып, битендәге тирне сөртте. – Су эчәсе килә. Су алып килмәссеңме икән?

Хатын җавап бирмичә генә кире китеп барды һәм, күп тә үтмәде, капкадан бидон тотып чыкты. Хәйдәр бидонны күтәреп, салкын кое суын йотлыгып эчте. Бидонны кире хатынга бирәм дигәндә, немец кыюсыз гына ялварулы тавыш белән:

– Geben sie mir bitte Wasser, – диде. («Миңа да су бирегез, зинһар», диюе иде аның.)

– Шиш сиңа! – дип җикерде Cамат. – Бирмим. Чукынып кат! – Әмма беравык уйланып торганнан соң: – Мә, фашист, эч. Йә, үләрсең дә, мине гаепләрләр, – дип, калган суны әсиргә бирде.

Су әле күп калган иде, немец тончыга-тончыга аны эчеп бетерде. Бидонда су калмаганны күреп, хатын шаккатты:

– Кай җиренә шушы кадәр су сыйды икән? – диде ул.

– Чөнки ул кеше түгел. Җен! – диде Самат, хатын янында сүгенүдән үзен көчкә тыеп.

– Рәхмәт сиңа. Суыгыз бик тәмле икән.

Хатын бидонны алып, өенә таба юнәлгәч, Самат ашарга да сораргамы әллә дип уйлап куйган иде, әмма кыймады. 

Ул келәт буенда янтаеп утырган әсирне усал караш белән җентекләп күзәтте. Аның күз карашыннан «качыр» өчен немец, башын читкә борып, урман ягына карады.

– Сәгатең шәп икән синең, – диде Самат.

– Ур... Армбандур...

– Су эчерткәнем өчен сәгатеңне бир. Сиңа хәзер сәгать кирәк булмаячак инде.

Немец аңлады һәм, борын төбенә нидер мыгырдап, кулындагы сәгатен салды, әмма бирергә ашыкмады. Самат сәгатьне аның кулыннан йолкып алды, әйләндергәләп тикшерде, колагына терәп тыңлап карады. Шуннан соң канәгать кыяфәт белән сул кулына тагып куйды да, берничә адым читкә китеп, чирәм куерак үскән җиргә барып утырды. Аның сәгатькә сокланып карап утыруын күреп, немец читкә төкереп куйды.

– Нәрсә, фашист, төкеренеп утырасың! – дип җикерде Самат. – Сәгатьсез калганыңамы? Рәхмәт әйт шундук атып үтермәгәнебезгә. Сәгатеңне барыбер Смерш кешеләре алырлар иде. Синең өчен аерма юк бит – аларныкы буламы сәгатең, минекеме.

Самат, күнитекләрен салып, чолгауларын яңадан җайлап урап куйгач, аңа карап, немец та авырткан аягының итеген салды һәм, ыңгырашып, балтырын уарга тотынды. Аның аягындагы оекбашларны күреп, Самат гаҗәпләнде һәм шундук моңа ачуы кабарды.

– Симулянт! – диде аңа Самат. – Шешмәгән-нитмәгән, ярасы да күренми... Шыңшып утырасың, хәшәрәт!

Әсир, конвоирның яман усал кыяфәтеннән шүрләп, итеген кияргә ашыкты.

Инде бер сәгать, аннан ике сәгать, өч сәгать вакыт узды, әмма Смерш вәкилләре һаман күренмәде. Саматның күңеленә шом керде, ул, каугаланып, әрле-бирле йөрергә тотынды.

Нишләргә?.. Немец аксак булса да, озын буйлы, хәйран тыгыз гәүдәле, җегәрлегә охшаган. Ни уйлаганын кем белгән. Монда бит әле рация дә бар. Иң мөһиме – командованиенең приказы бар – әсирне исән килеш Смерш отделына тапшырырга. Немец дөньядан ваз кичкән кыяфәттә, аркасы белән келәт стенасына терәлеп, үзен сырган чебеннәрне дә кумыйча, тик утыра иде. Самат аның тынычлыгына хәтта гаҗәпләнеп тә куйды.

Урам буйлап көрәк сакаллы карт, әкрен генә үтеп барышлый, украинча:

– Әсирме? – дип сорады.

– Так точно, бабай, – диде Самат, үзенең кәефен күтәрер өчен шаярган булып кыланып.

– Сезнекеләр китте бит, – диде карт.

– Аны син әйтмәсәң дә беләм, бабай, – диде Самат русча. – Хәзер безне килеп алып китәргә тиешләр. Башка кайгың булмаса, безнең өчен борчылма. Алай бик борчылсаң инде, бабай, минем ашыйсым килә. Берәр сынык ипи алып килмәссеңме икән?

– Мин үзем дә соңгы тапкыр кайчан ипи ашаганымны оныттым инде. – диде бабай төксе тавыш белән һәм, туктап, як-ягына каранды. – Тизрәк алып китсеннәр инде сезне. Урман янәшә генә, бандерачыларның килүе ихтимал. Бу тирәдә бүредән дә күбрәк алар. Килеп чыксалар, икегезгә дә капут булачак.

Карт борын төбенә мыгырдый-мыгырдый китеп барды. Сүзләре аңлашылмады, әмма бабайның немецны да, кызылармеецны да, бандерачыларны да күралмавын аңларлык иде.

Немец үз телендә:

– Du hast meine Handuhr genommen… Lass mich gehen. – дип шыңшыды. (Сәгатьне алдың бит, шуның өчен җибәр мине, дип әйтүе иде аның.)

– Нәрсә хау-хаулыйсың, сука?! – дип Самат, аңа винтовкасы белән кизәнде. Немец бүтән дәшмәде.

Тагын шактый вакыт узды. Көннең икенче яртысы бит инде, караңгы төшкәнче килмәсәләр, нишләмәк кирәк, – дип борсаланды Самат.

Кинәт авыл артында, якында гына атыш башланды, ара-тирә акырышкан авазлар да тонык кына ишетелеп куйды. Өч минут чамасы алмаш-тилмәш винтовка тавышы белән автомат такылдавы яңгырап торганнан соң, тынлык урнашты. Самат, винтовкасын ике куллап кысып тотып, әсир белән янәшә чүгәләде һәм шул вакытны авыл башыннан урам буйлап ун-унбер яшьлек малай йөгереп килгәне күренде.

Самат, торып, аны туктатты:

– Әй, малай, белмисеңме, нинди атыш булды анда? – дип сорады ул котсыз калып күзләре акайган малайдан.

– Авылга җитәрәк машинага һөҗүм иттеләр... Офицерны, шофёрны, дүрт солдатны үтерделәр, – диде малай, еш-еш сулап. Аның чыраеннан төс качкан, куллары, ялан аяклары сыдырылып беткән иде.

– Мин күрше авылдан кайтып бара идем.... Куаклар арасына качып, күреп яттым.

– Машинада безнекеләр идеме?

– Әйе.

– Нимесләр һөҗүм иттемени?

– Юк. Алар украинча кычкырдылар.

– Алар хәзер кая киттеләр соң?

– Белмим. Мин качып яткан җиремнән чыгып йөгердем. Урманга киткәннәрдер алар. Урман ягыннан килгәннәр иде.

– Безне алырга килүчеләргә һөҗүм иттеләр микәнни? – диде Самат үзалдына, бу коточкыч уйдан үзәге куырылып һәм тәненең эсселе-суыклы булып куйганын тоеп.

Какча гәүдәле хатын капкадан чыгып, улының каршына йөгерде:

– Витя, улым! – дип кычкырды ул. – Витенька, нишләп болай озак? Өйгә кер тизрәк!

Әнисе малайны әйләндергәләп, хәтта капшап карады һәм аннары, иңеннән кочып, кызу-кызу адымнар белән өйгә алып кереп китте.

Самат авыл башына күз ташлады да немецны торгызырга тотынды:

– Штеет ауф, хайван!

Немец теләр-теләмәс кенә торды, авырткан аягына баскач, чыраен җыерып, иңрәп куйды.

– Симулянт! Ал рацияңне! Геен минем арттан!

Рацияле рюкзакны келәт янындагы иске такталар арасына яшергән арада авылга биш бандерачы килеп керделәр һәм саклык белән генә, як-якка карый-карый, тирә-якны күзәтеп, урам буйлап атладылар.

Самат әле аларны абайлап өлгермәгән, немецның рацияне такталар янына куйганын карап тора иде.
– Такталар арасына яшер! – дип боерды Самат, әмма теге аңламады.

Самат, винтовкасын җилкәсенә асып, үзе бер тактаны рюкзак өстенә куйгач, немец, ниһаять, аңлады һәм ул аппаратны такталар белән бөтенләй каплады.

Келәт артыннан чыкканда, аларны кораллы биш кеше көтеп тора иде инде. Кигән киемнәреннән, кыяфәтләреннән аларның урман кешеләре икәне әллә каян күренеп тора иде. Биш кешегә әллә ничә корал үзләрендә, ике ППШ автоматы белән офицер планшеты да бар. «Болары үтерелгән кызыл армеецларныкыдыр, мөгаен», дигән уй Саматның башында чыңлап үтте.

Берсе – озын буйлы, сары сакаллы, күзләрен челт-челт йома, башына әллә нинди уңган пилотка кигән, өстендә иске китель – кайсы гаскәрнеке икәнне дә чамаларлык түгел иде. Икенчесе – базык гәүдәле, шулай ук сакаллы, ике күзе ялт-йолт килә, сәвит солдатының гимнастёркасын кигән, башындагы чәче чуаланып беткән. Өченчесе – немец формасыннан. Ябык, урта гәүдәле, зәп-зәңгәр күзле, гел йөткереп тора. Дүртенчесе – чегәнгә охшаган япь-яшь егет, эре сөякле, кара чәчле. Аның киеме дә базарда әйбер чәлдереп йөрүчеләрнеке кебек – киң балаклы чалбар, иңнәре асылынып торган куртка, козырёгы урталайга чатнаган кепка. Бишенчесе – сакалына, чәченә чал кергән олы яшьтәге агай. Ул читтәрәк басып тора иде.

1943 ел башында Украина милләтчеләре «Сәвитләрдән һәм немецлардан азат ителгән Украина» лозунгын игълан иттеләр. Шулай итеп, УПА дип кыскача әйтелгән (Украинская повстанческая армия) оешма барлыкка килгән иде. Ике ел эчендә алар инде утыз меңлек гаскәр тәшкил итәләр һәм, Бандера үзе бу вакытта лагерьда булса да, аларны бандерачылар дип атый башлаганнар иде.

– Хенде хох! – дип кычкырды озын буйлысы усал һәм шул ук вакытта шат тавыш белән.

– Ташла винтовкаңны! – диде төптән юан гәүдәлесе.

– Бу нинди дуэт тагын? Дөньяда сугыш бара, ә монда фашист белән красноперый күләгәдә ял итәләр.

– Син кем? – диде немец формасы кигәне, Саматка текәлеп.

– Самат.

– Казахмыни? – дип сорады чал сакаллысы.

– Татар.

– Кырымнанмы?

– Юк, Казаннан. Казан татары.

– Монда нишлисез? – диде озын буйлысы.

– Әсирне саклыйм.

– Сезнекеләр авылда тагын бармы?

– Юк.

– Кемнәрне көтәсез?

– Безне килеп алырга тиешләр иде.

– Особый отделдандыр инде...

– Әйе. Смерштан.

– Алар хәзер кырда яталар, монда килә алмаслар инде. Офицер мәрхүмнең документы Смершныкы иде. Шул, сезне килеп алырга тиешле кешеләр булгандыр.
Бандерачылар немецны да, Саматны да җентекләп тентеделәр һәм икесенең дә документларын алдылар.

– Боларны атып үтерик тә, эше бетте, – диде арадан кайсысыдыр.

– Икесе дә дошман.

Озын гәүдәлесе Саматның кызылармеец кенәгәсен ачып карады: – Минем дустым бар иде, – диде ул Саматка. – Татар егете. Кырымнан. Сугышка кадәр Одессада бергә эшләр майтарган идек. Үтерделәр аны. Он урлаганда тоттылар. Мин качтым. Аны үтергәнче кыйнаганнар. – Ул документларны пинжәгенең эчке кесәсенә тыгып куйды. – Кирәге чыгар бу документларның. – Шуннан соң ул әсиргә кизәнде: – Ә син, фашист,  хәзер бу дөньядан китәсең! Шәһәребезне бомбага тоттыгыз, йортсыз калдык, әнкәм, сеңлем һәлак булдылар.

Шуннан соң ул приклад белән әсирнең башына каты гына орды. Немецның шундук бите буйлап кан агып төште, ул егылмас өчен келәт стенасына терәлмәкче булды, әмма аякларында тора алмыйча, гөрселдәп, җиргә чалкан ауды. Бандерачы винтовканың затворын тарткач, Самат:

– Зинһар, атма! – дип, үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрде. Барысы да аптырап, аңа карадылар һәм бишесе дә шаркылдап көләргә тотындылар.

– Нәрсә-ә? – диде озын гәүдәлесе, кинәт көлүдән туктап. – Син үзең өчен кайгыр. Мин бит сине дә теге дөньяга озата алам. Базык бандит, әле һаман көлүдән туктамыйча, әкрен генә килде дә йодрыгы белән бар көченә Саматның эченә сукты.

– Син дә нимес ягындамы әллә? – диде ул, тешләре арасыннан ысылдап. Самат ике куллап, эчен тотып бөгелде һәм төнтәйгән килеш:

– Тукта, атмый тор! – дип ыңгырашты. – Аның рациясе бар... Яңа төрле рация... Бу нимес бик оста радист... Аның сезгә кирәге чыгуы ихтимал... Аны атып, сезгә ни файда?..

Әлбәттә, Саматның ялваруы немецны кызганудан түгел иде, аның башында бу минутларда да полк командирының приказы гына чыңлап тора иде. Ул әле барыбер, бандерачылардан котылып, радистны Смершка тапшыра алырмын дип өметләнде. Рациясе кадалып китсен. Бәлки, немец аппараты бу урман этләренең игътибарын җәлеп итәр дә, әсирне үтермәсләр, бәлки, урман буендагы юлда боларга очраган машина особистларныкы булмагандыр, башка частьныкыдыр. Бәлки, күп тә үтмәс, Смерш кешеләре килеп җитәр һәм коткарырлар.

– Карале, бу мәхлуклар безгә кирәк булырлар әле, – диде иң өлкән яшьтәге бандерачы. – Икенче урынга күчкәндә, әйберләрне ташырлар. Землянка казытырбыз үзләренә. Шуннан соң да үтерергә җитешербез.

Чегәнгә охшаган бандерачы немец өстенә иелеп:

– Штейт ауф1, падла! – дип кычкырды.

Шулай итеп, бандерачылар Саматны һәм икеләтә әсир төшкән радистны, эткәләп-төрткәләп, авылдан алып чыгып киттеләр. Немец бөтенләй үләмәткә әйләнде, ныграк аксый башлады, шуңа күрә рацияне Саматка күтәрттеләр.

Менә авылдан алып чыгарлар да икесен дә атып үтерерләр дип, Саматның аяк астындагы җир убылган кебек булган иде. Әмма тора-бара үзәктә өмет уты кабынды – юк, әле үтерергә җыенмыйлар, аларны болын буйлап, урманга таба алып баралар.

Авыл артта калды. Алда урман. Болынның уң ягы буйлап, елга ага. Урманга кергәч, качып булмасмы дип уйлады Самат. Мөмкин булса да, үзе генә котыла алыр инде ул, немец бөтенләй абынкыланды. Котыла алса, дөресен сөйләячәк – әсир бандерачылар кулында калды, диячәк һәм аңа һичшиксез ышанырлар, аңларлар. Приказны үти алмавында аның гаебе юк лабаса. Рация бик авыр нәрсә булып чыкты, йөгергәндә ташларга кирәк булыр...

Болын уртасына җитәрәк, кинәт урман эчендә башта берән-сәрән, аннары көчле атыш тавышлары яңгырады. Барысы да шып туктадылар һәм бандерачылар, коралларын әзерлектә тотып, нишләргә белмичә тордылар. Ниһаять, бандерачыларның озын гәүдәлесе:

– Безнең базага һөҗүм иткәннәр, ахрысы, – диде.

– Фрицлар микән?

– Юктыр, нимес монда калмады инде, – диде базар карагына охшаганы.

– Зачисткадыр. Атыш якынайды һәм отыры инде болында каты яңгырый башлады.

– Кире авылга китәбез! – дип боерды озын буйлы бандерачы.

– Тизрәк!

– Ә болар? – диде базык гәүдәлесе, Самат белән немецка күрсәтеп.

– Ташла! Нигә алар безгә?!

Бандерачылар бишесе дә кире авылга йөгерделәр, ә Самат белән немец, шомраеп, болын уртасында калдылар. Урманда кемнәр атыша – белгән юк. Немецлар белән безнекеләр бәрелешәме анда? Бандерачыларга немецлар һөҗүм итәме, әллә бандерачыларга каршы безнекеләр сугышамы?.. Атыш башланганда, урман өстенә парсыман күкселлек күтәрелгән иде, хәзер инде, берничә каты шартлаудан соң, агач араларыннан куе каралҗым төтен саркыды.

– Геен!2 – диде Самат елга ягына ишарәләп һәм әсирне беләгеннән тотып:

– Шнель!3 – дип җикерде.

Урманнан чыгучы күренмәде, әмма анда атыш көчәйгәннән-көчәя бара иде. Елга ерак булмаган икән, алар тиз арада су буена килеп җиттеләр.

Ярның сөзәк урыныннан елга кырына төшкәч, немец, каны күп агудан хәле бетеп, аяктан егылды һәм, Саматның утыруын күреп, шактый вакыт хәл җыеп ятты. Самат, аңа әйбер-кара әйтмичә генә, торып, елга аккан тарафка карап торды. Немец, ниһаять, тезләнгән килеш кенә, башын, битен юды, болганчык суны эчте. Атыш тавышлары әле һаман ерактан ишетелеп тора иде, шуңа күрә бу тирәдән ераккарак китү мәслихәт, яр өстенә күтәрелмичә генә, су буйлап кына барырга кирәк, дип уйлады Самат. Рацияне ул һаман үзе күтәреп барырга мәҗбүр булды, чөнки немец аякларын да көчкә сөйри иде.

Яр буйлап бара торгач, алар тал агачына бау белән эләктереп куелган иске көймәгә юлыктылар. Самат көймә эченә күз салды – төбе коры, димәк, тишек түгел, кыска гына саплы бер ишкәге дә бар иде. Самат немецка:

– Утыр көймәгә! – дип боерды. 

Әсирне көймә түренә урнаштырып, рюкзакны куйгач, Самат бауны ычкындырып, үзе белән алды. Ул тагын беравык елганың кайларга акканын чамаламакчы булып карап торды, әмма агымсу бер йөз метрдан соң кискен борылыш ясаганга күрә, аның кая илтеп чыгарасын аңларлык түгел иде. Ни булса шул, башка чара юк дип, Самат, көймәне агымга этеп, үзе дә көймәгә утырды һәм тын гына аккан елга шундук аларны үзе белән билгесезлеккә алып китте.

Самат бердәнбер ишкәк ярдәмендә, көймәне ярга якынрак тотарга тырышты. Шактый вакыт шулай йөзеп баргач, Самат, ишкәкне көймә эченә ташлады да, агымга буйсынып, беркавым хәл җыеп утырды.

Немецның башыннан чак кына кан саркыганга игътибар итеп, ул: «Ярый катырак кыйнадылар әле моны, – дип уйлап куйды. – Качарга ниятләсә, хәле юк, мине җиңә алмаячак». Дөрес, үзенең дә эченә каты гына ордылар аның, әмма түзәрлек иде. Иң мөһиме – ул әле исән һәм әсир дә исән.

Немецның кыяфәтендә элеккеге нәфрәт калмаган иде. Самат аны үлемнән коткарды, ул булмаса, бандерачы атып үтерә иде аны. Шуңадыр, күрәсең, әсирнең күзләрендә Саматка карата хәзер ышаныч бар иде. Көтмәгәндә, немец елмайды:

– Danke dir4.

Самат, аңа җавап итеп, ишкәк белән кизәнде:

– Хәзер бирәм мин сиңа данке, хәзер бирәм рәхмәтеңне! Мыскыл итеп көләсеңме?!

Немец, куркып, артка кайшалды. Ә Саматның сугарга исәбе дә юк иде, тар гына көймәдә фриц үзе миңа ташлана күрмәсен дип шүрләп, өркетер өчен генә кизәнгән булды ул.

Ике яр арасындагы агымсу ике солдатны кечкенә бер көймәдә билгесез киләчәккә алып китте. Көймә агымга буйсына, көймәдәге ике җан иясе шул агымга ияргән... Ә бит елга да үз ихтыяры белән акмый. Ә кем, нәрсә үз ихтыяры белән яши бу дөньяда?..

Алып китсен иде шушы елга сугышсыз җирләргә, кайгысыз тарафларга. Туйганчы йокларга иде, хуш исле болында, күкнең чиксез тирәнлегенә күзләрне төбәп, рәхәтләнеп ятарга иде.

Елга ага. Ул – бербөтен. Аккан су тамчылардан торган шикелле, вакыт агышы да мизгелләрдән тора. Бәла дә, шатлык та бербөтен төшенчәләр, әмма алар бер мизгелдә генә була алмый, алар өчен вакыт кирәк, кайсысы төшәр газиз башкаеңа – бер мизгелдә хәл ителергә мөмкин.

Дошманны юк итеп була, хәтта үзеңне дә җиңү мөмкин, әмма бу бөек агым алдында син – көчсез.

Самат моннан берничә еллар элек Казансу елгасында су коенганнан соң куен дәфтәренә: «Агымга каршы йөзсәң дә, елга юлы – шул ук кала. Кайларга таба йөзсәң дә, ул гел үзенчә ага...» дип язып куйган иде. 

--------------

1 Штейт ауф – немецчадан: торып бас.
2 Геен – немецчадан:  атла.

3 Шнель – немецчадан: тиз.

4 Danke dir – немецчадан: рәхмәт сиңа. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07,2022

Фото: unsplash

 

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев