Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гайбәт саттым

Бер тәэсиргә бирелдем дә Кушылып гайбәт саттым.

Бер тәэсиргә бирелдем дә

Кушылып гайбәт саттым.

Имеш, син тегенди-мондый,

Ә мин менә, hай, акмын.

Күзгә карап түгел, арттан

Сөйлим. Димәк, мин куркак?!
Авыр кургаш булып җанга

Уелып калды шул тап.

Балкып биргән сәламеңә

Башны түбән идем мин.

Үз койрыгын артка кыскан

Көчек сыман идем мин.

Сизми дә калдым – бер мәлдә

Шайтанга җаным саттым.

Инде менә тәүбә кылам –

Сүздә, уйларда сакмын.
Кеше түбәнсетеп, үзең

Өстен булалмау – хактыр.

Эретче авыр кургашны –

Сыенам сиңа, Яктым. 

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев