Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин язларны күбрәк яратамдыр...

Мин кояшны күбрәк яратамдыр: Гафу, болыт, кояш сөйкемле!

Мин язларны күбрәк яратамдыр:

Тирә-якта шатлык уяна,

Иркә кыздай йокысыннан торып

Киерелә урман, елмая.

Мин кояшны күбрәк яратамдыр:

Гафу, болыт, кояш сөйкемле!

Һәр яз саен миңа күзен кысып,

Йөзгә мулдан сибә сипкелне.

Гел яктыга, гел кояшка үреләм,

Саргаеплар килми бетәсем...

Язлар саен чирәм булып калкам,

Мин тормышка гашыйк, күрәсең...
 

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев