ТЕЛ – МӘДӘНИЯТНЕҢ ТАҖЫ, СҮЗЛЕК ИСӘ – ТЕЛНЕҢ ТАҖЫ
(Алты томлы аңлатмалы сүзлек басылып чыгу уңаеннан) Сүзлекләр телебезне өйрәнүчеләргә, татар телендә сөйләшүчеләргә телләрен камилләштерү өчен киләчәктә дә кыйммәтле чыганак булачак. Телне саклау һәм үстерүдә дә алар бәяләп бетергесез әһәмиятле роль уйный.
Сүзлек – сүзләр урманы,
Урманы-чытырманы,
Китапның гомер буе
Һаман укый торганы!
Шәүкәт Галиев
Язмачылык традициясе булган төрки халыкларның сүзлекчелек эше шактый күптәннән югары үсеш алган дисәк тә, ялгыш булмас. Моңа мисал итеп, Мәхмүд Кашгарыйның XI гасырда төзелгән «Диваны лөгать әт-түрк» хезмәтен китерергә мөмкин. Анда хәзерге төрки халыкларның күбесе өчен уртак булган сүзләр байлыгы туплап калдырылган. Шулай да барлык төркиләрнең лексикографиясенең үсеш юлларын карау гаять күп вакыт һәм урын сорау сәбәпле, әлеге күзәтүебездә татар теле материалын яктыртуны максат итеп куйдык.
Узган гасырның беренче яртысында төрки телләрнең күбесе берничә тапкыр алфавитларын алыштырды. Язмачылыгы булмаган кайбер төрки телләр ХХ гасыр башында гына үз графикасын булдыруга иреште. Болар, башлыча, Себер һәм Ерак Көнчыгыш кече халыклары телләре иде. Шул ук чорда төрки халыкларның күп өлеше диярлек Советлар Союзы чикләрендә калды. Аларның һәммәсе кириллицага нигезләнгән язудан файдалана башлады һәм рус телен үзләштерде. Күпчелек төрки телләрнең элекке һәм хәзерге торышы арасындагы шартлы аерманы без нәкъ менә шушы чорда, ягъни ХХ гасырның беренче чирегендә күрәбез.
Сугыштан соңгы еллар күп кенә төрки телләрне, шул исәптән аларның гамәли лексикографиясен дә фәнни яктан өйрәнү һәм үстерү өчен иң уңышлы чор булды. Нәкъ менә шул чорда без тулы типтагы русча-төркичә һәм төркичә-русча сүзлекләрнең барлыкка килүен күрәбез. Бу хезмәтләр яңа сүзлекләр төзү өчен дә нигез булып кала бирәләр. Мәсәлән, 40 нчы еллар азагында дүрт томлы русча-татарча сүзлек басылып чыга. Артыннан ук ул вакыт өчен иң тулы татарча-русча сүзлек төзелә башлый һәм 1966 елда нәшер дә ителә. Бу проектлардан соң татар лингвистлары төркеме аңлатмалы сүзлек төзергә керешә.
Советлар Союзында күпчелек төрки телләрнең лексикографик хезмәтләре, күзәтүләргә караганда, әнә шундый юл үтеп барлыкка килгән. Илдә бер үк вакытта диярлек күпчелек төркиләрнең сүзлекләре төзелгән, грамматикалары язылган, диалектлары өйрәнелгән. Аларны бер-берсе белән чагыштырып тикшерү мөмкинлеге туган. Мондый планлы эшчәнлек бер үзәктән – СССР Фәннәр академиясе тарафыннан координацияләнгән. Бу уңай бәяләнергә хаклы тенденция.
Турыдан-туры татар теле сүзлекләренә килгәндә, телебезнең сүзлек хәзинәсе бик бай булуын ассызыкларга кирәк. Язмабызда аларның иң яңалары, безнең карашка, иң актуаль булганнары белән таныштырып үтәбез.
Татар телен фәнни яктан өйрәнү үзәкләре күп түгел. Алар, нигездә, барысы да Татарстанда, төгәлрәге Казанда формалашкан. Бүгенге көндә төп үзәкләр – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты. Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында теоретик һәм практик лексикография белән шөгыльләнә торган лексикография бүлеге эшләп килә. Татар теленең күпчелек норматив сүзлекләре әлеге бүлек хезмәткәрләре тарафыннан яки аларның актив катнашы белән төзелгән.
2000 нче еллар башында бүлек яңа күптомлы сүзлек төзергә керешкән иде. Башта хезмәт дүрт томлык булыр дип уйланылган иде. Эш барышында һәм басмага беренче томнарны әзерләгәндә, кулъязма материалны планлаштырылган томнарга сыйдырып булмаячагы ачыкланды, шуңа күрә томнар саны алтыга кадәр арттырылды. Хәзерге вакытта сүзлекнең алты томы да басылып чыкты. Бу мәкаләне язарга да татар теленең ХХI гасыр башы сүз байлыгын чагылдырган зур күләмле, фундаменталь шул сүзлек этәргеч булды. Бу яңа «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» фән һәм мәдәният дөньясында зур һәм тарихи вакыйга булуында шигебез юк. Аны төзүдә төрле елларда егермегә якын белгеч катнашты. Шулардан кайберләре аерым томнарның аерым өлешләрен генә төзегән булса, кайберләре проектны гамәлгә ашыру өчен бик күп көч салды. Бу урында сүзлекне эшләүдә иң актив катнашкан авторларның һәм фәнни редакторларның исемнәрен әйтеп узу дөрес булыр, алар: Галимова О.Н., Гаффарова Ф.Ф., Саберова Г.Г., Сабитова И.И., Сафина Э.И., Сәфәров Р.Т., Таһирова Ф.И., Тимерханов А.Ә.
Алты томлы аңлатмалы сүзлек ничек төзелде соң? Чынлыкта, безнең белгечләр тарафыннан башкарылган хезмәтне болай гына санап чыгу бик кыен булыр иде. Әйе, безнең кулда алдагы буыннар калдырган шактый зур багаж бар иде барын. Әмма шуны да билгеләп үтәргә кирәк: академик типтагы татар теленең өч томлы аңлатмалы сүзлеге нәшер ителгәннән соң инде 40 ел узып киткән. Бу вакыт эчендә җәмгыятьтә зур үзгәрешләр булып узды: идеологик басым бетте, 90 нчы еллар башыннан милли үзаң үсеше башланды, фән-техника үсеш алды, балаларын татарча укыта торган мәктәпләргә бирергә теләүчеләр күбәйде. Табигый ки, әлеге процесслар телгә дә көчле йогынты ясады. Бу үз чиратында тел байлыгын һәм терминнар системасын яңача системалаштыруны һәм тулыландыруны таләп итә иде.
Әлеге һәм башка сәбәпләр өчтомлыкның хәзерге заман таләпләренә тулысынча җавап биреп бетерә алмавын күрсәтте, гәрчә ул иң абруйлы лексикографик басма булып кала бирсә дә. Яңа сүзлек авторларына исә яңа сүзләрдән һәм мәгънәләрдән, янә актив кулланышка кайтарылган искергән сүзләрдән һәм әйтелмәләрдән гыйбарәт гаять зур катламны тәртипкә салу бурычы куелды.
Нәрсә эшләнде? Бу сорауга җавапны кыскача гына берничә пунктта бирергә мөмкин.
1. Сүзлекнең лөгатьлеге 70 меңгә кадәр җиткерелде. Чагыштыру өчен: өч томлы сүзлектә ул 36 мең иде.
Лөгатьлекне формалаштыру өчен яңа сүзләр туплау эш башланган чорда матур әдәбияттан, фольклор әсәрләреннән, татар телендәге вакытлы матбугат материалларыннан, тәрҗемә ителгән дәреслекләрдән тоташ укып сайлап алу методына нигезләнгән иде. Ягъни лексикографның бурычы текстлардан элек бастырылган сүзлекләрдә теркәлмәгән сүзләрне мөмкин кадәр күбрәк табудан гыйбарәт иде. Соңрак, татар теленең электрон корпуслары барлыкка килү белән, яңа лексемалар эзләү ысуллары да үзгәрде: хәзер корпустагы бихисап сүз арасыннан сүзлекләрдә теркәлмәгәннәрен ачыклау, аларның дөреслеген тикшерү, сайлап алу алгы планга чыкты. Яңа технологияләрне кулланып эшләү бик күп лексик берәмлекләр табарга мөмкинлек бирде. Шуңа күрә соңгы ике том күләмлерәк, гәрчә томнарга материал баштан якынча тигез итеп бүленгән булса да.
2. Элекке сүзлекләрдә теркәлгән сүзләрнең мәгънәләре киңәйтелде.
Сүзнең мәгънәләрен ачыклау, аларны дөрес чикләү, иллюстратив материал белән исбатлау һ. б. – лексикографның төп эше. Ә инде яңа мәгънәләрне табу, тану, сүзлек мәкаләсенә урнаштыру – җентекле хезмәт нәтиҗәсе. Күпмәгънәле сүзләр өстендә эшләүне күрсәтү өчен игътибарны кыз, таяк, май һ. б. сүзләргә юнәлтер идем. Укучыга бу сүзләрнең мәгънәләре арасындагы аерманы аермачык күрсәтү өчен, аларның кайбер мәгънәләре рус теленә тәрҗемә итеп тә бирелде.
3. Сүзлек мәкаләләрендә сүзнең килеп чыгышы турында мәгълүмат бирелде.
Әлеге проблеманың әллә ни катлаулы булмавына карамастан, һәр алынма өчен этимологик тамга куеп баруның мәҗбүрилеге сүзлек авторына берникадәр кыенлыклар да тудыра. Әйе, этимологик сүзлекләрдә тасвирланган сүзләрнең килеп чыгышын бик җиңел билгеләргә мөмкин. Проблема яңарак сүзләрнең чыгышын билгеләгәндә барлыкка килә. Әйтик, тюркизм татар теленең үз сүзе түгел. Ләкин ул безгә кайсы телдән алынган? Кайсы телдә ясалган? Автор нинди билге куярга тиеш? Кулланучыга күренми торган мондый вак әйберләр сүзлекне төзегән вакытта бик күп булды.
4. Тезмә сүзләрнең чикләрен билгеләү һәм аларга мөстәкыйль сүзлек берәмлеге статусы бирү мәсьәләсе хәл ителде.
Барлык төрки телләр дә аналитик формаларны, шул исәптән тезмә сүзләрне дөрес язу һәм сүзлекләрдә бирү проблемасы белән очраша дип әйтсәк, ялгышмыйбыздыр. Бу аналитик формаларсыз бер генә сүзлек дә тулы типтагы сүзлек роленә дәгъва итә алмый. Мондый конструкцияләр төрки телләрнең төрле елларда нәшер ителгән төрле сүзлекләрендә төрле принциплар нигезендә теркәлгән: аларны фразеологизмнар алдыннан яки, гомумән, фразеологик берәмлекләр эчендә урнаштырганнар. Тәрҗемәле сүзлекләрендә аларны күпчелек очракта мисал итеп китергәннәр.
Яңа аңлатмалы сүзлектә мондый конструкцияләр, татар телен өйрәнүдәге яңалыкларны истә тотып, башка принципта урнаштырылды. Бөтен тезмә фигыльләр дә төп сүз астында урын алды, һәм шул баш сүз белән бергә алар бер оя хасил итә.
Күп кенә аналитик формалар, кушып язылып, мөстәкыйль сүз буларак вокабулага чыгарылды. Шунысын да билгеләп үтәсебез килә: бу мәсьәләдә тел белгечләре әлегә бердәм фикердә булмаса да, мәсьәләне хәл итү юлында сүзләрне шул орфографиядә бирү – иң дөрес вариант. Җәмәгатьчелек, тулаем алганда, элек тезмә дип каралган сүзләрне хәзер кушма итеп табуга бик шикләнеп караса да, тискәре мөнәсәбәттә булса да, лексикологлар бер үк модельдәге сүзләрнең язылышын тәртипкә салу ягында тора. Мәсәлән, карабодай, аккош сүзләре күптәннән кушылып языла. Ләкин караелан сүзен кара елан дип ике сүз итеп язалар, һәм моның ни өчен шулай икәнен беркем дә нигезләп аңлатып бирә алмый. Без аермачык метафоризация очрагында мондый сүзләрне кушып язарга кирәк, дип саныйбыз.
Әмма бу барлык тезмә сүз дә хәзер кушылып язылырга тиеш дигән сүз түгел. Компонентлары аерым язылырга тиешле мөстәкыйль берәмлекләр дә баш сүз буларак чыгарылды һәм сүзлек берәмлеге статусын алды (үги ана яфрагы, бүре җиләге һ. б. ш.).
* * *
Аңлатмалы сүзлекне төзегәндә, татар лексикографы юлыккан төп проблемаларга тукталып китми булмый.
Татар теле өчен генә түгел, күп кенә төрки телләр, бигрәк тә язмачылык традицияләре яшь булган төрки телләр өчен дә катлаулы мәсьәлә – ул орфография.
Теләсә кайсы телнең орфографиясе формалашуына язма традиция турыдан-туры йогынты ясый. Татар теленең күпгасырлык язма традициясе булуга карамастан, ХХ гасырда графиканың гарәпчәдән латиницага, латиницадан кириллицага ике тапкыр алыштырылуы әйтелеш ягыннан да, язылыш ягыннан да телдә проблемалар тудыра. Орфографик мәсьәләләрнең шактые әнә шул вакыттан бирле килә. Тагын шунысы да бар: гарәп графикасыннан латиницага күчүнең кайбер тарафдарлары татар телендәге бик күп гарәп алынмаларының гарәп орфографиясе кагыйдәләре нигезендә язылуын беренчел кимчелек дип санаган. Ләкин графика кириллицага күчерелгәч, лингвистлар шул ук тырмага басканнар, тик аерма шунда булган ки: барлык рус алынмалары, шулай ук рус теле аша кергән алынмаларны хәзер рус орфографиясе нигезендә язарга кирәк булган. Асылда хәзерге татар теле язуында ике тел кагыйдәләренә таяна: татарның үзенекенә һәм рус теленекенә. Ягъни рус теле кагыйдәләрен белмәү бик күп сүзләрне дөрес язмауга китерә.
Практик лексикограф нинди проблемаларны хәл итәргә тиеш соң? Әйткәнемчә, татар орфографиясенең кагыйдәләре бары тик татарның үзтума лексикасын гына тәртипкә сала. Әмма хәзерге татар телен, башка телләр кебек үк, алынмалардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Шуңа күрә сүзлек мәкаләсе эшләнгәндә, лексикограф теге яки бу лексеманың адекват һәм фәнни яктан нигезләнгән аңлатмасын бирүдән тыш, әлеге сүзгә нинди кушымчалар кушылачагын да хәл итәргә тиеш була.
Берничә мисал гына китереп үтәбез. Татар орфографиясе кагыйдәләренә ярашлы, сузыклардан соң сүзгә -сы/-се тартым кушымчасы, калган очракларда -ы/-е кушыла: әни-се, ата-сы һәм китаб-ы, дәфтәр-е.
Әмма бер төркем алынмалар белән бу кагыйдә эшләми. Чипсы, джинсы, виски, интервью кебек чит телдән кергән сүзләр, сузык авазга тәмамланса да, -сы/-се кушымчасын кабул итми.
Башка төр проблема – ул кушма (тезмә) сүзләрне дөрес язу. Бөтен төрки телләр дә әлеге проблема белән очраша. Без бу хакта алдарак та телгә алган идек инде. Әлеге мәсьәлә барыннан да элек теоретик яктан аңлауны һәм эшкәртелүне таләп итә.
Төрки телләрдә төрле сүз төркемнәре өчен формаль күрсәткечләр юк, грамматик җенес категориясе юк. Аның каравы сүзтезмәдә һәм җөмләдә сүзнең катгый позициясе мөһим элемент булып тора. Нәкъ менә ирекле сүзтезмәне һәм тезмә сүзне аеру берникадәр кыенлыклар тудыра.
Төрки телләрдә тарихи яктан шундый процесс күзәтелә: күп кенә ирекле сүзтезмәләр баштан куллануда тотрыклылык ала, аннары бөтенләй кушылып китеп, кушма сүзгә әверелә. Мәсәлән, бил бавы > бил бау > билбау; сабан туе > сабантуй.
Татар телендә дә, башка төрки телләрдә дә сүзләрне кушып язарга омтылу ниндидер яңалык түгел, бәлки тарихи яктан аклана торган бер күренеш булуы галимнәр тарафыннан исбатланган факт.
Сүз төркемнәрен аеру төрки телләрдә җитди фәнни проблема булып кала бирә. Мәсәлән, Николай Александрович Баскаков төрки телләрдәге сүз төркемнәрен тикшергәндә, исемнең, сыйфатның һәм рәвешнең мөстәкыйль сүз төркеме булмавын, ә «исем-сыйфат-рәвеш» дигән уртак сүз төркеме тәшкил итүен билгеләп үтә. Сүзлек төзегәндә, лексикографка моның белән турыдан-туры очрашырга туры килә. Әйтик, матур кыз матур бии. Бу мисалда кыз сүзен дә матур сүзе белән алыштырып була хәтта.
Кызганыч, төрки халыкларның үзләре тарафыннан язылган борынгы грамматикалары сакланмаган. Мондый мирас белән әллә ни күпләр мактана алмый шул. Иң борынгы грамматика – барлык һинд-европа телләре (шул исәптән рус теле дә) таянган латин теле грамматикасы. Гарәп теле грамматикасын да билгеләп үтәргә кирәк. Яхшырак истә калсын өчен, хәтта шигъри формада язылганнары да булган.
Беренче татар грамматикалары гарәп моделенә йөз тоткан була. XIX гасыр ахырында алар грамматистларны канәгатьләндерми башлый. XX гасыр башыннан татар теле грамматикасы, хәер, күпчелек төрки телләр кебек үк, урыны белән кыса, урыны белән кирәкле таләпләргә бөтенләй җавап бирми торган рус һәм һинд-европа моделе киеменә киендерелә башлый. Шулай итеп, төрки телләрдә дә сүз төркемнәре нәкъ әлеге һиндевропа телләрендәге кебек төрләргә аерыла. Әмма югарыда инде билгеләнгәнчә, мондый бүленеш тел белгечләрен канәгатьләндереп бетерә дип әйтеп булмый. Шуңа күрә сүзләрнең шундый катлаулы табигатен ачу максаты белән, аңлатмалы сүзлекләрдә күп кенә сүзләр бер үк сүзлек мәкаләсендә берничә сүз төркеменә аерып бирелә.
Сүзлекләрдә стилистик тамгалар системасын да аерым карарга кирәк. Татар теленең аңлатмалы һәм тәрҗемәле сүзлекләре теге яки бу сүзнең еш кына сөйләм һәм гади сөйләмгә каравын тамгалый. Барыннан да элек бу төрки телләрдә башка телләрдән ешрак очрый торган имитатив сүзләр (яки ияртемнәр) булуы белән бәйле. Бу күренешкә узган гасыр башында ук чуваш теле белгече Николай Ашмарин игътибар иткән булган. Безнең күпчелек имитативлар сөйләм стиленә генә хас дигән фикерне яклау ягында түгелбез, чөнки әлеге ияртемнәрнең бик күбесе, башка сүз төркемнәренә күчеп, яңа лексик берәмлекләр барлыкка китерә.
Югарыда әйтелгәннәрнең барысы да татар телен өйрәнүчеләргә генә түгел, теләсә кайсы төрки тел белән шөгыльләнүченең хәл итәсе фәнни проблемаларына турыдантуры карый. Башка бер мәсьәлә дә бар: нәшер ителә торган белешмәлекләрнең аз тиражы. Алтытомлык «2014–2022 елларга Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында нәшер ителде. Бу программа ярдәмендә 2015 елдан башлап, ел саен 1000 данәлек тираж белән сүзлекнең берәр томы чыгып килде. Әмма белешмәлек басма өчен бу, әлбәттә, бик аз. Моннан тыш, әлеге томнарны сатуга да чыгарырга ярамады, аларны фәкать өләшергә генә мөмкин иде. Кызыксынган, ишетергә өлгергән кешеләр институт бинасына килеп, томнарны үзләренә ала алдылар. Ни кызганыч, бүген баланста сүзлекнең беренче һәм икенче томнары юк инде.
2020 елда республиканың дәүләт китап нәшриятында алтытомлыкны яңадан бастырып чыгаруга яңа юл ачылды. Шуның белән бергә сүзлекне тулыландыру, күзгә күренгән җитешсезлекләрен төзәтү мөмкинлеге туды. Шулай итеп, 2020 һәм 2021 елларда Татарстан китап нәшриятында икенче басманың беренче өч томы дөнья күрде, бу тираж белән проблеманы күпмедер дәрәҗәдә хәл итте, чөнки хәзер китап кибетләре киштәләрендә сүзлегебезне күрәбез.
Киләчәктә әлеге алтытомлык нигезендә, шуның сөземтәсе буларак татар теленең бер томлы аңлатмалы сүзлеген дә төзисе иде. Ул, үз чиратында, күп тапкырлар яңадан бастырып чыгару өчен нигез була алыр иде һәм лексикографик белешмәлек буларак куллану өчен кулайрак һәм җайлырак булыр иде. (Мәсәлән, казакъ теленең аңлатмалы сүзлеге баштан унбиш том булып дөнья күрде, шуның артыннан ук шул унбиш томның сөземтәсе итеп, бер томлы аңлатмалы сүзлек чыгарылды. Башка халыкларда да шундый схема күзәтелә).
Бүген без дә ана телебезнең этимологик сүзлеге бар, дип горурланып әйтә алабыз. 2015 елда Рифкать Газизьян улы Әхмәтьяновның «Татар теленең этимологик сүзлеге» ике томда дөнья күрде. Хәзерге вакытта мондый төрдәге сүзлекләрне, гадәттә, бер төркем галим төзи, һәм бу сүзлекнең төзү вакытын кыскарта. Бер галим тарафыннан төзелгәндә, моңа гаять озак вакыт кирәк була. Рифкать Әхмәтьянов та фәнни эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк этимология белән шөгыльләнгән, татар телен чуваш теле белән чагыштырма планда өйрәнгән. Галим татар һәм рус телләрен генә түгел, немец һәм таҗик-фарсы телләрен дә яхшы белә иде, чөнки ул башлангыч һәм урта белемне Таҗикстан ССРда алган булган. Мондый бай багаж аңа чагыштырма тел белеме һәм, аерым алганда, этимологик сүзлек төзү белән шөгыльләнү өчен киң мөмкинлекләр бирүенә шигебез юк.
Әлеге сүзлектә тасвирланган материал телне өйрәнүчеләрнең генә түгел, бәлки шул тел вәкилләре белән тарихи бәйләнештә булган яки шул телгә нинди дә катнашы булган телләрне өйрәнүчеләрнең дә кызыксынуын уята дип ышанабыз. Күп кенә төрки телләрнең төп лексик фондының уртак булуы, бер-берсеннән нык аерылмавы һәркемгә мәгълүм. Шуңа күрә, әйтик, татар теленең этимологик сүзлеген башкорт теле өчен дә кулланырга мөмкин. Анда казакъ, нугай, кыргыз һ. б. кыпчак төркеменә кергән төрки телләр турында да бик күп мәгълүмат бар. Этимологик сүзлек нәкъ менә шушы үзенчәлеге белән күп телләрне берләштерә, моны башка бер лексикографик чыганак та эшли алмый.
Ике томлы «Татар теленең этимологик сүзлеге»ндә, күпсанлы вариантларны исәпкә алмыйча, 10300 сүзнең килеп чыгышы һәм ясалышы турында мәгълүмат бирелгән. Автор беренче нәүбәттә татар әдәби теленең лексик составына этимологик анализ бирү бурычын куя, шуңа күрә сүзлеккә 1977–1981 елларда чыккан өч томлы татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән барлык тамыр сүзләр дә кертелгән. Шул ук вакытта татар телен башка төрки телләр белән бәйләп торган диалекталь лексиканың һәм актив алынмаларның этимологиясе дә читтә калмаган.
* * *
Моңа кадәр сүз классик дип атала торган, китап рәвешендә басылып чыккан кәгазь сүзлекләр турында барды. Кәгазь сүзлекләрнең гамәли лексикографиянең төп объекты булып кала бирүен таныган хәлдә XXI гасыр безгә үз шартларын куйганын һәм электрон сүзлекләрнең алгы планга үрмәләүләрен дә яхшы аңлыйбыз.
Менә шул электрон сүзлекләр турында да берничә сүз әйтү урынлы булыр. Беренчедән, электрон сүзлек дигәндә, сүзлек мәкаләләре булган билгеле бер мәгълүматлар базасы аңлашыла. Кагыйдә буларак, мондый сүзлекләр йә башта электрон рәвештә төзелә, йә кәгазь сүзлек мәгълүматларыннан файдаланалар, аларны цифрлаштыралар һәм кирәкле тәртипкә салалар.
Татар теленең оригиналь электрон сүзлекләре безгә мәгълүм түгел. Кәгазь сүзлекләрнең электрон формаларына килгәндә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайты базасында 2014 елда «Сүзләрнең электрон фонды» булдырылды. Бу фондка ел саен Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында төзелгән һәм бастырып чыгарылган 4–6 сүзлек кертелә. Агымдагы елга анда 50 чамасы берәмлек урнаштырылган.
Телгә алынган тәрҗемәле, аңлатмалы һәм этимологик сүзлекләр барысы да шушы фондта урнаштырылган: http://suzlek.antat.ru/index.php.
Фондтан файдалануның уңайлы ягы шунда ки, кызыксындырган сүз турындагы мәгълүмат бер урында бирелгән. Ягъни эзләү юлына кирәкле сүзне кертү дә җитә, система бу сүзне тупланмага урнаштырылган бөтен сүзлекләрдән яки кулланучы үзе билгеләгән сүзлекләрдән табып бирәчәк. Монда сүз турында бер чиртүдә орфографик, орфоэпик, аңлатмалы, этимологик, терминологик, тәрҗемәле сүзлекләрдән мәгълүмат табарга мөмкин.
Һәр лексикографның хыялы – кулланучы конкрет лексеманың грамматик формалары да, тарихы да, килеп чыгышы да, аңлатмалары да, тәрҗемәләре дә, синонимнары да һ. б. турында тулы мәгълүмат таба алырлык сүзлек төзү. Зур күләмнәр һәм куллану җайсызлыгы сәбәпле, кәгазь сүзлекләр белән мондый максатка ирешү бик катлаулы эш. Электрон формат исә бу хыялларны тормышка ашырырга яңа юллар ача.
Тагын бер вак, әмма бик мөһим үзенчәлек: кәгазьдә басылган теләсә нинди чыганак дөнья күрүгә картая да башлый. Ул бөтенләй «картаеп бетмәсен» өчен аны вакытвакыт тулыландырырга, редакцияләргә, төзәтергә кирәк. Кәгазь сүзлектә моны эшләп булмый, шуңа күрә аларның кайчакта бөтенләй яңасын булдыралар, кайчакта искесен тулыландырып, төзәтеп төзиләр һәм кабат бастырып чыгаралар. Электрон сүзлекләрне исә бу яктан тере яки искерми торган дип атарга мөмкин, чөнки аларны төп материалга бер зарар да китермичә даими рәвештә редакцияләргә һәм тулыландырырга мөмкин, шул ук вакытта алар яңадан бастыру өчен чыгымнар да таләп итми.
Безнең уебызча, мондый универсаль характердагы электрон сүзлекнең һәр аерым өлешен үз белгече (этимолог, дериватолог һ.б.) төзи ала, ә сүзлек мәкаләсенең гомуми структурасын шул ук лексикографлар формалаштыра алыр иде.
Сүзлекләр телебезне өйрәнүчеләргә, татар телендә сөйләшүчеләргә телләрен камилләштерү өчен киләчәктә дә кыйммәтле чыганак булачак. Телне саклау һәм үстерүдә дә алар бәяләп бетергесез әһәмиятле роль уйный.
"КУ" 07, 2022
Фото: unsplash
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев