Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ялгышасым килә

Дөрес чорда тудым микән, диеп, дәшкән чагым булды язмышка.

Дөрес чорда тудым микән, диеп,

дәшкән чагым булды язмышка.

Соңра эчтән дога укып куйдым:

үсмер сүзе чыксын ялгышка.

Үзгәртергә күпме азапланма –

бездән тормый яшәү барышы.

Әмма үзен хаксыз хәлдә тоеп,

ялгышырга тели бар кеше.
Күрәзәләр Җирне куркыткалап,

бүген ничек кенә фал ачмый.

Алар белән бергә тәүбә кылып,

ялгышасым килә, валлаһи!

Ялгышасым килә...
 

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев