01 (гыйнвар), 2023
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Гөлүсә БАТТАЛ. Сагындырган икән ап-ак карлар... Шигырь.............................3
Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ. Урда ханы Үзбәк. Роман. ........................................4
Мөхәммәт МИРЗА. Адәм баласы. Бишьюллыклар. ...........................................72
Факил САФИН. Күкләр җиргә тоташкан. Повесть. ...............................................76
Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА. Алсуланып, янә кояш чыга... Шигырьләр. ................122
Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА. Мәхәббәт ничәү була? Хикәя. ....................................127
Фәрит ГАБДЕРӘХИМ. Кабатлыйсың бабаң хатасын... Шигырьләр. ....................145
ЯҢА ИСЕМНӘР
Диана ФӘРХЕТДИНОВА. Язмышның соңгы бүләге. Хикәя. .................................149
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Алексей САГАТАЕВ. Минем халкым – калын тайга... Шигырьләр.
(Хакас теленнән Фәнил Гыйләҗев тәрҗемәләре). ................................................................................................152
ЮБИЛЕЙЛАР
Нурфия ЙОСЫПОВА. Шигъри сүз кодрәте (Мөхәммәт Мирза иҗатына бер караш). .......156
ХӘТЕР
Марс ГАИТОВ. Җыр шигърияте алиһәсе. .....................................................162
МИЛЛӘТТӘШЛӘРЕБЕЗ
Дания ЗАҺИДУЛЛИНА. Татарстаннан читтә – татар галимнәре династияләре. .........170
ИДЕЛ БУЕ БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕНДӘ ИСЛАМ ДИНЕН КАБУЛ ИТҮНЕҢ 1100 ЕЛЛЫГЫ
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. Мәхкәмәи шәргыянең XVIII гасыр азагы – XIX йөз уртасында эшчәнлеге. ......................................................................................................................................176
2023 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр. .............................................183
«Казан утлары» архивыннан. ...............................................................................
ГАЗИЗ ТАВЫШЛАР Рухына, йәгез, бер дога... (Аяз Гыйләҗевнең тууына – 95 ел). ...........................................................186
Аның моңы безгә шундый таныш... (Илдар Юзеевнең тууына – 90 ел).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара...........................................................................187
ШАЯН СӘХИФӘ
Мәңге яшь «Чаян»га – 100 яшь! Сәхифәне Алмаз ХӘМЗИН әзерләде......................188
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан............................................................................190
-
Сагындырган икән ап-ак карлар...
Ак кышларда ак өметләр диеп Сагынудан йөрәк алдаша... -
Томанлы иртә
Сөн буйлары – ап-ак томан... Бүген болыт – җәяүле. -
Бишьюллыклар
Хуплап әйтелгән сүз Үстерә бер башка... -
МӘХӘББӘТ НИЧӘҮ БУЛА? (хикәя)
Мәхәббәт турында күп языла, күп сөйләнә. -
МӘХӘББӘТ НИЧӘҮ БУЛА? (ахыры)
Кинәт! Ниндидер серле рәхәт, назлы дулкын-калтырану җаным аша үтеп, баш түбәмнән аяк табаннарыма кадәр бөтен тәнем буйлап йөгерә башлый... Мәхәббәт назы, сөю дулкыны... -
Кунакта
Мин генәме? Вакыт үзе мәңгелектә кунакта. -
Ел башы
Кайныйдыр ут өстендә өйрәле ит шулпасы. Җыя якын дусларны бу олуг көн – ел башы. -
КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (повесть)
Коры Әлфир, соңгы сәгатьләре якынлашканын сизеп, вафаты алдыннан балаларына әйтеп калдырган икән: «Тавык урамында яшәп изаландым, күзем йомылгач, мине Базар урамыныкылар тирәсенә күмегез», – дигән ди. Базар урамында элек-электән хәллерәк кешеләр яши иде. -
Сине яратам
Җүләр сыман һаман мактанабыз, Хакыйкатьнең карыйк күзенә. -
КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)
– Әле тагын бер шәп җырчы ишетелгәли башлады, – диде әткәй, горурланган сыман. – Илһам Шакиров, безнең Сарман ягыннан икән. – Кара әле, сорыйсым килеп йөри идем, Мәхтүрә сөйләп торган иде беркөнне. Аны, көнләшеп, Рәшит Ваһапов парахудтан суга ыргыткан, ди бит. Көч-хәл белән тартып алганнар. Судан алгач, ике бидрә су чыккан үзеннән. Бичаракаем, ничек үлми калган диген?.. -
Мин Күкләргә бик күптәннән гашыйк
...Алсуланып, янә кояш чыга, Баеса да һәрчак кичләрен. -
КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)
Уйлап куям, ул чакларда, ягъни халык кием-салым таба алмыйча тилмергән елларда, Әлфир абый авыл кешеләренең чын яклаучысына әйләнгән икән бит. Сатучыларны да гаепләргә җыенмыйм. Ялгышлыклар киткәндер, әмма булса да, безнең авыл кибетләрендә хилафлыклар сирәк булгандыр. Әлфир абыйның катылыгы, бердән, халыкка файдалы булса, сатучыларның үзләрен дә күп күңелсезлекләрдән коткарып калгандыр ул. Нәфес чүпрә кебек, ирек куйсаң, кабара башлый. Төртеп чыккач, соң була. -
Кырыс кыш
Кыш кырыс дип, әйтмәгез, зинһар. Ул безгә һәрчак булды сөйкемле. -
КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)
– Тизәккә буялсаң, юып алырга була ул, тик сасысы килүдән туктамый аның. Шунысын уйларга кирәк: син бит, үзең әйтмешли, власть кешесе, гражданнарның иминлеге өчен җавап бирүче, димәк. Эшләмәгәнне эшләде дип, укучы баланы халык алдына чыгарып, бурлыкта гаепләү яхшы түгел. Үзеңнең башың себер китәр. -
Бурычлымын
Папиросым мактар идем сине, Тәмәкене мактау килешми. -
КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)
Кояш чыкмый да, батмый да, аның үз юлы. Җирнең без белгән халәте ниндидер серле очраклылыкка бәйле. Җир дигәнебез кайчандыр, ничектер шушы галәм ноктасына урнашып калган да чыршыдагы мөһер сыман әйләнеп-тулганып тик тора. Ахыры ничек булыр, кешелекнең җавабы бар да, юк та. Без әле мәңгелектә түгел һәм анда беркайчан да булмабыз да кебек. Без мәңгелеккә бер якынаябыз, бер аннан ераклашабыз. -
Матурлык
Һәрбер таңда, калып таңга, Мин матурлык җыям җанга. -
Гаҗәп һәйкәл
Үз гомеремдә гаҗәп һәйкәл койдым, Булмасам да гәрчә мин сынчы. -
ЯЗМЫШНЫҢ СОҢГЫ БҮЛӘГЕ (хикәя)
Йокы гына аның бердәнбер тынычлыгы. Күзен йомган саен: «Менә ул үлем, килеп җитте…» – дип уйласа да, яңа көн туа. Аның алдында шул ук буш өстәл, шул ук соры нәзек тәрәзә, шул ук ватык сәгать, шул ук ялгызлык. -
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (роман)
Ул киткәч тә, Ногай янә тирән уйга батты. Күпме җанны койган икән ул бу тормышта? Күпме кешенең башына җиткән? Хәзер башларга торган чираттагы уены да шактый кайгы һәм үлем алып киләчәк. Беренче чиратта гаепсезләрнең гомере киселәчәк. Әмма башкача мөмкин түгел. -
Хәят. Ияртемнәр.
Хәятнең лепелдәве... -
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
– Һәркем дә хан була алмый, улым, – диде Тогърулҗа мөмкин кадәр тынычрак тавыш белән. – Мин Түлә-Буга янәшәсендә дәрәҗәле кешемен. Ханыбызга хезмәт итәм. Ә ил белән ул идарә итә. Һәркем үз урынын белеп яшәргә тиеш, тормыш кануннары шундый. – Димәк, мин дә беркайчан да хан була алмаячакмын... – диде Үзбәк, кәефе кырылып. -
Татар булып туу гына җитми...
«Уян, татар!..» Шигарь кабатлана... Уянырга вакыт лабаса! -
Биш хатынлы
Хатын... берәү. Әмма ләкин бишкә тора берүзе. -
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
Көнчыгыш тарафында башта тузан өере күренде. Аның эченнән атлы нүкәрләр озатуында Туктай пәйда булды. Ногай, җәһәт кенә ияреннән сикереп төште дә тез чүгеп катып калды. Үзе белән бергә килгән барча кешеләр дә бәкләр-бәгенең гамәлен кабатлады. -
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
Ногайның кылычы һавада сызгырып үтте. Бер-бер артлы Мөләгән, Кадан, Көтөгән нойоннарның башлары җиргә тәгәрәде, аларның муеннарыннан чыжлап, кан бәреп чыкты. Ахыр чиктә, тезләнгән килеш тора алмый, башсыз мәетләр җиргә гөрселдәп ауды. Ногай, «күрдегезме инде» дигән караш белән янәшәдәгеләргә текәлде. -
Шомыртлар
Тик вакыт-суалчан шомыртның кәүсәсен кимерә һаман да. -
ҖЫР ШИГЪРИЯТЕ АЛИҺӘСЕ
«Гөлшат Зәйнашева татар җыр поэзиясенә үзеннән лаеклы өлеш кертте. Аның җырларын халык үз җыры итеп кабул итте, яратты». Гариф Ахунов -
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
Урдага яңа хан килде. Бу хәбәр шул ук мизгелдә даланың төрле почмакларына, рус кенәзлекләренә, Кавказ аръягына, Римга һәм Каһирәгә, Болгар һәм Җүкәтауга, Киев һәм Тверьгә, Константинополь һәм Мәккәгә таралды. Бөтен дөнья тын калды. Яңа хан илгә ни алып килер? -
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
– Миннән соң тәхетне калдырырга варисым туды, Исабәк, – диде ул, күңеле җилкенгән егетләрдә генә була торган чиктән тыш масаю белән. – Ашыкма әле, Үзбәк ханзадә, юкса бәхет кошын куркытуың бар. Әле үзеңә дә тәхет юк бит... – Исабәк бу мизгелләрдә дә җитдилеген югалтмаган иде. -
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
– Хакимне бары тик хаким генә үтерә ала, – диде ул, ниһаять, бераз тынычланып. – Минем дошманым булса да, Ногай үз олысының чын хуҗасы, данлыклы төмәнбашы иде. Мәетен табып алып, хатыннарына илтеп тапшырыгыз, Ногай белән бәхилләшкәндә, ул табынган мөселман дине кануннарын үтәсеннәр. -
Ватансызлык
Ватансызлык ни, дисезме? Илең өчен оялу. -
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
Хан белән түгел, әтисенең җанын кыйган кеше белән очрашу көтә бит аны. Әнисенең хәзер шул хаин белән бер ятакта йоклавы гына Үзбәкнең үзен үлемнән саклап кала алырмы икән?! -
Татарстаннан читтә – татар галимнәре династияләре
Укучылар белән таныштырасы шәхес шундыйлардан – күренекле галимнәр, фикер ияләре, мәгърифәтчеләр династиясенең вәкиле, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы (2016), физика-математика фәннәре докторы (1992), профессор (1994), Башкортстан Республикасының 6 нчы чакырылыш Дәүләт Советы – Корылтай депутаты (2018) Рамил Назыйф улы Бәхтизин. -
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
– Үзеңне хан каршында бик дөрес тоттың, ханзадә, – диде Баялун хатын, егет белән исәнләшеп, аның бүләкләрен кабул итеп алгач та. – Алга таба да шушы рәвешне югалтма. Бәхет көтә белгәннәрне ярата, синең дә вакытың җитәр, тик ашыкма гына. -
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
Баялун, янә ачуы кабарып, Үзбәккә якынлашты. Аның күзләре ут булып яна иде. – Тәхеткә менәсең килсә, минем сүземне тыңлап, барысына да түзәчәксең, – диде Баялун хатын. -
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
Үзбәкнең башына куркыныч уй йөгерде – ханның бу әмерен үтәп, күпме гаепсез кешенең җанын алырлар икән? Хан гадел хөкемгә, мәхлукларга үз-үзләрен якларга да урын калдырмады бит. Бер атка мескеннең кулларын, икенчесенә аякларын бәйлиләр дә, атларны чаптырып, тәнен икегә өздереп, дала буйлап җибәрләр. Болай да ачлыктан кырылган Урдага күпме күз яше түгелергә тора! Ләкин Үзбәк дәшмәде. -
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
Ничек дигән иде әле теге вакытта Туктай? «Әрибах хатын исән чакта Үзбәккә беркем дә кагылмаячак», – дидеме? Кадакка янә хәл керде. Үткәннәрдән кинәт калкып чыккан ханзадәдән котылу юлын ул хәзер тәгаен белә. Мәкерле фикерен тормышка ашыруны башында әйләндереп, мөддәбир үз тирмәсенә юнәлде. -
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
...- Урдага бердәм дәүләт дине кирәк. Андый дин итеп, мин үзем бары тик исламны гына күрәм. – Нигә исламны? – Чөнки ул халыкны берләштерерлек көчкә ия.