КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (повесть)
Коры Әлфир, соңгы сәгатьләре якынлашканын сизеп, вафаты алдыннан балаларына әйтеп калдырган икән: «Тавык урамында яшәп изаландым, күзем йомылгач, мине Базар урамыныкылар тирәсенә күмегез», – дигән ди. Базар урамында элек-электән хәллерәк кешеләр яши иде.
1
Язу өстәлемдә бер дәфтәр пәйда булды. Тышы таушалган калын дәфтәр. Иске кәгазьләр арасында актарынганда табып алганмынмы (бу көннәрдә архивны тәртипкә китереп маташкан идем), әллә өйдәгеләрнең берсе, каяндыр табып алып, күрсен дигәндәй, күз алдыма китереп куйганмы, һич әйтә алмыйм. Урта җиреннәнрәк: күр, укы, уйлан, дигәндәй, киереп ачып та куелган әле. Баштарак моңа әллә ни әһәмият бирмәдем, шулай да ачык дәфтәр күземә чалынган саен нигәдер күңелнең кузгалганын тоя башладым. Байтак ятты ул өстәл читендә игътибар көтеп. Һәрнәрсәнең кайчан да булса үз вакыты суга. Берсендә, дәфтәрне үз алдымарак шудырып, ачык биттәге язуга күз салдым. Битнең өске ягына, ачык итеп «Коры Әлфир...» дигән сүзләр язылган. Шушы ике сүз кайчаннан бирле мыштым-өнсез генә мине күзәтеп, тынычлыгымны алып тордылар түгелме соң?!
Соңгы айларда язу өстәле янына утырырга туры килмәде дисәм дә була. Дөресен генә әйткәндә, күңел җилкенеп алган чаклар, кулның каләмгә үрелергә чамалаган мизгелләре булгалый булуын, әмма, йөрәксенеп, берәр яңа әсәргә тотынырга тәвәккәллек җитеп бетми иде. Элеккеге язучылар әйтмешли, кулдан каләм төште. Сәбәбе дә җитди – син язганнар бүген кемгә кирәк? Бу сорау соңгы елларда каләм әһелләре арасында еш ишетелә. Без, язучылар, үзара сөйләшкәндә дә, үзалдыбызга уйланып утырганда да, шушы сорауга җавап эзләп гасабиланабыз. Безнең язганнарны укучы булырмы? Бүген бераз бардыр да, ә киләчәктә ни көтә? Моннан берничә ел гына элек, татар телендә укытуга игътибар артып, ниндидер күтәрелеш булыр дип адарынып йөргән көннәр бар иде. Милләтнең киләчәгенә ышаныч арткан чак иде бу. Әмма уйламаганда-көтмәгәндә, татар өстенә яшен тавы ишелде – туган телне мәктәпләрдән кысып чыгару башланды. Прокурор күзәтүе астында газиз ана телебезне расписаниеләрдән алып ташладылар, татар телен дәүләт теле буларак сүздә түгел, гамәлдә кулланылышка кертүне чын күңеленнән кайгырткан мәгариф министрын эшеннән алдылар. Меңләгән татар теле укытучылары эшсез калды. Әлбәттә, беренче чиратта татар теле дип янып-көеп йөргән, үз эшендә зур уңышларга ирешкән оста һәм тәҗрибәле педагоглар эштән кыскартылды. Чөнки алар бу хикмәтләргә теш-тырнаклары белән каршы иде, фикерләрен кычкырып әйтүдән дә курыкмадылар. Бездә сүзен дәлилләп, рәсми даирәләрнең өйрәткәннәренә каршы фикерне башкалар ишетелерлек итеп әйтүчене өнәмиләр. Алар бүгенге җәмгыятьтә иң куркыныч кешеләр... Билгеле, прокуратура күзәтүендә барган әлеге эшне мәктәп директорлары канун таләпләренә китереп башкардылар – кыскартуга эләккән укытучыларга ашханәдә савыт-саба юучы, ишегалды себерүче, сантехник, җыештыручы хезмәтләре тәкъдим ителде. Ә-ә, син риза түгелмени?! Риза булмасаң – бигайбә, рәхим ит, хезмәт кенәгәңне тотасың да башка эш эзләргә китәсең... Мәскәүнең бу кыланмышына ризасызлык күрсәткән директорлар да булгалады, әмма андыйларны прокуратурага чакыртып, артка юл юклыгын аңлаткан «әңгәмәләр» үткәрделәр. Бу «аңлату» эшләреннән соң бер генә мәктәп директорының да татар теле ягына борылып карыйсы килми иде инде.
Җәмәгатьчелек тә, җитәкчеләр дә, укытучы халкы да татар телен яклау мәсьәләсендә чарасызлар иде. «Тотса мәскәүләр якаң...» Һи, анаң башы, барысы да уңай барганда кәпрәеп йөрүчеләр күп ул, якаңнан борып алсалар, сулышың буыла башласа, ни кылырсың? Татар үзен-үзе яклар хәлдә түгел икәнлеген күрсәтте. Татар – чарасыз милләт... Моны «күрделәр», инде һич тә шикләнмичә, богауны көннән-көн ныграк кысуны дәвам итә киләләр.
Көчсезлекнең сурәте шул: бичара кавем гаеплеләрне үз араларыннан эзли башлады. Таптылар – бәтәч, монда төп гаеп язучыларда икән бит! Алар нишләп сөрән салмыйлар, нишләп мәйданнарга атылмыйлар, нишләп... Нишләп?... Каләм әһелләренә чиләкләп түгел, тонналап пычрак ату башланды. Эшнең башында, әлбәттә, үзләрен «тәтәйдән дә тәтәй» санаган аерым җәмәгать «эшлеклеләре», үзләрен «кәттәдән кәттә» итеп күрсәтү юлында күзе-башы тонган журналистлар, үзләрен «милләт каһарманнары» дип санаучы бушкуыклар тора иде. Алар сайлап-сайлап талантлы, гамьле, туган тел, милләт өчен биниһая эшләр башкарган әдипләрне нәҗескә буярга тотындылар. Үз гомерендә җүнле-башлы эш күрсәтмәгән җилкуар-шантрапага, чын әдәби әсәр тудыра алмаган графоманнарга шул гына кирәк иде, язучылар җыела калса, иң беренчеләрдән булып шушы алабайлар трибунага үрмәлиләр, уңга-сулга интервьюлар тараталар, үзләрендә булмаган акылны башкаларга өйрәтеп азапланалар, алар кулы белән милләтнең фәһемле улларына, кызларына яла ягыла, ачыктан-ачык та, астыртын да гамәлләр кылына, кычкырып-шаулап, яннан үтеп киткән чакларында киерелгән күкрәкләренең җиле тиеп, аң-зиһен томаланган сыман хис итәсең үзеңне. Боларга нидер аңлату, иблиси кыйблаларыннан ваз кичтерү, шушы кара эшләренә киткән җегәр-энергияне файдалы гамәлләргә бору турында сүз кузгату мөмкин эш түгел. Кайчакта, кайбер каты колаклы, күрә караучы бәндәләргә ачу килеп: «Тыңлый, ләкин ишетми», – дибез, болар исә тыңламыйлар да, ишетмиләр дә, алар белән аңлашырга тырышу – иң зур җүләрлек. Күзләрендә коточкыч мәкер, көнчелек, хөсетлек чагыла. Болар – милләтнең яшәеш, туган тел мәсьәләсендә Мәскәү тегермәненә су коючылар, милләтнең тамырына балта чабучылар. Берчакны, үземә тилереп ябышкан берәүне кызык иттем: бер чарада тегенең әйткән сүзләрен тыңлап тордым да, берничә минуттан, сүз алып, шул ук фикерләрне, сүзгә сүз кабатлап, милләт өчен ниләр эшләргә кирәклеген сөйли башладым. Теге иптәшнең тыңларга түземлеге җитмәде, минем авыздан яңгыраган үзенең фикерләренә үзе үк җилләнеп каршы төшә башлады. Әйткән һәр сүземнән (чынлыкта, әле биш минут кына үзе үк сөйләгән нәмәрсәләр) хатакимчелек табып, тагын да катырак сүгенергә кереште. Бу адәмгә милләт кирәкми, бары үзен күрсәтер өчен гауга чыгару һәм аны башкаларның аның кыдрачлануын күрүләре кирәк икән бит! Тыңлаучылар, моны тиз сизеп алдылар, теге бушбугазның кыланмышыннан астан гына көлеп утыра башладылар. Менә ничек бит – ул үзен «көрәшче» итеп күрсәтү хакына башкаларны таптар, изәр, хәтта шул юлда милләтеннән дә ваз чигәр. «Милләт бетте, милләт юк ул!» – дип сөрән салучылар шундыйлар бит инде... Әмма иң аянычы – күз алдыбызда мең еллар буена сакланып кала алган, иң авыр чорларны да исән-имин үтәргә насыйп булган, дөньядагы иң камил телләр рәтендә саналган бөек Татар теле, изге Туган телебез, газиз Ана телебез юкка чыгуга таба бара. Ул көннән-көн зәгыйфьләнә, көчен җуя, аңа ихтыяҗ югала, татар үз теленнән үзе ваз кичеп бара. Тел – иң зур байлыгыбыз, буыннан-буынга килгән бөек мирас! Зур өметләр баглап көтеп алган яңа гасыр аңа җеназа укырга җыена.
Шундый вазгыятьтә күңелне иҗатка дәртләндереп кара инде син!.. Язучыларның күбесе шушы хәлдә. Шулай да үзара очрашканда, бөтенләй үк өметсезлеккә бирелмәвебезне сиздерергә тырышабыз, бер-беребезне дәртләндерергә омтылабыз, бу кыргыйлыкка кайчан да булса чик куелачак, иҗат тукталырга тиеш түгел, дигән булабыз. Кайсы дәвердә, кайсы язучыга җиңел булган? Үрнәк дисәң, ерак барасы түгел – Тукай, Бабич, Җәлил, Алиш, Туфан... Татар халкы талантларны биреп тора, ачы язмыш җилләре аларны халык бәгыреннән суырып алып китә тора... Язу өстәленә сирәк килүнең, бәлки, сәбәбе шулдыр. Бәлки алай ук та түгелдер. Күңелдә берәр әсәр ярала башласа, берзаман ул «тишелеп» чыкмый калмый инде, нигә анда дөньясы ишелеп төшми. «Шагыйрь күңелендә кар яумый да, кыш булмый...» Язучы – халыкның намусы, бу сүзләрне төрлечә боргалап әйтәләр, әмма асылы бер – әдип белән намус төшенчәләре аерылгысыз, чишелмәскә тиешле бер төен.
Язучыны иҗатка «камчылап» торган нәрсә – ул хәтер. Хәтер уянмыйча, каләм эш башламый. Хәтта бүгенге нәрсәләр хакында язарга алынсаң да, алай гына да түгел, нәкъ шушы мизгелдә булган хәлләргә таянып әсәр язарга тотынсаң да, сакта хәтер тора. Хәтер – күңел сагы. Тәҗрибәле каләм ияләре моны яхшы беләләр – күңел тарихы булмаган язучыдан рәтле әсәр көтмә!
Хәтер җилләре исә дә, җанга кагылып куя, шул арада ниндидер уйлар теңкәгә тия башлый, зур ниятләр белән нидер язып атмакчы буласың, аннан мең төрле мәшәкать, вак-төяк ыгы-зыгылар белән «гаҗәеп иҗади ният» дигәнең онытыла, вакыт тузаннары астында күмелә, «кирәксенмисең икән, бигайбә» диптер инде, яңадан искә дә төшеп тормаска мөмкиннәр җилкенеп алган мизгелләр. Югыйсә, бар эшеңне кырык якка ташлап, канатланып, дәртләнеп эшкә башлыйсы гына да, һич тә син теләгәнчә генә барып чыкмый бит ул. Күпме кеше: «аны эшлим, моны эшлим» дип очынып йөри дә, кабына башлауга ук сүнгән мотор шикелле, «тых-пых» килә дә бетә... Иҗатта да шулай.
...Ачык дәфтәрдәге бу ике сүз мине сәер хәлгә куйды. Беркөнне, түзмәдем, сак кына дәфтәргә үрелдем, кулга алдым. Саллы гына тоела бу. Үзеннән җылылык, нур бөркелгән сыман. Тәк, «Коры Әлфир» дигән... Ни өчен, кайчан теркәп куйганмын бу сүзләрне, ни дә булса язарыма азык булыр сыман тоелды микән ул чакта, кайчан язганмын, ни уйлап язган – исемә төшми генә – дәфтәрне актарганда чамалап алдым – монда язылганнарга ун-унбиш еллап вакыт үткәндер, теркәлгән язмалар шуңа ишарә ясыйлар. Дәфтәрне саксыз гына өстәлгә ташлаган идем, үҗәтләнгән шикелле, атналар буе үзенә җәлеп итәргә маташкан теге бите ачылып китте. Аннан миңа чекерәеп ике сүз карап тора...
«Коры Әлфир...»
Әйе, безнең авылда Әлфир дигән кеше бар иде. Хәзерге чор күзлегеннән караганда, гади генә бер абзый иде. Аның турында ни-нәрсә язарга була соң? Берара читтә, зимагурлыкта йөргән, аннан ни сәбәп беләндер авылга кайтып төпләнгән. Бүтән авылдан чыкмады да кебек. Ничектер сәеррәк, аңлашылып бетмәгән бер абзый иде ул. Кушаматы Коры иде, әтисеннән, бабасыннан калган кушамат, ягъни борынгыдан килә. Иң сәере шул – аны ни өчен дәфтәремә теркәп куйдым соң әле? Әллә берәр әсәремә персонаж буларак кертеп җибәрергә әзерләндемме? – Инде хәзер төгәл генә әйтә алмыйм.
Хәтер җиле искән-искән дә, адәм баласының тормышындагы бик күп нәрсәләрне оныттырган сыман ул чагындагы уй-ниятне дә себереп кенә алып киткән икән.
Дәфтәрне ябып, өстәл читенәрәк шудырып куйдым.
Икенче көнне өстәл янына килсәм, дәфтәр тагын, ачылган хәлдә, өстәл уртасына күчкән. «Коры Әлфир...» дигән сүзләр «бездән котылыр чараң юк!» дигәндәй, чәчрәп күземә кереп торалар. Кайчандыр үзем укыткан авылда фатир хуҗасы Гафиятулла бабайның карчыгы әйтмешли, бер-бер хикмәте бардыр инде моның...
2
Шәһәр һавасы тәмам туйдырса, туган авылыма кайтып киләм. Авылга кайткан һәр кешене зират каршы ала. Олы юл буенда ул. Авыл, моннан йөз еллар элек, якын-тирәдә иң зурлардан булып, волость үзәге саналган. Шуңадыр инде зираты да зур, керсәң, урап чыкмалы түгел. Хәер, өстәрәк «Иске зират» та булган. Анысын сөреп, юкка чыгарып бетергәннәр. Мин белгәндә, басу өстендә ваткаланып беткән ташлар аунап ята иде әле. Олылардан ишеткәнем булды, элек, имеш, иске зиратны «Чирмеш зираты» дип йөрткәннәр. Зур булганмы, кечкенә каберлек булганмы анда, кызыксынып, сораштырып калмаганмын. Хәер, ул чакта ук белүчеләр дә булмагандыр инде. Көннәрдән бер көнне, могҗиза булып, барлык әрвахлар күтәрелеп чыгып, «өстә калганнарга» үз күңел тарихларын сөйләп бирсәләр, акылдан язарлык хәл булыр иде ул...
Гадәткә кергәнчә, авылга үзем генә кайтып киләмме, гаилә беләнме, юлдан үткән-сүткәнне тын гына күзәтеп утырган каберстанга керми китмим. Анда минем әби-бабайларым күмелгән, әткәй, әнкәй җирләнгән, монда «күченгән» туган-тумачаның исәбе-саны да юктыр. Нәселебез тармаклы, нәсел очларының күбесен ныклап белеп тә бетермим инде. Шушында ук ике Фәйрүзә апам җирләнгән. Берсе – тугыз айлыкта оҗмах кошы булган, икенчесе – туганнан туган апам, утыз яшендә якты дөнья белән хушлашты. Һәммәсе дога көтә...
Зират зур булгангадыр инде, вафат булганнарны күмү-урнаштыруның борынгыдан килгән үз тәртибе бар. Әгәр кем дә булса, бакыйлыкка күчкән туган-тумачаларының каберләрен тапмый йөрсә, аңа шундук авыл кешеләре ярдәмгә килеп, «эһ» дигәнче аңлатып бирәләр: «Ә-ә, син, туган, Вәч-вәч Вәли оныгы буласыңмыни?! Аларның йортлары Кызылъяр урамында иде бит әле. Син, туган, бер дә аптырама, кәберстанга кергәч, Әлмәт ягына табан йөз илле адымлап барып, Үмер урамы кулыннан эзлә әби-бабаңнарны. Ул урамда яшәүчеләр бакыйлыкка күчкәч, шунда җирләнә, сезнең урам әрвахлары анда...» – дип, «төгәл адресны» күрсәтәләр. Вафат булганнар, исән чакларында кайда яшәүләренә карап, зиратта Югары оч, Түбән оч, Базар урамы, Кызылъяр урамы, Тавык урамы, Алачык урамы, Кәнсә урамы дигән биләмәләргә мәңгелек «пропискага» керәләр. Билгеле, авыл советындагы шнур кенәгәсендә мондый урамнар күрсәтелмәгән, бер генә җирдә дә әлеге урамнарның булуы хакында мәгълүмат табылмас, әмма халык авылны шул рәвешле бүлеп куйган, зират мәсьәләсендә бу бүленеш, язылмаган канун рәвешендә, бәлки инде ике-өч йөз еллар дәвамындадыр, яшәвен дәвам итә. Мин белгәндә, шушы язылмаган канунны Корыныкылар гына бозды. Коры Әлфир, соңгы сәгатьләре якынлашканын сизеп, вафаты алдыннан балаларына әйтеп калдырган икән: «Тавык урамында яшәп изаландым, күзем йомылгач, мине Базар урамыныкылар тирәсенә күмегез», – дигән ди. Базар урамында элек-электән хәллерәк кешеләр яши иде.
(Дәвамы бар)
"КУ" 01, 2023
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев