Логотип Казан Утлары
Роман

УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)

...- Урдага бердәм дәүләт дине кирәк. Андый дин итеп, мин үзем бары тик исламны гына күрәм. – Нигә исламны? – Чөнки ул халыкны берләштерерлек көчкә ия.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

9

Үзбәк Түкәл-Буга гаскәре белән бер елдан артык сәфәрдә булды. Ногай олысы тулысы белән тар-мар ителде. Туктай хан әмере белән аны өч кисәккә бүлделәр. Ногай турында истәлекләрдән ары бернәрсә дә калмады. Бу җирләр инде беркайчан да сыңар күзле илбашчылары ирешкән югарылыкка күтәрелә алмаячак...

Җәке барыбер качып котылды, аны Болгария тарафында сыену тапкан, диделәр. Ногайның кече улы Турай әле бер яктан, әле икенча яктан олысбәкләрне котыртып карарга маташса да, уңышка ирешә алмады. Урда тарихындагы ногайлар сәхифәсе тулысы белән ябылды, дәүләтнең көнбатышында акрынлап тынычлыкка охшаш халәт урнашты.

Үзбәк ханзадә кире Сарайга кузгалды. Көннәр салкынайта, хан хәзер кышлыкка шунда кайткан. Улы Тимербәк, нәни кызы Иткөҗөк, хатыны Нәзифәне, әнисе Әрибахны күрергә ашыкты ул. Тик хыялларының берсе дә тормышка ашмады...

Биштау якларыннан Сарайга кайткач та, Әрибах кинәт бик нык авырып китте. Иртәдән генә очып йөргән шат күңелле хатын егып салган төсле түшәккә ятты. Баялун хатын кергәндә, ул инде кызышып чыккан, саташа, күзләре акайган, шабыр тиргә баткан иде. Баялун Әрибах тирәсендә кайнашкан җарияләр аша ханбикәгә бер генә караш ташлады. Өмет юк иде Әрибахта. Янәшәсендәге тәбәнәк өстәлдә суынып беткән сарык ите кисәкләре. Берсен алып чыгып, Баялун хатын урамдагы эткә ташлады. Тегесе, койрыгын болгап рәхмәтен белдерде, итне кабып йотты, һәм йөгереп китеп тә барды. Йөз адым чамасы үткәч, кинәт арт аяклары абынды, аннан җиргә барып төште. Моңсу гына чинап куйды да яткан җирдә катып калды. Баялунга башка дәлилләр кирәк түгел иде – Әрибахка кемдер агу ашаткан.

Әрибах хатын үлем белән озак тартыша алмады. Тәненә сеңгән агу аны тиз арада кимереп бетерде. Коры сөяккә калып, ул озакламый җан бирде...

Өч көн, өч төн дәвамында Әрибахның тирмәсе янында туганнары, якыннары, җарияләре елашты. Өченче көнне тирмәгә Туктай хан үзе килде. Әрибахны затлы тукымаларга төрделәр, аннан соң көмеш кисәкләре, асылташлар белән бизәлгән кабык эченә салдылар. Хан хатыны янына алтын-көмеш тәңкәләр, кыйммәтле бизәнү әйберләрен куйды. Сарайдан ерак түгел урнашкан каберлектә шул ук көнне Әрибах хатын соңгы сыену урынын тапты. Аны искә алу табыны таңга кадәр дәвам итте, кымыз, шәраб елгадай акты. Ул табында иң күп хәмер эчкән кеше – беркем белән дә сөйләшми утыручы тирән кайгылы Туктай хан иде...

Аршак бәккә үзе җитәкләгән меңне калдырып, атларын күпме генә кумасын, Үзбәк ханзадә әнисен җирләргә кайтып өлгерә алмады. Бары тик беренче кар каплап киткән каберен генә күрсәттеләр. Әнисе белән озак еллар аерылып торып, артык якынлык тоелмаса да, Үзбәкнең җаны бәргәләнде, ул кайгыдан ни эшләргә белмәде. Нәзифәсен кочканда да, Тимербәкне сөйгәндә дә, беренче тапкыр кулына алып, Иткөҗөкне назлаганда да, ханзадәнең күзеннән ачы яшьләре китмәде.

Баялун хатын белән берничә көннән соң гына очраша алды.

– Син минем әнинең нидән үлгәнен беләсеңме? – дип сорады ул туп-турыдан.

Баялун хатынның йөзе таш кебек хиссез калды.

– Ханзадә, хәзер сиңа үлгән кеше турында уйлау дөрес булмас. Сабырлыгыңны бер йодрыкка җый да түзем бул. Үзеңә дә, гаиләңә дә сак кыланырга кирәк. Нидән генә үлмәсен, Әрибах хатын китү белән син бик көчле яклаучысыз калдың. Минем сиңа киңәшем – белмәгәнне ашамагыз, күп сөйләшмәгез, алдыгызны-артыгызны карап йөрегез. Карага әйт – аеруча игътибарлы булсын. Сәер сый-нигъмәтләрне кабул итмә, хәтта хан мәҗлесләрендә дә авыз итүдән ерак тор. Бераз вакыттан соң, җаен туры китереп, Туктайдан үзеңне Хәрәземгә күчерү турында сора. Анда минем ышанычлы кешем, синең туганың Котлы Тимер бәкләр-бәге вазифасында хезмәт итә. Дәүләтнең көньяк кыйтгасында сиңа тынычрак булыр. Котлы Тимер үзеңә идарәгә олысындагы берәр шәһәрне табар, бер дә борчылма. Шунда вакыт җиткәнне көтеп, тик кенә утыр. Сарайга әледән-әле килгәләп йөр, бөтенләй борынын чөерде, димәсеннәр. Кыскасы, сиңа хан һәм аның яраннары күзе алдыннан югалып торырга кирәк. Кайтыр вакыт җиткәч тә, мин сине үзем чакырырмын.

Әнисенең көтелмәгән үлеменнән болай да югалып калган Үзбәк Баялун хатынның киңәшен тыңлады. Хан белән сөйләшү җае шактый вакыттан соң гына чыкты. Туктай каршы килмәде. Әрибах үлеменнән соң аның бу дөньяда гүя гаме калмаган иде. Язга чыгуны да көтеп тормый, Үзбәк ханзадә, гаиләсен, яраннарын төяп, Исабәк һәм Кара нүкәрләре озатуында Үргәнечкә юл алды. 

10

Үзбәк ханзадәнең килүе хакында Котлы Тимер алдан кисәтелгән иде. Ул туганының кәрванын Үргәнечкә җитәрәк каршылады. Егермеләп нүкәр озатуында килеп, ул тиз генә атыннан сикереп төште, ханзадә алдында уң тезен чүгеп, башын түбән иде. Юлдашлары да аның гамәлен кабатладылар.

– Сөекле ханзадәм, сине Хәрәзем җирендә сәламли алуыма чиксез шатмын! – диде Котлы Тимер.

Үзбәк, шулай ук иярдән төшеп, Котлы Тимерне ике куллап тезләнгән җирдән күтәрде.

– Котлы Тимер, синең хакта мин бик күп яхшы сүзләр ишеттем, хәзер инде якыннан таныша алуым миңа олы бәхет, – диде ханзадә, Хәрәзем әмиренә елмаеп.

– Минем олысым тулысы белән синең хозурыңда, ханзадәм. Биредә син үз өеңдә, янәшәңдә дусларың гына булачак, аларның барысына да син тулысынча ышана һәм таяна аласың. Кәрваныңны минем кешеләр озата кайтыр, хәзер исә мин сине үзем белән Хәрәземнең йөзек кашы Үргәнечкә чакырам.

Котлы Тимер чаптарларына Исабәк белән Караның җайдаклары да кушылды, барысы бергә ерактан таш манаралары белән балкып торган калага таба юнәлделәр.
Күпме йөреп тә, Үзбәкнең бу кадәрле матур һәм мәгърур шәһәрне күргәне юк иде. Күккә ашкан мәчет манаралары, таштан нык итеп салынган йортлар һәм сарайлар, халык белән шыгрым тулы урамнар. Үргәнечнең үзенә генә хас аһәңе бар. Анда кешеләрнең төрле телләрдә сөйләшүе дә, атлар кешнәве, терлекләр тавышы да, һәр тарафтан кинәт яңгырап алган азан тавышлары да бергә кушылган. Шушы аһәңгә изрәп, олы мәйданнарны, тар урамнарны, мал тулы базарларны басып алган халык диңгезе, әйтерсең, тын гына тибрәлә.

Котлы Тимер Үзбәк ханны үзенең сараена дәште. Биредә аларны Үргәнечнең олы ихтирамга ия кешеләре, казыйлар, имамнар көтеп торалар иде. Алар Сарайдан килгән ханзадә каршында башларын иде, аны мактаулы сүзләр белән сәламләде. Сарайның бизәлешен, андагы халыкның төрле төсләрдәге киемнәрен, купшылык һәм матурлыкны күреп, Үзбәк шаккатты. Биредә шулкадәр якты, чиста, күңелгә рәхәт иде. Җыелган аксөякләр дә Сарайдагыларга бер дә охшамаган. Сөйләшү рәвеше дә күңелгә ятышлы. Тыныч, мыскыллаусыз, төртмәләрсез әңгәмә алып баралар. Бер-берсен дикъкать белән тыңлыйлар, сорауларны тыйнак кына итеп бирәләр. Күтәрелгән мәсьәләләр дә һаман да тормыш мәшәкатьләре турында гына түгел – дөньяның мәгънәсенә төшенү, кешенең дөньядагы максаты, омтылышлары хакында фәлсәфи фикер алышуларга кереп китәләр. Үзбәк Котлы Тимер тирәсендәгеләрнең бик укымышлы булуларына гаҗәпләнүен яшермәде.

Илаһи мәсьәләләр белән беррәттән, дөньяви сорауларны да онытмыйлар. Беренче очрашуда ук ханзадә Хәрәземдә киң колач белән төзелешләр алып барылуын аңлады. Ком чүле арасында җимешләрне  су белән тәэмин итүче арыклар казыла, аларның озынлыгы дистәләрчә чакрымнарга сузыла икән. Шул арыклар тирәсендә яңа калалар калкып чыга – бу якларга Урданың төрле кыйтгаларыннан халык агыла, биредәге муллык һәм тынычлык аларны үзенә тарта.

Үргәнечтә Котлы Тимер Үзбәккә, аның гаиләсенә, Исабәккә, ханзадә белән бергә ияреп килгән башка күпсанлы нүкәрләр һәм хезмәтчеләргә рәхәтләнеп яшәү өчен барча мөмкинлекләрне дә тудырды. Үзбзәк гаиләсенә аерым сарай бүлеп бирелде.

Котлы Тимер Үзбәк белән шактый вакытын үткәрә торган булды. Ул аны олысы буйлап йөртә, зур һәм кечкенә калалар белән таныштыра, төзелеш, хуҗалык эшләренә чумдыра. Биредәге ташчыларның осталыгы ханзадәне сокландырды. Күчмә рәвештә яшәүче төп Урда белән чагыштырганда, биредә утрак тормыш өстенлек итә, гадәткә әйләнгән.

– Котлы Тимер, кайчан да булса Урдада да шушындый тәртипкә күчәрбезме икән? – дип сорады ул, чираттагы сәяхәтләренең берсеннән кайтып килгәндә.

– Хәрәзем дә буш урында таштан калкып чыкмаган, моңа ирешер өчен гасырлар кирәк булган, – дип, сүзен башлады олыс бәге. – Безнең олысның төп көче – динебездә. Ислам дине безне тырышлыкка, чисталыкка өйрәтә. Син күргән корылмалар барысы да кеше кулы белән генә түгел, Аллаһы Тәгалә рәхмәте ярдәмендә торгызылган.

– Урдада Яса кануннары...

– Яса кануннары Коръәнгә каршы килми.

– Әмма Урдада мөселманнар да, христианнар да, яһүдиләр дә ят дин әһелләре буларак кабул ителә.
– Урданың яртысын мөселманнар тәшкил итә дисәм, ялгышмам. Ислам Ногай олысында да, Идел буендагы болгарларда да, Кавказ итәгендәге халыкларда да, Кырымда да киң таралган.

– Әмма Чыңгыз нәселе Мәңге Күк Тәңрегә табына.

– Алар арасында да төрле дингә керүчеләр бар. Урдага бердәм дәүләт дине кирәк. Андый дин итеп, мин үзем бары тик исламны гына күрәм.

– Нигә исламны?

– Чөнки ул халыкны берләштерерлек көчкә ия.

– Христианнар дине берләштермимени?

– Күпмедер дәрәҗәдә берләштерә. Ләкин ислам диненең аңа караганда тәэсире көчлерәк. Христианнар, берәр гөнаһ кылса, чиркәүгә барып, атакайдан ярлыкау ала. Исламда кичерүче бер Аллаһы Тәгалә генә. Кеше үзенең гөнаһысы гафу кылынганмы-юкмы икәнлеген үлгәч, Ходай тарафына җавап тотарга баргач кына белә. Шуңа да мөселман бәндәсе кырын адымнар ясаудан куркып яши, Аллаһы Тәгалә хөкеме аны төрле кыек эшләрдән ерак тота.

Алар дин турында еш сөйләшә башладылар. Үзбәкнең шик белдергән сорауларына Котлы Тимер үзенең фикерләрен җиткерә торды. Акрынлап, ханзадә олысбәк белән бергә мәчет бусагасын да атлап керә башлады. Анда ул, читкәрәк утырып, җәмәгатьнең намаз укуларын күзәтте, мәртәбәле имамнарның вәгазьләрен тыңлады. Тик шулай да Мәңге Күк Тәңредән ваз кичү әтисе Тогърулҗа, әнисе Әрибах хәтеренә хыянәт төсле тоелды.

Егетнең икеләнүен яхшы аңлаган Котлы Тимер бер көнне аны Үргәнеч читендәрәк урнашкан кечкенә генә алачыкка алып килде. Алачык ишегенә озын чират булып халык тезелгән иде. Олысбәкне күргәч тә, һәммәсе, башларын ия төшеп, юл бирделәр. Котлы Тимер, Үзбәкне ияртеп, алачыкка үтте. Чалт кояштан кинәт караңгы бүлмәдә Үзбәкнең күзләре чекерәеп калды, ярымкараңгылыкка күнеккәч кенә, ул идәндәге келәмдә утырган ап-ак сакаллы, башына чалма кигән агайны абайлап алды. Агай килеп кергән кешеләрне сәламләргә ашыкмады, ничек тыныч кына утырса, шул килеш калды.

– Әссәламегаләйкем, Ногъманетдин имам хәзрәтләре, – дип, Үзбәкне шаккатырып, Котлы Тимер агай алдында баш иде.

– Вәгаләйкемәссәлам, Котлы Тимер, – диде тегесе, ханзадәне зур кызыксыну белән күзәтеп. – Кемне ияртеп кердең тагын?

Агайның аларны утырган килеш каршылавы, баш ими сәламләве, дорфа соравы ханзадәнең ачуын кабартты, ләкин ул дәшмәде. Агай исә тегенең шартлар дәрәҗәгә җитүен тойды сыман.

– Бигрәк усал кеше икән, син булмасаң, кылычын тартып чыгарып, мине урталай ярып ташлар иде, – диде имам тыныч тавыш белән.

Үзбәккә уңайсыз булып китте.

– Бу – безнең олысның мәртәбәле акыл иясе имам Ногъманетдин Әл-Хәрәзми, – дип таныштырды Котлы Тимер. – Мөхтәрәм хәзрәт, сиңа усал күренгән кеше минем якын туганым, мәрхүм Тогърулҗа углы Үзбәк ханзадә.

– Чыңгызлар нәселеннән, димәк... – Ногъманетдин имам күзләрен йомды, дәшми торды. – Миңа ник алып килдең аны? Ул мөселман түгел бит.
– Син аның белән әледән-әле очрашып, изге динебез турында аңлатмалы әңгәмәләр оештыра алмассыңмы икән, хөрмәтле имам хәзрәт?

Үзбәк янә шаккатты. Котлы Тимердән бу хакта сорамаган иде ләбаса!

– Безнең динебез аңа нигә кирәк? Аның дине – канлы кылыч.

– Үзбәк ханзадә ислам белән нык кызыксына, – диде сабыр гына Котлы Тимер. – Сораулары бик күп. Ни кызганыч, мин фәкыйреңнең аларга җавап бирерлек гыйлемем юк...

Имам янә Үзбәккә текәлеп карады.

– Үзенең теләге бармы соң?

– Бар, имам хәзрәт.

– Мин синнән түгел, ханзадәдән сорыйм, – дип тыныч кына бүлдерде Котлы Тимерне имам.

– Минем белән сөйләшергә теләгең һәм түземлегең бармы? Үзбәк ни әйтергә дә белмәде. Әлеге имам аңа нык киребеткән төсле тоелды. Үзеннән югарырак торган кешеләргә холкын күрсәтеп маташа. Ә нәрсә, аның белән бәхәсләшү Үргәнечтәге күңелсез көннәренә бераз кызык өстәр, бәлки?!

– Теләгем дә, түземлегем дә бар, имам! – дип әйткәнен Үзбәк сизми дә калды.

– Яхшы алайса. Айга бер тапкыр өйләдән соң мин сине үземдә көтәм. Бу алачыкның бусагасын атлап кергәч тә, үзеңнең ханзадә икәнлегеңне онытасың. Бирегә кылыч тагып кермисең. Калганын тора-бара җайлаштырырбыз.

Ни гаҗәп, үзсүзле имам белән сирәк очрашуларны ханзадә көтеп ала торган булды. Ногъманетдин хәзрәт аңа гади бер кешегә караган мөнәсәбәттә иде. Имам янына көннәр буе халык агыла, киңәш сорый, догасыннан шифа-тынычлык таба. Үзбәк тә шул халык ташкынының бер өлешенә әверелде. Дөрес, сөйләшүләре җиңел генә бармады. Икесе ике дөнья кешесе бит. Үзбәкнең үз карашлары, үз уйлары. Имам исә акрынлап үз фәлсәфәсен алга сөрә. Ул ханзадәне Коръән укырга өйрәтә башлады. Анда язылганнарның мәгънәсен зур сабырлык белән аңлатты.

– Имам хәзрәт, ислам дине  дәүләт өчен иң уңайлы дин булып чыгамы? – дип сорады бервакыт Үзбәк.

Ногъманетдин хәзрәт көрсенеп куйды.

– Ислам дине – Аллаһы Тәгалә тарафыннан кеше өчен иңдерелгән. Аның дәүләт идарәсенә бер генә дә катнашы юк, энем.

– Ләкин мөселманнар бердәм, шуңа аларның дәүләтләре дә көчле түгелмени? Мисырны гына алыйк...

– Ялгышасың, энем. Бер генә диндә дә тулы бердәмлек юк. Шушы ук Коръән китабында язылган сүзләрне һәркем үзенә җайлы булганча кабул итә. Динне уң якка да, сул якка да борырга мөмкин. Исламга килсәк, без, мәсәлән, сөнниләр, бездән арырак шигыйлар яшәп ята. Икесе дә бер үк Аллаһы Тәгаләгә табына. Христиан диненә килсәк, руслар православиедә, аларның митрополитын Константинопольдән билгелиләр. Шул ук вакытта католиклар бар, аларның үзәге Рим каласында. Гомумән, син динне хакимлек өчен кулланырга мөмкин дип, нык ялгышасың. Дин ул күңел тынычлыгы, пакь, ихлас тормыш өчен җибәрелгән. Дөньяны дәүләтләргә, байларга һәм ярлыларга, аксөяк һәм кара халыкка бүлгәләүне исә җирдә уйлап тапканнар. Күреп торам – синең күңелең хакимлек теләге белән яна. Ул теләк сине эчеңнән ашый, көчсезләндерә, акылыңны югалтуга сәбәпче булып тора. Шуңа күрә ачуыңны тыя алмыйсың, тиз кызып китәсең. Ачу – упкынга илтә торган хис. Динне идарә максатында кулланырга исәпләсәң, арты хәерле булмаячак. Аллага ышану ханнар өчен уйлап табылган камчы түгел...

Айлар арты айлар, еллар арты еллар үтте. Котлы Тимер Үзбәкне Үргәнечтән ерак түгел урнашкан Яңа Шәһәр белән идарә итәргә җибәрде. Биредә ханзадә зур төзелеш эшләре башлап җибәрде. Калада һөнәрчелек, сәүдә үсеш алды. Кызу канлы ханзадә гадел булырга тырышты, үзенә ышанып тапшырылган каланы матурайтырга, зурайтырга омтылды. Ул мәшәкатьләрдән аерылып торып, Ногъманетдин имам янына ай саен барып кайтырга да онытмады.

Әледән-әле Сарайга да килеп китә иде. Ул чакларда Баялун хатын белән һичшиксез очрашалар, озаклап сөйләшәләр. Ләкин Баялун хан тәхете турында бер генә сүз дә кузгатмады. Мөгаен, Үзбәккә Урда хакиме булу насыйп түгелдер. Вакыт артык күп узды – гаиләсен, якыннарын җыеп, Сарайдан чыгып киткәнгә дә хәтсез. Вакыт белән бергә өмете дә сүрелә барды.

Урдадагы хәлләрне ул Сарайда чакта гына белешә дә, Хәрәземгә килеп ирешкән аерым хәбәрләр аша чамалап тора. Күпсанлы яңалыклардан хәтеренә аеруча Илбасмышның фаҗигале үлеме кереп калды. Имеш-мимешләргә ышансаң, хәрби һөҗүмнәрнең берсе вакытында аны билгесез кешеләр юл чатырында суеп чыкканнар. Бу вакыйга бөтен Урданы тетрәндерде – бертуганнарын, хәтта балаларын да аямаган Туктайның бердәнбер варисы нәкъ менә Илбасмыш иде. Инде өзеләм дип торган хан нәселенә турыдан-туры катнашы булган бер генә инсан – Илбасмышның бишектәге баласы калды. Үзбәк әлеге фаҗигагә бәйле бер нәрсәгә игътибар итте – ханзадә үтерелгән вакыт Караны Баялун хатын чакыртып алу белән тәңгәл килде. Берара югалып торып, кире Яңа шәһәргә кайткан нүкәргә ул артык сораулар биреп тормады. Караның йөзе, һәрвакыттагыча, хиссез, җаваплары кыска иде. Шулай да, Үзбәк эчке тоемлау белән сизенде – Илбасмышның үлеме очраклы түгел. Ул Туктайның хәрби һөҗүмнәрдә уң кулы, ышанычлы сәргаскәре иде, каршы якта да дошманнары җитәрлектер. Урда кавеме җинаятьне нәкъ менә тыштан кергән залимнәргә сылтады. Тик Үзбәк яхшы белә иде – Урданың үзендә Туктайга каршы теш кайраучылар күбрәк, һәм алар һәммәсе дә үч алу теләге белән янып яши...

Аны корылтайларга чакырмадылар, Туктай ханзадәне хәрби һөҗүмнәргә җәлеп итмәде. Үзбәкне тәмам оныттылар, аннан өметләрен өзделәр шикелле. Икенче яктан, кан дошманы Кадак та тынычланды бугай, ул инде ханзадәдә тәхеткә куркыныч янаучы кешене күрми иде. Әмма көтә белгәннәргә уңыш иртәме-соңмы елмая. Үзбәкнең дә югарыга күтәрелер көннәре әле алда иде... 

Романның дәвамын "Казан утлары" журналының 02,2023 ел санында укыгыз. Журналны маркет - плейс кибетләреннән сатып алу мөмкинлеге бар!

Сылтамалар:

Wildberries

Ozon

KazanExpress

 

"КУ" 01,2023

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урданың берсәбәпсез дошманлашу һәм бер-береңә юл куймау каны әле бүген дә кайберәүләребезнең кан тамырларында ургылып ага һәм кайный түгелме соң?