Логотип Казан Утлары
Повесть

КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)

Уйлап куям, ул чакларда, ягъни халык кием-салым таба алмыйча тилмергән елларда, Әлфир абый авыл кешеләренең чын яклаучысына әйләнгән икән бит. Сатучыларны да гаепләргә җыенмыйм. Ялгышлыклар киткәндер, әмма булса да, безнең авыл кибетләрендә хилафлыклар сирәк булгандыр. Әлфир абыйның катылыгы, бердән, халыкка файдалы булса, сатучыларның үзләрен дә күп күңелсезлекләрдән коткарып калгандыр ул. Нәфес чүпрә кебек, ирек куйсаң, кабара башлый. Төртеп чыккач, соң була.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

4

Авылда Әлфир абыйның аерым тоткан урыны бар иде. Сала торган гадәте булгач, үзен артык санлап яшәделәр дип әйтеп булмый. Бер яктан, аны хөрмәт итәләр кебек, икенче яктан, аңа көлебрәк карыйлар иде бугай. Очрашып,  аның каршында дөнья хәлләре хакында авыз ачма инде, аның белмәгәне юк, шундук бәхәскә кереп китә. Техника мәсьәләсендә дә төшеп калганнардан түгел, ул җан өрмәсә, колхоздагы күпме машина-трактор вакытыннан алда металлоломга озатылыр иде. Шул салу дигән нәрсә булмаса, алтын бәясенә йөрер иде бәлки. Ә бер гаебеңне күрсәләр, аны купайтып, үзеңне икенче сортлы бәндәгә әйләндереп куярга күп сорамыйлар авылда. Әлфир абыйның җитмәгән ягы шул – кайчан күрмә, кызмача иде.

Радиоузел үзара янәшә урнашкан өч кибет каршында иде. Безнең авыл кешесе кибет, магазин дигән сүзләрне сирәк куллана иде – без «ләфкә» дип сөйләшергә күнеккән. Кибетләрне сатучыларының исеме белән «Фәриха ләфкәсе», «Сәлимә ләфкәсе», «Нәҗми ләфкәсе» дип йөртәләр иде. Авылыбыз борынгыдан базар тоткан, инкыйлабка кадәр елга ике мәртәбә ярминкә үткәрелә торган булган. Әле мин бәләкәй чакларда тирә-як халкы базарга җыела иде, якын-тирәдәге авылларны әйтәсе дә юк, әллә кайлардан килә торган булганнар монда. Базар урамы белән Колхоз урамы кисешкән урындагы зур мәйдан гөр килеп тора иде. Бер рәт прилавкалар тезелеп киткән, аларның саны илледән дә ким булмагандыр. Прилавкаларда төрле товар, көнкүреш кирәк-яраклары сатыла. Мәйданны урталай бүлеп, вак-төяк сатучылар өчен озын буйга өсте каплаулы урыннар әзерләнгән. Анда, кара - каршы рәтләргә басып, өендә кем ни-нәрсә җитештерә – шуларны саталар. Бер өлешендә – бәйләм әйберләр, бер өлешендә – яшелчә, тозлы кыяр, тозлы кәбестә, алма саталар, югары башта ит сатучылар урын ала. Мәйданның уң яктагы түрендә мал сату урыны. Сыер, сарык, кәҗә асраучылар хәйран җыела монда. Сатучылардан да уздырып, «штатлы» маклерлар кайнаша, базарга керү юлында чабата сатучылар: тау кадәр өелгән сары юкәдән эшләнгән «продукцияләренә» багынып, салкын үтмәсенгә урында таптанып торалар. Араларында картлар да, хатын-кызлар да, үсмерләр дә бар. Соңгы чабата сатучыны, инде базарларны куып тараткач, алтмыш беренче елның февраль аенда күрдем. Базар мәйданы каршында Юныс бабай бер өем чабатасы янында ялгызы бөкшәеп басып тора иде. Янына килүче дә, чабатасын алучы да юк... Күрәсең, ул елларда халыкның тормышы бераз рәтләнә башлап, чабатага ихтыяҗ калмагандыр инде.

Ул чакта «член» дигән сүз модада иде. Колхоз члены, партия, комсомол, «ДОСААФ», «Белем» җәмгыяте, «Ирекле янгын сүндерүчеләр» җәмгыяте, «Суда батучыларны коткаручылар» җәмгыяте, «Китап укучылар» җәмгыяте членнары... Санасаң, күп инде алар. Тагын берсен атап әйтмичә булмый – авыл халкының күбесе, кагыйдә буларак, потребкооперация (ягъни кулланучылар, сатып алучылар) җәмгыятендә дә член булып тора иде. Потребкооперация җәмгыятенең уставы буенча, кибеткә кайткан товарны сатуда хилафлыклар килеп чыкмасын өчен ревизия комиссиясе төзелә, аның рәисе була. Кануни мәсьәләләрдә аз-маз уңны-сулны аера диптер инде, озак еллар дәвамында Әлфир абыйны шуның рәисе итеп сайлап куялар иде. Ул, намуслы рәвештә, шактый еллар тынгысыз җәмәгать эшен тартты. Бигрәк тә Фәриха апаның үзәгенә үтте булса кирәк. Кайчан кибеткә кермә, Фәриха апа янында пышын-пышын килеп торучы өч хатын-кыз була иде. Аның икесе укытучылар – Кайдафә һәм Сәрмия апалар, өченчесе –  элек сельпода бухгалтер булып эшләгән Нурия апа. Сүз уңаеннан әйтеп китим инде, безнең авыл революциягә кадәр волость үзәге булган, районнар оеша башлагач, Калинин районына кергән. Илленче еллар ахырында, Хрущёв реформасы башлану безнең авылга нык зыян сала. Калинин районы бетерелеп, авыл Мөслим районына кушыла. Шуннан башлана инде авылның тамырына балта чабу. Участок больницасы, ветлечебница, сельпо, май заводы, ашханә кебек оешма-учреждениеләрне сүтеп-туздырып, биналарын, кирәк-яракларын район үзәгенә алып китәләр. Шул елларда гөрләп торган базар да тарала. Алдан әйткән апалар өчесе бергә сирәк туры киләләр, ә аерым-аерым, дежурга билгеләнгән сыман, һәрчак Фәриха апа «ләфкә»сендә булалар иде – сатучы апаны бер дә ялгызын калдырмаска сүз биргәннәр, диярсең. Фәриха апа прилавканың товарлар ягында, тегеләре сатып алучылар ягыннан, үрелеп бер-берсенә башларын терәп диярлек, и пышылдашалар, и пышылдашалар. Кибеткә берәрсе килеп керсә, сүз кырт өзелә. Андый чакта сердәшләр кергән сатып алучыга ризасызлык күрсәтеп, «йөрисез эч пошырып, сүз бүлдереп» дигәндәй, төксе караш ташлап, читкәрәк китеп торалар. Фәриха апа алыш-бирешне төгәлләгәч, тагын чыш-пыш башлана. Нинди уртак гамьнәре, серләре, бетмәгән сүзләре булгандыр – белмәссең. Кибеткә, эре атлап, Әлфир абый килеп керсә, Фәриха апаның йөзенә кызыллык йөгерә. Сердәшләренә күз карашы белән «читкәрәк китеп торыгыз» дигәнне аңлатып ала да теш арасыннан гына:

– Коры килә инде, тагын ни дип җанга төшәр, – дип, үзалдына каргана башлый.

Чыннан да Әлфир абый монда да үзен хуҗаларча тота иде. Ул чактагы тәртип буенча һәр атнаның чәршәмбесендә өйләдән соң сәгать өчләр тирәсендә товарны кибеткә райпо машинасында китерәләр. Халык, товар кайтканны көтеп, кибет тирәсендә бөтерелә.

Машина кибет каршына килеп туктауга, товаровед кабина ишеген ачып җибәрә дә күзе белән Әлфир абыйны, ягъни ревкомиссия рәисен эзли башлый. Әлфир абый, ерак түгел урнашкан радиоузелыннан чыгып, вәкарь атлап, ашыкмыйча гына, аның янына килеп баса. Халык тын калып, бу күренешне күзәтә. Әлфир абый кабинадан төшми утырган товароведка кырын карап алгач: – Счёт-фактураны бир, – ди кырыс тавыш белән.

Товаровед ашыгып, аңа ниндидер кәгазьләр суза. Халык өчен шушы «счёт-фактура» дигән сүздән дә хикмәтле сүз юк иде. Чөнки анда кибеткә кайтарылган һәр товар, бәясен, санын күрсәтеп язылган була.

Кайчакларда товаровед, өтәләнгән кыяфәт белән Әлфир абыйны читкәрәк алып китеп, нидер аңлатып маташа башлый. Бу сөйләшүләр бер дә гади бармый, еш кына Әлфир абый тавыш күтәреп, ни-нәрсәдәндер ризасызлык күрсәтә, товаровед бер арада кулына сонган счёт-фактураны киредән үзенә тоттырырга тырыша. Тегесе алмый, һаман нидер аңлата, хәтта ялвара да бугай әле. Бу сөйләшүләрнең серен соңрак аңладым мин. Кайчакта райпога кайткан сирәк товарны районда ук алып калалар да сатучыга товар урынына акчасын гына биреп китәләр икән. Башка авылларда шома гына барган бу эш Әлфир абыйга килеп терәлгәч, бик катлаулыга әйләнеп куя. Ул риза түгел! Әйбәт товар авыл кибетенә дә кайтырга тиеш, монда да кешеләр яши, яхшы кием-салым алырга колхозчының да хакы бар!

 Елга бер мәртәбә кооперация җәмгыятенең хисап җыелышы була. Анда райпо вәкиле дә килә. Сатучылар чыгышыннан соң, сүз Әлфир абыйга бирелә. Үз дәрәҗәсен белеп кенә, урыныннан күтәрелгән абзый куен кесәсеннән сары тышлы бер кенәгә чыгара. Трибуна артына килеп баскач, кенәгәне баш өстенә күтәреп:

– Җәмәгать, минем кулда җәмгыятьнең уставы! – ди ныклы тавыш белән. – Монда закон язылган. Кем уставны боза, уголовный эшкә кадәр ачыла. Бездә булгалый закон бозулар! – дип, күзләрен чекерәйтеп, вәкилгә карап ала. Вәкил, муенын җыерып, читкә борыла. – Ни өчен магазинга кайткан товар счёт-фактура белән туры килми? Ни өчен товарга кул сузасыз? Авыл халкына кирәкми дисезме ул кием-салым? Бу хәл елдан-ел кабатлана. Әгәр быел да шушы нәрсә дәвам итсә, прокуратурага барам, фактлар бар, җитәрлек! – Чыгыш ясаучы кенәгәсен баш өстенә күтәрә. – Уставта язылган: «сатучы кибеткә кайткан товарны ревкомиссия белән берлектә кабул итеп алырга тиеш» диелгән. Минем теләсә кайчан кибеткә кереп, эш барышы белән танышырга хокукым бар! Шуңа күрә кырын карамагыз, иптәш вәкил, законга язылганны эшлим, үзем уйлап чыгармыйм. Ә болай сатучылар әйбәт эшлиләр. Кышкы суыкларда магазин җылытылмый, аларга да салкын тия, авырыйлар, шулай да эшләрен дәвам итәләр. Алдагы җәйдә мич чыгарып, кибетне җылыту ягын уйларга кирәк. Адәм тәганәсе, илдә социализм төзелеп бетеп килә, ә кибет сап-салкын, чыдамалы түгел. Вәкил иптәш, килгәнсең икән, бер файдаң булсын, мич чыгарыйк кибеткә. – Клубка җыелган халык, Әлфир абыйны хуплап, шаулашып ала. Алдагы елга вәкилнең дә, сатучыларның да аны җәмгыятьнең рәисе итеп сайлатасылары килми, әмма авыл халкы яклый, башка кандидатураларны күрсәтеп тә тормыйча, рәислеккә аны сайлап куялар. Мондый чакларда Әлфир абый тантана итә, өенә ул бер башка үсеп кайта.  

Әгәр Әлфир абый товар кайткан көнне ни сәбәп беләндер «урында» булмаса, кибеткә икенче көнне килеп кереп, барлык кайткан товарны счётфактура белән чагыштырып карап чыга. Билгеле, күп нәрсәдән җилләр очкан була, әмма Әлфир абый һәр нәрсәнең очына чыгарга тырышып, сатучының җелегенә төшә. «Монда язылган костюм-чалбар кемгә сатылды?» «Бу ботинканы кем алды?» «Ни өчен счёт-фактурадагы бушлатның хакы күрсәтелмәгән?» Гыйльмановка (райпо рәисе) шалтыратам, закон бозу алардан башлана»...

 Товар кайткан чагында сатучы иркен эш йөртә. Әлфир абый ни сораса да сатучы, күзләрен зур итеп ачып, гөнаһсыз тавыш белән: «Сорама, Әлфир, кем алып киткәнен әйтә алмыйм. Олы юл буенда бит авыл, кемнәр генә кереп чыкмый, аларның адресларын язып бармыйм бит. Закон кушмый», – дип котыла. Бу сүзләр Әлфир абыйны янә чыгырдан чыгара.

– Ни өчен башка як кешесенә сатылды бу әйбер? Әнә Мирхафизан инде ике ай ботинка эзли, таба алмый. Кайтканын көтеп йөри, очраган саен сораштыра. Ни әйтим аңа, Фәриха кайткан товарны читкә аткарып ята димме? Исемлек бар, кемгә ни кирәген алдан яздырып куялар, минем эш аларны кием-салым белән тәэмин итү. – Чыннан да ревкомиссия рәислеген шул дәрәҗәдә үзенең эше дип саный иде. – Беләсең, белә торып башка кешегә шудыргансың! Алдашуга остардың син, күп товар астан китә, эләктерсәм, чамала, мәрхәмәт көтмә! Җавап бирәсең булмагае...

Җавап бирү дигәннән, безнең өйгә кагылышлы бер вакыйга искә төште. Бишенче сыйныфка барыр алдыннан, әткәй елмаеп кайтып керде. Кулында сары кыштырдык кәгазьгә төрелгән нидер бар.

Төргәкне чишеп җибәрсә – күзнең явын алырлык костюм! Чалбары да бар. Сыек яшел төстә, киеп караттылар, миңа тап-таман, үлчәп теккән кебек. Миңа куаныч, әнкәй елмаеп өстемдәге костюмны сыйпап алды. Әткәй сөйләнә:

– Сарык суеп, Бакалы базарында сатып кайттым, ләфкәләрендә малайга ярашлы кием табып булмады. Нишләргә дип, аптырап йөри идем. Үсеп килә улым, тишек-ертык белән йөртәсе түгел. Язган булгач, кичә үзебезгә кайткан булган костюм. Фәрихага рәхмәт инде, астан гына чыгарып бирде.

Әмма костюм вакыйгасы болай гына тәмамланмады.

... Икенче көнне әнкәй, төш җитәрәк, мине әйбәтләп юындырып, өскә үтүкләнгән ап-ак күлмәк, яңа костюм, чалбар,  аякка Бакалы универмагыннан алган шәп ботинка кидереп, әткәйне каршы алырга җибәрде.

– Бар улым, әткәңне каршы ал. Бүген осталар кәнсәләр түбәсен ябалар, әткәң дә шунда. Күрсен әле улының ничек үскәнен! – диде.

Әнкәйнең кыланмышын аңлыйм.  Сөенеченнән шулай итә ул. Үткән ел, печәнгә төшкәч, көтмәгәндә, әткәй нык кына авырып китте. Карамалы участок больницасына илткәннәр иде, андагы табиб эшне тиз тоткан:

– Күп булса ай ярым яшәр, каты сырхау эләккән абзыйга, – дигән. Район больницасында да дәвалау чарасын тапмадылар. Авылда сүз чыкты, Хәбирҗан абзыйга озак калмаган, сәгате сукканны гына көтеп ята икән, дип сөйләнүләр ишетелгәләде. Әткәйнең яшьтәшенең хатыны Әлфәрия апа урамда мине күргәч, башымнан сыйпап:

– Бигрәк иртә атасыз каласың шул, бала... Әле әткәеңнең бик кирәк чагы бит.. – дип киткәне истә.

Ятып калганчы, атып кал, дигәндәй, әнкәй миннән Сарапулда яшәүче олы апага хат яздырды. Апа атна эчендә кайтып та җитте, әткәйне алып китеп, Сарапулдагы «мыеклы врач» дип даны таралган хатын-кыз  табибка алып кергән. Әткәй кайткач, сөйләде, чыннан да мыеклы икән ул табиб – Анна Павловна. Мыегы Будённыйныкыннан чак кына кайтышрак икән. Табиб апа үзе дә фронт юлларын үткән, хәтта әткәй белән бер кавалерия бригадасында хезмәт иткәннәр булып чыккан. Моны белеп алгач, «Мыеклы апа» эшкә җиң сызганып тотынган. «Фронттагы хәлләрне беләм, сугышта алган «болячкаларың» азып киткән, сине болай гына, ниндидер әгъзаңны аерып дәвалап булмый, комплекслы дәва кирәк булачак, – дигән. Өстәп тә куйган: – Хәзерге укып кайткан табиблар «тар белгечләр», кеше организмын бербөтен итеп карау юк, «кай төшең авырта?» дип сорыйлар да, даруларга керешәләр. Элек безне комплекслы дәваларга өйрәтә иделәр», – дигән. Үзем дәвалыйм сине, – дип, ай ярым хастаханәдә яткырган. «Янымнан китмәде, тәки аякка бастырды, алтын куллы табиб, – дип сөйләде әткәй кайткач, сөенечен яшермичә.

Мине күргәч, әткәйнең йөзе кояштай балкып китте. Кече улының сау-сәламәт, матур булып үсеп килүенә куанып, күзләреннән горурлык чаткылары сирпелде. Әнкәсен әйт инде, ничек килешле итеп киендергән бит!

Кайтып киләбез. Әмма кызыклы булды минем бу сәфәр! Иң элек каршыга Ирсай абзый очрады. Әткәй култык астына балтасын кыстырган, кояш кыздырганлыктан, маңгаена тир бәреп чыккан, кәпәчен өскәрәк шудырып куйган.

Ирсай абзый салмыш иде. Бу эссе көндә нишләп аракы эчеп йөргәндер, үзе генә белә.

Ирсай абзый болай тыныч кеше инде ул, әмма салып алса, кешегә бәйләнергә ярата. Кемгә бәйләнергә белми йөргән чагы туры килгәндер инде, әткәйне күргәч, кулын кулына шапылдатып, безнең каршыга килеп басты.

– Син, нәрсә, мулла малае, атаң кәсебенә керештеңме? Сабыйларга исем кушып йөргән буласың икән... Мулла булмакчымы әллә? Әткәйнең аның белән сөйләшеп торасы килми иде.
– Сорап килсәләр, куям шул, Аллаһ разый булсын инде. Кирәк дип тапсаң, үзеңә дә исем куям, – диде әткәй, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән.

– Миңа исем кушасы юк, исемем бар – Ирсай мин, Ир-сай!

– Ирсай исем түгел бит ул, энем, кушамат кына.

– Әле син мине мыскыл итеп торасыңмыни? Муллаңны да, Аллаңны да шулай итәм, – дип, ачы итеп сүгенде дә, күз ачып йомганчы, Ирсай абзый әткәйнең ияк астына китереп сылады.

Әткәй безнең чандыр гәүдәле, әмма көч дигәндә, сөбханалла, кемгә дә бирешә торганнардан түгел. Әмма аның кем беләндер, ни өчендер бәйләнешеп алган, тарткалашкан чагын хәтерләмим. Ирсай әткәйгә караганда шактый яшь кеше, картлар әйтмешли, «җилле» чагы, әткәйнең ияк астына ару гына эләккәндер, тик әткәй хәтта селкенмәде дә. Бу кыланмышын килештермәвен яшермичә, ләкин тыныч булырга тырышып, сүз башлады:

– Бәй, Ирсай, сиңа бит атаң Сөнәгать дип исем куштырган, менә шулай йөри торгач, исемеңне җуеп, Ирсайга әйләнгәнсең. Мә, улым, балтаны тотып тор әле, – дип, миңа балтасын бирде. Үзе сөйләнүен дәвам итте. – Башкасына түзәргә була, иманга кагылгач, сабыр сына икән ул. – Әткәй җиңен сызганган хәрәкәт ясап алды. – Аны, энем, алай сукмыйлар бит, менә болай сугалар, – дип, сул яклап, Ирсайның үзеннән дә җиллерәк итеп тегенең ияк астына китереп тондырды. Ирсай, һөҗүмне уң яктан көтеп, үзенчә әзерләнеп тә торган сыман иде, әткәйнең сулагай икәнен искәргәне булмагандыр инде, сул яктан тукмак кадәр йодрык килеп төшкәч, дуга ясап һавага күтәрелде дә Шәрифҗан бабайларның койма буендагы кычыткан арасына барып төште.

Кешегә сугу әйбәт түгел, әмма Ирсай үзе башламаса...

Әткәйнең көченә сокланып тордым. Ирсай кычыткан арасына чүгәләп, үкерергә тотынды:

– Үтердең, дерә дә нык итеп юри суктың, минем бүсерем барын бөтен кеше белә, белә торып суктың, үтердең, үтердең... Менә үлеп барам... – дип, Ирсай аяк өстенә яртылаш басты да кире кычыткан арасына тәгәрәде.

– Үлмисең, атың коргыры нәрсә, җан чытырман арасында ул, – дип, әткәй аның ягына борылып та карамый юлын дәвам итте. Үзендә куәт сизеп, сөенеп атлагандай тоелды ул миңа. Шушы мизгелдән аның бөтен авыруларына да нокта куелганын аңладым.

Кибет тирәсенә җиткәндә, безне ерактан күреп, Әлфир абый көтеп алды. Минем өс-башны күздән кичереп чыккач, әткәйдән сораштыра башлады.

– Малаеңа шәп костюм алгансың, Хәбирҗан абзый. Кайчан алдың?

– Кичә инде, Әлфир энем. Товар кайтты бит... Бәхете бар икән малайның...

– Беләм лә. Шуңа соравым. Тикшереп карыйк әле, нинди хәлләр бар микән монда? Әйдә, керик магазинга, беләсе килә, хәрәмләшү булмады микән? Кичә Кәнсәләр урамындагы электр чыбыкларын тарттырып йөрдем, товарны кабул итәргә вакытым булмады. Аз гына җил чыкса да, чыбыклар бер-берсенә тиеп, кыска ялганыш барлыкка килә, подстанция бөтен авылны аера да куя. Теңкәгә тигән иде. Шуңа товар кайтканын белсәм дә, эшне калдырып булмады. Фәриха миннән башка товар кабул итсә, бер-бер хәл булмый калмый. Тикшерәсем килә.

Без кергәндә, сатучы апа Әнсәрия апа белән кызып пышылдашалар иде, кереп килүче Әлфир белән әткәйне күргәч, Фәриха апа Әнсәрия апага каш сикертеп алды. Әнсәрия апа, елан сыман боргаланып, тавыш-тынсыз кибеттән чыгып китте. Әлфир абый, гадәттәгечә, тавышын каяндыр эчтән чыгарып, коры гына сатучыга дәште:

– Кая, кичәге товарның счёт-фактурасын бир әле. Мин хәзер электрик та бит, эш муеннан, кайткан товарны кабул итүдә катнашмадым. Кулына кирәкле кәгазьләрне алгач, ашыкмыйча күз йөртеп чыкты да әткәйгә сорау бирде:

– Хәбирҗан абзый, малаеңа алган костюмга ничә сум түләдең?

– Утыз җиде сум да сиксән бер тиен.

Әлфир абый кашын җыерып, дәшми генә шактый вакыт кәгазьгә карап торды. Сатучы комачтай кызарып, әткәйгә нидер аңлатмакчы булып, күз кыскалап алды, башын боргалады, әткәй исә «бернәрсә дә аңламыйм», дигәндәй, иңсәләрен сикертеп кенә куйды да, Әлфир абыйга карап, авызын ачып тик тора. Ниһаять, Әлфир абый телгә килде.

– Свидетельләрең бармы, Хәбирҗан абзый?.. Син костюм алганны, акча түләгәнеңне кемнәр күрде?

– Кемнәр дип инде, Зәйнәп белән бергә сайладык кәчтүнне. Ул малае белән кергән иде, кәчтүнне малаена кидертеп тә карадык әле. Икесе бер буйда сыман күренделәр. Шулай булды шул, кәчтүн малайга таман гына булды. Рәхмәт инде Фәрихага...

Фәриха апа, ризасызлык сиздереп, арлы-бирле йөренергә тотынды.

– Җанга төшә инде бу Коры. Төшләргә керә шушы кыланмышы... – дип сөйләнгәне колакка чалынды.

Әлфир абый аны тыңлап та тормады. Үзенекен тәкрарлавын дәвам итте:

– Шаһит икәү кирәк, абзый. Тагын кем бар иде?

– Кем барые дип... Өлфәт бар иде. Җитмәгән сиксән тиенне аннан алып тордым.

Фәриха апаның йөзе кара коелды.

– Әйбәт кешеләр икән шаһитларың. Алар булганны булмады димәсләр. Димәк, ничә сум түләдең инде костюмга.

– Әйтәм бит, утыз җиде сум сиксән бер тиен.

Әлфир абый счёт-фактураны сатучының борын төбенә китереп терәде:

– Ныклап кара әле, костюм ничә сум тора дип язылган?

Фәриха апа эндәшмәде. Яшьле күзләрен читкә борып, нидер мыгырдангандай гына булды. Әлфир абый, тавышын әкренәйтеп, сөйли бирде:

– Вәт, абзый, кешегә чыгарып йөрмә инде, башка алай кыланмас Фәриха. Син алган костюм егерме биш сум тора, дип язылган. Калган сумманы каян алгандыр, үзе белә. – дип, башын сатучы ягына кагып алды. – Узган ел Хәйдәр абзыйның бушлаты белән яна язган идең бит инде, һаман нәфсеңә булышасың, ә?.. Унике сум сиксән бер тиенне кайтарып бир! Ярты костюм 
акчасын артык алгансың бит, оят кирәк! Прокурорга хәбәр итсәм, башың себер китәчәк! Ничекләр кулың бара шушы абзыйны таларга? Сугышларны үтеп кайткан, колхозда көн-төн эшли, көч-хәл белән тормыш алып баралар. Юк, башың киткәндер синең.

– Гафу ит, Хәбирҗан абый, – диде Фәриха апа, күтәрелеп карамыйча. – Ут юк иде бит кичә, эңгер-меңгердә шәйләп бетермәгәнмендер инде, кешегә чыгарма инде, зинһар!

Ут булмауда төп гаепле кеше Әлфир абый, әлбәттә. Фәриха апа кирәкле төймәгә басканын яхшы аңлый иде. Чөнки Әлфир абый, багана башына менеп, электр чыбыкларын кирәгенчә тарттыру эшен тәмамлагач, шул очта яшәүче Гатифә апаның яңа өенә электр үткәреп, алардан шактый «салып» та чыккан иде.

Фәриха ападан артык алынган акчаны алып, әткәй кесәсенә салып куйды. Сатучының куллары калтыраганын шәйләп алдым. Кибет төбенә чыккач, каршыга Әнсәрия апа килеп басты.

– Инде дә матур да костюм алгансың инде, Хәбирҗан абзый! Малаең мондый костюмга лаек микән соң? Бик кыйммәткә төшә бу бала сиңа, Хәбирҗан абзый. Артык ирәйтмисезме үзен? Кызганам, баларына артык акча түккән ата-ананы...

Әткәй артык сүз катып тормады.

– Баланы алып кайтканда, синнән киңәш сорамадык, Әнсәрия сеңлем, үстерүен дә ничек тә үзебез үстерербез... Моңарчы кешедән ким-хур булмады балаларым. Балалы кешеләрне түгел, баласыз кешеләрне кызганырга кирәк, – диде.

Әнсәрия апаның баласы юк иде...

Кайтышлый Өлфәт абыйларга кереп, бурычны түләп чыктык. Кайткач әткәй шаярткан төсле, кесәсеннән бер уч акча алып, өстәлгә ташлады. Әнкәй аптырый төшеп, бер акчага, бер әткәйгә карап тора.

– Әлфир табып биргән акчалар бу, карчык, – дип, кибеттәге хәлне сөйләп бирде.

– И, бу Әлфиргә Аллаһның рәхмәтләре яусын инде, – дип кенә әйтә алды әнкәй, гаҗәпләнүен җиңә алмыйча. – Исеңдәме, теге чакта бер чүп өчен мине бик нык ачуланган идең. Йөзе белән кайтты бит.

Үткән-беткән дигәндәй, әткәй кулын селтәп куйды.

–Таптың искә алыр нәрсә! – диде дә сүзне Әнсәрия апага борды: – Кара әле, карчык, бу Әнсәриянең безгә ни үче бар икән соң? Очраган саен төртелми калмый.

– Синең партком Гашимовка ярап бетмәгәнеңне белә бит ул. Гашимов синең дини йолаларны үтәп йөрүеңне килештерми. Әнсәрия Гашимов җырын җырлый инде. Үткән ел Рәилә кызымны район смотр концертына барырга машинага утыргач куып төшергән бит. «Синең урынга Хөршидә бара», – дип әйткән. Рәилә кебек мандолинада оста уйнаучы мәктәптә юк югыйсә. Смотрга дигәч, Фәриханың кызын алганнар. Ул кыз, ике ел түгәрәккә йөреп, мандолинадан бер көй дә чыгара алмаган. Күмәкләп чыккач, тотып утырган инде мандолинасын. Аның каравы мактау кәгазе алып кайтты районнан. Иң оста уйнаучы саналган безнең Рәиләгә шымытыр башы... Балаларны рәнҗетеп, ни күрер икән ул?

– Иблискә юл бирермен, дигән Аллаһы Тәгалә. Бу дөньяда чуртым да күрмиләр алар, теге дөньядагысын бер Аллаһ белә....  – Әлфиргә рәхмәт әйттеңме соң, күпме акчаны кайтарып биргән бит, – дип, әнкәй өстәл өстендәге акчаларны җыештыра башлады.

– Әйтмичә! Кичә бурычка кергән идем, бүген табышлы булып кайттым менә. Бер карасаң, Әлфир булмаса нишләр идек? Сатучыларда нәфес бер булмаса, бер уйнап ала бит ул. Кулларыннан тотып тормасаң, ни генә кыланмаслар иде алар?.. Әнкәй ул сүзләргә җавап кайтармады. Аны әткәйнең Әнсәрия апага әйткән сүзләре бимазалый икән.

– Әнсәриягә каты кагылгансың, атасы. Бала булу-булмау – Ходай эше. Йөрәгенә хәнҗәр булып кадалгандыр сүзләрең.

Әткәй эндәшмәде. Артыграк җибәргәнен таный иде ул.

Уйлап куям, ул чакларда, ягъни халык кием-салым таба алмыйча тилмергән елларда, Әлфир абый авыл кешеләренең чын яклаучысына әйләнгән икән бит. Сатучыларны да гаепләргә җыенмыйм. Ялгышлыклар киткәндер, әмма булса да, безнең авыл кибетләрендә хилафлыклар сирәк булгандыр. Әлфир абыйның  катылыгы, бердән, халыкка файдалы булса, сатучыларның үзләрен дә күп күңелсезлекләрдән коткарып калгандыр ул. Нәфес чүпрә кебек, ирек куйсаң, кабара башлый. Төртеп чыккач, соң була. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев