Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сагындырган икән ап-ак карлар...

Ак кышларда ак өметләр диеп Сагынудан йөрәк алдаша...

Сагындырган икән ап-ак карлар,

Сагындырган икән ап-ак кыш!

Көлә-көлә кар бөртеге саныйм –

Әллә өнем инде, әллә төш?

Сагындырган икән кар көртләре,

Дөнья мәшәкатен күмәрлек...

Югаласы килә ак буранда –

Сагындырган ихлас юләрлек!

Сагындырган икән салкыннар да,

Өшетерлек битем очларын.

Кышкы челләләрдән саклап калыр

Сагындырган җылы учларың.

Сагындырган бәскә чумган дөнья,

Бу карлардан күзләр камаша!

Ак кышларда ак өметләр диеп

Сагынудан йөрәк алдаша...

 

"КУ" 01, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев