УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (роман)
Ул киткәч тә, Ногай янә тирән уйга батты. Күпме җанны койган икән ул бу тормышта? Күпме кешенең башына җиткән? Хәзер башларга торган чираттагы уены да шактый кайгы һәм үлем алып киләчәк. Беренче чиратта гаепсезләрнең гомере киселәчәк. Әмма башкача мөмкин түгел.
* Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан үткәрелгән конкурсның «Роман» номинациясендә икенче урынны алган әсәр.
Пролог
1341 елның язы гаҗәеп җылы һәм матур булып килде. Урданың тугызынчы ханы Үзбәк үлем түшәгендә ята иде. Аңа табигатьнең яме инде кирәкмәс. Тик ул барыбер үзен бәхетле тоя. Аңа, Урданың башка шактый ханнарыннан аермалы буларак, бу дөньядан үз үлеме белән китәргә насыйп булыр шикелле. Аллаһы Тәгаләгә догалары, мөселман өммәтенә хезмәте бушка түгел, димәк.
Үзе төзеп чыккан Сарай Әл-Җәдид каласының нәкъ үзәгендә хан йорты Алтынташ. Аның зур гөмбәзендәге кыйгач ай шәһәрнең теләсә кайсы почмагыннан күренеп тора. Тирә-якта ике дистәгә якын мәчет калкып чыккан. Киң мәйданнар сәүдәгәрләр тавышында кайный. Урда башкаласына дөньяның төрле кыйтгаларыннан кәрваннар агыла, аннан ары китәләр. Кайберләре Идел буйлап өскә, рус кенәзлекләренә кузгала. Кайберләре көнбатышка таба юнәлә. Сәүдәгәр биредә үзен бик тыныч хис итә. Үзбәк хан тырышлыгы белән елга-сулар аша кичүләр һәм күперләр көйләнгән, кәрван-сарайлар ерак юлдан ял итәргә мөмкинлек бирә. Урда җирендә аларга беркем дә кагылмаячак, малларын таламаячак. Гадел хан далага тынычлык алып килде, дөньяның нәкъ кендегендә урнашкан дәүләт шуның бәрабәренә чәчәк ата башлады.
Үзбәк хан күзләрен йомып, йокыга талырга маташты. Тик янәдән саташулы төшләргә генә чумды. Алар һәрвакыт бер үк төрле, аны гомере буе бимазалыйлар...
Имештер, Үзбәкнең яшь чагы. Менә ул атына атланган килеш дала буйлап юырттыра. Уң ягына борылып караса, янәшәдә әтисе Тогърулҗа. «Әти, хәлләрең ничек?» – дип сорый ул. Әмма әтисе берни дә дәшми. Аның йөзе дә тонык, көч-хәл белән генә шәйләнерлек.
Кинәт офыктан кара болыт килеп чыга, ул тиз арада тирә-юньне каплап ала. Үзбәк күккә карый – һавада яшен ялтыраганы күренә. Янә әтисенә борыла һәм имәнеп китә – Тогърулҗа янәшә, ләкин башы юк. Коты алынган Үзбәк аяк астына күз ташлый. Алар инде далада түгел, ә кан диңгезе эчендә. Өстән дә яңгыр урынына кан ява.
Үзбәкнең каршысына өрәкләр очрый. Күбесен яхшы хәтерли ул. Йә үз кулы, йә әмер биреп, гомерләрен өзде ул аларның. Өрәкләр берни әйтми, атын чаптырган җайдакка үпкәле караш белән текәлеп басып кына торалар.
Ниһаять, болытлар тарала, канлы диңгез артта кала. Чалт аяз күктә кояш кыздыра. Үзбәк, еракта басып торган хатын-кызны күреп, аңа таба юнәлә.
Хатын-кыз арты белән басып тора. Килеп җиткәч тә, Үзбәк атыннан сикереп төшеп, аңа якыная. Хатын-кыз борылгач та, бу – әнисе Әрибах икәнлеген аңлый. Ул әнисе каршына тезләнә. Тегесе исә елмаеп, улын аякка бастыра, сөю тулы күзләреннән нур сирпелә. «Улым, безгә биредә күңелсез, без сине көтәбез», – ди Әрибах һәм яктылыкка кереп юк була...
Үзбәк шабыр тиргә батып, уянып китте. Кемдер килеп, иреннәрен чылатты, битен сыпырды. Ханның кулын кымшандырырга да, башын борырга да хәле юк, күзләре генә тирә-якка карарга сәләтле иде.
– Ханның сәгатьләре санаулы. – Хакимнең шәхси табибы Ибраһимның сүзләре Үзбәкнең йөрәгенә кадалды.
– Улым, әтиең белән бәхилләш. Ул сиңа хәер-фатихасын бирде. – Яраткан хатыны Тайдуланың тавышы бик салкын һәм төссез иде, әйтерсең, иренең үлем түшәгендә ятуы гадәти бер вакыйга. Дистәләрчә еллар буе яңгыраган җылылык, мәхәббәт тойгылары гүя беркайчан да булмаган.
Улы әтисе каршына тезләнде. Тик бу Үзбәк көткән Тәнибәк түгел, Җанибәк иде. «Мин варис итеп Тәнибәкне калдырдым бит!» – дип, яман ачу белән кычкырмакчы иде Үзбәк хан. Ләкин теле тыңламады, сүзләре ишетелмәде. Җанибәк аның гаҗәпләнүен һәм нәфрәтен тойдымы-юкмы – бусы Үзбәккә караңгы калды. Кинәт Үзбәкнең зиһене ачылды. Ул Тайдуланың мәкерен аңлады. Авызы кипте, йөрәге дөп-дөп тибәргә кереште.
– Тор, улым, әтиең сиңа ышанычын белдерде, – диде Тайдула һәм үзе дә хан кырына килде.
– Ибраһим табиб, Җанибәк, бөек ханыбыз белән ялгызым гына бәхилләшергә телим, чыгып торсагыз иде...
Тайдула хатын бүлмәдәгеләрнең чыгып китүен башын горур, югары тоткан көе борылып карамый гына көтте, гүя аркасы белән дә аларның һәрбер гамәлен күреп тора, сүзеннән чыкмасларына җаны-тәне белән инанган. Ханбикә телдән язган Үзбәк янына килде. Хакимнең күзләрендә зәһәрлек, рәнҗеш, яман ачу уты яна, соңгы сулышын алырга җыенганда да, ул үзенең яман холкын иярли алмый, хәл керсә, Тайдуланы әллә нишләтергә әзер сыман. Тик хатыны иренең инде берни дә кыла алмаячагын белә, шуңа аннан тамчы да шүрләми. Элегрәк башын иеп, калтыранып торса, хәзер агарып чыкканчы кысылган юка иреннәре белән чак кына көлемсери дә төсле.
– Синең дә соңгы сулышың чыгар вакыт җитәр икән, Урда ханы Үзбәк... Әле юри генә санап утырдым – егерме биш елдан артык гомерем синең белән үткән. Баялун хатын тәрбияләп үстергән бер мескен җария, кол гына идем бит мин. – Тайдула, түшеннән хач чыгарып, аны күз алдында әйләндергәләде. – Мәрхүм әтием агачтан юнып ясаган моны. Ул мине сарайдагы хорафат-бәлаләрдән, синең яман ачуыңнан саклап торды. Хәрәмдә шушы хачка яшерен урын эзли-эзли җаннар чыга иде. Хәзер инде курыкмыйча тагып йөри алам. Ул булмаса, әти-әниемнең рухы сакламаса, явыз Урда ханының сараенда хәзерге дәрәҗәгә ирешә алган булыр идеммени?! Син мәрхүм булгач та, шул кодрәтемне югалтасы килми. Хакимлек – яман чир икән. Син аны миннән дә яхшырак беләсең, Үзбәгем. Тик... Тәхеткә синнән соң Тәнибәк утырса, хансарайда минем дәрәҗәм бетәчәк, сүзем үтмәячәк. Ана йөрәгенең ничек бәргәләнгәнен белсәң икән! Тәнибәк тә газиз улым, җанымның бер өлеше. Тик тәхет Җанибәккә күбрәк килешә. Монысын да мин ана күңеле белән сизенәм. Ханбикә Тайдула күңеле белән... Васыятеңне үтәрмен – Тәнибәк тәхеткә менәр. Тик озак утыра алмаса, зинһар, рәнҗемә. Сиңа рәхәт – үлдең дә, башка мәшәкатең юк. Ә безгә әле яшисе, Үзбәгем...
Кинәт Үзбәк хан ыңгыраша башлады, соңгы көчләрен җыеп, терсәкләренә таянып, башын күтәрде, Тайдулага кулларын сузды. Тик Тайдула аның кулын алмады, тораташтай басып тора бирде. – Күпме дошманнарны җиңдең, бөек хан! Күпме көндәшләреңнең башына җиттең. Бер генә көчне буйсындыра алмадың – ул да булса, миңа булган мәхәббәтеңне. Шушындый олы хис белән мине яратуың өчен сиңа зур рәхмәт, җир йөзендәге теләсә кайсы хатын-кызның иң зур хыялы бит бу. Бәхил бул, Урда ханы Үзбәк, мәңгелектә тыныч йокла!
Үзбәк хан авыр сулыш алды да кисәк кенә тартышып, түшәгенә ауды. Аның күзләре, асылташ сыман катып, түшәмгә текәлгән иде. Тайдула сак кына уң кулы белән сыпырып, аларны мәңгелеккә япты.
– Урдага олы кайгы килде, бөек ханыбыз мәрхүм булды! Хакимебезне җирләр өчен әзерлек эшләрен башлагыз! – дип, ишек катында да ишетелерлек итеп сөрән салды Тайдула хатын һәм җил-җил атлап, бүлмәдән чыгып китте.
Үзбәк хан бакыйлыкка күчкәч тә, Урдада янәдән канкоеш, туганнарның үзара суешы башланды. Ул торгызган хөрлек һәм мәгърурлык озакка җитмәде. Ахыр чиктә, дәүләт үзе дә таркалып юкка чыкты. Алтынташтан, мәчетләрдән, кәрван-сарайлардан, Сарай әл-Җәдиднең үзеннән таш өемнәреннән ары берни дә калмады. Ләкин Үзбәк ханның исеме мәңгегә тарихка кереп калды. Гасырлар үткәч, аның биләмәләрен Алтын Урда дип атап йөртә башладылар. Үзе хакимлек иткән вакытны исә шул дәүләтнең алтын гасыры буларак бәяләделәр.
Ә кан диңгезе Үзбәк ханның төшенә юкка гына кермәде... Тәхеткә ул шул диңгез аша, кан агызып, йөзләрчә кешенең башын кисеп менеп утырды...
__________________________
1 Бәкләр-бәге – Алтын Урдада олыс җитәкчесе, үз карамагында эчке һәм тышкы сәясәт, икътисад, гаскәр мәсьәләләрен туплаган кеше.
2 Баскак – Урда ханының яуланган җирләрдәге вәкиле, ясак җыючы аксөяк.
3 Сәргаскәр – гаскәр берәмлеге башлыгы.
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Бәкләр-бәге1 Ногай үзенең тирмәсеннән чыкты да тирә-юньгә күз салды. Иртәнге һавада тынлык хөкем сөрә иде. Бар җиһан изрәп йоклый. Киң Дунай өстеннән пар күтәрелә. Аның ярында атлар утлап йөри. Чатыр янәшәсендәге озын колга башындагы тугралар шәлперәеп төшкән – җилнең ник бер әсәре булсын!
Ногай – үзенең станында чатыры янәшәсендә берьюлы ике тугра күтәрүче бердәнбер кеше. Башка олысларның бәкләре моңа җөрьәт итми. Нәрсәдән куркалардыр инде?! Ногайның исә, Урданыкыннан кала, үз туграсы да бар. Аны бәкләр-бәге һәрвакыт югарырак күтәрергә куша, Урданыкына тиң түгел ул. Иманы камил, Ногайның моңа тулы хакы бар. Ә нигә тартынып торырга? Ул – Урданың көнбатыш чикләрен саклап, дәүләтне күпсанлы яулардан аралап торучы гаскәр башлыгы түгелмени?! Биредә болгары да, полягы да, литвалары да җитәрлек. Алар Урданы изеп ташларга атлыгып кына тора. Каты куллы Ногай гына һәрвакыт дошманнарның тешләрен сындыра, Карпат тауларыннан ары җибәрми.
Икенче якта рус кенәзлекләре. Алары да акрынлап баш күтәрергә маташа. Ногай баскаклары2 булмаса, җитәрлек күләмдә ясак түләтәм, димә. Хәер, бәкләр-бәге ул яктан бик хәйләкәр эш итә. Ясакны Урдага җибәреп кенә калмый, үзенә дә мул өлеш чыгарып тора. Моның нәтиҗәсендә байлык белән сандыклары шыплап тулган. Юкса, ничек яшисе? Байлыгың булмаса, бу дөньяда уңышка ирешәм, димә. Гаскәр башлыкларына уч тутырып түли, шуңа аны яугирләр хөрмәт итә. Аларның хөрмәте исә сугыш кырында кылган батырлык белән әйләнеп кайта. Анысын акчага сатып алып булмый.
Үзенең олысына караган вак бәкләргә дә әледән-әле сөяк ташлап тора, алары да моңа чиксез рәхмәтле. Бер сызгыруга гаскәрен дә, мал-туарын да бирәләр. Ногайның бурычлы булып калмаячагын яхшы беләләр. Андый хөрмәткә буш сүз сөйләп кенә ирешәм, димә.
Ахыр чиктә, Сарайның үзендә, хан тирәсендә кайнашучы бәкләр белән әмирләрне дә җайлап-майлап торырга туры килә бит. Андагы күпсанлы тарафдарлары, шымчылары әнә шул алтын-көмеш хисабына хезмәт итәләр үзенә. Алар аркылы Ногай Урданың барлык дәүләт эшләреннән дә хәбәрдар, теләсә кайсы вакытта тыкшына, үзенә файдалы карарны үткәрә ала. Сәргаскәрләр3 дә, корылтайга чакырулы аксөякләр дә – Ногайның белешләре.
Урда империясенең көнбатышында хакимлек иткән бәкләр-бәге Ногай тормышының бушка үтмәвенә инанды инде. Үзендә Чыңгызлар каны агуын танымасалар да, ул аларның нәселендәге теләсә кайсы ханга караганда булдыклырак. «Сарайда ханнар алмашына тора, Ногай исә мәңгелек», – дип кабатларга ярата иде бәкләр-бәге. Аның олысында яшәгән халык та, үзара сөйләшкәндә, «без Ногай Урдасыннан, ногайлар» дип әйтергә күнекте.
Ханнарны күп күрде бәкләр-бәге Ногай. Башта ике күз, аннан соң, Ширван4 якларындагы канлы бәрелештә яралангач, сыңар күз белән. Йөзендәге яра аның болай да куркыныч кыяфәтенә тагын да усалрак төсмер салды. Шулай да аңарда хатын-кызларны сокландыра торган чын ирләр матурлыгы бар иде. Озын буйлы, киң сөякле бәкләр-бәгенең буй-сыны төз, өстендәге затлы киемнәре астыннан нык беләкләре кабарып тора, затлы ташлар белән бизәлгән күн кәвеше аягының алыпларныкына тиң икәнлегенә ишарәли. Мыегы исә тар гына, борыны астыннан ике чем-кара су ташкыны төсле төшә дә, ияге астындагы кыска куе сакалга барып тоташа. Чәчләре дә чем-кара, иңнәренә кадәр салынып торалар. Туктаусыз яу, сугышлар, тәхет тирәсендәге гаугаларда катнашуына карамастан, битендә ник бер җыерчык булсын! Моның өстенә, көннәр буе чиксез дала-тауларны кичеп йөрүдән җиз төсенә кергән йөзен дә өстәгәч, егет дими, кем дисең?!
Тәхет тирәсендәге хәлләр тагын тыныч түгел иде. Сарайда янәдән Ногайның күңеленә ошамаган вакыйгалар булып ята. Бүген үк үзен хан дип игълан итеп, Урдадан чыгып китәр иде дә, шиге зур. Бер яктан дошман белән бәргәләшеп, икенче якта аркадашың торуны тою җиңел ул. Урда тарафыннан үзенә яу җибәрүләрен теләми Ногай. Шуңа түзә. Аннан соң, тормышы болай да ханныкыннан ким түгел. Үз олысында гына баш булып яшәп тә, тулаем барлык дәүләт эшләрен дә ничек теләсә, шулай әйләндерә бит!
Тик тәхетне яңартасы бар. Моның өчен кан коймыйча булмый. Ногай сыңар күзе белән янә бер кат үзенең станын айкап чыкты. Исәпсез сарык, ат көтүләре болында. Биредә тирмәләр генә тупланган. Алар арасында иң купшысы, әлбәттә, Ногайныкы. Аның олысы аша борынгы кәрван юлы уза. Сәүдәгәрләр бу җирләрдән үткән өчен олыс хуҗасына мул итеп өлеш чыгаралар. Көнчыгыштан килгән күз явын алырлык җәймәләр, ефәк тасмалар, тагын әллә ниләр белән бизәлгән иде Ногай тирмәсе. Ханныкы бер читтә торсын.
Юеш борыны белән учына килеп төртелгән маэмае аның уйларын бүлдерде.
– Ә, Ак бүре, син дә уяндыңмыни?! – Ногай тугры дустының башыннан сыйпады. Тегесе, хуҗа күрсәткән назга шатланып, койрыгын болгарга кереште, теле асылынып төште. Тик бәкләр-бәгенең эт белән уйнаклашырга бүген вакыты юк иде.
Ул кире тирмәсенә юнәлде. Бара-барышка:
– Кайсыгыз бар анда, тиз генә бире килегез! – дип, көр тавыш белән кычкырды. Стан берьюлы хәрәкәткә килде. Әйтерсең, барысы да Ногайның сүзләрен генә көтеп торган, бөтенесе дә шунда ук сикереп тордылар. Тирмә бусагасы янындагы сакчылар гына, берни булмагандай, ерактагы бер ноктага туптуры текәлеп басып тора бирделәр.
Ногай янына яраннарының берсе йөгереп килде.
– Баш өсте, галиҗәнап бәкләр-бәге, Дунай, Днестр, Тын елгалары хакиме, халкыбызны җәбер-золымнан саклаучы, бөекләрнең бөеге... – дип тезеп китте ул, Ногай каршында бер аякка тезләнеп, башын җиргә кадәр игән килеш.
4 Ширван – Каспий диңгезенең көнбатыш ярында Дербент шәһәреннән Кура елгасына кадәр җирләр.
– Караны чакырып китерегез! Кичекмәстән! – Ногай яранына борылып та карамады, кызу атлап, тирмәгә кереп югалды. Ногайның Урда ханнарына охшаш үз тәхете бар. Ул аны Кырым осталарыннан эшләтте. Тәбәнәк кенә тәхетне алтын-көмеш, җиде диңгез артыннан кайтартылган асылташлар белән бизәделәр. Ике култыксасына ике бүре сыны уеп ясалган. Бәкләр-бәге каршына баскан һәрбер кешегә алар, бугазлардай булып, тешләрен ыржайтып карап торалар. Караны, әлбәттә, мондый сыннар белән куркытырлык түгел.
Кара үзе дә баштанаяк кап-кара иде. Ул бусагадан атлап керү белән сүзсез генә тез чүкте. Үзе кап-карадан киенгән, сакал-мыегында да ник бер чаларган бөртек булсын. Билендәге кәкре кылычына кадәр кара төстә. Ногайның иң ышанычлы кешеләренең берсе, ул аның шәхси тән сакчыларын һәм махсус үтерүчеләре төркемен җитәкли. Кара – Ногайның шәүләсе сыман, беркайчан да хуҗасын күз уңыннан югалтмас, шул ук вакытта аяк астында да буталып йөрмәс. Нәкъ менә ул данлыклы төмәнбашын берничә мәртәбә дошман кылычыннан коткарды. Көтмәгәндә килеп чыгып, куркыныч янаган урыннан алып чыгып китүче дә Кара. Гүя ул барысын да күрә, барысын да белә, барысын да ишетә, хәтта кешенең фикерләрен дә укый төсле. Ногай үзе дә кайвакыт Карадан бераз шүрләп куя. Чуерташтай салкын күзләренең ни уйлаганын ничек аңламак кирәк?!
Бәкләр-бәге яранына утырырга ымлады.
– Кара, безгә юлга әзерләнергә кирәк, – диде Ногай, бераз гына уйга батып торгач.
– Хәзердән үк кузгалырга әзермен, галиҗәнап бәкләр-бәгем. – Караның тавышы чак кына ишетелерлек булып чыга, гүя ул һәрвакыт пышылдап кына сөйләшә.
– Үзең белән йөзләп шәп егетне ал. Баштанаяк коралланган булсыннар.
– Егетләр әзер, хакимем.
– Иң шәпләрен, ишеттеңме?! – Карага кабатлап торырга кирәкмәгәнлеген белә, Ногай моны беренче чиратта уйланган гамәленең хак икәнлеген үзенә инандыру өчен әйтте. Дунай буеннан ханнар өстеннән көлеп яту – бер нәрсә, ә инде тәхет тирәсендәге канлы уенда турыдан-туры катнашу – бөтенләй икенче. Аллаһы Тәгалә һаман да яклап тормаска да мөмкин.
– Иң шәпләре, хакимем, – дип пышылдады хуҗасының болай дөрләп кабынуына тамчы да исе китмәгән Кара.
– Башкаларга ауга киттек, диярсең. Мин дә шулай әйтермен. Ләкин чынында юлыбыз ерак булачак, шуңа күрә азык-төлекне мулдан алыгыз. Җыенырга вакыт аз, соңга калганчы, алдан эш итү хәерлерәк. Мине стан читендә көтегез, озакламый сезгә кушылырмын.
– Баш өсте, хакимем. – Кара, башын ия төшеп, тирмәдән тавыш-тынсыз гына чыгып та югалды.
Ул киткәч тә, Ногай янә тирән уйга батты. Күпме җанны койган икән ул бу тормышта? Күпме кешенең башына җиткән? Хәзер башларга торган чираттагы уены да шактый кайгы һәм үлем алып киләчәк. Беренче чиратта гаепсезләрнең гомере киселәчәк. Әмма башкача мөмкин түгел. Хакимлек һәрвакыт корбаннар сорый, даның тутыкмас өчен аны әледән-әле кан белән яхшылап юып тору мәслихәт.
– Кайсыгыз бар анда?! – дигән тавышка тирмәгә шунда ук ике яраны йөгереп керде. – Хәзер үк минем ау киемнәрен һәм коралларымны әзерләгез. Өч атымны да алып килегез. Мин ауга китәм, шактый вакытка югалып торырмын.
Тез чүккән яраннары бәкләр-бәгенең әмерен ишетү белән аны үтәргә ашыкты. Кара үзенең яугирләре белән стан читендә көтеп тора иде. Ногай, ике атын ияртеп, өченчесенә атланган көе әлеге төркемгә кушылды. Караны бер читкәрәк дәшеп алып, аңа пышылдарга кереште:
– Юлыбыз Сарайга. Минем шымчыларым җиткергәнчә, хан шәһәрдән чыгып китеп, далада стан белән урнашкан. Безгә тиз арада, көненә йөз иллешәр чакрым узып кызу барырга кирәк. Ямчыларга тукталырга ярамый. Кәрван, ямчы юлларыннан ераграк торасы.
Кара, аңладым дип, башын какты. Өч йөздән артык ат берьюлы урыннарыннан кузгалды. Киң дала тәбәнәк малкайларның пошкыруына һәм тоякларның коры җиргә бәрелгән тавышына күмелде. Алар артыннан тузан өере күтәрелде. Станнан йөгерешеп чыккан яланаяклы балалар, җайдаклар артыннан куып карасалар да, тузан басылгач, аларның инде бөтенләй күренмәс булуларын аңладылар...
Бәкләр-бәге Ногай атының бер җайга салып юртаклавына акрынлап күнекте. Башында мең төрле уй, мең төрле сорау. Ул дөрес эшлиме, хаклымы? Ул баскан тайгак, мәкерле сукмакта үзенә каршы тозак корып куймаслармы? Хәзер Урда башында утырган Түлә-Буга хан Ногайны чыннан да нык кыерсытты бит. Үзенең рәтле-юньле сугыш алып барырлык та хәле юк, үзе гомер-гомергә Ногай карамагында булган юнәлешләргә кереп маташа. Анысыннан да бигрәк – Түлә-Буга ризалыгы белән Ногайның ышанычлы кешесе Әхмәт баскакның өстенә яу җибәртү!
Әхмәт инде ничәмә еллар буе русларның Курск дип аталган калалары тирәсендәге җирләрдә баскак булып тора. Шул якларда Урдага гына буйсынган ике бистә дә оештырды. Ул бистәләрдә яшәүчеләр ясактан, башка төр салымнардан азат ителделәр. Рус җирләрендә Яса кануннары хөкем сөргән утраучыклар пәйда булды. Шактый гына рус кешеләре, авыр тормыштан качып, шул бистәләргә агылды. Моны җирле кенәзләр Олег белән Святослав бер дә ошатмаганнар. Олег дигәннәре, яклау сорап, ТүләБуга хан янына ук барып җиткән. Тегесе, Әхмәтнең бәкләр-бәге Ногай яраны икәнлеген белә торып, бистәләрне тар-мар итәргә ризалыгын биргән. Алай гына да түгел, Олегка ярдәмгә Урдадан гаскәрләр дә ияртеп җибәргән.
Бистәләрне рус кенәзләре кереп талау турындагы хәбәр килгәндә, Әхмәт баскак Ногай янында иде. Чапкынның сөйләгәннәрен икәү бергә тыңладылар. Ногай кичекмәстән үзе янына Олег белән Святославны чакыртса да, тегеләре килмәде. Шуннан соң ачуы кабарган Ногай Тимер бәк җитәкчелегендәге гаскәрне Курск тарафларына җибәрде.
Егерме көн дәвамында Тимер бәк яугирләре әлеге җирләрне пыран-заран китерде. Алар артыннан агач кисәүләре белән мәетләр генә өелеп калды. Олег, гаиләсен җыеп, Түлә-Буга хан янына, ә Святослав исә карурманга кереп качып котылды.
Әлбәттә, Түлә-Буганың мондый гамәлләре Ногайга янау, гайрәтле олыс бәгенең яңагына сугу булды. Янәсе, бәкләр-бәгенең сүзе үтә торган чорлар узды, яңа вакыт башлана. Тик Ногай гына аның белән килешергә җыенмый. Кылыч белән аңламый икән, башкача, хәйлә белән эш итәчәк. Бу юлы инде Түлә-Буга мәңгелеккә сабак алырлык итеп...
Яугирләре озатуында Ногай төн димәде, көн димәде, атларын туктаусыз чаптырды. Һәрбер җайдакның өч юртагы булганга, аларны алмаш-тилмәш кулландылар. Урда атлары түзем, арый белмәүләре белән данлыклы, хәзер дә алар күндәм генә чакрым арты чакрымны үтә бирделәр.
Эңгер төшкән иде. Алда мәгърур Сарай каласы күренде. Аңа якынлашуларын юлчылар офыкта караеп торган биналар, калкып торган мәчет-чиркәү манараларыннан чамалады. Әле анда, әле монда күккә багана булып төтен күтәрелә. Вакытның соң булуына карамастан, халыкның шау-шуы, нидер кычкырган тавышлар аермачык ишетелә – Сарай һаман да кайнап тора.
Кара бәкләр-бәге Ногайга атларны чаптырмаска тәкъдим итте. Идел аша су кичүеннән соң үзләрен куаламаган хуҗаларына рәхмәтле малкайлар атлап барган шәпкә аяк астындагы үләннәрне эләктергәләп, тамак ялгарга җай тапты.
Шәһәргә җитәрәк Кара җайдаклар төркемен юл читендә ялгызы торган шактый иркен утарга юнәлтте. Биек капка төбенә килеп җитү белән ул өч тапкыр кыска гына итеп сызгырды. Аңа шундук сызгырып җавап кайтардылар, капка шыгырдап ачылды, җайдаклар эчкә узды.
Ишегалды тыштан бик зур тоелса да, икешәр ат иярткән йөз яугир өчен кысан булып чыкты. Кара кискен, ләкин тыныч тавыш белән әмерләр биреп, атларны абзарларга кертергә кушты. Үзе исә Ногай янына ашыкты.
– Хакимем, без килеп җиттек. Иртәнге якка кадәр шушында хәл алырга кирәк булыр.
Ногай, оеган аякларына салмак кына басып, сакчысы күрсәткән ишеккә юнәлде. Биредә беркем дә юк, ләкин табын мул корылган. Кечкенә генә бүлмәнең бер читендә ятак та бар. Ул тамак ялгап алырга утыргач та, бусагада янә Кара күренде.
– Хакимем, биредә бернидән дә курыкмаска мөмкин, – диде ул, тез чүгеп. – Мин хәлләрнең ничеклеген белер өчен шәһәргә чыгып китәм, миңа алмашка Наран калачак.
– Яхшы, Кара, мин сине биредә көтәрмен.
Иртәгә Ногайның көне авыр булырга охшаган, шуңа күрә ял итеп алырга кирәк. Бәкләр-бәге Урданың беренче ханы булган Мәңге-Тимернең хәләл җефете Олҗай хатын хозурына барырга җыена. Мәңге-Тимер күптән вафат. Олҗай кырында аларның яше егермедән чак кына арткан уллары Туктай яши. Туктайның хан булырга тулысы белән хакы бар. Әгәр Ногай ТүләБуганы тәхеттән бәреп төшерә алса, яшь ханзадә – аның урынына менә дигән алмаш. Бәкләр-бәге ханзадә белән таныш, ул ипле, сүз тыңлаучан егеткә охшаган. Аннан соң, Олҗай хатынга ачкыч таба алса, икеләтә җайлы булачак. Ачкыч дигәннән, Ногай ятак түрендәге ике сандыкка күз салды. Анда ханбикәгә дип әзерләнгән бүләкләр, алтын-көмеш, бизәнү әйберләре. Ногай елмаеп куйды. Карт бүрене көчекләр таларга маташса да, беләгендә көче, башында акылы, казнасында малы бар. Ә шушы өч нәрсә белән теләсә нинди явызны авызлыкларга мөмкин. Дунай буенда рәхәт тормыш турында хыялларга төренеп, бәкләр-бәге татлы йокыга талды...
Кара Ногайны уятканда, таң беленеп кенә килә иде. Юлдагы арыганлык үзенекен итте – соңгы вакыттагы борчу-хафаларын да онытып, рәхәтләнеп йоклады бәкләр-бәге. Башка вакыттагы сизгерлеге дә кимегән иде.
– Хакимем, безгә юлга кузгалырга вакыт, – диде сакчысы.
Ногай урыныннан сикереп торды. Кара аңа бер төргәк сузды.
– Бу киемнәрне киеп, йөзеңне капласаң яхшырак булыр, хакимем. – Сандыкларны ничек алып барабыз?
– Аларын минем ышанычлы кешеләрем икенче капкадан алып кереп, тиешле вакытка китереп җиткерәчәкләр, хакимем.
– Өлгермәсәләр? Тоткарласалар?
Кара кайтарып дәшмәде. Ногай ымлап, аңа чыгарга кушты, үзе гади сәүдәгәр киемнәрен киде. Йөзен күзләре генә күренеп торырлык итеп каплады. Ярымсукыр икәнлегенә игътибар итмәсләр, беткәнме Урдада җыен гарип-гораба?!
Алар килеп кергән вакытта Сарай гөрли иде инде. Шәһәр читеннән үк тезелеп киткән тимерчеләр мичләрен кабызып җибәргән, шалтыр-шолтыр китереп кызган чыбыкларны кыйнап нәрсәдер әмәллиләр. Агач осталарының үз шау-шуы. Күнчеләр исә сабыр, тыныч, ашыкмый гына эшлиләр, остаханәләреннән сасы ис тә килмәсә, сокланырлык манзара булыр иде. Ары киткән саен күренеш үзгәрә барды. Ут очкыны, йомычкалар урынына зәрканчылар, ашчылар күренгәли. Шәһәрнең үзәк бер җирендә исә базар кайный. Биредә әллә нинди сый-нигъмәтләр, кием-салым, чүпрәкчапрак, терлек, корал табарга мөмкин. Аннан арырак китсәң, коллар сатыла торган мәйданга эләгәсең. Базарда бертуктаусыз алыш-биреш бара, тирәюнь гөжләп тора. Кара белән Ногайга әйләнеп тә караучы булмады. Мондый халык казанында ике сәүдәгәр кемгә хаҗәт?
Сарайның үзәккә якын бер өлешендә Кара тар тыкрыкка борылып китте. Ногай аңа иярде. Алар, ике дивар арасыннан үтеп, өченчесенә барып төртелделәр. Кара диварны капшады. Икенче мизгелдә андагы яшерен ишек ачылды.
Алар яшеллеккә чумган бакчага үттеләр. Кара ишекне яхшылап япты да Ногайны карашы белән үз артыннан ымлады.
Бакчаның ышык бер почмагында кечкенә алачык. Аны як-яктан үрмә үсемлекләр урап алган. Ногай шунда атлады.
Эчтә караңгы иде. Бәкләр-бәге битенә чорналган кара яулыкны чишеп җибәрде һәм, ниһаять, күкрәк тутырып сулыш алды.
Сыңар күзе акрынлап, алачыктагы саран яктылыкка ияләште. Идәндә матур келәм, уртасында Ногайның ике сандыгы тора. Янәшәдә озын борынлы комган, ике көмеш савыт, җиләк-җимеш. Бик нык эчәсе килсә дә, Ногай бернигә дә кагылмады. Агу салып куймаганнар дип, кем әйтә ала?!
Бәкләр-бәге, ишеккә таба борылып, келәмгә барып утырды. Алай-болай була калса дип, кылычын чыгарып, каршысына салды. Кара монда гынадыр да, дөнья хәлен белеп булмый.
Ишек катында аяк тавышлары ишетелде. Бусагада Олҗай хатын күренде. Шактый картайган, арыган кыяфәтле иде ул. Йөзен җыерчыклар баскан. Ногай, урыныннан сикереп торып, башын иде.
– Ханбикәм, исәнме, – диде ул, күзен келәмнән алмыйча.
– Исәнме, бәкләр-бәге Ногай! Ни йомыш белән? Җитмәсә, кача-поса эш йөртәсең...
Ногай сыңар күзен Олҗай хатынның сагыштан саргайган йөзенә төбәде.
– Олы йомыш белән килдем, хатыннарның затлысы, гыйлемлеләрнең гыйлемлесе, сабырларның сабыры Олҗай ханбикә! Синең ирең Мәңге-Тимер безгә хөр, ирекле мәмләкәт төзеп бирде. Мәңге-Тимер кимсетелгәннәрнең яклаучысы, ятимнәрнең әтисе, дәүләтнең терәге, ирнең асылы булды. Без бүген аны сагынып искә алабыз. – Ничек кенә тырышмасын, Олҗай хатынның бер генә кылы да селкенмәде, ул төссез караш белән басып тора бирде. Ногай сандыкларга ымлады. – Сиңа үземнең олыстан кечкенә генә бүләкләр алып килдем, шуларны зурлап кабул итә күр.
– Бүләкләрең өчен рәхмәт, бәкләр-бәге. Ләкин аны миңа чапкын аша да җибәреп була иде. Ничәмә ел эчендә беренче тапкыр мескен Олҗай хатынны искә төшерүеңнең сәбәбен әйт.
– Олҗай хатын! Күреп торасың, мәмләкәтәбез куркыныч астында. Түлә-Буганы хакимлеккә куеп, без нык ялгыштык.
– Аны син түгел, минем ирем билгеләде, бәкләр-бәге, саташа күрмә, үзеңне ханнан да биеккәрәк күтәрмәкче буласың.
– Әйе, бу Мәңге-Тимернең карары иде, ләкин бүген дәүләтебезгә куркыныч яный. Түлә-Буга, аны-моны белештерми сугыш башлый, гаскәр белән идарә итүгә бөтенләй дә сәләтсез. Безне тирә-яктан дошманнар чолгап алган, алар безне юк итәргә генә торалар.
– Син моңа ник хафаланасың?! Үзеңнең олысыңда типтереп яшисең дип сөйлиләр. Ханның карарларын чүпкә дә санамыйсың. – Мин олыс өчен түгел, Урда өчен борчылам. Бөтен кылган гамәлләрем дә тик шуның хакына. Әмма Түлә-Буга безне упкынга илтә, ханбикәм.
– Мин нәрсә эшләргә тиеш инде?
– Фатихаңны бир, кодрәтлеләрнең кодрәтлесе Олҗай хатын!
– Нинди фатиха, нәрсәгә?
Ногай үзендә булган барлык җылысын, күңеленең әллә кай читләренә китеп югалган ихласлыгын җыеп, бер сулышта әйтеп ташлады:
– Синең улың Туктайны ханлыкка куярга ризалык сорыйм!
Олҗай хатын каушап калды. Дала төлкесеннән барысын да көтте, ләкин мондыйга әзер түгел иде ул. Ногай исә каршындагы ханбикәнең йөрәгендәге боз эрегәнлеген чамалады. Хәзер туктарга ярамый.
– Мәңге-Тимернең дәвамчысы, синең улың – Урда тәхетенә иң кулай кеше. Аңарда синнән һәм мәрхүм ханыбыздан кан белән күчкән олы көч, акыл, мәгърурлык яшеренгән. Әгәр ул ташкынны ачып җибәрсәк, дәүләтебез даны тагын да еракларга таралачак, исеме гасырдан-гасырга күчеп, оныкларыбыз хәтерендә мәңге яшәр. Әлбәттә, янәшәсендәге ханбикә Олҗай хатынны да халык беркайчан да онытмас...
Олҗай хатын икеләнде, ләкин Ногайның сүзләре күңеленә ялкын салды. Аның күзләренә җан керде, аңа инде Туктайны – тәхеттә, үзен хан янәшәсендә күргәндәй тоелды. Бәкләр-бәге әле картаерга өлгермәгән хатынның пыскыган йөрәгенә һава өреп җибәрде.
– Ләкин... Ләкин ханны ханнар гына билгели ала, син моны миннән дә яхшырак беләсең.
– Беләм. Әмма ул тәртипне үзгәртергә дә мөмкин.
– Ничек итеп?!
– Әйтик, тәхеттәге хан кинәт үлеп китсә...
– Үлеп?! Син Түлә-Буганы үтерергә җыендыңмы әллә?! – Олҗай хатын агарынып китте. – Минем улымның куллары белән ханның җанын кыярга телисеңме?!
– Юк, борчылма. Улыңның кулы канга буялмас. Мин барысын да үзем хәл итәм.
Олҗай хатын ни әйтергә дә белми басып тора бирде. Бәкләр-бәге өчен бу мизгел мәңгелек төсле тоелды. Ниләр турында уйлый икән ханбикә? Ногайны тотып, Түлә-Буга кулына тапшырмасмы? Турыдан Туктай янына бармыйча, анасы белән сүз куертып барча эшне дә бозып куймадымы? Икенче яктан, данлыклы төмәнбашының яу кырларында чарланып беткән сизгерлеге тынычландыра. Ана кешегә мөрәҗәгать итеп, дөрес эшләде ул. Олҗай хатын тәкъдим ителгән бәхеттән баш тартмаячак. Кайчандыр хакимлек түрендә булган хатын-кыз өчен купшылык һәм байлык дөньясына кире кайту – әйтеп бетергесез шатлык. Ногай исә Туктай янәшәсендә үзенә бурычлы кешене булдыра. Әгәр Туктай берәр төрле киреләнсә, ул аңа һәрвакыт анасы аша тәэсир итә алачак.
– Бәкләр-бәге, миңа уйларга вакыт бир, – диде салкын тавыш белән Олҗай хатын. – Мин сиңа чапкын җибәреп, үз карарымны җиткерермен.
Ногай башын ия төште.
– Карарың уңай булыр дип өметләнәм, ханбикә! Туктайны исән-имин килеш тәхеткә утыртканнан соң мескен бер бәндәңнең хезмәтләрен дә онытмассың дип ышанам...
– Юлыңда бул, бәкләр-бәге. Күчтәнәчләрең өчен рәхмәт.
Ногай үз олысына шул кичтә үк кузгалды. Ияртеп килгән яугирләренең кирәге чыкмаса да, алар янәшәсендә барыбер тынычрак иде. Бәкләр-бәге белмәсә дә, Кара бу сәер вакыйгаларда һәрбер сугышчысын файдаланды. Ногай Олҗай белән сөйләшкән вакытта алар төрле киемнәр кигән кыяфәттә, коралларын яшереп, очрашу узган бакча янәшәсендә булдылар. Куркыныч хәл чыга калса, йөз хәнҗәр бер сызгыруга хакимнәрен якларга әзер иде.
Озак та үтми, Олҗай хатыннан чапкын килеп төште. Күбеккә баткан атын урамда калдырып, ул бәкләр-бәге Ногай каршында тезен чүкте.
– Олҗай хатын синең тәкъдимеңне өйрәнде, кодрәтле бәкләр-бәге! Курку белмәс көч иясе, көнбатыштагы дала-таулар, елгалар хакиме, ханбикә сиңа үзенең ризалыгын җиткерергә боерды. Син куйган барча таләпләр дә син үз сүзеңдә торган очракта җиренә җиткереп үтәлер, диде. Ханбикә шулай ук парча-ефәкләрнең күңеленә хуш килүен өстәргә кушты.
Ногай чапкынны сыйларга әмер бирде, үзе исә башында туган ниятенең чираттагы өлешен гамәлгә ашырырга кереште. Кичекмәстән үзенә тугры бәкләрне җыярга кирәк иде...
(Дәвамы бар)
"КУ" 01, 2023
Фото: unsplash
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев