Логотип Казан Утлары
Роман

УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)

– Хакимне бары тик хаким генә үтерә ала, – диде ул, ниһаять, бераз тынычланып. – Минем дошманым булса да, Ногай үз олысының чын хуҗасы, данлыклы төмәнбашы иде. Мәетен табып алып, хатыннарына илтеп тапшырыгыз, Ногай белән бәхилләшкәндә, ул табынган мөселман дине кануннарын үтәсеннәр.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

8

Туктайга Ногай өстенә янәдән бару өчен гаскәр җыярга ел ярымнан артык вакыт кирәк булды. Ул ара эчендә хәрби гамәлләргә әзерлек белән беррәттән хан барлык хәйләкәрлеген дә эшкә җикте. Нәтиҗәдә, Ногай тарафындагы Мәҗи, Сөдөн, Утраҗ, Акбуга һәм Тайта бәкләр Туктай ягына качып килде. Үзләре белән алар шактый гына нүкәрләрне дә иярттеләр.

Коралланган кешеләр Сарайга төрле яктан агылды. Идел буйлап болгарлар төште, рус кенәзлекләре шактый гына сугышчы җибәрде. Туктай хәтта Кавказ сыртын саклап торучы көчләрне дә яуга чакырырга мәҗбүр булды. Нәтиҗәдә, исәбе белән моңарчы күрелмәгән гаскәр оешты. 

– Болай булгач, Ногайның көннәре санаулы, – диде тулы ышаныч белән Баялун хатын. – Хәзер Туктайның ачуын китереп, теләсә нәрсә сөйләп тору әйбәт булмас. Дала сасы көзәнен җиңеп кайткач, кәефе дә күтәрелер, шунда син аңа улыңны бирегә чакырту турында әйтергә тиешсең, Әрибах.

– Яхшы, Баялун хатын. Ул инде Кавказ аръягыннан кире чиркәсләр тарафына кузгалды.

– Тик, зинһар, ашыкма гына. Улыңа хәзер егерме яшьләр чамасы, аны күргән чапкыннар сүзенә ышансаң, Чыңгызныкы белән синеке кушылган каннан бик чибәр, акыллы һәм шул ук вакытта көчле егет үсеп җиткән. Туктай аңарда үзенә көндәш күрмәсен тагын. Авызын чамалап ачсын, җитезлеге белән мактанмасын.

Яуга китәр алдыннан Туктай хатыннары белән саубуллашты. Алар сөекле ханнарына ихлас күңелдән дошманын җиңеп кайтуын теләделәр.

Дала буйлап олы гаскәр кузгалды. Әйтерсең, анда Урдадагы һәм аңа баш игән күрше-тирә дәүләтләрдәге кулына корал тота алган бөтен кеше тупланган. Аны канлы яулар аша узган нүкәрләр генә түгел, ханның яраннары, багучылар, бавырчылар, думбрачылар, пешекчеләр, тагын әллә кемнәр озата бара. Туктайның төп тирмәсе атлы җайдаклардан арттарак, зур көпчәкле арбага күтәртелгән. Аны сиксән үгез тартып бара. Юлда туктап тормый-нитми, хан шунда ук сәргаскәрләрен, бәкләрне, әмирләрне, кенәзләрне кабул итә, Ногайга каршы бәрелешнең төрле юллары турында киңәшләшә.

Олысына зур яу килүен ишеткән Ногай да гаскәр туплады. Ләкин ул барыбер Туктайныкына караганда ике тапкырга кимрәк нүкәрдән тора иде. Шулай да, мин-минлеге чиктән ашкан бәкләр-бәге борчылмады. Сугышта иң мөһиме сан түгел, ә акыл. Мәкер, хәйлә ягыннан әлегә аңа тиңнәр табылмады, шуңа ул тулысы белән үзенең көченә ышанды. Туктайга каршы кузгалыр алдыннан Ногай хатыннарын чакырды.

– Зур орышка китәм, биредә сез күз-колак булып торыгыз, алай-болай башка яклардан җәбер-золым чыга калса, шунда ук миңа чапкын җибәрегез, – диде ул, хатыннарын сыңар күзе белән бораулап.

– Бәлки, Туктайга карышырга кирәкмәстер? – дип, тыйнак кына кыстырды Байлак хатын. – Соңгы тапкыр сөйләшкәндә, сиңа бик каты теш кайраганы сизелде...

– Үз эшеңне бел, Байлак хатын, ирләрнекенә тыгылма. Тешен тагын да ныграк кайрыйдыр инде, әле күптән түгел генә арт санына тибеп җибәрдем бит.

– Хәзер үзеңә типмәгәйләре, – диде Хаини хатын. – Безнең шымчылар Туктайның нык әзерләнеп килүен хәбәр итте, башың гына сау булсын инде...

– Кирәк икән, гомеремне саклап калыр өчен вакытлыча Туктайга буйсынырмын. Иелгән башны кылыч кисми, үзен тәхеткә утырткан кешегә кул күтәрмәс, шәт. Йә, ярый, сезнең белән сүз боткасы болгатып, яуга соңга каламмы инде! Югалыгыз күземнән!

Ногай, тирмәсеннән чыгып, тирә-якка күз салды. Биек колга башында бердәнбер үз тамгасы төшерелгән тугра гына җилферди иде. Урданыкын ул Туктай беренче тапкыр гаскәр җыеп килгәч тә алып ташларга кушты. Кем белә, бәлки Ногай үз балаларына аерым мәмләкәт, аерым дәүләт төзеп калдырыр?! Туктай сөйләшүләр алып барырга ризалашса, Урданы урталай бүлеп, һәрберсе үз ягында тыныч кына хакимлек итә алалар бит. Аларда хан Чыңгызлар нәселеннән булса, биредә Ногай каныннан хакимнәр куелачак. Бәкләр-бәге фикеренчә, бу әйбәт тәкъдимгә охшый. Дошманнар килә калса, аларга каршы бергәләшеп чыгарга мөмкин. Ләкин Ногай Сарай ханына тез чүгәргә тиеш түгел. Икесе дә бертигез дәрәҗәдә, чын мәгънәсендә хакимнәр булсын! Алай да, Урда туграсын табып алып, аны үзенекеннән озынрак колгага күтәрергә боерып калдырды. Дөнья хәлен белеп булмый...

Хыялларына чумып, картайган, бөкшәйгән Ногай арбага утырган килеш юлга кузгалды. Яшь бара, ул инде хәзер, атка атланып, төмәннәр алдыннан юл күрсәтеп юртаклый алмый. Хәзер дилбегә уллары Җәке, Тәке һәм Турай кулына күчә бара. Башларында акыллары буталып, Ногай мәрхүм булганнан соң сугышып кына бетмәсеннәр инде...

Күпсанлы булуына карамастан, Туктайның төмәннәре бик тиз бара иде. Кыска гына вакыт арасында алар Ногайның «иске олысы» дип йөртелгән җирләргә килеп җиттеләр. Бәкләр-бәгенең хаким дәрәҗәсенә үрмәләве нәкъ менә шушы тарафларда башланды.

Ике гаскәр кара-каршы урнашты. Икесе дә янәдән кемнең беренче булып һөҗүмгә күчүен көтәләр иде. Туктай, олы көчнең үз ягында булуына карамастан, ашыкмаска карар кылды.

Озак та үтми, Урда ханы станына Ногайдан чапкын килеп төште. Еш-еш сулап, ул Туктайның тәнсакчылары озатуында төп тирмәгә керде һәм илбашы каршында тез чүкте.

– Ни йомыш белән килдең, илче? – дип сорады Туктай, бөтенләй башка нәрсә турында уйлаган кыяфәт белән. Ногайның тәкъдимен кичекмәстән ишетергә теләсә дә, сер бирмәде.

– Бөек хан, бәкләр-бәге Ногай сине үзенең олысында күрүенә чиксез шатлануын белдерергә һәм сине кайнар сәламләргә боерды, – диде илче, башын күтәрми генә. – Ул сүзен-сүзгә менә боларны җиткерергә кушты: «Синең колың Ногай үз җирләренә Урда ханының килүен белми калды; Ногай олысы һәм аның гаскәрләре тулысы белән илебез ханының милке; синең колың карт һәм авыру кеше, ул бөтен гомерен синең нәселеңә хезмәт итүгә багышлады; әгәр синең каршыңда гаебе бар икән, бу бары тик улларының уйламый эш итүе нәтиҗәсендә килеп чыккан хаталану гына; бәкләр-бәге ханның үзен кичерүенә ихлас күңелдән өмет итә һәм ышана».

– Тәмаммы?

– Тәмам.

– Яхшы, син китә аласың.

– Бәкләр-бәге Ногайга ни дип әйтим, бөек ханым?

– Хан уйлап караячак диген.

Чапкын күздән югалу белән Туктай җитдиләнде һәм янәшәсендәге Кадакка борылды.

– Дала төлкесе картая, һаман бер ялган белән көн күрмәкче. Түлә-Буганы бәреп төшергәндә дә, аның колагын, Җиҗәк хатынны шундый ук сүзләр белән юмалап маташкан иде. Ләкин мин Түлә-Буга түгел. Картлач мәкер әзерли. Хәзер үк гаскәрнең ике канат ягыннан шымчылар җибәрегез, безне камап алырга исәпләре юкмы икән? Ногай станыннан берәр нүкәрне урлап кайтырга кирәк, бәлки ул бәкләр-бәгенең башындагы фикерләреннән хәбәрдардыр. Һәрхәлдә, кул кушырып утырырга ярамый. Гаскәрне кичекмәстән хәрби әзерлек хәленә китерегез!

Туктайның сизгерлеге алдамады. Шымчы елганың өске өлешендә бу як ярга чыгарга әзерләнеп ятучы зур төркемгә тап булды. Нүкәрләрне Ногайның улы Җәке җитәкли иде. Күрәсең, аларга Туктай станына арка яктан китереп бәрергә кушылган. Моны белеп алган хан шунда ук гаскәрен икегә бүлде. Бер өлеше – Җәке ягына, икенчесе Ногай станына ыргылды.

Орыш озак бармады, көчләр тигез түгел иде. Ногайның шактый нүкәрләре Җәке янында калу да Туктайга ярдәм итте. Көтелмәгән һөҗүмнән каушап калган ногайлылар, кайсы кая чабып, киң далада югалды. Туктай исән калган нүкәрләрне үтермәскә кушты – аларның дала даны өчен хезмәт итүләре алда әле.

Караңгы төшкәндә, хан тирмәсе янына утызлап дружиначыдан торган рус кенәзе гаскәриләре килеп туктады. Атлары күбеккә баткан, үзләренең өсте-башы кан. Русларның берсе хан тирмәсенә керергә рөхсәт сорады. Ханның тәнсакчылары шунда ук аның бөтен коралларын җыеп алды. Ләкин үзен Василий дип таныштырган рус егете кулындагы капчыкны бирүдән баш тартты, әлеге әйбер бары тик Туктай күзләре өчен генә дип аңлатты.

Ике учак арасыннан уздырып «чистарткач», Василийны тирмәгә үткәрделәр. Ул Урда ханы алдында тез чүкте, аннан тылмач аша бер әйбер күрсәтергә рөхсәт сорады. Күрсәтсен, дип ымлады Туктай. Дружиначы тураеп басты, йөзенә шатлыклы елмаю чыкты. Яше егермегә дә җитмәгән егет иде ул. Капчыктан горур кыяфәттә кеше башын тартып чыгарды.

Туктай, урыныннан сикереп торып, Василий янына килеп басты. Капчыктагы баш – сыңар күзле данлыклы яугир Ногайныкы иде.

– Бөек хан, мин сиңа дошманыңның башын алып килдем, – диде Василий.

– Минем дошманым икәнлеген кайдан белә ул? – дип сорады Туктай тылмачтан.

Тегесе тәрҗемә иткәч, егет әзерлек белән тәмләп сөйләргә кереште.

– Без, аларның гаскәрләре таралашып качкач, бер төркемне куа киттек. Алар арасындагы иң олы яшьтәге кеше, кинәт аты абынып, җиргә мәтәлде. Килеп җиткәч тә, ул, үзен Ногай, ханның бәкләр-бәге булуын әйтә-әйтә, үтермәгез дип ялвара башлады. Безгә күп байлыклар, алтыннар вәгъдә итте. Аның телен тыяр өчен мин башын кисеп, сиңа алып килдем, бөек хан.

Төрле халыклар арасында йөреп, Ногайның теле чарланып беткән иде, русчаны да азмы-күпме сукалый, шуңа егетнең сөйләгәннәрендә хакыйкать бар кебек. Туктай янә Василийның кулындагы бәкләр-бәге башына күз салды. Сыңар күзе, тормыштагы төсле үк акаеп калган. Ул Туктайга текәлгән. Карашы, әйтерсең лә, тезләнеп ялварган кешенеке төсле. Күпме ялварсаң да, Туктай сине коткара алмый инде, даланың данлыклы бүресе Ногай...

Хан күз ачып йомганчы кынысыннан кылычын тартып чыгарды һәм авызын ачып торган Василийның башын кисеп ташлады. Егетнең башы бер читкә тәгәрәп китте, муеныннан шаулап кан бәреп чыкты. Аның тәне әле беравык, берни аңламагандай, чайкалып торды да, җиргә гөрселдәде. Ногайның башы икенче якка тәгәрәде. 
Баштанаяк рус гаскәрие канында коенган Туктай кылычын кире кынысына тыкты. Аннан соң тирмәдәге бәкләрне усал караш белән айкап чыкты.

– Хакимне бары тик хаким генә үтерә ала, – диде ул, ниһаять, бераз тынычланып. – Минем дошманым булса да, Ногай үз олысының чын хуҗасы, данлыклы төмәнбашы иде. Мәетен табып алып, хатыннарына илтеп тапшырыгыз, Ногай белән бәхилләшкәндә, ул табынган мөселман дине кануннарын үтәсеннәр. Гаскәрне таратырга әзерләгез, мин үзем Сарайга кузгалам.

1300  елны Ногайның йөрәге тибүдән туктады. Аның белән бергә гүя Ногай олысы да үлде сыман. Туктай Ногайның балаларына әтиләре җирендә хакимлек итәргә ризалык бирсә дә, Җәкедән дә, Тәкедән дә рәт чыкмады. Алар әле үзара, әле бәкләр белән тарткалашып, аталары җыйган хөрлекне тиз арада таратып бетерделәр. Урданың көнбатышында аерым дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелергә җитлеккән олыс комсызлык корбанына әйләнеп, озакламый дөнья йөзеннән бөтенләй дә юкка чыкты. Шул ук елны Урда өстенә афәт булып, коточкыч корылык килде. Ханнар багучысы Багаууган моны Мәңге Күк Тәңренең казасы дип аңлатты. Мәңге Күк Тәңре Сарайга ачулы, диде. Бәлки, Ногайның җанын кыйган өчендер? Анысын багучы тәгаен генә әйтеп бирә алмады.

Ногай мәрхүм булу белән Урдада яшәүче бик күп бәкләр һәм әмирләр җиңел сулап куйды. Дәүләт эшләренә читтән торып та тыкшынучы, ханнар белән бәхәсләшә алырлык дәрәҗәдә киребеткән кешедән арынгач, вак-төяк әмирләргә юл ачылды. Аларның берсендә дә Ногайдагы колач, киләчәкне алдан күреп эш итү сәләте юк иде, әлбәттә. Әгәр Ногай гади генә бер чүп кеше булса, ул Урда тарихына ханнар белән беррәттән кереп тә кала алмас иде... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01,2023

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев