Логотип Казан Утлары
Роман

УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)

Ничек дигән иде әле теге вакытта Туктай? «Әрибах хатын исән чакта Үзбәккә беркем дә кагылмаячак», – дидеме? Кадакка янә хәл керде. Үткәннәрдән кинәт калкып чыккан ханзадәдән котылу юлын ул хәзер тәгаен белә. Мәкерле фикерен тормышка ашыруны башында әйләндереп, мөддәбир үз тирмәсенә юнәлде. 

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

8

Төн уртасы иде инде. Туктай хан, назлы уеннан алҗып, Әрибахны ияртеп, тирмәсеннән урамга чыкты. Тышта рәхәт. Биштау өстендә тулы ай балкый. Күккә йолдызлар сибелгән. Җылы, шул ук вакытта һава бик чиста, көндезге ябышкак эсселек чигенгән. Биштау итәге яшел үләнгә, шифалы суларга да бай. Чишмәләрнең кайберләре тозлы, аларны атлар да чамалап эчә. Кешеләр дә ул суларны төрле сырхаулар вакытында кулланырга өйрәнде. Берсе күз авыруларыннан, икенчеләре эч авыртканда, өченчеләре хәл киткәндә ярдәм итә.

– Карале, сөекле ханым, нинди матур тулган ай! – диде Әрибах хатын, иренә елыша төшеп. – Шушы таулар артында, кайдадыр еракта минем улым синең данлыклы балаң Түкәл-Буга җитәкчелегендә дошманнарыңны айкап йөри. Исән-сау гына булсыннар инде...

Туктай көрсенеп куйды.

– Дошманмы, әллә миңа буйсынып яшәргә тиешле яраныммы – белгән юк... – диде ул.

– Сине саткан кеше дошман ул, сөекле ханым. Әтиләре дошман булса да, балаларын кичердең, нәселенә тимәдең. Ә алар синең яхшылыкка яманлык белән җавап кайтарды. Зинһар, үзеңне битәрләмә, син барысын да дөрес эшләдең, гадел ханым!

– Җәкегә кичерү юк. Ләкин мин үлгәч, халык минем турында ни сөйләр икән? Гомере буе үз җирләрендә сугышып йөреп, дәүләтне ныгыта, зурайта алмады, диячәкләр бит. Минем күңелне шул борчый...

– Әле барысы да алда, сөекле ханым! Син көчле, булдыклы, егетләрдәй япь-яшь! Ногай олысына тәртип керткәч, илебез тынычланыр, афәтләр китәр, син, яңа көчләр җыеп, мәмләкәтебезне тагын да киңәйтерсең, моңа һич кенә дә шигем юк! – диде Әрибах, иренең киеренкелеген киметергә тырышып.

– Әлегә исә мин ата-бабаларымнан калган малны да арттыра алмыйм... – Туктай кинәт ачылып китүенә оялып куйды, кабат кырыс тавышка күчте.

– Ярый, Әрибах, бар, сине тирмәңә озатсыннар! Бүгенгә мин нык арыдым.

Туктай тирмәсенә ялгызы гына кереп китте. Йокы төшмәде. Ногай олысыннан килгән хәбәрләр аны шатландыра иде. Улы Түкәл-Буга үзен чын гаскәрбаш итеп таныта. Үзбәк ханзадә турында да ул мактау сүзләре генә җиткерә. Түкәл-Буганы Туктай үзенчә ярата. Көчле, ышанычлы ул. Башы гына юк. Ни кызганыч, аны варис иттереп калдырып булмаячак. Илбасмыш мәкергә хирыс, кеше белән курыкмый сөйләшә белә. Түкәл-Бугадан аермалы буларак, танавы кипмәс борын тәхет турында хыяллана. Илбасмышның тәрбиячесе Кадак мөддәбир тиешле сүзләрен таба. Хәзер инде улы әтисеннән бигрәк остазына колак сала шикелле.

Хәер, Әрибах дөрес әйтә. Туктай әле яшь, тәхетне беркемгә дә ансат кына бирергә җыенмый. Ногай олысын өч кисәккә бүлеп, дөрес эшли Туктай. Түкәл-Буганы Урданың көнбатыш чикләренә үк олактыруы да урынлы. Сарайдан ерак торыр, Илбасмыш белән Кадакның кәефен кырмас. Ә Түкәл-Буга исә Урданың иминлеген дошманнардан соңгы тамчы канына кадәр саклаячак. Моңа шиге юк ханның.

Мисыр белән әлегә кадәр уртак тел таба алмау да борчый Туктайны. Кадак хаклыдыр – куркадыр Туктайдан Әл-Мәлик Ән-Насыйр солтан. Куркуы әйбәт. Тик Иран илханнарының мин-минлегенә чик куярга кирәк бит. Ә моны Туктай ялгызы гына башкарып чыга алмаячак – Кавказ тауларының аръягында сугыш алып бару җиңел гамәл түгел... Авыр уйларына арыганлык өстәлеп, Туктай, ниһаять, изрәп йоклап китте...

Биштау итәге бирегә җәйләүгә килгән барлык Урда халкын үзгәртеп куйды шикелле. Ачлыктан үлгәннәрнең сөякләре аунап ятмый, даладагыдай өтеп ала торган эсселек тә юк. Баялун белән Әрибах бигрәк тә Үзбәкнең кызчыгы нәкъ менә биредә дөньяга килүгә шатланды. Бу якның һавасы да, суы да шифалы, ана сөте дә үзәннең барлык байлыгын үзенә туплаган. Ике хатын көннәр буе сабый белән маташып, дөньяларын оныта торган булды. Нәзифә моңа карышмады, хан хатыннарының мондый илтифат күрсәтүенә шатланды гына. Дөрес, тегеләре атлаган саен акыл өйрәтергә ярата, ләкин табигате белән сабыр кыз моңа гына түзде. Яңа туган баласы, олы хатыннар җәмгыятендә иренең еракта яуда йөрүе хакындагы уйлар онытыла иде.

Иртән торып, Баялун хатын янә Нәзифә тирмәсенә юнәлде. Анда ул хуҗаларча, кисәтми-нитми килеп керергә гадәтләнгән. Тик бүген озак утырырга насыйп булмады. Урам яктан хатын-кызларның чыр-чу кычкырышкан тавышлары ишетелде. Баялун хатын үз тирмәсенә ашыкты. Гауга, чыннан да, аның ягында булып чыкты. Ишек төбендә аны елап, шешенеп беткән, куллары канга кадәр тырналган олы яшьтәге Сарнай хатын каршылады.

– Сарнай хатын, нигә сөрән ярасың?! – дип килә-килешкә җикеренде аңа Баялун хатын, тавышка халык көтүе җыелудан куркып.

– Тайдула, – диде тегесе, мышкылдап. Баялунның йөрәге табан астына төшеп китте. – Ни булды Тайдулага?! Нишләттең аны?

– Мин түгел, ул мине... – Сарнай тагын мышкылдады, ике кулындагы тырналган эзләрне күрсәтте.

– Әйдә, монда түгел, тирмәгә кергәч сөйләрсең.

Эчкә үткәч тә, Сарнай хатын барысын да аңлатты. Иртән ул тәрбиядәге кызларның, шул исәптән Тайдуланың да урын-җирләрен җыештырып йөргән. Тайдуланың әйберләре арасыннан агачтан юнып ясалган хач килеп чыккан. Кыз баладан, бу нәрсә дип сорагач, тегесе, аны-моны белештерми карчыкка ташланган һәм сугыша-тырнаша тәрене тартып та алган.

– Тайдула үзе кайда?!

– Уртак тирмәдә...

Баялун хатын, җил-җил атлап, асрамалар тирмәсенә китте. Керә-керешкә бала-чагага урамга чыгарга кушты. Тайдула тирмәнең ерак читенә поскан иде.

– Чык, Тайдула, курыкма, – дип дәште аны Баялун, елмаерга маташып. Тегесе тыңламады. Баялун сак кына бала янына килде, каршысына чүмәшеп утырды. Тайдула бер кулын, чытырдатып кысып тоткан килеш, күкрәгенә яшергән.

– Йә, миңа гына күрсәт әле, нәрсә ул синең кулыңда?

Тайдула усал күзләрен Баялун хатыннан алмады, аннан соң, бирешеп, уң кулын алга сузды. Акрын гына кечкенә учын ачты. Анда агачтан юнып ясалган кечкенә генә хач күренде. Ул гади киндер бауга беркетелгән иде.

– Миңа моны тотып карарга ярыймы? – дип сорады Баялун хатын йомшак тавыш белән.

Тайдула башын какты. Баялун хатын, менә-менә ватылып китәргә әзер әйберне алган сыман, тәрегә үрелде. Агач кисәге вакыт үтү белән шомарып беткән, шактый гына пычрак та каплап алган үзен. Баялун хатын хачны озак кына әйләндергәләп карады, аннан кире Тайдулага сузды.

– Кем бирде сиңа моны?

– Әнием...

Баялун хатын кинәт күңеле тулып киткәнен, күкрәген сагыш кысып алуын, күзләре яшьләнүен тойды. Ул, тыела алмыйча, кызыйны кочаклап алды. Яшьләре баланың чәчләре буйлап йөгерештеләр. – Яхшылап яшереп куй, сакла син аны, яме, кызым, – дип пышылдады Баялун. – Башка беркемгә дә күрсәтмә. Хәтта миңа да. Авыр чакларыңда, ялгызың калгач кына, аны алып, әниеңнең, якыннарыңның, туган ягыңның төсен исеңә төшер...

Тайдула дәшми утырды, аннары Баялунның куеныннан аерылып, тәрене мендәрләр астына яшерде.

– Мин зур үскәч, Сарнай төсле кол булачакмынмы? – диде ул, кинәт зур күзләрен Баялунга төбәп.

Баялун хатын янә ни әйтергә белми каушап калды.

– Нигә кол булырга тиеш ди син?!

– Син мине акчага сатып алдың бит...

– Сатып алмадым, сине коткарып калыр өчен бирдем мин ул алтыннарны.

– Ә нигә син мине коткардың? Кол итәр өченме?

– Юк, Тайдула. Мин сине ханбикә итәргә дип алып кайттым.

Кыз куркуын яшермәде.

– Туктай ханның ханбикәсеме?! – диде ул, шаккатып.

– Юк ла инде, юләр. Беркемгә дә бу хакта сөйлисе булма. Бу безнең икебез арасындагы сер булыр. Әгәр минем сүземне тыңласаң, син яшь, чибәр хан янәшәсендә урын алып, аның яраткан хатыны булып утырачаксың. Тик моның өчен минем һәр сүземне карусыз үтәргә һәм түзәргә кирәк. Аңладыңмы?!

Тайдула янә моңсуланды.

– Алар минем әтием белән абыемны үтерделәр, әниемне миннән аерып сатып җибәрделәр...

– Үткәннәр белән яшәргә ярамый, балам. Алга атларга, яшәргә омтылырга кирәк. Синең гаиләңне кыерсыткан кешеләр, һичшиксез, үз җәзасын алыр. Минем сүзне тыңласаң, бәлки, вакыт узгач, әниеңне дә исән-имин килеш эзләп таба алырсың. Ә моның өчен хакимлек һәм байлык кирәк. Тирмәдән чыккач та, Баялун Сарнай белән очрашты.

– Ни күргәнеңне оныт, Сарнай хатын, авызыңнан бер генә сүз чыкса, аны мәңгегә ябармын, – диде ханбикә һәм тиз генә атлап китеп тә барды.

Кичен Туктай хан якыннарын мәҗлескә чакырды. Гадәттәгечә, түрдәге урыннар гаиләсенә бирелде, бәкләр, дәүләт хезмәткәрләре, дәрәҗәсенә карап, тирмәнең төрле почмакларына урнашты. Гадәттә, мондый табынга җыелган кешеләр биш йөздән дә ким булмый, бу юлы, сугыш бару сәбәпле, халык азрак иде. Шулай да, тирмәдә шактый күңелле, ул шау-гөр килеп торды, хан кергәч кенә, барысы да тын калып, кайсы уң тезен чүкте, кайсы, ихтирам билгесе итеп, башын иеп, уң кулын күкрәгенә куйды.

Тәхеткә менгәч тә, хан җәмәгатькә борылды.

– Хан сөйли! – диде ул тантаналы кыяфәт белән. – Барыгыз да белеп торыгыз. – Ногай олысын акылга утыртырга дип җибәрелгән туганнарыбыздан бары тик шатлыклы хәбәрләр генә килеп тора. Озакламый Урданың көнбатыш өлешендә тулысынча тәртип урнаштырачакбыз. Безнең яугирләребез хөрмәтенә табында кымыз белән шәраб мулдан аксын, бавырчылар сый-нигъмәтләрне кызганмасын! Озакламый безнең сугышчылар, җиңү белән кайтып, сатлыкҗан Җәкене ике айгырга бәйләп җанын алачакбыз! Мин аеруча улым Түкәл-Буга белән сөекле хатыным Әрибахның улы Үзбәк ханзадәнең батырлыклары белән горурланам! Безнең нәселебезнең киләчәге бар!

Тирмәдәгеләр, шау-гөр килеп, ханның бу сүзләрен шатланып кабул итте, аннары берәм-берәм, баш иеп, хаким кулыннан кымыз тулы чәркәләрне алды. Озакка сузылган бу тамаша думбрачылар тавышына күмелде. Тирмәдә бәйрәм рухы урнашты – корылык һәм хорафатлар аркасында ханның күптән инде мондый мәҗлесләр үткәргәне юк иде. Бәйрәм тансыклаган аксөякләр тәмам исерешеп беттеләр. Бер Кадакның гына кәефе күтәрелмәде, йөзенә елмаю иңмәде.

Баштарак күңеле күтәренке булса да, кичкә таба Туктай да арыды. Ул салмыш яраннарының әле берсенә, әле икенчесенә караш ташлап дәшми утырды да, Кадакка мөрәҗәгать итте:

– Кайтсыннар, җитәр! – диде.

– Бөек ханыбыз мәҗлес тәмамланганын игълан итте, таралышыгыз! – дип шунда ук шәрран ярды Кадак.

Думбрачылар тынып калды, тирмәдә ыгы-зыгы башланды. Кадак халык арасында боргаланган арада, каршына Әрибах хатын килеп чыкты. Ханбикәне күргәч, мөддәбир елмаерга маташты һәм, кулын күкрәгенә куеп, башын ия төште.

– Бөек ханбикә, мескен мөддәбир сине күрүенә чиксез шат. Әрибах хатынның йөзенә шунда ук салкынлык йөгерде, ул башын югары күтәреп, Кадакка текәлде.

– Сүзең булса – сөйлә, Кадак.

– Бүген ханыбыз авызыннан Үзбәк ханзадәгә әйтелгән сүзләрдә синең дә өлешең бик зур, бөек ханбикә!

– Хан мактавына ирешү һәркемгә зур бәхет, моның өчен бик күп көч түгәргә туры килә.

– Хакимнәрнең мактавыннан да, тиргәвеннән дә куркырга кирәк, бөек ханбикә.

– Бу нәрсә, янаумы?!

– Юк, бу тормыш кануны.

– Мине кичен хан үз янында көтә, мөддәбир. Сүзең бетсә, китәм. – Баш өсте, бөек ханбикә, – дип, Кадак түбәнрәк иелгән төсле булды һәм Әрибах хатынга юл бирде.

Кешеләр чыгып беткәч, Кадак хан тарафына килде.

– Чыгышыгыз кыска, әмма үтемле булды, бөек ханым! – диде ул ялагайланып.

– Беләм, – дип ялкау гына җавап кайтарды Туктай.

– Түкәл-Буга белән Үзбәкне тиңләштерү генә мәҗлестәгеләрнең йөрәгенә шырпы төсле кадалды, гадел ханым.

Туктайның ачуы чыкты. Ул, тәхеттән сикереп торып, мөддәбиренең якасыннан эләктереп алды.

– Син бер әйткәнне аңламадыңмы, койрыксыз эт?! Мине янәдән Әрибахның улына каршы котыртмакчы буласыңмы?!

Кадак калтыранып төште. Ханның йөзе нәфрәттән чытылып килгән иде. Ул кинәт агарып чыккан иреннәре белән:

– Юк, бөек хан, гафу ит, сүзем ул хакта түгел иде, – дия генә алды.

Хан вәзирен төртеп җибәрде.

– Тагын бу хакта сүз кузгалтсаң, башсыз эткә әйләнәчәксең. Синең урынга атлыгып торучылар Урдада бетмәгән. Югал күземнән!

Кадак, хәлсезләнгән аякларын көчкә сөйрәп, тирмәдән чыкты. Күз аллары әлҗе-мөлҗе килде. Хан белән сөйләшүдән мәгънә юк, чөнки Әрибах хатын төннәрен аның миен чайкый, улына карата теләктәшлек уята. Ничек дигән иде әле теге вакытта Туктай? «Әрибах хатын исән чакта Үзбәккә беркем дә кагылмаячак», – дидеме? Кадакка янә хәл керде. Үткәннәрдән кинәт калкып чыккан ханзадәдән котылу юлын ул хәзер тәгаен белә. Мәкерле фикерен тормышка ашыруны башында әйләндереп, мөддәбир үз тирмәсенә юнәлде. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01,2023

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев