УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
– Һәркем дә хан була алмый, улым, – диде Тогърулҗа мөмкин кадәр тынычрак тавыш белән. – Мин Түлә-Буга янәшәсендә дәрәҗәле кешемен. Ханыбызга хезмәт итәм. Ә ил белән ул идарә итә. Һәркем үз урынын белеп яшәргә тиеш, тормыш кануннары шундый. – Димәк, мин дә беркайчан да хан була алмаячакмын... – диде Үзбәк, кәефе кырылып.
2
Киң далада Түлә-Буга станы җәелеп ята. Нәкъ үзәктә хан тирмәсе. Ул купшы, хакимлекне аңлаткан тамгалар белән бизәлгән. Аның янәшәсендәге биек колга башында Урда әләме җилферди. Хан тирмәсен дистәләгән яугир саклый. Тирмә үзе тәбәнәк кенә киртә белән уратып алынган. Саклану өчен түгел, тирә-юньдә йөгерешеп йөргән бала-чага, кош-корт кереп, ханның кәефен җибәрмәскә корылган ул. Төп тирмәнең уңында тагын берничә дистә купшы чатыр. Аларында ханның хатыннары, бәкләр, корылтай әһелләре, тәхет тирәсендә буталучы күпсанлы әрәмтамаклар яши.
Сул якта кечерәк тирмә – анда үзенең гаиләсе белән Алгуй урнашкан. Ул – Олҗай хатын белән Мәңге-Тимернең олы улы. Алгуйны Түлә-Буга якын итә, шуңа күрә аның дәүләттәге урыны шактый югары. Алгуй барлык эшләрдә дә үз сүзен әйтерлек дәрәҗәгә ия. Үзенең абруе буенча ул бәкләрбәкләреннән дә, сәргаскәрләрдән дә өстенрәк тора.
Чираттагы тирмә Алгуйга тиң хакимнеке – аның хуҗасы Тогърулҗа. Ул шулай ук туганнары Түлә-Буга һәм Алгуй белән бергә Урданың дәүләт эшләрен киңәшләшеп алып баруда катнаша.
Хакимнәрнең тирмәләреннән арырак башка чатырлар тезелешеп киткән. Биредә нойоннар5, ханның яраннары урын алган. Станнан ерактарак исә башлары исәпләп бетергесез мал көтүләре утлап йөри. Дала тыныч, чикерткәләрнең генә черелдәве ишетелеп тора.
Көннең иң эссе вакыты иде, һәммәсе дә кымыз эчеп хәл алу өчен киез корылмалар ышыгына таралышкан. Бу самими тынлыкны бозып, хан тирмәсе янына тиргә баткан атка атланган чапкын килеп туктады. Ияреннән җәһәт кенә сикереп төшеп, ул кызу адымнар белән яугирләр сагындагы ишеккә юнәлде.
– Юл бирегез, мин ханның чапкыны Айбүләк, – диде ул үзен кырыс караш белән бораулаган сакчыларга. Тегеләре юл бирделәр.
Тирмәгә кергәч тә, Айбүләк тәхетендә черем итеп утырган Түлә-Буга каршында тез чүкте.
– Хакимнәрнең хакиме, чиксез далалар хуҗасы, Күктәге әмерләрне җирдә тормышка ашыручы бөек ханым, мин сиңа Сарайдан кичектергесез хәбәрләр алып килдем, төшке ялыңны бүлгән өчен гафу ит, – диде чапкын башын игән көе.
– Зыян юк. – Түлә-Буга киерелеп куйды. Тәмләп йокы гына төшә башлаган кебек иде, тик Айбүләкнең кыяфәтенә күрә хәбәр чыннан да зур әһәмияткә ия булырга охшаган. – Сөйлә, Айбүләк, барысын да түкмичәчми сөйлә.
– Бөек ханым, миңа мәгълүм булганча, шушы көннәрдә берничә дистә яугирне ияртеп, Туктай ханзадә Ногай олысына юл тоткан. Түлә-Буганың йөзе чытылды. Йокысының әсәре дә калмады. Янәдән Ногай! Җәйге ялына да тынычлык бирми, һаман астыртын эшләр белән шөгыльләнә!
– Ногай аны үзе чакырганмы, әллә бу Туктай карарымы?
– Туктай Сарайда синең турыда начар сүзләр тараткан, бөек ханым. Имештер, син аны үтерергә әмер биргәнсең, һаман да эзәрлекләп торасың...
– Булмаган хәл бит бу! – Түлә-Буга шартлар дәрәҗәгә җитте.
– Тагын бер хәбәрем бар, бөек хан, әгәр рөхсәт итсәң...
– Сөйлә.
– Шымчылар җиткергәнчә, күптән түгел Сарайга яшерен рәвештә бәкләр-бәге Ногай үзе килеп киткән.
5 Нойон – монголларның аксөяк нәселе вәкиле.
– Нинди максат белән?
– Тәгаен генә белүче юк. Ләкин кайбер кешеләр бәкләр-бәге Ногайны Олҗай хатын тарафында күргән, имеш.
– Алай икән... – Түлә-Буга тирән уйга батты. – Сүзең беттеме?
– Тәмам, бөек ханым.
Түлә-Буга, яраннарының берсен чакырып алып, чапкынга ял итәргә урын һәм ризык бирергә кушты, аннан соң үз янына Тогърулҗаны дәштерде.
Тогърулҗа, бусагадан атлап керү белән уң кулын йөрәгенә куеп, чак кына иелә төшеп, хан белән исәнләште.
– Якынрак утыр, Тогърулҗа, – диде гадәттәгедән күпкә борчулы Түлә-Буга.
– Ни булды, ханым?
– Сарайдан яман хәбәрләр бар. Туктай, үзен үтерергә җыеналар дигән хәбәр таратып, Ногай янына качкан. Аңа кадәр Ногай Сарайга килеп, Олҗай хатын белән очрашкан...
Тогърулҗа да тирән уйга батты.
– Фетнә чыгарырга җыеналар дип уйлыйсыңмы?
– Шуңа охшап тора. Минем Туктайга бармак белән тию түгел, янаганым да юк. Дала төлкесе Ногайның миңа каршы башлаган чираттагы әшәке уенына бик тартым бу...
– Олҗай хатын белән ни турында сөйләшкәннәр икән? – Тогърулҗа әле генә ишеткәннәрне башына сыйдырырга маташты. – Сине фетнә аша бәреп төшереп, Туктайны тәхеткә утырту хакында түгелдер бит?
Моның хакында уйласа да, башка кеше авызыннан әлеге сүзләрне ишеткәч, Түлә-Бугага куркыныч булып китте. Куллары калтырана башлады, авызы кипте. Ул, чак кына түгеп бетерми, чәшкәдәге кымыздан бер йотым эчеп куйды.
– Олҗай хатын андый мәкергә бармас, Түлә-Буга. – Тогърулҗа барысын да бизмәнгә салып үлчәгән кебек бик ышандырып әйтте. – Алгуй – аның олы улы, ул синең уң кулың шикелле. Кече улы өчен олы баласын корбан итмәс. Олҗай хатынның сиңа үпкәләргә бер генә сәбәбе дә юк, шуңа күрә...
– Бу хакта беркемгә дә, шул исәптән Алгуйга да бер сүз дә әйтмә. Миңа уйларга кирәк, – дип, Түлә-Буга сөйләшүнең тәмам булуын аңлатты.
Хан тирмәсеннән чыккач та, Тогърулҗа үз ягына юнәлде. Мондый сөйләшүдән соң төшке ял турында уйларлык та түгел иде. Ләкин ул югалып калуын белгертмәскә тырышты. Тогърулҗага кичекмәстән бу киеренкелектән котылырга кирәк, башындагы уй-фикерләрне яңарту зарур.
Тирмәсе янында аны олы хатыны Баялун белән кече хатыны Әрибах каршылады. Икесе – ике төрле кеше, икесе – ике дөнья. Нык бәдәнле, кырыс холыклы, үз дигәненә ирешүчән, бик хәйләкәр һәм үтә дә акыллы Баялун янәшәсендә талдай нәфис сынлы, куе кара толымлы, карашы белән тәнне чемердәтеп җибәрерлек, төннәрен башны югалтырлык ләззәт бирә белүче Әрибах. Әрибахтан туган уллары Үзбәк тә әнисенә тартым булып үсә. Шундый ук төз буйлы, чем-кара чәчле, анасыннан күчкән чиркәс каны аша киребеткәнлеккә ия егет.
– Үзбәкне чакырыгыз, атларны иярләсен, – диде Тогърулҗа, хатыннарына бер генә караш ташлап.
– Бу эсседә кая бармакчы буласыз тагын?! – Баялун хатын иренең мондый гадәтен күрмәгәнгә, гаҗәпкә калды.
– Далада йөреп керәбез. Үзбәк улым!
Әйтерсең, ун яшьлек Үзбәк шушы чакыруны гына көтеп торган, ул тирмә артыннан йөгереп тә чыкты.
– Әти, әйдә атларыбызның җитезлеген сынап карыйбыз?! – диде ул, һәм үзенең чаптарын эзләргә йөгереп китеп тә барды. Ике хатын белән Тогърулҗа аның артыннан елмаеп карап калдылар. Аннан соң әти кеше дә аңа иярде.
– Тогърулҗаның йөзеннән нур качкан, – диде Баялун, ирләр күздән югалгач.
– Мин аны-моны сизмәдем кебек...
– Бик киеренке елмайды. Бәла генә килә күрмәсен инде, хан белән икәүдән-икәү генә сөйләштеләр...
Атларын тәмам хәлдән тайганчы куганнан соң, Тогърулҗа да, Үзбәк тә малкайларын тыныч адымга күчерде. Тогърулҗа, бүрдүк алып, андагы кымызны башта ат ялына бераз гына тамызды, аннан соң үзе йотлыгып эчте. Үзбәк бу тамашаны чак кына елмаеп күзәтеп торды.
– Әти, нигә без кымызны ат ялына тамызырга тиеш? – диде ул, Тогърулҗа сусавын баскач та.
– Безнең динебез шуны таләп итә, улым. Мәңге Күк Тәңре.
– Ә мөселманнар ник алай итми?
– Аларның үз дине, балам. – Тогърулҗа, шаккатып, улына текәлде. Тегесенең йөзендә ихлас кызыксыну, күптән бимазалаган сорауларга җавап табу теләге язылган иде.
– Безнең дин ата-бабаларыбыздан мирас итеп калдырылган.
– Мөселман дине дә әйбәт шикелле. Аларның Сарайда мәчетләре дә бар. Мин кайвакыт аннан ишетелгән җырларны тыңлап торам.
– Җыр түгел ул, улым, дога. Мөселманнар шулай итеп үзләренең Тәңресенә мөрәҗәгать итә. Аннан соң, бер мөселман гына түгел бит, безнең Сарайда насаралар да үз динен тота ала. Безнең хан барлык диннәрнең дә яклаучысы, берсенә дә артык йә ким игътибар бирми, бу шулай ук бабаларыбыз васыяте.
– Әти, ә ник син хан түгел?!
Тогърулҗа атыннан чак кына егылып төшмәде – мондый сорауны аңа башкалар түгел, ул үзе дә үзенә биргәне юк! Улы үсә төшкән саен төпченүе арта, бар нәрсәгә төшенергә тели.
– Һәркем дә хан була алмый, улым, – диде Тогърулҗа мөмкин кадәр тынычрак тавыш белән. – Мин Түлә-Буга янәшәсендә дәрәҗәле кешемен. Ханыбызга хезмәт итәм. Ә ил белән ул идарә итә. Һәркем үз урынын белеп яшәргә тиеш, тормыш кануннары шундый.
– Димәк, мин дә беркайчан да хан була алмаячакмын... – диде Үзбәк, кәефе кырылып.
Тогърулҗа янә ни әйтергә дә белмәде. Бәхеткә, ерак түгел ул табаннарын ялтыратып чабучы куянны күреп алды. Сүзне икенчегә бору өчен моннан да кулайрак форсат юк иде.
– Үзбәк улым, күрәсеңме, куянны? Әйдә, кем беренче булып аны эләктерә ала?!
Дөньясын онытып, Үзбәк атын куян артыннан чаптырды, күңеленә авыр хисләр тулган Тогърулҗа да аңа иярде.
Алар хан станына кайтып кергәндә, барча халык гөж килә иде. Бер читтә туктаусыз мал чалалар, шунда ук эшкәртәләр. Һәрбер тарафта зур казаннар асылган, алар астында янган ат тизәгеннән тирмәләрне төтен басып киткән.
– Түлә-Буга хан бүген бәйрәм оештырырга карар кылды, – диде Баялун, Тогърулҗа бусагадан атлап керү белән. – Ул сине чакыртып, кеше җибәргән иде инде, аның янына кузгалсаң, яхшырак булыр.
Тогърулҗа кире чыгарга өлгермәде, Баялун, җиңеннән тартып, үзенә борылырга мәҗбүр итте.
– Күңелем сизә, хәлләр хәерлегә бармый. Ханның болай кинәт кәефе үзгәрүе бик сәер, син дә көндез аның яныннан әллә ничек борчулы кайттың. Безгә куркыныч янамыйдыр бит?!
– Тынычлан, хатын, бернинди куркыныч та юк! – Тогърулҗа Баялунның кулын җиңеннән алып ташлады. – Үз эшләреңне кара, дәүләт мәсьәләләренә тыкшынма.
Тогърулҗа киткәч тә, Баялун хатын әле шактый вакыт бусага төбендә басып торды. Аның күзләрендә мөлдерәмә яшь иде. Күңеле алдамаган – Тогърулҗа нидер белә һәм ул аны өйдәгеләргә әйтә алмый. Әйтә алмый икән, димәк, гаиләсенә зыян килергә мөмкин. Бәла ишек какканчы алдан ук әзерлек чараларын күрергә кирәк. Баялун хезмәтче Болытны чакырып алды.
– Бар, тиз генә яугир Хуланны табып бирегә китерт! Артык сораулар бирмә, ашыга күр!
Болыт, Баялуннан куркып торганга, болай да сораулар бирергә җыенмый иде, ашыга-кабалана станны тутырган халык арасына тиз-тиз кереп тә югалды. Баялун исә сандыгындагы кара көнгә дип җыйган байлыкларын барларга кереште...
Тогърулҗа кергәндә хан үзенең тирмәсендә Алгуй белән сөйләшеп утыра иде.
– Кайда йөрисең син?! – дип, усал караш ташлады аңа Түлә-Буга. – Кайчаннан бирле сине көтәбез бит!
– Галиҗәнап ханым, гафу үтенәм, улым Үзбәк белән далага чыккан идек...
– Йә, ярый, утыр. – Түлә-Буга Тогърулҗага рус җиреннән китерелгән хәмер салынган көмеш савытны тапшырды, өчесе дә сасы сыекчаны эчеп куйдылар, майлы сарык итеннән авыз иттеләр. – Күңелсез, эч поша, шуңа күрә бәйрәм үткәрергә карар кылдым, – дип аңлатты хан, урам яктан дөңгер, думбра тавышлары ишетелгәч. Бавырчылар янә хәмер салдылар, өч хаким шунда ук савытларын бушатты.
Табын янында җитди сүз сөйләшмәделәр. Түлә-Буга чапкын алып килгән хәбәрләрне Алгуйга җиткергәнме-юкмы – анысы Тогърулҗага караңгы калды.
Тәмам кызышып җиткәннәр иде, бусагада Багаууган – Түлә-Буганың ышанычлы багучысы6 күренде. Багаууганга ничә яшь икәнлеген беркем дә белми. Үзе ул берьюлы ир-атка да, хатын-кызга да охшаган. Өс киемнәре эт талаган төсле, пычракка батып беткән. Чәчләре ике озын толымга салып үрелгән. Муенына төрле рәвештәге тимер кисәкләре, йөри-йөри шомарып беткән сөякләр асылган. Кулында шартлатып тарттырылган дөңгер.
6 Багучы – шаман.
– Баш өсте, бөек ханым, – диде Багаууган таш шыгырдаган төсле тавыш белән. – Мескен яраныңны ни йомыш белән чакырып китердең?
– Миңа камлап кара, хөрмәтле Багаууган. Минем тирәмдә дошманнар куера төсле...
– Яхшы. Мин камлаган вакытта хәмер эчмәгез, аның исе изге рухларның гайрәтен чигерә.
Багучы, уртагарак килеп, күзләрен йомды. Тогърулҗага ул аягүрә баскан килеш йоклап киткән сыман тоелды. Тик Багаууган йокламый. Ул кинәт күзләрен ачты. Алар әллә учак яктысыннан, әллә башка сәбәптән кып-кызыл булып янып торалар иде. Багучы акрынлап, дөңгеренә суккаларга кереште. Тирмәдә утырган өч кеше, үзләре дә сизмәстән, шул көйгә чайкала башладылар. Дөңгергә Багаууганның тамак төбеннән гырылдап чыккан тавышы өстәлде. Дөңгерен торган саен ешрак каккалап, багучы сәер бию башлады. Ул әле җиргә иелә, әле сикергәли, тагын әллә ниләр кылана. Дөңгере бертуктаусыз дөберди. Тогърулҗа, бу тамашаны күзәтеп, йокымсыраган хәлгә төшүен сизми дә калды. Тәне, аңа буйсынмыйча, елан шикелле як-якка авыша, күз кабаклары үзеннән-үзе йомыла. Ахыр чиктә тирә-юньдә дөңгер белән гырылдаудан башка бүтән аһәңнәр калмады.
Бу күпме дәвам иткәндер – Тогърулҗа белми, ул вакыт исәбен югалтты. Аны Багаууганның яман тавыш белән кычкырып җибәрүе генә сискәндереп аңына китерде. Алгуй белән Түлә-Буга да, әле генә йокыдан уянган кешеләр сыман, күзләрен чекерәйтеп багучыга текәлгән. Тегесе уртада йомарланып яткан, дөңгерен күкрәгенә кысып тоткан. Сәер сүзләр пышылдый-пышылдый, Багаууган сабый сыман кычкырып елап җибәрде. Куркып калган өч ир-ат ни эшләргә дә белми утырган арада, багучы кисәк кенә тынычланды һәм җир идәннән торып басты. Аның күзләре юеш, алар элеккеге халәтенә кайткан.
– Галиҗәнап ханым, минем тәнем бу дөньяда калып, җаным Аскы дөньяга төште, – диде багучы тыныч тавыш белән. – Аскы дөньяның 99 зинданында мәрхүмнәрнең җаннары бикләнгән. Алар көн дә, төн дә зар елыйлар. Күз яшьләре елга булып агып төшә, ул елга Аскы дөньяның хуҗасы Әрлик-хан утырган тимер сарайны әйләндереп алган. Сарайга бары тик упкын аша тарттырылган ат кылы аша гына керергә мөмкин. Капканың үзен котны алырлык куркыныч җанварлар саклый. Мин, алар аша исән-имин үтеп, Әрлик-хан белән сөйләшә алдым.
Багаууган, күргәннәрен исенә төшергән сыман, күзләрен йомып бераз сүзсез торды. Каршындагы өч ир-ат аны тын да алмый тыңлыйлар иде. Багучы дәвам итте:
– Әрлик-хан озын кара чәчле, кара мыекларын колак артларына кыстырып йөри, кара сакалы тезенә җиткән, өстендә җиде аю тиресеннән тегелгән тун. Ул миңа сезнең киләчәгегез турында бәян кылды. – Багучы, сез әзерме дигән сыман, ханнар нәселеннән булган ирләрне күздән кичерде. – Дошманыгыз бик көчле һәм сездән яшьрәктер. Ул сездән хәйләкәррәк һәм мәкерлерәктер. Алда сезне көрәш көтә, әмма сез өчегез дә җиңеләчәксез.
– Кайчан булачак бу хәлләр? – дип сорады калтыранып төшкән ТүләБуга.
– Анысын Әрлик-хан миңа әйтмәде. Бәлки, иртәгә, бәлки, йөз елдан соң.
Шуннан артыгын мин белмим, галиҗәнап ханым. Миңа китәргә рөхсәт бир, бик нык арыдым... – Багучы, чыннан да, озын юл үткән бәндә сыман хәлсезләнеп калган иде.
Түлә-Буга көмеш тәңкәләр тутырылган кечкенә капчыкны багучыга ташлады, тегесе яшь егетләр җитезлеге белән аны эләктереп тә алды.
– Хәзергә китә аласың. Сарайга кайткач та, беренче эш итеп Әрлик-ханга корбан чалырга кирәк булыр, оныттырма, – диде Түлә-Буга.
Багучы киткәч тә, Түлә-Буга хезмәтчеләрен чакыртып, хәмер салырга боерды.
– Әллә иртәгә, әллә йөз елдан соң булыр диде бит Багаууган. – Хан хәмергә чыланган сакалын сыпырып куйды. Ул шактый кәефле күренә иде. – Бүгеннән үк баш ватмыйк, туганнарым. Ногай белән Туктайның арт сабагын укытырга кирәк анысы. Шуңа күрә озакламый Сарайга кайтып, корылтай җыярбыз. – Аннан хезмәтчегә эндәште. – Бирегә думбрачыларны, биючеләрне, җарияләрне чакыр!
Хан тирмәсе төне буе гөрләп торды. Башкаларында да шау-шулы бәйрәм барды. Киеренкелекне, курку хисен җиңәргә тырышып, Түлә-Буга хәмергә чумды.
Тогърулҗа үз тирмәсенә таң алынганда гына кайтты. Аны борчылып Баялун көтә иде. Тогърулҗа аны үз янына чакырып, багучы әйткәннәрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Бәянны тыңлаган саен олы хатынының йөзе карала барды, ул тирән уйга батты.
– Ханзадә Үзбәкне ничек тә булса коткарырга кирәк, – диде, ниһаять, бер фикергә килеп, Баялун.
– Ничек итеп?!
– Кавказ тауларына, чиркәсләргә, Әрибахның туганнары янына җибәрик. Анда ул исән калачак, монда исә язмышы хәл ителгән. Тогърулҗа җавап бирергә ашыкмады. Баялунны озатып, үз янына Әрибахны чакыртты. Аны сөйгән хатыны белән мавыктыргыч уен көтә иде. Сылу буйлы, татлы күкрәкле Әрибахны туйганчы назлап, арыган Тогърулҗа йокыга талды.
Үзбәкнең Кавказ ягына китүен Түлә-Буга белән килештерделәр. Хан баштарак мондый тәкъдимгә карышты, Тогърулҗаны куркаклыкта гаепләде, ләкин ахыр чиктә күнде.
Ун яшьлек егетне юлга бөтен ыру белән әзерләделәр. Кием-салым, азык-төлек, дәрәҗәле кешеләргә затлы бүләкләр, алтын-көмеш сандыкларга салынды. Үзбәкнең иминлеген, байлыкларның бөтенлеген сакларга йөздән артык тәҗрибәле нүкәр7 билгеләнде. Аларның башына Алатай белән Нангудай әмирләр куелды. Иптәшкә балачактан ук бергә уйнап үскән Исабәкне – ханзадәдән чак кына олырак малайны да җибәрделәр. Олауга күпсанлы атлар, үгезләр өстәлде. Нәтиҗәдә, уртача бер кәрван килеп чыкты.
Саубуллашыр вакыт җитте. Башта әтисе Тогърулҗа сүз алды:
– Балам, – диде ул, тавышын мөмкин кадәр тынычрак итәргә тырышып. – Син бездән еракка, даладан тауларга китәсең. Безне сагынып, йөрәгең сыкраганда, бер нәрсәне исеңдә тот – чын ир-ат теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә, барлык сынауларны да намус белән ерып чыгарга тиеш. Мәңге Күк
7 Нүкәр – монгол сугышчысы, гадәттә, аксөякләр затыннан.
Тәңре сине дошманнардан саклар, без аңа китергән корбаннар юлыңны ачык итәр. Син әле яшь, ә бу белем эстәр өчен бик кулай чор. Беләгең генә түгел, акылың да ныгысын. Укымышлы кешеләр Урдага бик кирәк. Аларны без читтән чакыртканчы, үзебезнең Чыңгыз нәселеннән үстерү дөресрәк булыр. Ләкин укымышлы булу гына җитми, тәнең дә корычтай ныгысын. Икесе бертигез барганда гына, кеше морадына ирешә ала. Мин сине кире әйләнеп кайтканда, чын ир-егет итеп күрергә өметләнәм. Хыялларың миңа мәгълүм, әгәр Мәңге Күк Тәңре ярдәм итсә, алар чынга ашар. Ләкин ул теләкләреңне беркемгә дә сөйләмә, сак була күр. Хуш, сау бул, сөекле улым Үзбәк!
Аннан чират Әрибахка җитте. Әнисе кулына кечкенә кызын күтәргән. Көнчәага8 әле берни дә аңламый, авызыннан күбек чыгарып, абыйсына елмаеп, нәни кулларын суза. Үзбәк сеңелкәшенең кулын сак кына учына тотты, аннан әнисенә елышты. Әрибахның күзеннән яшьләр ага иде:
– Улым, син минем туган ягыма, күкне терәп торган тауларга китәсең. Таулар сакчыл һәм шул ук вакытта кыю кешене ярата. Мин синең исән-имин әйләнеп кайтуыңны чын күңелдән көтәчәкмен! Безне онытма, далада сине өзелеп яраткан кешеләрең барлыгын башыңнан чыгарма!
Баялун хатын да берничә сүз кыстырды. Ниһаять, озын кәрван юлга кузгалды. Әтисе атлы җайдаклар белән аларны беренче ямчыларга кадәр озата килде, аннан соң хан станына борылды. Үзбәк ун ел чамасына сузылган сәяхәткә кузгалды...
(Дәвамы бар)
"КУ" 01, 2023
Фото: unsplash
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев