Логотип Казан Утлары
Повесть

КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)

– Әле тагын бер шәп җырчы ишетелгәли башлады, – диде әткәй, горурланган сыман. – Илһам Шакиров, безнең Сарман ягыннан икән. – Кара әле, сорыйсым килеп йөри идем, Мәхтүрә сөйләп торган иде беркөнне. Аны, көнләшеп, Рәшит Ваһапов парахудтан суга ыргыткан, ди бит. Көч-хәл белән тартып алганнар. Судан алгач, ике бидрә су чыккан үзеннән. Бичаракаем, ничек үлми калган диген?..

(Әсәрне башыннан укыгыз)

3

Язу өстәле янына утыргач, ихтыяри-мәҗбүри дигәндәй, вафатыннан соң Тавык урамыннан китеп, Базар урамына елышкан Әлфир абый турындагы истәлекләремне барларга тотындым. Күңелне бер кузгатып кына җибәр, аның төпкеленнән әллә нәрсәләр өскә калкып чыга, һушлар китмәле. Истәлекләр янына кайчандыр, кемнәндер ишеткәннәре дә өстәлә бит әле аның, уйлап чыгарасы да юк.

Аларның нәселе, дәфтәргә язылганча, Коры кушаматлы иде. Әлеге ләкаб бабайларыннан ук килә булса кирәк. Әлфир абзыйның атасы яки бабасы турында сүз чыкса, Коры кушаматын кыстырмый калмыйлар иде. Әмма бу нәсел тарихын күрсәтми, аларның холкын билгели торган ләкаб иде булса кирәк. Коры кушаматында вәкарьлек тә, тәкәбберлек тә, минминлек тә, башкаларны санга сугып бетермәү дә, үзен күрсәтү теләге дә бар сыман тоела. Әлфир абыйга да ят түгел иде бу сыйфатлар, кешеләр арасында берәр бәхәс яки ызгыш-фәлән чыкса, сүз куертып тормыйча, теш арасыннан бер-ике сүз саркытып чыгара иде дә, бәхәскә нокта куеп, важный кыяфәттә китеп бара иде. Әйттем – бетте! Ни дисең инде, әти-бабаларыннан килгән коры холык! Аның кем беләндер иркенләп, авылдагыча әйтсәк, җәелеп сөйләшеп торганын күргәнем булмады. Ул, берьяктан караганда, үз дөньясында гына яшәүче сәер адәм иде кебек, икенче яктан, аның белмәгәне-кызыксынмаганы юк, ни хакында сөйләшсәләр, шул хакта, тавышын бөереннән чыгарыбрак, аңа игътибар итәләрме, юкмы, сүз кыстырмый калмый иде. Шунысы кызык: Коры Әлфир кибет тирәсендә аерым игътибарга, хәтта ихтирамга дисәм дә, дөрес булыр, ия иде, чөнки мин белә-белгәннән бирле, ул, кибеттә, потребкооперация хисап-сайлау җыены тарафыннан сайланып куелган ревкомиссия рәисе булып йөрде. Әлеге вазифаны ул зур җаваплылык белән башкарып килде һәм, авылдашлар уйлавынча, алыштыргысыз булып санала иде.

Әлфир абыйга кагылышлы хатирәләр минем күңелдә беренче сыйныфта укыган чыктан беркетелеп калган икән. 

***

...Мәктәптән кайткач, миңа дүрт яшьлек сеңлемне карау эше йөкләнә. Шулай беркөнне, сеңлем белән өстәл астында «өйле» уйнаган булып мәш киләбез, әнкәй казан астына ягып җибәрергә әзерләнә – олы пычак белән сап-сары сөян пүләненнән чыра телә.

 Йөгереп диярлек алтынчы сыйныфта укучы Гамил абый кайтып керде. Көч-хәл белән генә тын ала, үзе нидер әйтергә азаплана, әмма артык кабаланудан, ни сөйләгәнен аңлап бетереп булмый.

Гамил абыйның болай «гөрс» кайтып керүе безне уеннан, әнкәйне эштән аерды. Нәрсәдер булган чакта бала-чага зурлар яныннан китми, колагын шомрайтып тыңларга әзерләнә бит инде, сеңлем Рәмүзә белән икәүләшеп өстәл астындагы «өебезне» калдырып, шыпырт кына сәке өстенә үрмәләдек. Әнкәй эшеннән бүленеп, Гамил абыйга карап торды да бераздан йомшак кына әйтеп куйды:

– Ул кадәр ни булды? Башың-күзең тонган...

Безнең өйдә балалар арасында иң йөремсәк кеше Гамил абый иде. Өлкәнрәк абый-апаларның алай киләп сарып йөрергә вакытлары да булмагандыр, укудан соң, өйгә кайтып капкалап алалар да, һәркайсы үзенә тәгаенләнгән вазифаларга керешәләр, Кем Тауасты чишмәсенә суга дип ашыга, кемдер, абзарга чыгып (аны абзар диюче юк иде бугай бездә, лапас дип сөйләшә идек), мал асларын чистарта, кемдер утын ярып алып керә. Хәер, ярырлык утын сирәк була, җәй көне, уттай кызу эш өстендә утын әзерләтеп йөриләр, ди, колхозда! – Гадәттә, әткәй кыш уртасында бригадирдан ат сорап, айга бер-ике мәртәбә ерак булмаган Имәнлек урманыннан коры-сары төяп алып кайта иде. Башкасына рөхсәт юк, урманчы (лесник) тотса, башың бетә, хәзер суд юлын таптата башлыйлар. Монысын мин әткәй белән әнкәйнең сөйләшүләреннән еш ишетәм, шуңа күрә бәләкәйдән «суд» сүзе, иң куркыныч нәрсәне аңлаткан төшенчә буларак, җаныма сеңеп калды.

Гамил абый, ниһаять, тынычлана төште, сүзләре аңлашыла башлады:
– Коры йөри!..Мәгъфүрҗаннардан чыгып килгәнен күрдем.

Әнкәй сабыр тавыш белән Гамил абыйны бүлдерәсе итте:

– Ни сөйләп маташасың соң син, Аллаһ колы?! Нинди Коры ул тагын?

– Соң инде... Корыны да белмәскә! Теге, радио тикшереп йөри торган абый инде. Тавык урамында яшиләр алар.

– Шулай диләр аны баштук. Әлфир абыең радио тикшерергә чыккан инде алайса. – Әнкәй кабалана башлады.

– Тиз генә өйне җыештырып алыйк.

– И, ул Корыны... Гел иснәнеп йөри инде, име, әнкәй?

– Кем әйтте алай дип? – Әнкәйнең тавышы ачу төсмерле иде. Гамил моны сизенеп, хәлне йомшартырга теләде.

– Кем әйтте дип... Мәгъфүрҗанның атасы инде. Әхмәй абзый...

– Кем ни әйтмәс? Син кабатлама, бигрәк тә ләкаб белән эндәшмә кешегә.

– Ләкаб? Нәрсә ул? – диде Гамил абый, аптырый төшеп. Бу сүзне минем дә ишеткәнем юк иде.

– Менә әйттең бит әле Әлфир абыеңны Коры дип. Шул була инде ләкаб.

– Кушаматны әйтәсең икән. Аны бөтен авыл шулай ди бит. Коры булгач, Коры инде.

Әнкәй чын-чынлап ачуланды.

– Башкалар дисеннәр, ә син әйтмә! Олыны олы, кечене кече итә белергә өйрән, син бәләкәй малай түгел – алтынчы сыйныфта укыйсың.

Гамил абый тынычланырга уйламый, тагын сәерсенеп сорау бирде:

– Сыйныф ни дигән сүз ул, әнкәй?

– И балакайлар... Мәктәбен әйтер идем, туган телне бозып бетерәләр, татарча дәреслекләрегезне ачып карасам, шаклар катам – яртысы русча, чиреге чит телчә, калган чиреге татар теле... Шул булдымы туган тел, газиз ана теле? Сез бергә укыган төркемегезне класс дип йөрисез, без аны сыйныф ди идек элек.

Мин инде бераз исәүрәк, әнкәйнең бик күп еллар элек укытучы булып эшләгәнен ишеткәнем бар иде. Шуңа күрә ул күрше-тирәдәге апалар сыман өтек-төтек сөйләшми, ничектер йомшак, матуррак сөйләшә, безне дә сеңлем белән әйткән сүзнең тәмен белергә өйрәтә. «Бер-берегезгә телегез тәмле, йөзегез ямьле булсын, – ди ул, бер-бер ямьсезрәк сүз ычкындырсак. – Алтыдагы – алтмышта, кечкенәдән матур сөйләшергә өйрәнеп үсәргә кирәк!»

– Әлфир абыең – колхозның радиоузелы мөдире. Шуңа өйдән өйгә кереп, йорт борынча радиоларны тикшереп чыга ул. Гел йөреп тора.

Әнкәй «гел йөреп тора» дисә дә, нигәдер мин ул «Әлфир абый» дигән кешене бер дә күргәнем юк иде моңарчы. Искә алмадым микән, тышта уйнап йөргән чакка туры килдеме аның безгә керүе – бу абыйны минем белгәнем-күргәнем юк иде.

– Нигә тикшерә соң ул? – диде Гамил абый бирешәсе килмичә.

– Анысын үзеннән сорарсың. Хәзер исә идәнне себереп чык, күрәсең бит, бәрәннәрнең «шомырты» белән тулган өй. Ә син, улым Сәяр,  – дип, миңа эндәште әнкәй, – сәкедәге мендәрләрне әйбәтләп өеп куй.

Гадәттәгечә, сеңлем Рәмүзәгә өйдә эш табылмады. Ул соры песи баласы белән уйнап утыруын белә. Рәхәт бәләкәй кешегә. Нишләсә дә ачуланмыйлар, эш килеп чыкса, аңа кушып та карамыйлар.  

Өйне рәткә кертеп бетерүгә, ишекне шакыдылар. 

Әнкәй йөгереп диярлек барып, ишекне ачып җибәрде.

– Керегез, кер... Әлфир икән әле, – дигән булды аның нишләп йөрүеннән бөтенләй бихәбәр шикелле.

Безнең ишекне моңарчы бригадир Рәис абый гына болай шакып керә иде. Тик ул иртүк шакый ишекне. Ул чакта инде барысы да уянып, һәммәсе аяк өстендә була. Без Рәмүзә белән җылы юрган астында. Рәмүзә йокы бүсә, мин шыпырт кына өйдәгеләрнең ни эшләгәнен күзәтеп ятам. Җылы юрган астыннан бер дә чыгасы килми. Шул чакта сак кына ишек шакыйлар. Ул арада, «керегез!» дигән сүзне көтмичә, ишек ачылып китә, «исәннәрмесегед!» дип, яшькелт төстәге олы кожан кигән берәү килеп керә. Шушы була инде ул бригадир Рәис абый. Үзе юкта аны Тәвәй Рәисе дип тә җибәрәләр, әмма үзенә алай әйтүче юк, әткәй: «Рәис энекәш» дип кенә тора. Рәис абый исә куеныннан калын дәфтәр чыгарып, әткәйгә эш куша.

– Бүген, Хәбирҗан абзый, фирмедә буласың. Балта, пычкы ал. Түбә ныгытасы бар, Ысмай абзый белә, агач ярдырып, түбәне такта белән яптырып кую мәслихәт. – Ул, җавап көтмәстән, дәфтәрен ачып, карандаш белән ниндидер билге сала. – Нәрәт бирелде, абзый, әйбәт кенә эшләргә язсын, – дип, җиңел адымнар белән чыгып та китә.

Әткәй, «ярар, ярар», – дип, аны озатырга чыга. Ишегалдында ни турындадыр бераз сөйләшеп торалар әле. Тик мин аларның ни сөйләшкәннәрен ишетмим, тыңлап ятарга теләк тә юк, күзләрне тагын йокы эләктереп ала да керфекләрне йомдырып куя. Инде Әлфир абыйга кайтыйк.

...Ишекне каерып ачып, өйгә таныш булмаган абый килеп керде. Озын буйлы (бездә аны «дастыен» диләр), төскә чибәр, әмма ачык йөзле түгел сыман. Нигәдер сөмсере коелган шикелле иде аның. Кәефсез генә:

– Исәнмесез... – диде.

Безнең авылда болай сөйләшмиләр. Әнә бригадир Рәис абый ничек матур, ягымлы итеп әйтә: «Исәннәрмесегед»  – ди. Вәт бу безнеңчә. Ә болай төксе генә «исәнмесез» дию колакка ятып бетми. – Йә, ни эшләр майтарып ятасыз монда? – диде ул, сытык чырай белән. – Тикшерергә чыксам, бөтенесе тәртиптә, понимаешь, чыгып китүгә бөтенегез радио тирәсендә бөтерелә башлый, – дип, бер сүз көтмәстән, аяк киемен сала башлады. Ул безнең өйгә килеп кергән мәлдән үзен хуҗа, каршы килмәслек абруй иясе итеп тота иде булса кирәк. Чыннан да, бу абыйны беренче күрүем иде. Мине иң нык гаҗәпләндергәне – Әлфир абыйның елтыр соргылт ботинкалары булды. Өр-яңа, күз явын алырлык итеп ялтырап торалар. Ул ботинкасы өстеннән кара кәлүш (безнеңчә эрҗинкә) кигән. Килеп керүгә, беренче эш итеп, аерым бер вәкарьлек белән димме, шул кәлүшләрен салып куйды. Аннан бернинди чакыру көтмәстән, түргә атлады. Түр диварда безнең өйнең иң кадерле әйбере – кара эшләпәле радио эленеп тора иде.

Ул радио дигән нәмәрсәне дөньяның серле бер хикмәте итеп саный идем. Эшләпә артында кечкенә йодрык кадәрле бер тартмасы бар. Күпме генә әйләндереп-тулгандырып карасам да, аңлый алмыйм, сөйләүчеләре кайда утыралар – шушы сергә һич төшенә алмый изаланам. Әткәй, ай саен диярлек радионы эленгән җиреннән алып, шул кара каты кәгазьдән эшләнгән «эшләпәне» дымсу чүпрәк белән сак кына кагылып сөртеп ала. Миңа җай чыга, тәвәккәлләп, күптән кызыксындырган сорауны биреп ташлыйм:

– Әткәй, бу радионың кешеләре кайда соң? Нишләп алар безне күрәләр, без аларны күрмибез? Әткәй көлемсерәп, чүпрәк белән маңгаемны сөртеп алгандай итә.

– Һе, «безне күрәләр», дисеңме?  Каян алып әйтәсең?

– Күрмәсәләр, шулай бөтен кеше җыелгач кына җырлый башламаслар иде алар. Бер дә син өйдә булмаганда җырламый бит ул.

Әткәй көлеп җибәрде.

– И бала, бала! Соң, кич бөтен кеше эштән кайткач, ашагач, өй эшләрен бетергәч кенә, концерт башлана. Программа диләр, ишетә торгансыңдыр инде, шулай көйләнгән ул радио. Бер дә безне күзәтеп утырмый. Мин исә андагы абый-апаларның җырлауларына мөкиббән, барлык кешене булмаса, һич югы мине күрмәүләренә ышанасым килми. Тагын да үҗәтләнеп, сораштыруны дәвам итәм:

– Кешеләре кайда соң бу радионың? Кайда утыралар, кая басып җырлыйлар? Әткәй эшләпәне борып, арттагы шул йодрык кадәр нәрсәне күрсәтә.

– Шушында инде аның хикмәте, улым.  Шушыннан сөйли дә, җырлый да инде ул.

Берсендә сүзгә әнкәй дә кушылды.

– Килде бит заманалар, концерт карыйм дигән булып, салкын клубка барып катып утырасы да юк. Иренмә, тыңла гына – Рәшит Ваһапов та өйгә үзе  килеп керә, Усман Әлмиев тә, Мәрьям Рахманкулова да, Зифа Басыйрова да. Рәхәтлән тыңлап. Җырлары йөрәккә май булып ята.

– Әле тагын бер шәп җырчы ишетелгәли башлады, – диде әткәй, горурланган сыман. – Илһам Шакиров, безнең Сарман ягыннан икән.

– Кара әле, сорыйсым килеп йөри идем, Мәхтүрә сөйләп торган иде беркөнне. Аны, көнләшеп, Рәшит Ваһапов парахудтан суга ыргыткан, ди бит. Көч-хәл белән тартып алганнар. Судан алгач, ике бидрә су чыккан үзеннән. Бичаракаем, ничек үлми калган диген?..

– Мәхтүрәгә куш җыен юк-бар белән авыз чайкарга.

– Алай димә, аның өч малае Казанда укый. Шулардан чыккан сүздер, үзе әйтмәсә дә, әйбәт беләм, малайлары сөйләнгәннәрдер бу кайтуда. Һәдиягә шулай дип әйткән идем, ул бөтенләй башкача сүз йөртә.

– Һәдиянең Казанда кеме бар? – диде әткәй, әнкәйне үртәгәндәй. – Абыйсы Казанда эшли. Хәрби заводта. Анда бөтен хәбәр иң беренче булып килеп ишетелә икән. Һәдия әйтә: Рәшит Ваһапов Илһам Шакировка кырын күз белән дә карамаган, тегесе яшьлек җүләрлеге белән, Рәшит Ваһаповка өч тапкыр пычак белән кадаган икән. Әтисе сугыштан нимес пычагы алып кайтып, чормага яшереп куйган икән, ди. Шуны табып алган, ди... Берәрсе котырткандыр дип әйтәләр, ди. Тик торганнан кеше кадәр кеше алагаемга кем китереп кадасын инде, җә? Рәшит Ваһаповның ике банка каны аккан. Күргән кешеләр булган. Рәшит Ваһапов бик әйбәт кеше икән, каны чаптырып агып тора, ди, үзе һаман: «Илһам Шакировка тимәгез, әле яшьлеге белән генә шулай кылана, вакытлар үткәч, аңлар әле», – ди икән, ди. Кемгә ышанырга да белмәссең, андый җирдә шулайдыр инде, әртистләрдә ул акча, ул ашау-эчү, ди. Барлыкка чыдый алмыйлар, юклыкка түзә кеше. Әле үткән атнада гына булган хәлләр, ди.

– И карчык, карчык! Син бит бераз сабак алган кеше, мөгаллимә булып та эшләдең. Радио сөйләп тора, бу көннәрдә Рәшит Ваһапов Казакъстанда, чирәм җир күтәрүчеләр янында концерт куеп йөри, Илһам Шакиров Үзбәкстанда, Ташкентта концерт куя икән. Алар бит бер-берсе белән очрашып, иркенләп сөйләшеп тә утыра алмыйлардыр. Минем исә аларның сүзләре колакка керде дә чыгып та китте. Ничек тә радиога кереп оялаган кешеләрне күрәсе килә.

Әткәйне тинтерәтүне дәвам итәм.

– Әйт инде, әткәй, бәләкәй генә савытка ул кешеләр ничек сыялар, ә?

Әткәй миннән котылу өчен нидер уйлап чыгарып сөйли башлады. – Менә, улым, шул җырчыларны Мәскәүгә алып барып, бәләкәй ишләрен ясаталар. Чынлыкта алар зур гәүдәле, чибәр кешеләр бит инде. Ә ишләре бәләкәй генә, энә күзе чаклы гына икән. Заводта һәр ясалган радиога шул бәләкәй ишләрне урнаштыралар икән. Шулар сөйли дә, җырлый да. Һәр радиода бар алар. Мин Нәби бабайларның читәнгә чыгарып элгән эшләпәле радиоларын күз алдына китердем.

– Ә радио ватылса? Кешеләре нишли? Кая китәләр алар?

Әткәй бу сорауны көтмәгән иде булса кирәк, аптырабрак калды.

– Ватылса дип инде. Аның кешеләре дә ватыла инде, радиодан төшеп, коелып бетәләр. Ватылгач, нишләргә соң? – дип, үзе миңа сорау бирә башлады.

Мин «белмим шул» дигәндәй, иңнәремне җыерып куйдым. Нигәдер әткәйнең сүзләре мине бик үк ышандырып бетермәде. Монда ниндидер башка сер булырга тиеш. Онытмасам, мәктәптә укучы абыйлардан сорап карармын әле.

Бу сорау әлегә һавада эленеп тора, Әлфир абый радио тирәсендә булаша. Аннан сорасаң, шәп булыр иде дә, бер дә күтәрелеп карамый, төксе кыяфәттә нидер чокчына.

– Апа, карагыз, – диде ул, озын отвёрткасын колак артына кыстырып. – Менә бу ике тишекле әйбер – розетка дип атала. Розеткага радионың вилкасы кертеп куела. «Папка-мамка» диләр аны, ну бусы сезгә аңлашылмый.

– Бу кадәр нәмәне ничек аңламак кирәк? – диде әнкәй,  Әлфир абыйның җаена торырга теләп. – Ярый әле, син бар, ничекләр башың җитә?..

Әлфир абыйның йөзе бераз ачыла төште.

– Аңламыйлар шул! – диде ул, тавышын күтәреп. – Узелның көче җитми, кайберәүләр җай таптылар – радионың тавышы ишетелми дип, вилканы авызга тыгып юешлиләр дә, розеткага тыгып куялар. Шуннан шул... Бу өйдә радио кычкырып сөйли башлый, ә күршеләр колакларын куеп тыңларга тиешләрме? Әле Миңнегалим абзыйлардан бик ачуым килеп чыкты. Бөтен семьялары белән төкерәләр вилкага, чёрт возьми! Тутыгып, розеткага сылашып, катып калган вилкасы, көч-хәл белән тартып алдым. Йолкып кына алыр идең, закун кушмый. Мине шундук җавапка тартачаклар. Совет өендә радио сөйләп, җырлап торырга тиеш. Аннан... Заманасы нинди бит, андый-мондый хәл була калса...

– Була күрмәсен инде, Әлфир энем...
– Булсын димим. Ну бездән тормый анысы. Радио һәр өйдә эшләп торырга тиеш. Миннән шуны таләп итәләр. Безне дә тикшереп торалар, әллә син... Үз эшемне беләм, шуңа күрә минем белән бәхәскә кереп маташмасыннар. Миңнегалим абзый: «Кем син безнең өйгә кереп актарынырга?» – дигән була. Кычкырып әйттем: «Мин радиоузел начальнигы булам!» – дидем. Алай-болай эшкә аяк чалып маташсалар, районга барып, судка бирәм. Белсеннәр кемнең кем икәнен!

– Кара син аны... Кара син аны, – дип, ни дияргә белми, бер үк сүзләрне такмаклап тора башлады әнкәй. – Бик куркынычка китә түгелме соң, Әлфир энем. Сугыш алды елларында төрле гаепләүләр белән ярты авылны алып киттеләр бит. Хәзер дә шул хәл килеп чыкмаса ярар иде, дим. Миңнегалимнең аяксыздан күтсез җиде бала. Аны алып китсәләр, нишләрләр?

– Китәсе килмәсә, төкермәсеннәр вилкага! Әйткәнне аңласыннар! Бөтенләй санга сукмаган булалар. Әйтмәгәч тә...

– Балалы өйдә ни булмас инде. Кайбер чакларда бигрәк ишетелми радиосы, бик тыңлыйсы килә, бер дә ишетелми бит. Аптыраганнан...

– Аптыраганнан?  Менә үзең әйтеп торасың, апа – сездә дә бар андый хәл. Тик монда һушлы кеше маташа – вилканы да, розетканы да чистартып торасыз. Имеш, Әлфир сизми! Бер чакрымнан беләм мин кемнең ни кыланганын. Эндәшми йөри дигәч тә, барысын да күрәм, барысын да беләм. Яшереп маташасы юк. Сез дә төкерәсез вилкага.

Әнкәй югалып калды.

– Төкерә дип... Болай, су белән генә чылатып...

Әлфир абый кабынып китте.

– Вәт, кешеләрдәге наданлык! Су да шул юешлек бит инде. Шулай ук бөтен линиянең җегәрен суыра торган нәрсә. Юк, су да ярамый! Соңгы тапкыр әйтәм, апа, тагын бер кабатланса, акт язмыйча булмас. Колхозга кертеп бирәм, Вәдүтов теләсә ни эшләтсен. Колагыгызга киртләп куегыз! Имеш, мине алдыйлар, розетка-вилканы чистартып торалар... Тагын өч-дүрт мәртәбә наждак кәгазе белән ышкылагач, вилкагызның контакты югала, аннан шытыр да мытыр. Капут радио дигән сүз.

Әнкәй хәлнең шактый катлаулану ихтималы барлыгын сизеп алды. Колак бар бит, мин инде уңны-сулны аерам, ни дисәң дә, мәктәп укучысы! Кайчакларда әткәй белән әнкәй сөйләшкәнне читтән генә тыңлаштырып утырам, шуңа күрә белеп сөйлим. Сугыштан кайткач, бригадир итеп куйганнар аны, эшенә тел-теш тидерерлек булмаса да, колхозга яңа партком секретаре – Гашимов килгәч, әткәй белән борчаклары пешми башлаган. Турырак әйтә торган кеше шул ул. Бригадирлыктан да алдылар үзен, шуннан бирле җүнле-башлы эшкә дә кушмыйлар. Инде Әлфир дә утка май өстәсә... Юкәдә икән чикләвек диярсең, әнкәйнең күзләреннән ярым курку, ярым чарасызлык чагылып үтте. Бу Әлфирне тынычландырып, җайлап-майлап дигәндәй чыгарып җибәрсәң дә ярар иде дә... Хәбирҗан ни әйтер икән соң?

Шулай да әнкәй ныклы карарга килеп, Әлфир абыйга эндәште:

– Кем, Әлфир энем, көне буе өйдән өйгә йөреп ачыгып та беткәнсеңдер инде, чәйләп алсаң, дим. Мичтән яңа гына көлчә дә чыгарган идем. Каз мае белән майлап...

Әлфир абый ничектер йомшабрак китте.

– Чәй дип... Көлчә дип... Тамак ачты инде анысы. Өч йөз йортны урап чыкканчы атна үтә. Узелда да эш бетәсе түгел... – Сүзен өзеп, бераз тын торгач, бала-чага ишетмәсен дигәндәй, әкрен генә әйтеп куйды: – Баш авыртып тора, апа, Хәбирҗан абзыйның запаска калдырган нәмәсе юкмы? – Күзләрендә ялвару, тәкатьсезлек очкыннары чагылып үтте. Шул сүзләрдән соң тирән сулыш алды да  бер мәлгә әнкәйнең йөзенә текәлеп катып калды.

Әнкәй «нәмә» сүзен аңлап ук җиткермәде сыман.

– Ул «нәмә» ни-нәрсә була соң әле, Әлфир энем?

Тегесе, «шуны да аңламагач» дигәндәй, муенын боргалап алды.

– Соң, апа, белмәгән кебек... Ни инде, бер яртысы юкмы Хәбирҗан абзыйның, дим. Кара көнгә саклап тота торганы. Кеше белән эш итү бер дә җиңел түгел, нервылар бетә...

Әнкәйнең зиһене ныклап эшли башлады бугай: «Берәр җамаяк тотса, кантурга кереп әләкләшеп йөрмәс бит инде», дип уйлагандыр инде үзенчә.

– Аллага шөкер, Хәбирҗан абыең аның ишене тотмый үзе... Сугыштан кайткан көннән намазга басты. Шулай да кирәге чыкса дип, бер шешә алып куйган иде. Кискән ишек бит, төрле кеше килеп керә. Әйдә, ачуланмас әле, бик арып, йончып та киткәнсеңдер кешедән кешегә йөреп... – дип, шкаф артыннан чүлли тартып чыгарды. – Менә шушы нәмә...

Әлфир абыйның йөзенә кызыллык йөгерде. Кабат кыстаганны көтмәстән, өстәл янына утырып, көлчәгә үрелде.

– Һем...һем-м... Көлчәне минем Фәрдия тәмле пешерә, иркенләп ашарга гына вакыт юк. Узелда көн үтә. Районнан шалтыратып, белешеп кенә торалар. Эшлиме авылда радио, юкмы, мәсәлән. Эшләмәсә, ни өчен эшләми? Җавап бир син аларга. Хан заманындагы аппаратураларны көн саен эшләтеп кара! Лампалары яна да чыга, ярый минем элекке заводта эшләгән дуслар бар, шулар җибәреп торалар. Башка авылларда хәл ничек? дип сора. Әйтәм: айлар буе лампа таба алмый изаланалар. Әгәр торымторым һәр йортны тикшереп чыкмасаң, ишетер идегезме радионы? Юк, җырын да тыңлый алмас идегез, соңгы хәбәрләрне дә. Ни булмас дөньяда? Америка атом бомбасы дип ажгыра. Безнекеләр дә ясады аны ясавын. Ни килеп чыгар? Юк, радиосыз булмый! Менә апа, ышансаң ышан, өч йөз йортлы авылда чәй эчәргә өч кенә өйдә эндәшәләр миңа. Сөләйман картның карчыгы Закирәтти, Бану әби һәм сез... Бетте, шуның белән вәссәлам. Санламаган булалар. Имеш, корыны бушка аударып йөри. – Кулына чүллине алып, капкачын теше белән каерып ачты да, буш стаканга коеп, маңгаена чыккан тирен сөртеп алды. – Фу, чёрт, баш авыртуга чыдап булмый иде, әйбәт булды әле, – дип, стаканны авызына каплап та куйды. – Көлчә кисәген иснәп, өстәлгә куйгач, иркен тын алып, ачылып сөйли башлады.

– Апа, сезнең олы малай белән бер класста укыдым бит мин.

– Истә, энем, истә, – диде әнкәй гадәттәгечә йомшак тавыш белән.

– Истә булмаска, Һади белән гел бергә булдык инде. Безне физикадан Мохат абый укытты бит. Мохат абый дип йөрттек инде, югыйсә мулла кушкан исеме Муллахмәт диләр иде. Мулла дигәнне килештермиләр бит, апа, шуңа кыскартканнар исемен. Ну Мохат абый шәп укытучы иде! Җидене тәмамлагач, алдынгы укучылар дип, Һади белән икебезгә юллама биреп, ФЗУга озатты. Колхозда чиләнәсе идек югыйсә. Һади Казанга китте, күрдем, газеталарда басып чыгардылар сурәтен. «Булачак инженер», дип.

Әнкәй олы абый турында сүз кузгалгач, шкаф башыннан ак чүпрәккә төрелгән әйбер алып, сәкегә куйды, сынаган төсле Әлфир абыйга караш ташлады. Аннан, тәвәккәлләп, төргәкне сүтеп, аннан матур итеп эшләнгән зур гына шакмаклы бер нәрсәне кулына алды һәм тегенең янына килеп басты. – Һади димәктән, энем, җәй көне посылка белән шушы әйберне җибәргән иде. «Шушының белән эш итегез, «эшләпә» радио вакыты түгел», дип язган... Әлфир абый әнкәй кулындагы саллы гына шакмаклы нәмәрсәне күргәч, тончыга язып, урыныннан сикереп торды. – Юк, юк! – диде ул, буыла төшеп. – Якын да китермәгез, чыгарып ташлагыз моны! Ике каналлы радио бит бу! Шәһәрдә ярый ул, анда рәхәт, көне-төне сөйли радио, радиостанцияләрнең куәте дә башка. Авылда колхоз төзегән узел гына, аппаратурасының җегәре ташка үлчим. – Әлфир абый бераз басыла төште. – Алып куй, апа, бу приёмникны, тагын унбиш елсыз кирәге булмаячак әле мондый радиоларның. Моны эшләтергә уйласагыз, ярты авылны радиодан мәхрүм итәсез, аңлыйсызмы? Аннан Әлфир җавап бирә, аннан сораячаклар! Ярый инде, үз кешеләр дип әйтимме, конфисковать итмим, яшереп куегыз, күземә күрсәтәсе булмагыз яңадан! Кара инде Һадины, халык дошманнары да болай эшләмәс, белә бит ул бездәге хәлләрне.

Әнкәй, бүләккә җибәрелгән радионы җәһәт кенә чүпрәгенә төреп, кире шкаф өстенә алып куйды. Әлфир абый, стаканын тагын авыз янына китерде. «Голт»лап эчеп куйгач, ике каналлы радионы онытып, бая өзелгән сүзен дәвам итте:

– Мин Свердлауда, военный завод каршындагы ФЗУга эләктем. Яхшы укыдым, апа, укуны бетергәч, ябык шәһәргә җибәрделәр. Әйтергә ярамый, сер! Анда белгечлеккә кабат сынау үткәрделәр, баш бар бит миндә, шундук сизделәр, дүртенче разряд биреп, контролёр итеп куйдылар. Радиоприборлар эшли торган секретный завод! Миннән дә принципиаль, грамотный контролёр юк иде. Ике ел эшләүгә, бер бүлмә бирде завод. Тулай торак түгел инде, үзеңнеке. – Әлфир абыйның теле ачылды, аны тыңлыйлармы, юкмы, сөйләвен белә. – Йөргән кызым да бар иде, марҗа булса да, күземә генә карап тора иде, мине хөрмәт итте. Хөрмәт итмәслек түгел, ул чагында бишенче разряд бирделәр миңа, техникум тәмамладым. Өйгә, әнкәй карчыкка акча җибәреп торам. Ун еллап эшләдем заводта, почёт бар, завод директорына кадәр кул биреп күрешә иде. Күрешми ни, мин эшләгән сменада бер генә рекламация булмады. Уйлап кара! Әгәр ныклы контрольдә тотмасам, тәртип шундук югала. Күрше сменада ай саен булып торды рекламация. Ягъни сыйфат бозылып, кайдандыр жалоба килә дигән сүз заводка. Куркыныч нәрсә ул. Секретный булгач, әйтеп бетереп булмый, Гагарин мин тикшергән приборларга карап менеп төште космоска. Әйтергә генә ярамый... Секрет!.. Шулай канатланып йөргәндә, базарга чыктым. 

Берәү татарчалап эндәшә миңа: «Үләм, Әлфир түгелме соң?» Һушка килгәнче, гаҗәп чибәр кыз каршыма килеп басты. Үзен күрүдән түгел, татарча эндәшүен ишетеп, җиргә кадакланган сыман басып торам. Гел урысчага күчеп бара идем бит. Карасам, үзебездән ике класс түбән укыган Фәрдия. Үзе чибәр, үзе тал чыбыгыдай нечкә гәүдәле. Бер кашык су белән йотып җибәр! Сөйләшеп киттек, баксаң, бер урыс егете моны алдап, бала ясаган да юкка чыккан. Хәзер тулай торактан куалар, базар тирәсендә берәр таныш кеше очрамасмы дип аптырап йөрүе икән. Озак уйлап торыш юк, алып кайттым үземә баласы белән. Өйләнештек, Фәрдиянең эшкә чыгар вакыты җитте, эшкә чыкмасаң, бездә закон катгый, заводтан куып кына җибәрәләр. Баланы куяр урын юк, яслегә чират. Монда минем авторитет та ярдәм итә алмый. Кайтып киттек авылга. Фәрдия сыер саварга керде, баланы карарга әнкәй бар, үземне тузып-таралып беткән радиоузелга мөдир итеп куйды колхоз. Ике ай дигәндә, аякка бастырдым узелны. Куна-төнә шунда ятам хәзер, иртәнге биштә башкорт радиосын кушам, аннан Казан, кичке унга кадәр Мәскәү. Арт борырга да хәл юк. Җитмәсә туктаусыз шикаять килә – имеш, радио җүнләп сөйләми, ишетелми, кыштыр да мыштыр... Шулай булмый, мин дигәнчә генә булса, бер дә кыштырдамас, шытырдамас иде. Тыңламыйлар... Шуңа тикшереп йөрергә туры килә. Әле өйдә шатлык бит, апа – малай туды! И, башлы нәрсә инде, хәзер үк сизеп торам, мине уздырачак ул. Шул Фәрдия дип, институтка керә алмыйча калдым, завод юллама биргән иде... Малайга кала инде анысы. Үкенмим, Фәрдия нык әйбәт минем, эшчән дә, сабыр да. Ир-атка сабыр хатын кирәк аңа. Юкка-барга чәпчи торган булса, яшәп булмый. Минем холык...

Коры димәкче иде бугай, тынып калды. Әлфир абый белән беренче танышуым шулай булды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев