Логотип Казан Утлары
Роман

УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)

Хан белән түгел, әтисенең җанын кыйган кеше белән очрашу көтә бит аны. Әнисенең хәзер шул хаин белән бер ятакта йоклавы гына Үзбәкнең үзен үлемнән саклап кала алырмы икән?!

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Үзбәк белән Исабәк атларын Сарайга таба чаптырдылар. Авыр йөкләр, Нәзифә белән улы Тимербәк, җарияләр, хезмәтчеләре төялгән арбалар артта калды, ике җайдакны йөзләп ышанычлы нүкәрдән торган хәрби төркем генә озата китте.

Сарайга егермеләп чакрым кала, аларны Туктайның яраннары каршылады. Шәһәр эченнән юл күрсәтеп, ханзадә Үзбәкне төп утарга алып килделәр. Биредә аңа аерым бүлмәләр әзерләнгән иде. Озын юлдан ял итәр өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, ризык мулдан. Дистә ел буе чит илләрдә йөргән ханзадә өчен бу җәннәт төсле тоелды. Ләкин үзен чикләүгә ул күнеккән инде, шуңа күрә бавырчыларны тыйнаклыгы белән шаккатырды.

Ханзадәнең тагын бер үзенчәлеген сарайдагылар сәерсенеп кабул итте – ул көн саен берәр китап укымыйча калмый, озаклап уйланып утыра, башкалар төсле җай чыгу белән атына атланып чабарга атлыгып тормый.

Туктай хан аны озак кына кабул итмәде. Түземлеге бетә башлаган Үзбәк Исабәкне чакыртып китерде.

– Исабәк дустым, нигә шушы көнгә кадәр Туктай хан мине каршыларга вакыт таба алмый, биредә берәр төрле мәкер юкмы икән?
– Бернинди дә мәкер юк дип беләм, сөекле ханзадәм. Ханның башы әлегә бүтән мәсьәләләр белән әйләнгән. Белүемчә, Ногай җирләрендә тынычлык юк, аның балаларына Туктай хан олыс белән идарә итү мөмкинлеге бирсә дә, тегеләре үзара сугышып беткәннәр. Ханлыкның көнбатыш чикләрен куркыныч астына куярга ярамый, шуңа күрә аның игътибары әлегә ул тарафларда. Миңа әйтүләренчә, Кавказ таулары тарафында да болганчык хәлләр, Хулагу илханнары дәүләте Урдага тынгылык бирми. Шуңа күрә мондый тоткарлык бары тик хакимнең дәүләт эшләренә баштанаяк чумуы белән генә аңлатыла...

– Минем әлегә кадәр әнием Әрибах хатынны да күрә алганым юк...

– Ханзадә, зинһар, сабыр итегез. Бөек хан кабул итми торып, аның хатыннары янына барып керү зур ялгышлык булачак. Моның өчен башны да салырга мөмкин. Күпкә түзгәнне азга гына түзик.

Исабәкнең акыллы киңәше Үзбәкнең ут эчендә бәргәләнгән җанын тынычландырмады, әлбәттә. Биредәге бар нәрсә дә аның сулышын буа иде. Тар бүлмәләр, купшы булса да, күңелен кайтара. Мул ризык, татлы тоелса да, тамагыннан үтми. Хан белән түгел, әтисенең җанын кыйган кеше белән очрашу көтә бит аны. Әнисенең хәзер шул хаин белән бер ятакта йоклавы гына Үзбәкнең үзен үлемнән саклап кала алырмы икән?!

Ниһаять, Туктай Үзбәкне кабул итү өчен вакыт тапты. Чит җирләрдә йөреп җыйган кайбер байлыкларыннан ханзадә иң матур бизәкле кылычны сайлап алды, аның янына тау җанварлары тиресен эшкәртеп ясалган матур бүрекне өстәде, тагын берничә күз явын алырлык бизәнү әйберләре куйды. Үзе тыйнак, ләкин килешле итеп киенде. Җыйнак сакал-мыегын ияк астыннан тар гына тасма калдырып кыскартып кырды. Ханның иркен бүлмәсе бусагасыннан атлап керү белән Үзбәк, бүләкләрен алга сузылган ике кулында тоткан көе, башын иеп, карашын аяк астындагы келәмнәргә төбәп, Туктай тарафына атлады, аннан тез чүкте.

– Бөек ханым, синең мескен колың, дөнья читләрен гизеп адашып йөргәннән соң янә хозурыңа әйләнеп кайтты, – диде ул.

Хан, тәхетеннән төшеп, Үзбәк янына килде. Ханзадә тез чүккән көе бүләкләрен ике кулында югарырак күтәреп тора бирде. Туктай озаклап, һәрбер әйберне тикшерде, кылычның үткенлеген бармагы белән сынады, аннан соң яраннарына ымлады. Тегеләре, шунда ук йөгереп килеп, Үзбәкнең бүләкләрен алып, күздән юк булдылар. Аннан соң Туктай ике куллап, Үзбәккә торып басарга булышты.

– Бөек хан синең бүләкләреңне олы рәхмәт хисе белән кабул итеп алды, – диде ул.

Егет карашын ханга күтәрде. Алар күзгә-күз очраштылар. Үзбәкнең куркуы сизелеп тора, ә менә Туктай исә көлемсерәп әйтеп куйды:

– Урда үзенең адашкан углын күрүгә чиксез шат, Үзбәк ханзадә. Туктай, борылып, тәхетенә таба китте. Ул арада Үзбәк бүлмәдәгеләрне күздән кичерде. Ханның уң ягында ул иң элек әнисе Әрибахны күреп алды. Тегесе шатлыклы елмаю аша күз яшьләрен сөртә иде. Үзбәк чак кына сизелерлек итеп башын какты. Таныш йөзләр арасында Баялун хатын да бар. Аның тораташтай йөзендә егет бернинди хис тә таба алмады. Кайчандыр үзен тәрбияләгән хатын Үзбәккә текәлеп караган, әйтерсең, ул аны бораулап тишеп өйрәнә, тик бу карашта җылылык та, шатлык та юк сыман.

Ханның аяк очында балалары тезелешеп утырган. Як-якта вәзир, бәкләр-бәкләре, әмирләр урын алган. Алар барысы да Үзбәккә моңарчы күрмәгән җан иясен очраткан төсле зур кызыксыну белән текәлгәннәр.

Туктай хан, тәхетенә менеп кунаклагач та, егеткә үзенең сул кул тарафындагы буш урынны күрсәтте. Егет шунда барып утырды. Акрынлап тирмәгә бавырчылар кереп тулды. Алар һәрбер кунак каршына кечкенә өстәлләр куеп, майлы ит кисәкләрен туракларга кереште. Аннан соң думбрачылар, биючеләр дә пәйда булды. Хан, үз куллары белән касәгә шәраб салып, аны Үзбәккә сузды. Егет, башын түбән иеп, әлеге касәне кабул итте.

Кич буе Туктай Үзбәктән кай тарафларда булганнарын, ниләр күргәннәрен сораштырды. Кавказ аръягы турында аеруча төпченеп сорады. Күрәсең, чыннан да, андагы тотрыксызлык ханның үзәгенә үткән иде. Үзбәк үзенә бирелгән сорауларга кыска итеп җавап бирергә тырышты. Хакимнән артык сөйләргә ярамаганлыгын, үтә дә акыллы булуның хәерлегә илтмәвен ул яхшы аңлый. Ханга бары тик ул ишетергә теләгән җавапларны гына бирде.

– Мин дөньяның бер кыйтгасында гына булдым, бөек ханым, – диде Үзбәк, хан кулыннан чираттагы касәне алганнан соң. – Ләкин, кая барсам да, анда бөек ханыбыз Туктай исеменнән дер калтырап торалар, сине аеруча ихтирам белән искә алалар.

– Алай икән, – диде Туктай, хәмердән һәм мактаудан исерә төшеп. – Тормышлары ничегрәк?

– Бездәгедән күпкә начар, бөек ханым. Безнең халык асраган мал-туар исәпсез, аларда исә ярым ач, ялангач хәлдә яшәп яталар...

– Анысы ник тагын? Ул якларда безгә караганда күпкә җылырак түгелме? Кышын кар да яумый бит аларда? – Туктай, син мине алдыйсыңмы әллә, дигән кыяфәт белән кашларын җыерды.

– Эш бит һава торышында түгел, бөек ханым. Синең гадел идарә итүең бәрабәренә безнең халыкның тамагы тук. Ә анда кешеләрне изеп, талап яшәү гадәткә кергән.

Туктайның янә авызы ерылды. Үзбәк исә ханны мактаудан, кирәк булса ялганны да кызганмый кыстырып, аның җанына май ягып торудан туктамады. Ханның тәмам йомшавын тоеп алган хатыннары да җанланды. Әрибах, иренең колагына нидер пышылдап, гозерен әйтте.

– Минем яраткан хатыным Әрибах, синең әниең, иртәгә сине үзенең тарафына чакыра. Сагынышкансыздыр, күрешеп сөйләшегез, – диде Туктай, бер кулы белән Әрибахның биленнән кочып алып.

– Рәхмәт сиңа, бөек ханым!

– Сөекле ханым, ханзадә белән миңа да очрашырга рөхсәт итсәң иде, – дип сүзгә кушылды Баялун хатын. – Мин аны бишектә тирбәтеп үстергән кеше бит.

Туктай олы хатынга күзләренең агы белән генә карап алды да каршы килмәвен әйтте.

– Хатыннар белән эшең беткәч, ауга чыгарбыз, ханзадә. Минем улларым белән дә танышырсың. Әзерләнә тор!

Мәҗлес әле бик озак дәвам итте. Ул арада Үзбәк бирегә җыелганнарны дикъкать белән күзәтте. Ханның кече улы Илбасмыш, әле бик яшь булуына карамастан, ерактан кайткан кунакка нәфрәт белән карый. Олы улы Түкәл-Буганың карашы җылырак күренә, гәрчә йөзе кырыс булса да. Түкәл-Буга акылдан күбрәк беләк көченә ышанган ваемсыз бәндәгә охшаган.  Мөддәбире12 Кадак та Үзбәккә очлы карашларын ташлый. Диван әһелләренең дә йөзендә бернинди дустанәлек юк, кинәт юктан бар булган ханзадәгә берсенең дә куанычы күренми. Тәхет тирәсе болай да кысан, анда Туктайга якын торган тагын бер кеше барлыкка килү беркемне дә куандырмады. Алар, яшереп тә тормыйча, Үзбәкне үзләренә тиешле калҗаны ашарга килгән бүре итеп кенә кабул итәләр...

Икенче көнне Үзбәк әнисе Әрибах янына китте. Әрибах хатын аны бәйрәмчә киенеп каршы алды. Бусагадан атлап керү белән ханзадә тез чүкте. Әрибах хатын моны көтмәгән иде, каушап калды, аннан йөгереп килеп, улын торгызып бастырырга ашыкты. – Ни эшләвең бу, улым, ханзадә бары тик хан алдында гына тез чүгә, – диде ул, кеше-кара күрмиме икән дип, як-ягына каранып.

– Әниләр ханнардан өстенрәк, сөекле анам!

– Анысын кайдан ишеттең тагын?!

– Мөселманнарның Коръән китабында шулай язылган.

Анасы, ни әйтергә дә белми, улын табынга чакырды. Аларга җиләк-җимеш, ширбәт китерделәр. Бераз аңышкач, Әрибах та улын сораштыра башлады, аның тормышы белән кызыксынды.

– Хатының белән минем сөекле оныгым Тимербәк кайчан кайтып җитәчәк? – дип сорады Әрибах хатын, сөйләшә-сөйләшә ике арадагы салкынлык эри төшкәч.

Озак еллар күрешмәү барыбер үзенекен итә, якын кешеләр төсле гәпләшү беренче шәпкә үк барып чыкмады.

– Алар биредән берничә көнлек юлда, Тимербәк бик кечкенә, шуңа күрә арбаларны каты куып булмый.

– Бәхетле бала була күрсен, синең башыңа төшкән бәлаләр аны уратып үтсен иде...

Үзбәк берара уйланып торды. Аннан соң, әнисенә ышанырга мөмкин дигән карарга килеп, үз фикерен җиткерде:

– Минем тирәдә теш кайраучылар күплеген сизенәм. Бер башымны коткару берни түгел, атка атландың да далага чаптың. Хатын, гаилә, балалар белән исә син бәйләп куелган дигән сүз... Әрибах хатынның йөзеннән елмаюы качты.

– Анысы хак, улым... Дошманнар күп, һәм алар үзләре утырган урынны саклап калу өчен теләсә нинди мәкергә әзер. Бик сак кылан, мактанма, масайма, күренмәскә тырыш. Көчең, осталыгың белән шапырынма, көнчелеккә урын куйма. Мин дәүләт эчендәге мәсьәләләрдән ерак кеше. Синең әле Баялун хатын белән дә очрашасың бар. Ул һәрвакыт та минем киңәшчем, ярдәмчем булды. Аңа ышана аласың. Баялун хатын хан тирәлегендә үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатыр. – Әрибах хатын көрсенеп куйды. – Тәхет тирәсендәге уйнашлар синең әтиеңең башына җитте бит инде. Безнең гаиләдән ике корбан артык күп булыр... Тукта, ник моңаеп утырабыз соң әле?! Сине сеңлең Көнчәага көтеп тора бит! Ул инде буй җитте, кайчан ханзадә кайта дип тинтерәтеп бетерде. Үзе сине хәтерләми дә, безнең сөйләгәннән генә белә. Тик үзен яклардай абыйсы барлыгына нык шатланды!

Һәм Әрибах хатын, дөньясын онытып, кечкенә кызын чакырырга ашыкты. 

12 Мөддәбир – Урда ханының беренче ярдәмчесе, баш вәзир дәрәҗәсендәге кеше.

2

Үзбәк ханзадә әнисе белән сөйләшкән мәлдә хан үз тирмәсендә бәкләрне һәм әмирләрне кабул итәргә утырган иде. Аңа бер-бер артлы рус җирләрендәге хәлләр турында сөйләделәр, теге яки бу мәсьәләнең язмышы турында сораштырдылар. Тик Туктайның аларда гаме юк иде. Йокымсыраган килеш ул яраннарының сүзен дәшми генә тыңлады, кирәк чакта бер-ике сүз кыстыргалап куйды. Кичәге мәҗлестән чатнап авырткан башына түзәрлек түгел, җитмәсә болары да кигәвен сыман сырып алганнар. Тәмам алҗыгач, хан янәшәсендәге мөдәббиренә иелеп: «Куып чыгар боларны», –  дип пышылдады.

Хакименең сүзен ишетү белән Кадак урыныннан сикереп торып, диван әһелләренә тирмәне бушатырга боерды. Бәкләр һәм әмирләр, арт саннары белән ишеккә борылып, башларын игән көе чыгып таю ягын карады.

– Кәефең юк, бөек ханым, – диде Кадак, алар икәүдән-икәү калгач.

– Аның бае кичә кәефем әйбәт иде. – Хан башын тотып карады да шыбырдап аккан тирен сөртеп куйды. – Бар, әйт, шәраб китерсеннәр!

– Алай ашыкма әле, ханым, хәмерле башта аек уйлар булмый...

– Син өйрәтерсең мине тагын!

– Бер генә сүзем бар, сөекле ханым, мине тыңларга вакыт тапсаң, синең өчен дә, нәселең өчен дә файдасы булыр дип уйлыйм... Әле генә дуларга әзер торган хан шып булып Кадакка текәлде.

– Тагын фетнәме?!

– Юк, сөекле ханым, бернинди фетнә дә юк. – Кадак сүзләрен мөмкин кадәр йомшаграк әйтергә тырыша, бер ялгышлык ычкындырсаң, башыңны да югалтырга мөмкин.

– Үзбәк ханзадә кайту белән синең яраннарың арасында тынычлык бетте. Тәхеткә варис итеп билгеләнгән Илбасмыш та нык борчыла. Үзбәк шактый үскән, ныгыган. Син аны теге вакытта исән калдырып, дөрес эшләдеңме икән? Бик күп бәкләр миңа шул сорау белән мөрәҗәгать итә.

– Китап кортыннан нинди зыян килсен? Мин аның тарафыннан үземә карата бернинди куркыныч та сизмәдем.

– Синең игътибарың Әрибах хатынга карата мәхәббәт хисләреннән торган пәрдә белән капланган. Бөек хан, син зур тырышлык белән яулап алган үрләр шул маңка малайга калмасмы? Минемчә, без куеныбызга елан елыштырдык...

Туктай башы авыртуын да онытты, аның яман ачуы кабарды. Тәхет тирәсендәгеләрнең бер-берсенә каршы котыртулары, гайбәт ташулары аны һәрвакыт чыгырыннан чыгара иде. Бигрәк тә ул гайбәтләр ир-атлар авызыннан яңгыраганда.

– Урыныңны бел, мөддәбир Кадак! – дип кычкырды Туктай хан, билендәге кылычына ябышып.

Моны көтмәгән Кадакның ябык битендә елмаюы чалшаеп катып калды, ул шунда ук, тиешле чикне узганлыгын аңлап, билен бөгеп, ишеккә таба арты белән атлады.

– Мине туганнарыма каршы тагын бер тапкыр котыртсаң, башыңны колгага менгезеп, бөтен Урда буйлап әйләндереп йөртәчәкмен! Синең ише бер тинтәк бар иде инде, Ногай исемле. Аның аркасында кулымдагы канны юып бетерә алганым юк. Хәзер син аның урынына калдыңмы?! Минем хатыным Әрибах исән чакта Үзбәкнең башыннан бер генә чәч бөртеге дә төшмәячәк, аңладыңмы, сасы көзән?!

– Аңладым, бөек ханым, аңладым!

Хан, усаллыктан шартларга җитешеп, тагын беравык Кадакка карап торды да, тынычланып, яртылаш тартып чыгарган кылычын кире кынысына тыкты.

– Күземнән югал, ябалак шәүләсе! Берәрсенә әйт, миңа шәраб китерсеннәр, русныкын!

– Баш өсте, бөек ханым, баш өсте...

Кадак бусагада юк булгач та, Туктай янә авыр уйларга батты. Мөддәбире, үзе дә аңламастан, авырткан сөяленә басты бит. Үзбәкне кайтарырга рөхсәт иткәч тә, ул уйлар аны бер генә мизгелгә дә калдырмый. Йокысы качты, хәрәменнән хатыннарын һәм җарияләрен чакыртмас булды. Тогърулҗа улын Сарайга китертү Туктайның үз башына үзе сорап алган әҗәлгә әйләнмәсме? Туктай – Тогърулҗаны үтергән бәндә. Үзбәк моны яхшы белә. Ярый, яшь ханзадәнең күңелендә кара уйлар юк диик. Ул кичә бик ачык күренде, ханына үч сакламый шикелле. Ләкин Урданың үзендә күпме бәкләр һәм әмирләр бар, алар арасында Туктайны бәреп төшерергә хыялланучылар да җитәрлек. Кан буенча Үзбәк тәхеткә утырырга тулысынча хаклы. Ханзадә яман кешеләр котыртуына бирешмәсме? Әйе, Туктай, алай-болай була калса дип, улы Илбасмышны варислыкка рәсми рәвештә раслады. Тик Урданың үз кануннары. Анда әле игълан гына җитми, шайтан алгыры, аксөякләр ханны яклап, тавыш бирергә дә тиеш. Шул ук вакытта Туктай Үзбәкне үтертә дә алмый, чөнки Әрибах хатынга улына тимәскә ант эчте. Ханнар әйтелгән сүзенә соңгы сулышка кадәр тугры кала. Багаууган багучыны да чакыртып сорады Туктай. Багучы Үзбәк тарафыннан бернинди дә куркыныч янамавын әйтте. Хатын-кыздан сак булырга кушты. Тик кайсысыннан? Монысын багучы әйтеп бирә алмады...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев