МӘХӘББӘТ НИЧӘҮ БУЛА? (ахыры)
Кинәт! Ниндидер серле рәхәт, назлы дулкын-калтырану җаным аша үтеп, баш түбәмнән аяк табаннарыма кадәр бөтен тәнем буйлап йөгерә башлый... Мәхәббәт назы, сөю дулкыны...
Егерме сигез яшендә, институтның соңгы курсында өйләнә ул. Яратмыйча. Гаилә кормый, бала бәхетен татымый калмас өчен. Дустына ияреп. Апалы-сеңелле кызларга өйләнәләр. Шәһәр кызларына. Җитмәсә, үзеннән ун яшькә яшьрәк тә бит әле! Авыл егете өчен шәһәр кызы булуы гына да ни тора, читтән караганда! Читтән караганда гына шул! Өйләнешеп яши башлагач килер әле, бала булгач килер дип өметләнгән ярату хисе, мәхәббәт һаман килми көттерә. Ул гына да түгел, дүрт ел бер фатирда торсалар да, балалары булмый. Бирми Аллаһы Тәгалә! «Бер мендәр белән юрган. Йоклар урыным диван ...» Шул рәвешле шаярта идеме, үкенә идеме икән ул...
Дәвалануны сылтау итеп курорт, санаторийлардан кайтып керми йөри торгач, ниһаять, ир бала «бүләк итә» аңа хатыны. Көлмәгез, чыннан да шулай. Табуга, кулына тоттыра. «Теләдеңме, сорадыңмы? Рәхим ит, үстер!» Шулай була да. Хатыны баланы имезми генә түгел, төннәрен елап уянганда торып, янына килеп тә карамый, чүпрәк-күлмәкләрен дә юмый. «Әти-әни, туганнар: «Чит кеше баласын үстергәнеңне беләсеңме...» дип, гел әйтеп тордылар торуын. Тик, нишләмәк кирәк, бала булуын мин теләдем бит. Шулай булгач, хатының күршеңнән бала табып бирсә дә, карыйсың инде, кая барасың...» – ди иде Нурлан һәрчак шул хакта сүз кузгалганда. «Кеше ышанмаслык сүзне хак булса да сөйләмә», ди халык. Кеше ышанмаслык булса да, ялган булмагандыр бу хәлләр. Әнисе дә сүз арасында: «Теге хатынның безгә кайтып күренгәне булмады, баласын да алып кайтып күрсәтмәде...» – дигән иде ләбаса...
Бергә яши башлап, ярты ел чамасы вакыт үткәч, аерылышты ул. «Аерылышты» дип әйтергә генә ансат. Хатыны бик озак ризалык бирмәде. Судта: «Аның әле баласын үстереп бетерәсе бар!» – дигән. «Бала сезнеке дә түгелмени?» дип сораганга: «Юк!» дигән җавабыннан судья туктый алмыйча озак көлгән, имеш.
...Шушы күңелсез, аның өчен авыр вакыйгаларның ирексездән шаһите булганга, аның хәлен җиңеләйтим, кәефен күтәрим, күңелсез уйларга бирелдермим дип, көне-төне тырыштым. Дус-туганнарга кунакка, концерттеатрларга йөрү, тәмле ризык, затлы кием-салым белән сөендерергә тырышу дисеңме, берсе дә калмады. Көндезе, киче ярый әле, төннәрен, йоклап китәргә дә өлгермим, аның җанын ярып, әллә кайдан йөрәк түреннән яңгырап чыккан «у-уу-фф-ф»ыннан сискәнеп уянып китәм. Өнме, төшме икәнлеген абайлый алмыйча: «Нәрсә, ни булды?» дип соравыма һәрчак җавабы бер: «Малайны сагынам, аннан башка яши алмыйм...» Нинди сүзләр белән тынычландырырга кирәктер мондый очракларда кешене, кем белсен?! Аптырагач: «Әйдә, улыңны үзебезгә алыйк, монда яшәсен...» дип карыйм. «Ничек инде монда?! Сиңа үги булачак бит ул. Мин улымны үги әнидән каратыйммы?!» Егыл да үл шуннан соң! Юкса, ул бала миңа бер дә үги булыр төсле түгел. Үз балаларым белән тигез яратыр идем кебек. Шулай булмый ни?! Ул бит минем яратканымның баласы! Аның шундый сүзләре мине рәнҗетә дип үк әйтмим, бераз кимсетә дә иде. Шулай булмый ни?! Җаныңны бирергә әзер була торып та, шундый бәя ал әле син?!
Ә аның уфтануларын кая куясың? Һай, ул күкрәк ярып чыккан төнге «уф-ф»лар! Минем хәлемне аңлар өчен, сезгә бер генә мәртәбә булса да ишетеп карарга кирәктер аны, дускайларым.
Ялгыш кына «уф» дип куйсаң, әнием мәрхүмә сискәнеп китәр, шып туктатыр иде. «Кызым! Зинһар уфтана күрмә, Аллаһы Тәгалә тагын да авыррагын бирермен дигән уфтанган кешегә...» – дияр иде. Менә ни өчен дә аеруча курка идем мин ул «уф-уф»лардан. Бер генә түгел, көн саен бит ул! Төнгә кердекме, ирексездән, кайчанрак «ууфф»лый башлар икән дип, йоклап китә алмыйча, тыңлап ята торганга әйләндем. Бара-бара шулкадәргә барып җиттем ки, көннәрдән бер көнне төнлә, чираттагы «уу-фф-ф»ка сискәнеп-куркынып уянып китеп, торып утырдым да: «Син болай интекмә, бар, улың янына кайт...» – дидем. Мин бу сүзләрне үземне көчләп, үз-үземә каршы килеп, мәҗбүри әйттердем. Башка чарам булмаганга. «Иртәнгә кадәр калырга мөмкинме?» – дигәненә, бер дә исем китмәгәндәй күренергә тырышып: «Юк, хәзер кит, иртәнгә кадәр йә үлеп китәрсең...» – дидем.
– Беләм, сез хәзер мине дәррәү орыша башлаячаксыз, кызлар. Янәсе, кем инде үлеп яраткан кешесенә шундый сүз әйтә! Нәкъ үлеп яраткан өчен әйттем дә инде! Уйлап кына карагыз әле, мин аның өчен барысын да эшләргә, бар нәрсәдән баш тартырга әзер булып торам. Ә ул?! Улымнан башка яши алмыйм дип, барысыннан да ваз кичәргә әзер. Гаделлекме бу? Улы бит әнисе янында. Гадәттәгечә. Гаилә таркалганда була торганча. «Ир кешенең баласы юк. Алар кем белән яши, шуның балаларын ярата», – ди иде каенанам. Мондый сүз белән килешеп булмый да кебек. Ә төптәнрәк уйлап карасаң, тормыштагы хәлләрне исеңә төшерсәң, шулайрак килеп чыга. Хатыныннан аерылгач, ир-атлар бик сирәк очракта гына баласын үзендә калдыра, бик азлары гына балаларын кайгырта. Бу, мөгаен, шул сирәк очрак булгандыр...
Аннары... Сезнең дә ишеткәнегез бардыр халыкта элек-электән яшәп килгән шундый ырым-ышануны: яңа туган баланы иң әүвәл әтисенең күлмәгенә төрергә кушалар. Әтисенең балага мәхәббәте булсын өчен. Элегрәк шулай эшләгәннәр дә. Әнкәем дә гел сөйли иде. Әле хәзер дә хатын-кызның акыллыраклары «иртән эшкә барасы бар» дип кызганып тормыйча, татлы йокысыннан уятып, төнлә елап интектергән баланы иренең кулына тоттыра. Шул ук – мәхәббәте артсын өчен!
Баласына мәхәббәте башка бөтен нәрсәдән дә кадерлерәк булган, күрәмсең, шул төнне, торып киенде дә бер сүз әйтми-нитми генә чыгып китте Нурланым. «Мәхәббәттән нәфрәткә – бер адым», диләр. Мин еламадым да, берни уйламадым да. Әйтерсең лә күкрәк читлегемне каерып, җаныма саксыз кагылып, имгәтеп ташлаганнар иде... Җир белән күк арасында очып йөргән халәтемнән мин элеккеге бөтен нәрсәгә битараф хәлемә төштем: шатланмыйм да, көенмим дә, җырламыйм да, еламыйм да...
Ун-унбиш көннәр үткәндер, бер кичне телефон шалтырады. Алсам, Нурлан: «Өйдә буласыңмы, әйберләремне алып китәр идем...» – ди. Килде. Ул зал ягында әйберләрен җыя. Мин кухняда. Элеккегечә халәтемдә. Уйсыз... гамьсез... битараф... Күпме вакыт үткәндер, ниһаять: «Сау бул, мин китәм...» – диде. Аһ! Шул чак... Әйтерсең лә, мәрткә киткән җиремнән кинәт айнып, сискәнеп киттем. Үземне үзем белештерми, тыя алмыйча: «Китмә!» дип кычкырып җибәрдем. Муенына килеп сарылдым. Ул: «Юк... китәм...» – диде.
...Шул көннән соң, әйтерсең лә, мине алмаштырып куйдылар. Өйдә кияргә дип алган фирүзә төсендәге спорт костюмы юыну бүлмәсендә эленеп калган булып чыкты. Мин шул киемне исни-исни, сабый баланы күтәргән кебек, көннәр буе күтәреп йөртәм, төннәрен янәшәмә куеп ятам, иртән күземне ачуга, бисмилламны әйтергә өлгергәнче, «Нурланым...» дип елый-елый, күкрәгемә кысам... Аллаһы Тәгалә һәр бәндәгә шатлыкны да, борчу-кайгылырны да үзе күтәрә алган кадәр бирә, диләр. Хактыр. Миңа да баштарак бу хәлләргә түзә алмам, янып-көеп бетәрмен, йә акылдан шашармын кебек тоела иде. Дөрес, йокысыз елак төннәр, баштан бер генә мизгелгә булса да чыгып тормыйча тилмерткән көйсез-мәгънәсез уйлар йөземә сары булып ятты, күзләремнең янып торган очкыннарын төссезләндерде, сүндерде... Ләкин яшәргә, алга барырга кирәк иде. «Чи иткә ут капмый...» ди халык. Чыннан да, әгәр чи иткә ут каба торган булса, мин дөрләп янып беткән булыр идем, мөгаен.
Шулай яши-яши, көннәр, айлар үтә торды. Ел да үтеп бара... Көннәрдән бер көнне телефон шалтырады. Ял көн. Өйдә идем. Алсам – Нурлан! Бер мизгелгә телсез калдым хәтта...
– Мөмкинме, мин яныңа киләм, әйдә, барысын да уртага салып сөйләшик. Мин мәңгегә синең белән яшәргә телим, гомер ахырынача... Син ничек әйтсәң, шулай булачак!
– Ничек инде?! Ә улың? Син бит аннан башка яши алмыйсың... – Мин бәлкем яши дә алмас идем... Ә ул миннән башка яши ала булып чыкты. Ул бит миңа сугарга кизәнде... Уйлап кына кара әле?! Мин бит аны шешәдән сөт имезеп, елавыннан туктатам дип, төн йокысыз күтәреп йөреп үстергән кеше... Әтисе! Өйдән чыгып киткәнемә ярты еллап инде. Энекәшемдә яшәдем...
Кадрия туктап, тынып калды. Без барыбыз бертавыштан диярлек:
– Урр-ра-а! – дип кычкырып җибәрдек. – Димәк... кире кайтты Нурланың?!
– Юк шул! Ялгышасыз, кызлар. Кайтмады...
– Ничек инде... кайтмады?!
– Әйе, кайтмады. Мин ризалашмадым...
– Ә мәхәббәт?! Өзелеп ярату?!
– Нәкъ менә шул өзелеп яраткан өчен кире кайтармадым да инде мин аны. Әйтәләр бит, дөресрәге, кайсыдыр бер бөек әйткән: «Хатын-кыз янына кире кайтырга ниятегез булса, бу эшне, ул сездән башка яшәү күпкә җиңелрәк икәненә төшенгәнче, мөмкин кадәр тизрәк эшләгез!» Хак сүзләр икән. Теге – мин: «Китмә!» дип, муенына сарылган чакта калган булса иде ул! Ә беләсезме, ул чакта, әйберләрен алып китәргә дип килгән чакта аңа Аллаһы Тәгаләдән ишарә булган бит, кызлар!
Бу гайре сәер сүзләренең ахырын тыңлап бетергәнче, без, ирексездән бер-беребезгә карашып, көлемсерәп алдык. Моны Кадрия дә сизми калмады, әлбәттә.
– Бик тә аңлыйм, сез мине бераз юләргә саныйсыз... Мин «Китмә!» дип, муенына сарылганнан соң, чыгып киткәч ул лифтка керә, кнопкага баса. Лифт исә, урыныннан кузгалып, бераз гына аска таба төшә дә, шып туктап кала. Дүртенче белән өченче кат арасында. Бер сәгатькә якын утыра ул лифтта, үзе әйтүе буенча, «коллыктан» котылгач та, коридорда шактый өнсез булып басып тора әле. «Денсезлегем һәм кирелегем комачаулады синең яныңа кире керергә шул чагында...» – диде. Бу хәлне белгән булсам, мин дә бит түзеп торалмас, атылып чыгып, кочагына ташланган булыр идем. Белмәдем...Тикмәгә генә: «Алдырмак көн – яздырмак көн», димәгән халык...
Сәер хәлләр аның белән генә бетмәде әле. Яшәп ятам шулай ут белән су арасында. Шундый көннәрнең берсендә Чаллыда яшәүче якын танышым, дөресрәге – Нурланның армиядә бергә хезмәт иткән дусты, хәтта гаилә дустыбыз дияргә дә ярыйдыр, шалтырата. Юбилеен зурлап, Мәдәният сараенда уздырырга җыена икән. Ул, артык зур талант иясе булмаса да, көйләр, үз көйләренә сүзләр дә яза, ярыйсы гына җырлый, озын сүзнең кыскасы, үз шәһәрендә шактый гына танылган кеше. Нурлан белән без – аларда, алар бездә кунакта булганыбыз, озын кичләр буе җырлашып утырганыбыз да бар, бергә яшәмәвебез дә аңа әллә кайчан мәгълүм иде. Мине зурлап чакыруы да залда тамашачы булыр өчен түгел, үзе язган бер җырын сәхнәдән җырлавымны үтенә. «Мин җырчы түгел бит», дип, аяк терәп каршы торсам да, «Синнән башка беркем дә ул җырны шулай җиренә җиткереп башкара алмый...» дигәч, ризалашмый чарам калмады. Киттем чакырылган көнендә җыенып. Юкка гына борчылганмын, репетиция вакытында берничә мәртәбә җырлап карагач, башкалардан бер дә ким түгеллеген белгәч тынычландым.
...Менә минем чират. «Казаннан килгән кунагыбыз, гаилә дусты...» – дип, матур гына игълан итүгә, сәхнәгә чыгып бастым. Халык белән шыгрым тулы залны йөгерек күз карашым белән «сөреп» чыктым да тәвәккәлләп, җырымны башлап җибәрдем. Ул ба булмады, күз карашым алтынчы-җиденче рәтләр тирәсендә, уң яктан рәт уртасындарак утыручы бер ир-атка барып төртелде. Затлы итеп киенгән, кара костюм-чалбар, ак күлмәк... Нурлан бит бу! Башка беркемне дә күрмим! Көтелмәгән хәлдән бер мизгелгә генә башым әйләнеп китте хәтта. Тик... Сер бирергә ярамый иде. Үземне кулга алып, җырымны ахырынача җырлап бетердем. Сәхнә артына чыккач кына, аякларымның камырга әйләнгәнен тоеп, янәшәдәге урындыкка сыгылып төштем. «Нәрсә булды?!» дип, юбилярым килеп басты. «Анда... Нурлан... җиденче рәттә... Ник син миңа аның концертка киләсен әйтмәдең?!» «Юк, ни сөйлисең син?! Мин аны алдан да чакырып караган идем, бүген дә сөйләштем. Килмим, диде. Хатыны килми дә килми инде аның. Нурлан да элеккеге – син белгән Нурлан түгел хәзер... Ышанмасаң, аңа дигән чакыру кәгазе минем кесәмдә...» Ул чакта мин, чыннан да, аның сүзләренә ышанып җитмәдем. Алдаша дип уйладым. Бераз соңрак, аек акылым белән уйлап карагач, чынлыкта алай була алмаганына, Аллаһы Тәгаләнең хикмәте белән күземә генә күренгәненә инандым. Өстендәге яңа гына энәдән төшкәнгә охшаш гаҗәеп нәфис киеме, уйсыз-гамьсез, әкияттәге (бәлкем оҗмахтагы!) хур егетләренекен хәтерләткән ачык-ак йөзе, томан эчендәге өрфиядәй беленер-беленмәс тонык гәүдә чалымнары... Ышанасызмы-юкмы, менә шулай! Белмим, ул чакта да аңламадым, хәзер дә аңыма барып җитми... Залдагы ул урын буш булгандыр бәлкем...
Хәтерегездәдер, бар иде бит шундый заманнар, эш урыныннан санаторий, ял йортларына юллама бирәләр иде. Көннәрдән бер көнне, җәй уртасында, безгә дә – коллективтан берьюлы дүрт кешегә – санаторийга юллама бирделәр. Җыенып киттек. Кайсыбыз кая урнаштык. Көн кичкә авышып килә иде. Тиешле язу-сызуларны тәмамлап, бүлмә ачкычы, ашау талоннары алганчы, кичке аш вакыты җитте. Ашханәгә кереп, кулыма поднос алдым да ризык бирә торган урынга килеп бастым. Тәлинкәгә үрелдем. Үрелүем генә булды... Кинәт! Баш түбәмнән башланып, аяк табаннарыма кадәр бөтен тәнем буйлап ниндидер серле дулкын-калтырану йөгерә башлады. Тагын, тагын... Нәкъ теге чакта – Нурланны төнге троллейбуста очраткандагы кебек! Әлеге сихри дулкын җаным аша үтеп, баш түбәсеннән аяк табаныма кадәр йөгерә дә йөгерә... Үз халәтемә үзем ышана алмыйча, ирексездән сискәнеп, әсәрләнеп борылып карасам – Нурлан! «Исәнмесез, Кадрия Лотфулловна! Хәлләрегез ничек?» – ди. Аның кебек үк тыныч, ваемсыз булырга тырышып: «Исәнмесез, Нурлан Әхмәтович! Сезнең хәлләр ничек?» – дия алдым. «Менә... ялга килдек әле. Бер атна булды инде...». Шунда гына игътибар иттем, Нурланым өч подноска ризык җыйган иде. Менә ул беренче подносын күтәреп, ике хатын-кыз утырган өстәл янына китте. Подносын өстәлгә куйды да килеп, икенчесен, өченчесен алып китте. Мин дә үземә билгеләнгән өстәл номерын табып килеп утырдым. Йа Аллам! Шулай туры килергә кирәк бит, мин утырып ашарга тиешле өстәл тегеләрнеке белән бер рәттә! Әле дә ярый янәшә түгел! Ике арада бер өстәл бар иде. Үзем ашыйм, имеш, үзем башымны игән килеш сиздерми генә, астан гына Нурланнар өстәлен күзләп алам. Баксаң, теге ике хатын-кыз бер-берсенә шактый охшашлар икән. Аерма шунда гына: берсе – яшьрәк, берсе – өлкән. Өлкәнрәге әнисе яисә апасыдыр дип уйлап алдым да яшьрәк дигәнен җентекләбрәк күзәтә башладым. Ничегрәк икән: миннән яшьрәкме, чибәррәкме? Гаҗәп хәл! Моңа кадәр мин үземне көнче, кызыгучан-кызыксынучан дип белми идем. Бу, чыннан да, шулай иде! Беркемнең, бигрәк тә хатын-кызның килеш-килбәте, төс-бите, кием-салымы миңа сукыр бер тиенгә дә кирәк түгел! Кызыкмыйм, чагыштырмыйм, көнләшмим... Киресенчә, һәрдаим диярлек үземнән көнләшкәннәрен, хөсет-үчлекле карашларны тоя идем. Һәм миндә андый тискәре хисләрнең булмавына ихластан шатлана идем. Шулай булмыйни?! Көнченең үзенә генә начар бит ул күңел тарлыгы, каралыгы, хөсетлек, көнчелек. Тора-бара андый кеше чиргә, хастага сабышырга мөмкин. Ә ул көнне... шул астан гына күзәтә башлаган мизгелдә, мин үземдә көнчелек хисен тойдым. Тойдым гына да түгел, әлеге хис бар җанымны, вөҗүдемне биләп алды хәтта. Шул вакытта көзгедән карау мөмкинлеге булса, иманым камил, йөземә каралык сөреме дә өретелгән булгандыр. Юк! Юк! Көлмәгез, кызлар! Сүзләрем хак! Кешенең эчендәге кара уйлары, көнчелек, хөсетлеге һичшиксез йөзендә чагыла. Йөзендә генә дә түгел, аяк атлап йөрешендә! Игътибар итеп карарга гына кирәк, азмы безнең арада йөзе мәңге ачылмас, яктырмас һәм, киресенчә, йөзеннән яктылык, җылылык, нур бөркелеп торганнар! Шөкер, минем өчен бөтенләй ят бу хис икенче мизгелдә үк диярлек эреп юкка да чыкты. Ни өченме? Чөнки Нурланым белән бер өстәл артында утыручы, ул гына да түгел бит әле – бер ятакта йоклаучы ул ханым миннән артык түгел иде! Ни гаҗәп, өчесенең дә йөзләрендә ни елмаю, ни күңел халәтеннән йөздә чагыла торган яктылык юк иде. Нурланым берничә мәртәбә өстәл яныннан кузгалып, ханымнарга нәрсәләрдер алып килә, ташый торды. Ул гына җитмәде, ахрысы, ниһаять, яшьрәге (минем көндәшем була бит инде!) үзе кузгалып, нидер алырга китте. Аягындагы түфлиләре, дөрес басып йөрмәүдән, әлбәттә, ян-якка кыйшайган, шуңадырмы, гафу итегез, атлап йөреше яңа дөньяга килеп, аяклана алмыйча азапланган бозауныкы кебегрәк иде. Бу манзара мине бөтенләй тынычландырып җибәрде. Күңелем мәтәлчек ата иде хәтта. Ул миннән артык түгел! Төс-бите, уңганлык, пөхтәлек, җитезлек, эчкерсезлек белән дә миннән артык түгел! Син аны бөтенләй белмисең бит, бәлкем ул Нурлан өчен җан атып торадыр, дисезме?! Юк, бәгырькәйләрем! Ялгышмыйм, дип уйлыйм. Шушы бер күзәтү җитте. Җан атмый, яратмый ул Нурланны. Яратсамы, чын яратсамы?! Аның күзләре очкынланып янар, йөзе нур чәчеп торыр, атлап йөрешләре башкача булыр иде! Нурланнан өч поднос ташытмас, үзе йөгереп йөрер иде.
– Мин синең белән килешмим, – диде Миңнеруй. – Каян беләсең син аларның тормышын? Бөтен нәрсәне яратуга гына кайтарып калдырырга ярамый. Нурланга рәхәттер бәлки шулай яшәү, хезмәт итү. Ә ярату... Нәрсәгә кирәге бар соң аның?! Булса да, тора-тора бетә инде ул, юкка чыга. Бер-береңә күнегү генә кала.
– Туктале, Кадрия, тыңлап торсаң, синең фәлсәфәң бик сәер килеп чыга, – дип, Миңнеруйның сүзен дәвам итте Кәримә. – Менә син, «яратмый ул Нурланны, аның өчен җан атмый», дисең. Ә бәлки Нурланың яратадыр аны, рәхәттер аңа шулай яшәү, хезмәт итү. Без унҗиде-унсигездәге башында җиләс җил уйнаучы җилбәзәк кыз-кыркыннар түгел ләбаса, бу фаниның гыйбрәтләрен күрә-күрә шактый акыллыландык, миңа калса, сукыр бер тиенгә дә кирәк түгел хатын-кызның яратуы! Ирең яратсын сине! Андый ирләрне үзең теләгән якка борырга, бау итеп ишәргә була...
– Теләсә нәрсә әйтегез, теләсә ни уйлагыз минем турыда, тик... мин сезнең сүзләр белән килешмим, – диде Кадрия. – Ләкин бәхәсләшмим, үз фикеремне көчләп такмыйм, ышандырырга да тырышмыйм. Ярату мәсьәләсендә генә түгел, гомумән, һәр нәрсәгә, кемнеңдер эш-гамәлләренә һәркемнең үз карашы, мөнәсәбәте, үз бәясе, үз фикере. Мин менә шулай уйлыйм, шулай яшим, шулай яратам... Яратканыма җигелеп хезмәт итәргә, һәрдаим күңелен күререгә, аны рәхәт яшәтергә телим, шуннан тәм, яшәвемә ямь табам...
– Иии кызлар, нишләтергә инде сезне, тәмләп, ләззәтләнеп кенә тыңлый башлыйм, тотасыз да бүлдерәсез Кадрияне, – дип, ризасызлыгын сиздерде Сөмбелә. Бераз гына уйланып-моңаеп торганнан соң, Кадрия сүзен дәвам итте:
– Ял итәбез шулай, минем белән бергә килгән хезмәттәшләрем көн саен санаторий клубында оештырылган кичәләргә, танцыга йөриләр, аш өстәле янында шунда күргәннәрен, кемнәр белән танышканнарын кызык итеп сөйлиләр, беркая да чыкмаган өчен мине шелтәләп алырга да онытмыйлар. Ә минем үз хәлем хәл. Нурлан һәм аның «командасы» күземә күренүдән шүрлим. Ашарга да алар ашап киткәч кенә йөрим.
Ә беркөнне ялдашларым мине концертта катнашырга үгетли башладылар.
– Монда шундый гадәт бар икән, кем нәрсә булдыра, бииме, җырлыймы, мәзәк сүз сөйлиме – халык алдында үз һөнәрен күрсәтә. Мин биемәкче булдым, мәктәптә укыганда аяк тыпырдатканым бар иде. Шамил «Мокамай»ны сөйли. Рәфыйк безгә сөйли торган мәзәкләренең «колакны ярмый», йөзне кызартмый торганнарын сайлаштырып сөйләмәкче булды. Син җырларсың. Анда тагын кемнәрдер катнаша бугай.
– Юууук, сез нәрсә?! Җырламыйм! Тавышым да, теләгем дә юк.
– Синең матур җырлаганыңны әйттек инде без оештыручыларга. Хәзер без генә түгел, алар да белә. Җырлыйсың булгач, җырлыйсың.
– Эш урынында, табында җырлау – бер хәер, ә монда йөзләгән халык алдында... Фонограмма, һич югы баянчы кирәк.
– Баянчы табабыз, – диде концерт турында сүз башлаган Рәлиф. – Монда минем белән институтта бергә укыган егет ял итә. Ул уйнар сиңа баянда. Мин сөйләшермен Нурлан белән.
«Нурлан» дигәнне ишетүгә, ток тоткандай сискәнеп, баскан урынымда тыпырдап куйдым хәтта.
– Юк! Мин ул уйнаганга җырламыйм!
– Алай «юк» дип кырт кисмә әле син, белмәгән килеш. Башта уйнапҗырлап карагыз. Матур гына уйный иде ул заманында.
Минем нәрсәдән курыкканымны, корт чаккандай «юк» дип кычкырып җибәрүемнең сәбәбен сизенмәүләренә сөенеп тә куйдым.
Икенче көнне Рәлиф сәгать кичке дүрттә клубка репетициягә барырга кирәклеген, Нурлан белән сөйләшкәнен, ул да шул вакытка киләчәген әйткәч, минем тынычлыгым качты. Алып килгән өч-дүрт күлмәгемнең әле берсен, әле икенчесен киеп карыйм, берсе дә гәүдәмә килешми кебек, чәчем дә дөрес ятмый, күз карашым да дөрес түгел...
Вакытына туры китереп, тәвәккәлләп, киттем репетициягә. Килеп җитәрәк башымны күтәреп карасам, клуб каршындагы утыргычта минем кебек үк башын түбән иеп, Нурлан утыра. Мине күреп алуга, ялт итеп урыныннан торды. Ни әйтергә, ни кылырга белмичә югалып калды. Бер мизгелдән үзен кулга алып: «Мин кереп чыктым, анда синең белән миннән башка репетиция дип килгән кеше юк бугай...» – диде.
Без клубка килеп керүгә, Нурланның каршысына өч баян китереп куйдылар. Ул әле бер, әле икенче баянны кулына алып, телләрен баскалап карады да, ниһаять, үзенә яраклысын табыптыр, сыздырып уйнап җибәрде...
Бераз уйнагач, миңа күтәрелеп карап, «Нинди җыр җырларсың икән?» – дип сорады. Мин иңемне сикертеп куйдым. «Нинди җырлар җырлый идек әле без синең белән... «Уел»ны җырлый алыр идеңме, ...бик матур җырлый идең син аны. «Сибелә чәчем», «Үзең бүләк»... Хәтерлисеңме, икәүләп җырлый идек «Үзең бүләк»не», – диде дә, сыздырып уйнап та җибәрде. Аңа кушылып:
Нигә икән синең исемеңне
Кушам һаман моңлы җырларга?
Мәхәббәтем, бәхеткәем минем... –
дип җырлый башлавым гына булды, гүя кинәт җанымның бер кылы өзелеп китте... җырым бүленде... Ниндидер ят тавыш белән ачыргаланып, кычкырып елап җибәрдем. Үземне белештермичә, ишеккә ташландым. Коридорга атылып чыктым. Әле бер, әле икенче бүлмәнең ябык ишекләренә төртелдем. Миңа каядыр кереп югалырга, кешеләрдән түгел, үземнән качарга кирәк иде. Шулай сугыла-бәргәләнә торгач, кинәт бер бүлмәнең ишеге ачылып китте. Атылып кердем дә почмакка согындым...
Күпме утырганмындыр, күпме елаганмындыр, хәтерләмим. Хәер, елау да түгел иде бугай бу, Нурланымны өзелеп яратып та муенына сарыла, кочагына сыена, моңлы күзләреннән үбә алмавымның җан газабы, ыңгырашу, әрнү булгандыр...
Ниһаять, тынычланып, башта коридорга, аннары урамга чыксам, башын түбән иеп, Нурлан китеп бара иде. Ни гаҗәп, ни клубта, ни урамда аннан башка беркемне дә күрмәдем. Кем белсен, бәлкем Нурланым да күземә генә күренгәндер...
...Намазлар укып, көне-төне башымны бәреп, Бөек Кодрәт Иясенә табынып-ялварып утырмасам да, үземне денсез кеше, димәс идем. Бүлмәмә килеп керүгә, кыйблага карап, Аллаһы Тәгалә каршысына тезләндем. Илереп елый-елый, үземне сөю газабыннан коткаруын, Нурланны онытырга, күңелемнән сызып атарга булышуын үтендем. «Йа, Раббым, үзең бирдең, үзең ал...» – дип тәкрарладым. Шулай ялвара торгач, кинәт аңым ачылып киткәндәй булып, вөҗүдемне моңарчы тоемланмаган тынычлык, хәтта битарафлык биләп алды. Торып бастым. Көзгегә күзем төште. Анда хасил булган сурәтемә сәерсенеп-әсәрләнеп карап тордым. Мин дә, түгел дә иде ул...
Шул рәвешем, шул халәтемдә күпме булганмындыр, кемнәрдер дөп-дөп коридордан үтте, кемдер ишек шакыды, мин боларны ишеттем дә, ишетмәдем дә. Шул – үзем өчен моңарчы таныш булмаган сәер халәтемнән айнып, бу дөньяга кайтып төшеп, бүлмә ишегемне ачып чыкканда, инде төн әллә кайчан үткән, көн уртасы җиткән иде. Ишекне ачуга, идәнгә бөтәрләнгән кәгазь кисәге килеп төште. Анда бер генә җөмлә язылган иде: «Мин сине үлеп яратам». Үземне үзем белештермичә, кая барырга теләгәнемне күңелемнән тәгаенләмичә генә, урамга томырылдым. Санаторийга килгән-киткәннәрне теркәү бүлмәсенә барып кергәнмен. Керә-керешкә, ярымпышылдап: «Галиев Нурлан Әхмәт улы» дип әйтә алдым. Кычкырып әйтергә тавышым чыкмады. «Әәәә... әйе... аны иртән ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киттеләр... йөрәк... хастаханәгә барып җитә алмаганнар... юлда...». Кинәт үзем тирәли диван, урындыклар, килгән-киткәннәрне теркәп утыручы кыз,тагын кемнәрдер әйләнә башлаганын хәтерлим... Аңыма килеп, күземне ачканда, янәшәмдә айвай килеп, ак халатлы ир-ат, хатын-кызлар басып тора иде. «Куркыттыгыз, – диде ак халатлы ир кеше. – Берсенең үлүе җитмәгән... Анысы ярый әле юлда... сәламәтлегегезне кайгыртырга кирәк, ханым... санаторий белән генә булмый... »
...Җае чыккан саен мин Нурланым янында. Елыйсым килсә – елыйм, сөйләшәсем килсә – сөйләшәм, җырлыйсым килсә – җырлыйм. Миңа аны яратырга, аныңча әйтсәк, үлеп яратырга, беркем комачауламый... Ул – минеке генә! Кабере өстенә йөземне куюым гына була... Кинәт! Ниндидер серле рәхәт, назлы дулкын-калтырану җаным аша үтеп, баш түбәмнән аяк табаннарыма кадәр бөтен тәнем буйлап йөгерә башлый... Мәхәббәт назы, сөю дулкыны...
"КУ", 1, 2023
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев