Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бишьюллыклар

Хуплап әйтелгән сүз Үстерә бер башка...

***

«Сүз куертып кына

Май төшмәс» дигәнне

Адәм баласының

Туа-тумышыннан

Аңлыйсы килмәде.

 

***

Хуплап әйтелгән сүз

Үстерә бер башка...

Адәм баласының

Гел шуны көткәне

Бер төртелә ташка.

 

***

Сүз атып – имгәткән,

Сүз катып – тилерткән.

Адәм баласының

Шуңар битарафын

Чукрак, телсез иткән...

 

***

Әче сүз – төчкертә,

Төче сүз – укшыта...

Адәм баласының

Сүздә талымсызы

Су эчеп, ут йота...

 

***

Дәшми калалганы

Һәрчакта яраган...

Адәм баласының

Күң(е)ле төпкеленә

Кем төшеп караган?

 

"КУ", 2023, 1

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев