Мин Күкләргә бик күптәннән гашыйк

Мин Күкләргә бик күптәннән гашыйк.

Кайчан? Белмим. Бәлки, туганчы?..

Мәңгелектән вакыт бөреләнеп,

Мәңгелеккә орлык койганчы?..

Бала чакта, җиргә чалкан ятып,

Күксел болын иңләү дисеңме!

Йолдыз әлифбасын отып алып,

Күккә ую Синең ис(е)меңне...

Теләк теләү йолдыз яңгырында.

Кабул микән? Булса – ничәсе?..
Асманнарга ашу, белә торып,

Берчак кыелыплар төшәсен...

Гаҗизләнү болытларга карап:

Кайдан килә? Китә кайларга?..

Болыт белән тәңгәллекләр табу:

Кем әмере юлны сайлауга?

Мин Күкләргә бүген дә бит гашыйк.

(Тере микән Күкнең хисләре?..)

...Алсуланып, янә кояш чыга,

Баеса да һәрчак кичләрен. 

 

"КУ" 01, 2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: