Шигърият
Сине яратам
Җүләр сыман һаман мактанабыз, Хакыйкатьнең карыйк күзенә.
Җүләр сыман һаман мактанабыз,
Хакыйкатьнең карыйк күзенә.
И татарым! Ераккарак китеп,
Ник бакмыйсың икән үзеңә?!
Ташланасың утка. Ләкин син бит
Гаярь генә түгел, куркак та.
Бер сызгырса хуҗаң, «баш өсте!» дип
Юргалыйсың күндәм юргактай.
«Халкым таркау!» – дисең, ә бит үзең
Кабатлыйсың бабаң хатасын.
Саесканың шыкырдасын өчен,
Милләт сандугачын сатасың.
Тун ягасың беткә үч итеп син...
Яратырга сине хакым юк.
Яратмыйча ләкин мөмкин түгел,
Синнән гайре газиз халкым юк.
"КУ" 01, 2023
Фото: архивтан.
Теги: поэзия татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев