Логотип Казан Утлары
Шигърият

Биш хатынлы

Хатын... берәү. Әмма ләкин бишкә тора берүзе.

Сезгә генә ачам серем, йөрмәгез лә сөйләнеп.

Биш хатынлы булып куйдым, тик бер генә өйләнеп.

Беренчесе бага миңа гашыйк күзләре белән.

Җаннарымны эретәдер назлы сүзләре белән.

Икенчесе сөйләшмичә йөри көннәр буена.

Йөзе сытык. Өмет итмим инде җылы куенына.
Өченчесе өтәләнеп йөри янымда биеп.

Туганнарны кочып ала: «Сагындырдыгыз!» – диеп.

Дүртенчесе җыймый байлык: «Син үзең, – ди, – алтыным!»

Белә бәхетле икәнен. Шушысы – иң якыны!

Бишенчесе үтә көнчел: «Әйе, – ди, – ул бит чибәр!»

Җанны кыя... Сезгә җиңел: имеш, аер да җибәр.

Мөмкин түгел. Үз-үземә әмер бирәм: «Бул түзем!»

Хатын... берәү. Әмма ләкин бишкә тора берүзе.
 

"КУ" 01,2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Автор Фәрит Габдерәхим!