Логотип Казан Утлары
Роман

УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)

– Миннән соң тәхетне калдырырга варисым туды, Исабәк, – диде ул, күңеле җилкенгән егетләрдә генә була торган чиктән тыш масаю белән. – Ашыкма әле, Үзбәк ханзадә, юкса бәхет кошын куркытуың бар. Әле үзеңә дә тәхет юк бит... – Исабәк бу мизгелләрдә дә җитдилеген югалтмаган иде.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

6

Туктай гаскәр җыярга кереште. Моның белән беррәттән ул Ногай олысына чираттагы чапкынын җибәрде.

Картайган, ләкин күңел көрлеген һәм яшәү ямен югалтмаган Ногай чапкынны Днепр буендагы тирмәсендә кабул итте. Ике бүре башлы тәхетендә ул ятып диярлек утыра, уйлары кайдадыр читтә. Чапкын кереп тез чүккәч тә, бәкләр-бәге аңа игътибар да итмәде.

– Көнбатыш җирләренең ышанычлы бәкләр-бәге, сөекле ханыбызның тугры терәге, мин сиңа Сарайдан хәбәр алып килдем, – диде чапкын, башын күтәрми генә.

– Сөйлә.

– Ханыбыз Туктай сүздә берни дә әйтмәде, сиңа менә боларны тапшырырга боерды.

Ногай йомылып диярлек беткән сыңар күзен кызыксыну белән ачты. Чапкын тирмәдән чыгып китте, аннан соң кечкенә генә сука, бер калчан ук һәм капчыкка салынган бер уч җир алып кереп салды.

– Бу – ханыбызның әмерләре билгесе. Зирәкләрнең зирәге әйткәнчә, син аны һичшиксез аңлаячаксың.

Ногайның баягы битарафлыгы шунда ук юкка чыкты. Ул чапкынны, ял итәргә кушып, чыгарып җибәрде. Тегесе җавап нинди булыр дип сораса да, әлегә әзер түгеллеген әйтте.

Тирмәнең почмагыннан шәүлә сыман Кара күренде.

– Чапкынга бер капчык кирәк булыр. Аның башы сыярлык. Беләсеңме, бу билгеләр нәрсәне аңлатканны?
Беркайчан да сорауларга җавап бирмәгән Кара дәшмәде. Кирәк тапса, хуҗасы барыбер үзе әйтәчәк. Ногай, тәхетеннән төшеп, Туктай күчтәнәчләре янына килде.

– Сука. – Бәкләр-бәге суканың төрәненә бармак очын тидерде, ул шунда ук киселеп китеп канап чыкты. – Туктай, безгә моны җибәреп, «әгәр дә сез җир астына кереп качсагыз, мин сезне шушы сука белән каезлап чыгарачакмын» дип әйтмәкче. – Ногай укларга төртеп күрсәтте. – Бусы «әгәр дә сез күккә күтәрелсәгез, мин сезне шушы уклар белән атып төшерәчәкмен» диюе була. Ә инде бер уч җир... «Кайсы җирдә әйтсәгез, шунда очрашабыз», ди Урда ханы. Күрәсең, яшь тай, тамагы туйгач, үзен айгыр итеп тоя башлагандыр. Хәзер үк чапкын әзерләгез. Бер кулына Туктай илчесенең башын тотып барсын. Ханга болай дип әйтсен: «Ногайның атлары нык сусадылар, шуңа күрә алар Дон елгасыннан су эчәргә тели», дисен. Әгәр ул егет, кем ярдәмендә тәхеткә утырганлыгын оныткан икән, Урданың Дон елгасыннан бу як ярын бүтән үзенеке дип санамасын!

1298 елның кышында Туктай хан җитәкчелегендәге зур гаскәр Ногай олысына, Дон елгасының сул як ярына килеп, станга урнашты. Бәкләрбәге өчен бу беренче чиратта кисәтү иде. Хан, гаскәрен елганың аргы ягына чыгармыйча, Ногайның баш иеп килүен көтте. Ләкин тегесе Туктай тарафына аяк та атламады. Ике як та бер-берсен күзәтә, каршылыкның ни белән бетәсен, беренче булып, кемнең түземлеге төкәнәсен көтә.

Язга чыккач та, Туктай гаскәре белән Дон елгасы буйлап ары кузгалды, Ногайның станына юл алды. Урда ханы Ногайның бу кадәрле төмәннәргә каршы чыгасына ышанмый, аны яклардай бәкләр юк дип уйлый иде. Тик ул ялгышты. Ногай ягына Таз, Тонгыз, Каҗан, Абаҗан, Каранҗин, Янҗи, Мәнҗи, Сөдөн, Алаҗ, Сөнгәй, Көшөб, Салган, Әшек, Көнҗек, Шобыткай, Терекәрәй, Котлы-Буга, Могылтай бәкләр басты. Алар ярдәмендә тынгысыз бәкләр-бәге исәбе буенча ханныкыннан чак кына калышкан гаскәр туплады.

Канлы бәрелеш кичектергесез иде. Ике гаскәр кара-каршы тезелде. Ногай яклыларның саны азрак булса да, аларга һөҗүм өчен уңайлы калку җир эләкте.

 Хан, төз рәтләрдә торган гаскәре каршына чыгып, дошманына карата нәфрәт уятырлык сүзләр белән ялкынлы чыгыш ясады. Теге яктан Ногайның тавышы ишетелә иде. Ниһаять, Туктай атын бар көченә дошман өстенә юнәлтте. Аның артыннан гаскәре дә иярде. Ногай хан өстенә ыргылды. Ике хаким, җәядән атылган ук очып килерлек арага җиткәч, тукталып калдылар. Хәзер яу кырына сәргаскәрләр хуҗа иде.

Бу сугыш канлы, ләкин Туктай өчен уңышсыз булды. Нүкәрләр исәбе буенча уздырса да, Ногайның хәрби осталыгы өстенрәк чыкты. Берничә поскын оештырып, шулардан яңа көчләрне кертә-кертә, Ногай Туктай яугирләрен кысрыклады. Ахыр чиктә, хан гаскәриләре чигенергә һәм яу кырын ташлап качарга мәҗбүр булдылар. Ногай качып киткәннәрне куаламаска кушты. Ханга кул күтәрү аның максаты түгел иде. Яралыларга да тидермәде. Бәкләр-бәге Ногайның мәрхәмәтлеге бөтен дөньяга таралсын. Чөнки җаны-тәне белән сизенә – бу әле соңгы бәрелеш түгел. Киребеткән хан һичшиксез яңа гаскәр җыеп киләчәк. Ул чакта нүкәрләр кем ягында сугышу отышлырак икәнлеген белеп торачак. Ногай, ташлап калдырылган арбалардагы байлыкны җыеп, станына кайтыр юлга чыкты. 

7

Туган ягындагы бу вакыйгалар хакында Үзбәк хәбәрдар булса да, яңалыкларны соңарып кына ишетә иде. Кавказ аръягына чыгып киткәннән соң ул күп урыннарда булды, күп нәрсәне күрде. Байлыкларын чамалап кына тота, үзен тыйнаклыкка, ризык кадерен белергә өйрәтте. Юлында ул зур шәһәрләрне күреп сокланды. Биек манаралы мәчетләр, купшы сарайлар, олы базарлар – болар барысы да Сарайдагыдан күпкә матуррак, зуррак, килешлерәк булып чыкты. Ул манаралары күккә ашкан гыйбадәтханәләрне, аксөякләрнең бизәкле йортларын, җәмәгать урыннарын кызыксыну белән өйрәнде, кайберләрен рәсемгә төшереп барды.

Аннан да бигрәк Үзбәк мөселман мәдәнияте белән якыннан танышты. Аны моңлы азан тавышы, мәчетләрдәге Коръәннең аһәңле моңнары таң калдыра, тәннәрен чемердәтә иде. Ул, мөселманнарның Изге Китабына төшенә башлап, үзенә бөтенләй үзгә, чисталык, пакьлек, төгәллек дөньясын ачты. Элегрәк үз диннәрендә аңлатып бирә алмаган күпсанлы сорауларга ачыклык кертте. Дөнья гизеп, берничә тел өйрәнеп, үзенә күпсанлы китаплар җыйды, шактый гына гыйлем ияләре белән очрашты. Үзен озата йөрергә куелган Исабәк моңа сәерсенеп караса да, Үзбәкнең эшләренә тыкшынмады, аның тугры юлчысы гына булды.

Күңеленә бигрәк тә Ширван җирләрендә урнашкан суфи5 Пир Хөсәен10 хәнәкәсе11 кереп калды. Хәнәкә кәрван юлына салынган, биредә мосафирларга ял итеп алырга бүлмәләр хәстәрен дә күргәннәр. Шушында Үзбәк Габбас хәзрәт белән танышты. Акыл иясенең күңел тынычлыгы аны шаккатырды. Гыйлем әһеле белән озаклап, дин, тормыш хакында сөйләштеләр.

– Сиңа мондый илаһи сабырлык ни бәрабәренә иңде? – дип сорады аксакалның салмак фикер йөртүен кызыксынып тыңлаган ханзадә.

– Мин сабыр, чөнки беркая да ашыкмыйм, дөнья кумыйм. Җан азыгын изге китаптан алам. Ул мине сафландыра.

– Җан азыгы дип кенә яшәп булмый бит, тәнгә дә ризык кирәк...

– Анысын Ходай җитәрлек итеп бирә. Синең күңелең тыныч түгел, чөнки син һаман да каядыр талпынасың, ниндидер үрләр яуларга маташасың.

– Минем хаким буласым килә...

– Хакимлек – Ходай бүләге, аның ләгънәте дә.

Үзбәк хан гаҗәпкә калды.

– Хаким – бар нәрсәгә дә хуҗа, ни теләсә шуны ашый, җаны теләгәнен эшли. Шул да булдымыни ләгънәт?!

– Бер генә хаким дә үз теләгәнен эшли алмый, энем. Ул – үз хакимлегенең колы. Аның һәрбер адымы, һәрбер гамәле халкы һәм биләмәләре язмышын кайгыртып ясала. Бер ялгышлык исә мизгел эчендә барысыннан да мәхрүм итәргә мөмкин. Һәрбер хаким үз җилкәсендә зур йөк йөртә – ул җаваплылык

10 Пир Хөсәен – XI гасырда Ширванда яшәп, суфичылык тәгълиматына табынган философ.

11 Хәнәкә – дөнья мәшәкатьләреннән арынып, рухи чисталыкка омтылучы суфиларның яшәү урыны.

______________________
дип атала. Тарих битләренә исеме ак яки кара хәрефләр белән язылырмы – монысы да аның кылган эшләренә бәйле. Син хакимлеккә кызыгасың, сизеп торам. Әмма ул бик мәшәкатьле хезмәт. Тәхеткә менү белән кеше үз-үзен югалта, шул тәхетнең колына әйләнеп кала...

Әлеге сүзләр яшь егетне нык тетрәндерде, уйландырды, бераз вакыт үткәч исә, Габбас хәзрәт белән әңгәмә онытылды да диярлек. Аны кабаттан искә төшергәнче, гыйлемле картның хаклы икәнлегенә инанганчы, Үзбәккә әле шактый юллар һәм еллар үтәсе бар иде...

Биек, мәгърур Кавказ таулары аша чиркәс биләмәләренә кире кайткан вакытта Үзбәк үзенең беренче мәхәббәтен дә очратты. Кумык кызы Нәзифәгә ул бер күрүдә гашыйк булды. Кызны шартын китереп, Исабәкне әти-әниләре янына җибәреп соратып алды. Нәзифә бик чибәр, күндәм, сабыр холыклы кыз иде.

Нәзифә белән Үзбәкнең мәхәббәт җимешләре – туп кебек малай да дөньяга аваз салды. Беренче тапкыр улын кулына алгач та, Үзбәк соклануын яшермәде.

– Миннән соң тәхетне калдырырга варисым туды, Исабәк, – диде ул, күңеле җилкенгән егетләрдә генә була торган чиктән тыш масаю белән.

– Ашыкма әле, Үзбәк ханзадә, юкса бәхет кошын куркытуың бар. Әле үзеңә дә тәхет юк бит... – Исабәк бу мизгелләрдә дә җитдилеген югалтмаган иде.

– Булыр, тәхетем дә булыр, дәүләтем дә. – Үзбәк дустының үзенә ышанмавына күңеленнән үпкәләп куйды. – Ә инде төрле хафалар килмәсен, яман күзләр төшмәсен өчен улыма Тимербәк дигән исем бирәм. Тимердәй нык, Чыңгызлар данына тугры булып үссен!

Исабәк бу хакта башка сүз куертып торырга кирәк тапмады. Озакламый Әрибахтан хәбәр килеп төште. Ногай белән Туктай арасындагы каршылык ахыр чиккә җиткән, әнисе улына кичекмәстән туган якларына кайтырга җыена башларга куша иде. Башта чиркәсләр янында аерым хәбәр көтеп, аннан мөмкинлек чыкса, Сарайга ук, хан һәм Әрибах янына. Әнисе улына аеруча сак булырга киңәш иткән, Урдадагы хәлләр бик буталчык, юлга ышанычлы нүкәрләрсез кузгалырга ярамый.

Туган ягыннан чыгып киткәненә нәкъ ун ел вакыт үткән, ул инде күз явын алырлык егеткә әверелгән. Беләкләрендәге көче исә башындагы гыйлеме белән бер дәрәҗәгә күтәрелгән. Сарайга кайтып, Туктай хан каршына баруга ул үзен тулысынча әзер итеп тоя иде... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01,2023

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев