Шигърият
Хәят. Ияртемнәр.
Хәятнең лепелдәве...
Яфраклар шыбырдавы, энҗе кар шыгырдавы,
тамчылар тыпылдавы, таң җиле пышылдавы,
елганың елкылдавы, йолдызлар елтыравы,
чишмәләр челтерәве, кояш-нур җемелдәве...
Каргалар каркылдавы, чыпчыклар чыркылдавы,
бакалар бакылдавы, бытбылдык бытылдавы,
еланнар ысылдавы, сандугач чутылдавы,
бүреләр улашуы, күгәрчен гөрләшүе...
Бәбинең тәтелдәве, әбинең теркелдәве,
бабайның кеткелдәве, әнинең өлтерәве,
әти үчтекиләве, сәгатьнең текелдәве,
самавыр гөжелдәве, ояның чөкердәве...
......................................
Хәятнең лепелдәве...
"КУ" 01,2023
Фото: Raphael ai
Теги: поэзия татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Нинди матур!
0
0
1
0
Чыннан да, вакыт белән узып китә торган нинди матур манзаралар! Күңелем тулып, мин дә елый- елый дәвам иттем әле.....Авызың чапылдавы, куйган теш шакылдавы,Казналар сулкылдавы, борының шыркылдавы,Башыңның авыртуы, күз кабагың тартуы, Колакларың тынчуы, йокысызлык борчуы,Хәтереңнең какшавы, кул калтырый башлавы,Сөякләрең сызлавы, үпкәләрең гыжлавы,Ашказаның шыгырдавы, эчәгеләр быгырдавы,Чәчеңнең агаруы, йөзеңнең саргаюы,Гәүдәңнең бөкрәюе, аяклар кәкрәюе,Саруыңның кайнавы, кан басымың уйнавы,Күзең начар күрүе, артыңнан җилең өрүе,Йөрәкнең лепердәве, астарак чепердәве......Картлыгың теркелдәве... ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0