Кунакта

Кунакка дип кайттым әле каеннарым янына.

Алар кочагында гына сагышларым языла.

Хәер, нинди кунак инде?! Мин дә бу җир баласы:

Аклыгы да – үземнеке. Үземнеке – карасы.

Мин дә каендай саргаям. Гел сулкылдый яра да.

Әмма бернигә карамый, һәр яз өмет ярала...

Саубуллашам. Каеннарым моңсу гына озата.

Кайгырмагыз, туганнарым, китмимен бит озакка.

...Китәм дип тә киталмыйсың үз-үзеңнән еракка.

Мин генәме? Вакыт үзе мәңгелектә кунакта.

 

"КУ" 01, 2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: