Кырыс кыш

Кыш кырыс дип, әйтмәгез, зинһар.
Ул безгә һәрчак булды сөйкемле.
Көмеш юрганнан каплап җир өстен
Йоклатты аны, әнкәй шикелле.
Зарланмагызчы суык дип кышын.
Кышын зарлана бары хөрәсән.
Тояр идекме йөрәк җылысын
Зәмһәрир суык кышны белмәсәк?!
АЛЕКСЕЙ САГАТАЕВ
Хакас теленнән Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе
"КУ" 01, 2023
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз