КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)
– Тизәккә буялсаң, юып алырга була ул, тик сасысы килүдән туктамый аның. Шунысын уйларга кирәк: син бит, үзең әйтмешли, власть кешесе, гражданнарның иминлеге өчен җавап бирүче, димәк. Эшләмәгәнне эшләде дип, укучы баланы халык алдына чыгарып, бурлыкта гаепләү яхшы түгел. Үзеңнең башың себер китәр.
5
Икенче юлы Әлфир абый белән очрашуның сәбәпчесе Гамил абый иде дисәм, дөрес булыр.
Берзаман мин Түбән оч малайлары белән дуслашып киттем. Авыл зур, һәр очта бала-чага бер өер. Безнең урамда да җитәрлек алар. Тик күбесе кызлар. Малайлар да бар барын. Әмма кайчак шулай була бит – уйнарга, аралашырга якыннан дус-иптәш табылмый, аларны ерактанрак эзләргә туры килә. Һәр урамның үз атаманы, бөтен бала-чага аның тирәсендә бөтерелә. Башка урамга барып чыксаң, күз ачып йомганчы сине «плингә» алып куюлары бар. Сугыш беткәнгә егерме елдан артып барса да, сугыш культы көчле иде. Сугыш турында фильм күрсәтсәләр, мөкиббән китәбез. Гадәттә, фильмда каты сугышлар барып, ахырда, безнекеләр җиңә, нимесләр җиңелә, күпләп пленга төшә. Сорау алу күренешләре дә истә калырлык була. Немец генералы башта кәпрәя, тәкәббер кылана, аннан, сорау алу барышында, совет кешеләренә карата үзләре кылган явызлыклары фаш ителгәч, башларын түбән иеп, ерткыч күзләрен аска төбәп, шиңеп бетеп утыралар. Фашистта кешелек сыйфатлары юк, беркайчан да тәүбә итми, аны көч белән генә буйсындырып була. Күп фильмнарның эчендә шул фикер ята иде. Шул фильмнарны карый торгач, бала-чага сугышлы уйнарга һәвәсләнеп китте дә инде. Үз урамыңда уйнап йөрү ярый ул. Хәтта атаман Мәгъфүрҗан булып, килешмәгән нәрсәләргә котыртып торса да. Әйтик, караңгы төшкәч, Гали бабайларның бакчасыннан кыяр чәлдереп чыгу, Мөгаллимә әбинең тәрәзәсенә борчак атып, аны кат-кат ишегалдына чыгарга мәҗбүр итү...
Әйткәнемчә, башка урам малайларының күзенә чалынсаң, сине шундук «плингә» алып, үзләренең атаманнары янына алып киләләр. Син немец, алар кызыллар; сорау алулар, җәзалау элементлары; аяк-кулларны бәйләп берәр келәткә ябып тотулар – кинодагыдан ким кыланмыйлар. Бер генә юл кала, ниндидер җегәр күрсәтеп, әсирлектән котылу җаен табу. Бәхет елмаеп, чыгып сыза алсаң, сөенеч; ябып куйган келәттән чыгып ычкынмасаң, шактый кыенлыклар кичерергә туры килә. Безнең урамга килеп чыккан малайларны да шундый ук язмыш көтә.
Түбән очтагы Рафикъ исемле малай белән дуслашып киттем, ул урамның атаманы иде, кай ягым белән аңа ошаганмындыр, үз дус-ишләренә миңа җил-яңгыр тидермәскә кушты. Рафикъ уйлап тапкан уеннар башкачарак – көчкә, осталыкка, җитезлеккә сынаулардан торганга, бу уеннар исә Мәгъфүрҗан «җитәкчелегендә» кыяр урлап, ялгыз карчыкларны куркытып йөрүдән яхшырак иде, миңа килеште – күбрәк Түбән оч малайлары белән уйный башладым.
Шулай беркөнне Түбән очтагы малайлар белән дөньяларны онытып, чын сабан туендагы шикелле көрәшеп ятканда, әткәйнең эштән кайтканын шәйләп алдым. Караңгы төшеп килә икән инде. Уенны ташлап, әткәй яныннан теркелдәп кайтам шулай, нидер сөйләнәм үземчә, әткәй, көлемсерәп, минем такылдаганны тыңлап атлаган була. Кибетләр тирәсенә җитәрәк, бер төркем кеше күзгә ташланды. Әткәйне күреп, бер малай:
– Әнә Гамилнең атасы кайтып бара! – дип сөрән салды.
Кешеләр арасыннан берсе аерылып чыгып, әткәйнең каршысына килә башлады. Бу – участковый Нариман иде. Милиция киеме шактый таушалган, үзе дә көне-төне мотоциклда йөргәнгәдер инде, каралып, тузанга батып беткән. Участковыйны авылдагы һәркем яхшы белә, үзенең дә белмәгән кешесе юктыр.
– Абзый, синең белән сөйләшәсе бар иде, – диде Нариман абзый, безгә якынлашып бетмәстән.
– Ни булды? – диде әткәй, барган җиреннән шып туктап. Участковый белән сөйләшүнең бер дә җүнлегә булмавын чамалый инде ул. Милициягә сәлам бирмә, ул бирсә дә син алма...
– Күңелсезлек килеп чыкты бит әле. Малаең...
– Ни булган минем малайга, – диде әткәй, ачулана төшеп.
– Велосипед урлаган ул... – диде Нариман абый, ачык итеп.
– Кем әйтте? Кайда соң ул үзе? – диде әткәй, хәлнең мөшкел икәнен сизенеп.
– Гамил шук бала, әмма да тик беркайчан да кеше әйберенә кызыга торган малай түгел.
– Күрүчеләр бар. Шуны ачыклап йөрим дә инде. Малаеңнан сорау алып тора идем әле, өегезгә кеше йөгертмәкче идем, ярый үзең килеп чыктың.
– Ничек сорау аласың? Ул бит мәктәп укучысы, башта ата-анасын чакыртырга иде. Мин бернәрсә белмим, авылны шаулатырга өлгергәнсең, – диде әткәй, кызып китеп.
– Сталин заманы түгел бит, теләсә кемне теләсә кайда эләктереп, сорау ала башларга!
– Кызма, абзый, малаеңнан сорашмый булмый. Каян алган, ни өчен алган? Шуткы түгел, велосипед бит. Мондый очракта тимерне кызуында сугарга кирәк. Әйдә, малаең янына барыйк әле.
Әткәй ирексездән кибет ягына атлады. Җыелган кешеләр, малай-шалай безгә юл биреп, алга үткәрделәр. Гамил абыйны, качып китмәсен дигәндәй, кибет диварына кысрыклап, Әнсәрия апа басып тора.
– Совет укучысы, совет укучысы... Пионер.. – дип сөйләнгәне ишетелә. Мәктәптә пионервожатый булып эшли ул. Гамил абыйны да, Нариман абзый кушуы буенча, монда ул алып килгән икән.
Гамил абый әткәйне күргәч, өмет тулы күзләрен киң ачып, кычкырып сөйләнә башлады.
– Тимәдем мин бәчәйгә (велосипедны малайлар шулай дип кенә йөртәләр иде). Күрүен күрдем, тимәдем түлке! Янында карап тордым да китеп бардым.
Гамил абый бер дә коелып төшәргә уйламый, Нариман абзыйның күзенә туры карап сөйли. Гамил абыйның үз-үзен тотышын, ышанычлы итеп сөйләгәнен ишеткәч, әткәй иркен сулыш алды.
– Кем нәмәрсәсе ул, бәчәй дигәне.
– Алма бакчасы каравылчысы Миръякутныкы.
– Әлмәт Миръякутмы? Көндез эшкә барганда күреп калдым, исереп, кибет төбендә утыра иде каравылчы Гиздуш белән. Шуның билсәпитен урлаганнармы? Соң, аның үзен милициягә алып китәргә кирәк, алма бакчасын каравыллыйсы урынга, эчеп-исереп йөргәне өчен. Минем малайның урлаганын кем күргән?
– Нәҗми әйтте. «Велосипед янында Хәбирҗан малае гына йөрде, ул гына чәлдергән булырга тиеш», ди.
– Баканың да койрыгы булырга тиеш. Ә син, Әнсәрия, малай артыннан йөгергәнче, миңа килеп әйтергә идең. Кайда эшләгәнне беләсең бит, Түбән очтан көнгә биш урыйсың. Балалар бакчасы төзибез, бура күтәргәнне озаклап карап торган идең бүген.
Әнсәрия апа ни әйтергә белми, бер Нариман абыйга, бер әткәйгә карап, эндәшмичә тик тора. Шулай да, уяулыгын югалтмый, карчыга сыман, Гамил абыйны саклавын белә.
– Аның гаебе юк, – диде Нариман абый.
– Мин куштым, ул үтәде. Шулай булырга тиеш, чөнки мин милиция, власть кешесе.
– Власть кешесе дип. Тик торганнан балага бәйләнмиләр инде. Әйтеп тора бит, мин алмадым, ди.
– Малаеңа артык ышанасың, абзый. Бала-чага кызыккан булырга может.
– Гамил андый бала түгел, – диде әткәй өздереп.
– Миръякут үзе кайда? Аннан сораучы бармы?
– Ул бакчага китте, җәяүләп. Велосипедны табу минем эш, – диде Нариман абый үҗәтләнеп.
– Карак башта тана ул – алмадым, күрмәдем, белмәдем. Ныклап тикшерә башлагач, очы чыга аннан...
Әлфир абыйның озын гәүдәсе күренде.
– Нәрсә бар, ник шаулашасыз? – диде ул килгән шәпкә.
Нариман аны күргәч, ничектер, арткарак чигенде.
– Менә бу малай велосипед чәлдергән, – диде ул.
Тавышы ышанычсыз яңгырады, Әлфир белән сүз алышып бер дә торасы килми иде аның.
– Кибет төбеннән алып киткән.
Әлфир абый, тикшерүне җәһәт кенә үз кулына алып, бер-бер артлы сораулар биреп ташлады.
– Кемнекен? Кайчан? Кем күргән?
– Нәҗми әйтте, – диде Нариман абый, аягын аерыбрак басып. Болай торса, башкалар күзенә шәбрәк күренгән сыман тоела иде аңа.
– Мирьякутның велосипедын алган да яшереп куйган менә. Әйтми кая куйганын. Сәгать буе тарткалаша минем белән, тел чарлап маташа. Каты чикләвек... Югыйсә әллә кайчан кайтып китәсе идем Карамалыга, хатын мунча ягып калды, – диде участковый, зарланып. – Точно беләм, кибет тирәсендә шушы малай гына йөргән, ул алмыйча, кем алсын? Факт, велосипед анда! – дип, Гамил абый ягына бармак төртеп күрсәтте.
– Кибет тирәсендә йөрүчеләр күп ул, – диде Әлфир абый, нинең нәрсә икәнен аңлап. – Радиоузел тәрәзәсеннән миңа барысы да күренеп тора. Әйе, Мирьякут килде Нәҗми янына. Ярты капчык алма кертте ул аңа, велосипедының багажнигына бәйләгән иде, сүтә алмый шактый маташты, карап тордым. Колхоз малын тарата ул адәм. Шактый торып чыкты Нәҗми кибетендә. Эчеп чыкты, аягында көч-хәл белән басып тора иде.
– Аның эчүен тикшермибез, кирәк булса, иптәшләр суды карар. Велосипедын урлау хакында эш карала, – диде Нариман, сабырсызланып.
– Менә син факт дисең дә... – Әлфир абый күзен кыса төшеп, Нариманга карап алды. – Фактлар киресен сөйли бит. Әйе, Хәбирҗан абзыйның малае кибет янына килеп, велосипедка карап торды. Рулендәге шылтыраткычы белән уйнап та алды. Әмма да ләкин велосипедка кагылмады. Бераз торды да каршыдагы китапханәгә кереп китте, китап алып кайтып киткәнен күреп калдым. Кибет ягына күз дә салмады башка. Шаһит була алам!
– Кая киткән соң алайса ул велосипед, җен алып китмәгәндер бит, чёрт возьми! – диде Нариман, Гамилгә карата кузгалып килгән эшнең җимерелүен өнәмичә. Күпме вакыт әрәм китте, – диде ул, сызланып.
– Инде әйт, велосипед кайда, беләсең икән, әйт тә куй, җәфалама мине.
Җил исеп китте. Кичке салкынча җил җыелган кешеләрнең аяк астына каз мамыгы, саргылт яфраклар китереп ташлады. Көн ныклап сүрәнләнә башлаган иде.
Әлфир абый мыскыллы карашын Нариманга төбәде.
– Мирьякут кибеттән чыккач, Мосаллия апаларга кереп китте. Әнә ул йорт, – дип, йөз адымнар чамасындагы тәбәнәк кенә салам түбәле өйгә күрсәтте. – Белмим, Мосаллия апаларда ни эшләгәндер, озак торды ул анда. Ике сәгатьләп булыр. Шыр исереп чыкты. Бал коя бит Мосаллия апа, балы шәп аның, – дип, авыз тирәсен сыпырып алды Әлфир абый. – Мирьякут Мосаллия ападан велосипедсыз гына чыкты. Шуннан соң шул... Әнә теге элекке базардан калган ит чаба торган бүкән төбенә утырып йоклап алды. Аякка баскач, кичкә табан инде бу, як-ягына каранды да авыл советына кереп китте. Димәк, шунда «велосипедны урлаганнар» дип сөрән салган. Анда секретарь булып тити баш Мәрдилә эшли бит, Фәриха кызы, тизрәк сиңа шалтыраткан. Сиңа шул гына кирәк, матаеңа атланып...
Нариман, «җитте» дигәнне белдереп, кулын селкеп алды.
– Миңа ни, хәбәр килде, чарасын күрергә тиешмен. Совет милициясен диванага чыгарма син, яме! Велосипед шутка түгел. Техника урлау көн саен булмый бездә. Шәһәр түгел бит бу. Авыл советы миңа түгел, районга ук хәбәр салган, эчке эшләр бүлегендә регистрациягә алынган эш турында сүз бара. Миннән бастырып сораячаклар.
– Өнәмичә, Гамил абый ягына карап алды. – Шикләнерлек тә бит, малай үткен күренә, үкереп елар инде дигән идем, кая ул, күзен тасрайтып, минем белән бермә-бер телләшә. Урламаса соң, белгәнен әйтсен, телләшмәсен. Әнсәрия дә үгетләп карады, аптырап бетте. Нишләргә белгән юк...
Ул арада Әнсәрия апа, эшнең ни белән бетәсен аңлап, халык арасыннан чыгып, тиз адымнар белән өенә кайтып китте.
– Каракның бүреге яна, диярлек булды бу, – диде Әлфир абый, Әнсәрия апа ягына карап. – Мәктәп укучысын яклыйсы урында, милиция юлында йөртә, җүләр. Күреп тордым, малайны Нариман каршына ул китереп бастырды. – Әлфир абый эшкә ачыклык кертүен дәвам итте. – Кибеттә бикләнеп эчеп утырды Мирьякут. Нәҗми белән бергә шешә бушаттылар, белгәнгә сөйлим. Ярты капчык алма хисабына сыйлагандыр инде Нәҗми, югыйсә саран нәрсә ул, кешенекен эчә, үзенекен чыгарырга ашыкмый. Исерек Нәҗми сүзе белән йөрсәң, башың бетәр, иптәш участковый.
– Әлфир абый Нариман абзыйны пешекли башлады. – Яшь балага карак исемен якмакчы булдың, ә?
– Минем эш – тикшерү, – диде Нариман абзый, соргылт сумкасын актарган булып.
– Тизәккә буялсаң, юып алырга була ул, тик сасысы килүдән туктамый аның. Шунысын уйларга кирәк: син бит, үзең әйтмешли, власть кешесе, гражданнарның иминлеге өчен җавап бирүче, димәк. Эшләмәгәнне эшләде дип, укучы баланы халык алдына чыгарып, бурлыкта гаепләү яхшы түгел. Үзеңнең башың себер китәр. Яла ягасың син бу балага, яла ягасың! Законный түгел! «Себер китү» сүзен ишеткәч, Нариман бер тынга исәңгерәп торды. Бу Әлфиргә ышаныч юк, прокурор белән куркытырга оста, бер заман куркытып кына калмас, жалу да язар. Йөр аннан акланып...
Әлфир абый исә үзенекен тукый:
– Яла ягу әйбәт нәрсә түгел. Аерым статьясы бар.
Нариман бу тирәдән тизрәк китү ягын чамалый иде. Чыннан да эш прокурорга барып җитсә, баштан сыйпамаслар. Мунчаны әйбәт кертерләр анда, хатын мунчасы түгел ул. Җиңелгәнен сиздерәсе дә килми.
– Алайса, кем урлаган соң велосипедны? – диде ул хәлсезрәк тавыш белән.
– Табарга кирәк бит инде аны, канса да канис.
– Әйтәм бит, Мосаллия түтигә керде велосипедын өстерәп, түти өеннән җәяү чыгып китте. Велосипед, димәк, Мосаллия түтинең ишегалдында. Әйдә, барып карыйк, тучны беләм, анда ул. Ә малайны җибәр, Хәбирҗан абзыйдан гафу үтен. Нариман ялгышын таныйсы килми иде.
– Гафу үтенмим. Эштә мин. Тикшерү бара. Һәр информациянең төбенә төшү – бурычым! Баш ярылып, күз чыкмаган. Малаена контрольне көчәйтсен, сабак булыр. Йөрмәсен трай тибеп.
– Трай тибеп түгел, китапханәгә килә ул. Укырга ярата, димәк, – дип, каршы төште Әлфир абый. – Кеше булырга тырыша. Укыган балада өмет бар.
– Һе... – диде Нариман, авызын кыйшатып. – Китап укып кына кеше булсаң... Дүрт бала үстердем, өйгә китап кермәде, дәреслекләрдән башкасы дим. Бушка вакыт исраф итү генә бит ул. Әнә үсеп җитеп киләләр, берсе дә дурак түгел. Малайлар милициягә керәбез диләр, кыз бүген-иртәгә кияүгә чыгасы. Китап ник кирәк аларга, әйт? Миңа, мәсәлән, аның кирәге юк. Караклар, хулиганнар белән эш итәм, китап кайгысы юк миндә.
Нариман белән Әлфир сөйләшә-сөйләшә, Мосаллия түтиләргә табан киттеләр.
– Әйдә, улым, кайтыйк инде, әнкәң көтә торгандыр, – дип, әткәй Гамил абыйны җитәкләп алды.
Улының шундый кыен чакта да югалып калмавына, җебеп төшмәвенә күңеле булган иде әткәйнең. Шулай да иң зур рәхмәте – Әлфир абыйга иде.
(Дәвамы бар)
"КУ" 01, 2023
Фото: unsplash
Теги: проза повесть
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев