Шомыртлар

Әтиләр-әниләр моңая, очты дип балалар оядан.

Кайгыра ничек дип хәлләре, кайтырлар микән дип яңадан. Авылым артында шомыртлар... Аларда балалар гөр килә. Сабыйлар иңенә кошлар күк очардай канатлар бирелә.

Ә әти-әниләр шомырттай – җимешләр гел әзер балага.

Тик вакыт-суалчан шомыртның кәүсәсен кимерә һаман да.

АЛЕКСЕЙ САГАТАЕВ

Хакас теленнән Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәcе.
 

 

"КУ" 01,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: