Логотип Казан Утлары
Роман

УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)

Көнчыгыш тарафында башта тузан өере күренде. Аның эченнән атлы нүкәрләр озатуында Туктай пәйда булды. Ногай, җәһәт кенә ияреннән сикереп төште дә тез чүгеп катып калды. Үзе белән бергә килгән барча кешеләр дә бәкләр-бәгенең гамәлен кабатлады.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

3

Дала буйлап бәкләр-бәге Ногай атын ашыктырмый гына атлатып бара. Аның янәшәсендә оныгы Актаҗи, уллары Тәке белән Җәке, ышанычлысы Кара. Олыс бәген иллеләп җайдактан торган кечкенә генә хәрби төркем озата килә. Ногай сыңар күзе белән офыкны күзәтә, нәрсәдер көтә кебек.

Көнчыгыш тарафында башта тузан өере күренде. Аның эченнән атлы нүкәрләр озатуында Туктай пәйда булды. Ногай, җәһәт кенә ияреннән сикереп төште дә тез чүгеп катып калды. Үзе белән бергә килгән барча кешеләр дә бәкләр-бәгенең гамәлен кабатлады.

Туктай атын Ногайга ике адым кала туктатты. Аннан, җиргә басып, ашыкмый гына төмәнбашы янына килде.

– Тор, бәкләр-бәге Ногай, күрешик, – диде Туктай.

Ногай торып басты, алар Туктай белән кочаклаштылар.

– Караңгы күктәге ут яктысы, өметен җуйганнарның соңгы ышанычы, Урда тәхетенең чын хуҗасы, галиҗәнап Туктай ханзадә, мин сине үз җирләремдә күрүемә чиксез шатмын.

– Синең җирләр – Урда җирләре, бәкләр-бәге, шуны онытып җибәрә күрмә, – Ногайның артык баллы сүзләре Туктайның кырыслыгын киметмәде. Ул ук тарттырылган җәя сыман киеренке халәттә иде.

– Онытмыйм, ханым, онытмыйм, – дияргә ашыкты Ногай. – Сине безнең олысның башкаласы Сакчыга чакырырга рөхсәт ит. Синең белән килгән нүкәрләрне дә табында көтәбез.

Туктай үз янәшәсендә торган алып гәүдәле егеткә төртеп күрсәтте:

– Кадак – минем иң ышанычлы кешем, аңа миңа күрсәткән илтифат булсын.

8 Көнчәага – Үзбәк ханның бертуган сеңлесе, урыс елъязмаларында Кончака исеме белән билгеле.

Кадак, уң кулын күкрәгенә куеп, үзенә сыңар күзен текәгән Ногайга чак кына сизелерлек баш иде.

– Аңладым, бөек ханым, аңладым. Әйдәгез, юлдан алҗыгансыздыр, Сакчыга узыйк. Анда мин безнең уртак эшебезгә тугры булган нойоннарны да җыйдым. Безгә ниятебезне кичекмәстән гамәлгә ашырырга кирәк.

Ногайның Сакчыдагы сарае биек таш дивар белән әйләндереп алынган. Төрле почмаклардан төтен күтәрелә, тирә-юньгә сарык, куй, ат ите исләре кушылган тәмле исләр таралган. Җайдаклар ике якка ачылмалы капка аша иркен ишегалдына керделәр.

Бәкләр-бәге Туктайны үзенең кабул итү бүлмәсенә чакырды. Ул бәйрәмчә бизәлгән, уртасында Ногайның ике бүре башлы затлы тәхете тора.

– Баш өсте, ханзадәм, сине тәхетемдә күрү минем өчен чиксез шатлык булыр иде, – диде Ногай, Туктайны шунда әйдәп. Ләкин Туктай килешмәде.

– Миңа синең олыс тәхете кирәк түгел. Мин бирегә башка максат белән килдем. Шуңа күрә әлегә читтәрәк утырсам да, ярап торыр.

Ногай имәнеп китте. Яшь ханзадә барысын да күрә, барысына да игътибар итә. Бәкләр-бәгенең туграсы Урданыкыннан югарырак торуын да дикъкать белән күзләде. Сакчыдагы сарайның Ногай тамгалары белән генә бизәлгәнлеген дә күрде. Кабул итү бүлмәсендә тәхетне калдыру тагын да зуррак ялгышлык булды бугай. Туктай, Ногай уйлаганча, барысына да килешә торган сарык бәтиенә охшамаган, моңарда юлбарыс чалымнары хәзердән үк шәйләнә. Аңа өмет баглап, ялгышмадымы икән ул? Урда тәхетенә менеп утыргач та, яңа хан кылычын Ногайга каршы күтәрмәсме? Ничек кенә булмасын, чигенергә юл калмаган. Әгәр юлбарыс кирелек күрсәтсә, Ногайга, элеккечә, хәйлә-мәкергә керешергә туры киләчәк. Ә бу эштә бәкләр-бәгенең тәҗрибәсе зур. Нәрсә генә әйтмәсеннәр, Туктай – данлыклы төмәнбашы гомерендә бишенче хан булырга тора бит.

– Мин гомерем буе Урдага хезмәт иттем, сөекле ханым, – дип, сүзен дәвам итте Ногай. – Аның көчле, ныклы, дошманнарны дер селкетеп торучы мәмләкәт булуы өчен җанымны кызганмадым. Бердәм һәм бай Урда – минем тормышымның мәгънәсе. Синең әниең Олҗай хатын миңа мөрәҗәгать итеп, сине тәхеткә утыртырга ярдәм күрсәтүемне сорагач, берсүзсез килештем. Чөнки бүген Урдада тез чүгәрлек хан юк. Тәхетем дә шуның билгесе генә. Син хакимлеккә килгәч, минем күңелем тынычланачак, ата-бабалардан калган хөр дәүләтебез ышанычлы кулларга тапшырылачак. – Аннан Ногай яраннарына борылды. – Минем тәхетне биредән алып чыгып китегез! Мин гади эскәмиядә утырачакмын!

Ногайның озын нотыгына кайтарып, Туктай бер генә сүз дә әйтмәде, бары Кадакка гына тирән мәгънәле караш ташлады.

Кичке якта бәкләр-бәге үзенең сараендагы олы бүлмәгә кунаклар чакырды. Янәшәсенә ул Туктайны утыртты, икенче якта уллары һәм оныклары урын алды. Бер-бер артлы олыс нойоннары килә торды. Алар, Ногай каршында тез чүгеп, аңа тугрылыкка ант эчәләр, затлы-затлы бүләкләр тапшыралар. Туктай бу тамашаны сүзсез генә күзәтеп торды. Исемен төрле сугышларда катнашып, кан белән юган төмәнбашының дәрәҗәсе чиксез, моны бер караштан аңларга мөмкин. Һәрбер  нойон артында дистәләрчә мең нүкәр тора. Ногай олысы аның хисабына тагын да ныгыса, дала бүресенең ханнан да югарырак күтәрелергә бөтен мөмкинлеге дә бар. Аның колакка сыланып кала торган баллы сүзләренә ышанырга ярамый. Ногай бары тик үз җае өчен генә борчыла. Урда дип, төкерек чәчсә дә, Днепр, Днестр, Дунай, Тын елгалары ярларында тыныч кына яшәп ятмакчы. Туктай аның рәхәт картлыгын тәэмин итәргә тиешле бер курчак кына булырга тиеш.

Туктай янәшәсендәге Ногайга дикъкать белән карады. Беләкләре нык, үзенә-үзе ышанычы зур иде бәкләр-бәгенең. Аңа буйсынган олыслардан килгән аксөякләрнең мактауларын җәелеп китеп тыңлый, күкләргә чөеп мактаудан изрәп китә. Мондый кешегә артык ышанып бетәргә ярамас. Әйе, Ногай үз җире өчен җаны-тәне белән янып йөрүче хаким. Әмма ул үз җаен гына кайгыртырга өйрәнгән. Шул ук вакытта бу кадәрле ихтирам яулаган, сүзе үтә торган бәкләрбәгенең ярдәменнән дә баш тарту зур ялгышлык булыр иде.

Аксөякләр җыелып беткәч, бүлмәгә думбрачылар керде, моңлы көйләр яңгырый башлады. Һәрбер кунак каршына тәбәнәк кенә өстәлләр китерелде, аларга майлы калҗалар, тау-тау итеп ит өелгән  табаклар куелды. Бавырчылар чыгып, шунда ук ризыкны туракларга кереште. Чәркәләрдә кымыз, чит-ят илләрдән килгән исерткеч эчемлекләр таратылды. Туктай исерткечкә кагылмады, Ногай күпме генә кыстамасын, шәраблардан авыз итмәде.

Мәҗлес инде гөрли башлаган иде, Ногай үз янына Караны чакырып алды.

– Бавырчылар, думбрачылар, яраннар китсеннәр, сарайда ышанычлы бәндәләр генә калсын. Минем нойоннар белән җитди сөйләшәсем бар, – диде ул, пышылдап.

Артык кешеләр сарайдан чыгарып җибәрелгәч, Ногай торып басты. Корылтайга чакырылган аксөякләр тынып калды, ашау-эчү туктатылды. Барча күзләр дә бәкләр-бәгенә төбәлде.

– Корылтайга җыелган хөрмәтле бәкләр, әмирләр, сәргаскәрләр! Мин сезне бүген бирегә кәеф-сафа корып сыйланырга гына дәшмәдем. – Ногай сыңар күзе белән бүлмәдәгеләрне айкап чыкты. Барысы да, тын да алмый, төмәнбашын тыңлый иде. Аның хакимлеге биредә чиксез, һәм бу Ногайга ышаныч өстәде. – Үзегез беләсез, соңгы вакытта Урданың хәлләре шәптән түгел. Түлә-Буганың акылсыз сәясәте безне авыр хәлгә куйды. Дошманнарыбыз баш калкытты. Хан үзен булдыксыз гаскәр башы итеп күрсәтте. Рус җирләрендә безнең баскаклар мәсхәрәләнде, теләсә кемгә ярлык таратылып, сез өметләнгән ясактан мәхрүм калдыгыз. Аңлашыла ки, мондый гамәлләр Урданың киләчәгенә яный. Минемчә, андый хан дәүләт белән идарә итәргә тиеш түгел!

Бу сүзләр яшен яшьнәгән төсле яңгырады. Нойоннар шаулашырга, кайсы нәрсә кычкырырга керештеләр. Туктай корылтайга җыелганнарның ни әйтергә теләгәнен аңларга тырышса да, шау-шу артык көчле иде. Ниһаять, Ногай уң кулын өскә күтәргәч, җәмәгать тынып калды.

– Бу – корылтай, һәркайсыгызның фикерен тыңлый торган урын. Курпыш бәк, әйдә, син сөйләп кара.

Табындагы бәкләрнең берсе торып басты. Ул инде шактый олы яшьтә, бетәшкәнлеге йөзенә чыккан, таякка таянган. Шулай да карашында яшәү көче һәм зирәклеге тоемлана.
– Түлә-Буга хан Мәңге-Тимер тарафыннан тәхеткә утыртылды, – диде Курпыш бәк. – Ул хакимлекне үз теләге белән бирмәс. Безнең Урда эшләренә тыкшынуыбыз канкоешка китерер. Ә бу бөек Чыңгызхан тарафыннан калдырылган Яса кануннарына каршы килә. Ханны бәкләр түгел, Мәңге Күк Тәңре үзе билгели. Безнең фетнә зур бәлаләр чыгармасмы?

– Курпыш бәк, син утырып тор әле, – диде усал тавыш белән Ногай. – Бердән, Түлә-Буганың китүен без кылыч белән түгел, ә сүз белән сораячакбыз. Ләкин иң үтемле сүз – үткен кылыч ярдәмендә әйтелгәне. Икенчедән, яңа ханыбызның тәнендә Чыңгызлар каны ага, шуңа күрә аны тәхеткә күтәрү Яса кануннарына каршы килми. Өченчедән, без хакимлеккә китерәсе хан Яса кануннары буенча күптән хаким буласы иде, Туктай ханзадә Түлә-Буга һәм аның туганнарының явызлыгы нәтиҗәсендә генә тәхеттән колак какты. Без түгел, ә бәлки Түлә-Буга – ата-бабаларыбыз кануннарын аяк астына салып таптаучы. Без исә, Мәңге Күк Тәңре кушуы буенча гаделлек урнаштыру өчен җыелдык. Һәм, иң мөһимен әйтәсем килә. Мин – бөек Бату хан әманәтен үтәүче бәкләр-бәге. – Бу сүзләрне ишеткәч, Ногай Туктайга карап алды, ләкин тегесенең бер генә дә исе китмәде. – Бату хан миңа Урданы сакларга, гаделлекне якларга кушып калдырды. Бирегә җыелган барчабыз да – аның васыятен үтәүчеләр.

Корылтай шактый озакка сузылды. Бәхәсләр кызганнан-кызды. Кара төндә генә уртак фикергә килделәр. Ногайның сүзе үтте. Күпчелек бәкләр хан тәхетенә Туктайны утыртуны яклап чыктылар.

Мәҗлес янә гөрләде, янә табынга бавырчылар, думбрачылар чакырылды, җарияләр ымсындыргыч биюләрен башлап җибәрде. Бер Туктай гына күңел ачмады. Аны алда зур сынаулар һәм канкоеш көтә, бәйрәм итәргә иртәрәк иде әле...

Таң алдыннан Туктай янына Кадак килеп, колагына пышылдады: – Берничә бәкнең чапкыннары Сарайга таба чыгып киткән, мондагы вакыйгаларны һичшиксез Түлә-Бугага җиткерәчәкләр, икесен куып тота алмадык...  

– Җиткерсеннәр, Түлә-Буга үзен үлем көтәсен белеп торсын, – диде Туктай. Дошман белән ачыктан-ачык каршылыкка керү яшь егеткә тәхет өчен уенда кызык кына өсти иде...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01,2023

Фото: unsplash
 

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев