24 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
24 гыйнвар 2023 - 17:00ТӨРКИЯГӘ КАЗАН КҮЧТӘНӘЧЕАнкараның абруйлы «Һәҗә» нәшриятында «Хәзерге көн татар хикәяләре» исемле китап басылып чыгу, Төркиядә яшәгән татарлар һәм татар теленә, мәдәниятенә гашыйк төрекләр өчен гаять матур бер бүләк, тәмле күчтәнәч булып иреште.
-
24 гыйнвар 2023 - 16:00Көтелмәгән сөенечБүген иртән чыкта коендыңмы? Юындыңмы чишмә суында? Ак күлмәгең җилфердиме җилдә, Нинди шатлык синең җырыңда?
-
24 гыйнвар 2023 - 15:00Ландышлар (хикәя)Ландышлар! Чәчәкләр бәйләмендә аларның урынын беренче планга куюы – үзенең дә исеме Ландыш булганга гына да түгел, һич юк. Энҗе бөртекләредәй керсез, ак, хуш исле мәрҗәннәргә аның мәхәббәте кыз чагында ук, дөресрәге, студент елларының беренче язында бөреләнде...
-
24 гыйнвар 2023 - 13:00УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)Көнчыгыш тарафында башта тузан өере күренде. Аның эченнән атлы нүкәрләр озатуында Туктай пәйда булды. Ногай, җәһәт кенә ияреннән сикереп төште дә тез чүгеп катып калды. Үзе белән бергә килгән барча кешеләр дә бәкләр-бәгенең гамәлен кабатлады.
-
24 гыйнвар 2023 - 11:00Каләм алса – уй салыр!Театр дөньясында актёрлыктан драматурглыкка күчкән шәхесләр бик ишле һәм бу табигый дә. Габдулла Кариев, Таҗи Гыйззәт, Галиәсгар Камал, Туфан Миңнуллин, Рабит Батулла, Әмир Камалиев, Фәнәвил Галиев, Гафур Каюмов һәм, әлбәттә, хәзерге татар драматургиясен әйдәп баручы әһле каләмебез Данил Салихов – профессиональ актёрлар өммәтеннән.
-
24 гыйнвар 2023 - 09:00ЧАЛ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ 100 ЕЛЫ (дәвамы)Бөек Ватан сугышы (1941-1945) халык өчен дә, әдәбият өчен дә олы сынауга әйләнә. Татар язучыларының күпчелеге фронтка китә, 30дан артыгы яу кырында яки әсирлектә һәлак була.