Гаҗәп һәйкәл

Үз гомеремдә гаҗәп һәйкәл койдым,

Булмасам да гәрчә мин сынчы.

Шигъриятне, олуг мәхәббәтне,

Батырлыкны данлап торсынчы.

Бронзадан да түгел, мәрмәрдән дә,

Койдым аны шигъри сүзләрдән.
Гарасатка, хәтта ут-ялкынга

Шигъри сүзләр генә түзәрләр.

Гаҗәп һәйкәл: гүзәл ханым килә,

Бөтен дөнья аңа нур сибә.

Үтеп чыккан сират күпереннән

Фәнискәен1 кочып Нурсөя2. 

1 Фәнис – олугъ татар шагыйре Ф Яруллин.

2 Нурсөя – шагыйрьнең хәләл җефете.

"КУ" 01,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: