Логотип Казан Утлары
Шигърият

Татар булып туу гына җитми...

«Уян, татар!..» Шигарь кабатлана... Уянырга вакыт лабаса!

Татар булып туу гына җитми,

Татар булып яшим дигәнгә.

Алдаткычлар... Борылышлар...

Түмгәк...

Абына бәндә тигез җирдә дә...

Татар булып туу гына җитми.

Һәркөн яңа дәлил сорала.

«Бабам – татар!» – дисең.

Фидакарьлек!..

Ә оныклар ни дип тын ала?..

Татар булып туу гына җитми,

«Илем!» – дигән җирең ят кылса.
«Уян, татар!..»

Шигарь кабатлана...

Уянырга вакыт лабаса!

Татар булып туу гына җитми,

Кеше булу кытлык заманда.

Ике башлангычның бөтенлеге

Мөмкин бары тере җаннарда.

...Татар булып туу да бик җитә,

Исемеңә җисем салганда:

Чишмә башын гел кайгыртып торсаң,

Елга ага шул ук ярларда.
 

 

"КУ" 01, 2023

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев