01 (гыйнвар), 2025

ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Кич яуган кар иртән каралган... Робагыйлар.................. 3
Рәдиф СӘГЪДИ. Хәчтерүш. Роман. ................................................................8
СӨЛӘЙМАН. Хайхаклар. Шигырьләр. ............................................................47
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. «Изге» ялган. Повесть. .......................................52
Илмира ГЫЙМАЕВА. Учларыма салкын карны кысам... Шигырьләр. ..........91
Айдар ХӘЛИМ. Күрешү. Хикәя. .......................................................................95
Оксана ИЛЬЮП. Ике йолдыз очрашкан чак... Шигырьләр. ..........................115
Зиннур ХӨСНИЯР. Әллүки. Роман. ..............................................................119
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Камалтин ӘХМӘТОВ. Калыр идем тауларымның яңгыры булып... Шигырьләр.
(Агул теленнән Рафис КОРБАН тәрҗемәләре). ........................................152
ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘЛӘРДӘ
«Каурый каләм» ияләре (Дилә АБДУЛЛИНАның кереш сүзе белән шигырьләр). ....................155
ЮБИЛЕЙЛАР
Дания ГАЙНЕТДИНОВА. Ихлас дуслык дәвам итсен (Фатиһ Кутлуга – 50 яшь). ...............161
Фотоархив: Муса Җаруллаһ Бигиевнең 150 еллыгына (Айдар ХӘЙРЕТДИН әзерләде). ......164
ӘБҮГАЛИСИНА МӘГАРӘСЕ
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. К.Насыйриның рус зыялылары һәм
эшмәкәрләр даирәсе белән аралашуы. .........................................................................................166
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП
Гази Кашшаф, Юныс Әминев, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Нури Арслан, Разил Вәлиев, Рахмай Хисмәтуллин,
Шамил Бикчурин, Барлас Камалов, Эдуард Касыймов,
Туфан Миңнуллинның Равил Фәйзуллинга язган хатлары. ..................................173
КАЛӘМНЕ ШТЫККА ТИҢЛӘП
Әгъзам КАМАЛ, Фатих КӘРИМ, Сөләйман МӨЛЕКЕВ шигырьләре. ..................187
Әдәби сканворд. Рәис ГАБДУЛЛА төзеде. ............................................................189
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан (Вакыйф НУРИЕВ әзерләде). .................190
-
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Мәсәлән, мин – тарихчы-археолог. Әгәр рус телен яхшы белсәм, мин татар тарихын да, чувашныкын да яхшылап өйрәнә алам дип уйлый идем. Ләкин, тора-бара, тормыш моның киресен раслады, әгәр мин русча гына уйласам һәм язсам, бүген сезгә сөйләгән фәнни хакыйкатьләрне ача алмаган булыр идем… -
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Мәликә Ясминәгә китап калдырып китте. Тукаш китабын. Сыйныфташыныкы булгач, хатын йотлыгып укырга кереште: «Әлли мәгарәсе янындагы калкулыкта кеше гәүдәсе чагылышы күренде. Һәйкәл юк бит анда, монысы ни булыр тагы дип аптырады бәйрәмдә катнашучылар. -
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Килер бер көн: ул үз өендә ят булыр. Үзе төзегән дәүләттә аның саны булмас!.. Килер бер көн: ике кавем, чит-ятлардан балаларын, аналарын, хатыннарын һәм җир-милкен саклау бәрабәренә башын салыр. -
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Йа Хода, хикмәтләрең бихисап синең! Шуларның берсе нәзер икән бит... Хәтмулла, мәчет юлында Мирсәет аганы да узып китеп, алга чапканын сизде, адымнарын акрынайтты. Мәчет аны гел үзенә шулай тартып тора – ашыгуы гаҗәп түгел иде. -
Робагыйлар
Кар диңгезен кузгатты җил, алды дулап, Әйтерсең лә бар дөньяны тотты тулгак. -
И шагыйрь!
Төн җитте. Бу көнем тоелды мизгелдәй – Үземне аңламыйм үзем дә. -
Шәфәкъ
Йөрәгемә өмет өстәп, шәфәкъ калка. Сокландыра бу күренеш, коча, били, -
Яңа ел белән, дуслар!
Яңа елда Сезгә максатларыгызга ирешүегезне телибез! Һәр яңа көн бәхет, сәламәтлек, тыныч тормыш алып килсен. -
Декабрь аеның җиңүчеләре билгеле!
Котлыйбыз! -
Бер җан эзлим...
Дөнья бүген, татар, сине көтә! Дөньям тигезлеге – татарда... -
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повесть)
Әнисе инәлә... Бу тавышны кабат-кабат ишетер өчен әллә ниләр бирер иде Галишан! «Исән, әни, исән...» Ул йодрыгы белән яшь элпәсе каплаган күзен угалады. Хәрәкәт туктамаган, урам әүвәлгечә гөжли. Оят, валлаһи! -
Ир-егет колагына
Аңа охшап, ничә төрле гөлләр Җирне бизәр язын, чәчәк атып. Ул бит үзе – яшәешнең көче. Ул – Ходайның иң сөйкемле заты. -
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Пал Палыч, баягы эскәмиясенә барып утырып, кулъязманы ачты. Ни генә юк иде алар арасында! Аның беренче булып кулына алганы көндәлеккә охшаган бугай. «Әллә бер галим-голәмәнең үзе өчен күчереп язган искәрмәләреме бу» дип уйлады ул һәм укырга кереште. -
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
Ак Кирмән диварларына явыз Иван гаскәре белән көрәшкәндә чәчрәгән бабаларның каны әле дә сөртелмәгән кебек. Йөрәкнең кай нүешеннән бәреп чыга соң бу ачы нәфрәт?! Биш гасырга якын вакыт узган... Ә сигезенче- тугызынчы буын баласы Галишанның һаман хәтер капкасы ачык... -
Балачак кышы
«Шыгыр-шыгыр» чана тавышына Сусаганмы безнең җаныбыз? Заманага ияреп яшәсәк тә, Юксындыра бала чагыбыз. -
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Мәрьям, Сәрдәр кабере өстендә хушсыз яткан кешене күреп, имәнеп китте һәм атылып янына килде, аның Гайнан икәнен таныгач, бөтенләй каушап төште, шулай да, сулыш алуын белгәч, җилкәсеннән тотып селкетергә, яңагын сыйпарга кереште. Гайнан күзләрен ачты һәм кабер кырыена тезләнде, аннары аякларына ук торып басты. Таныды егет Мәрьям апасын. -
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
Шыр ялангач урман... Агач-куакларның шәрә ботагында сызгырган әче җил... Җансыз киек-җанварлар... Галишан төн ката егетнең әкияте белән саташты. Бу куркыныч төштән тизрәк арыныр өчен ул хәтта хыял кошын тау куышына табан очыртты -
Яңа ел килгәндә уйланулар
Яңа ел! Шау килә бар дөнья. Яхшыга сүнмәгән өметләр… -
Хәчтерүш (роман)
Унынчы сыйныфны бетереп укырга кергән Хәниф тә бүген хәчтерүш кенә аңа. Каян тапкан диген әле сүзен! Үсмер аның чын мәгънәсен аңлап та бетерә алмый. Теге әкияттәге кебек «гадкий утёнок» кебегрәк килеп чыгамыдыр инде? -
Җылылык
Кыш җылысы – карның аклыгында, Яз җылысы – аның ташкынында, Җәй җылысы – парлы яңгырында, Көз җылысы – алтын кырларында. -
К.НАСЫЙРИНЫҢ РУС ЗЫЯЛЫЛАРЫ ҺӘМ ЭШМӘКӘРЛӘР ДАИРӘСЕ БЕЛӘН АРАЛАШУЫ
Насыйриның традицион мөселман җәмгыятенә аңлашылып җитмәгән эшчәнлеген Җамал Вәлиди болай дип шәрехли: «...Насыйри Казан шәһәрендә татар бистәсендә, ягъни талчукчы, читекче, кәләпүшче, сөякчеләр арасында тора иде. Бу вакытта Казан шәһәрендә түгел әдипләр, шагыйрьләр, хәтта боларның ни икәнен белүчеләр бер-ике кешедән гыйбарәт иде» -
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Аларның очрашу мөмкинлекләре артканнан-арта. Бу хәл аңа ышаныч, шанс бирә! Тик биредә түгел, ничек тә булса Казанда күрешү турында уйларга кирәк! Резидә! Менә нинди татлы исем икән ул, матур исем икән ул, Резидә! -
Тәүлек әйләнеше
Өмет тулы хистән шашып йөрәк кага, Төннән калган китек уйлар таңга тама. -
Хәчтерүш (романның дәвамы)
– Җавапсыз мәхәббәт иде анысы! Шул Җәмил хәленә калдырды Әсфәния мине. Аның репертуарындагы кеше булмаганмындыр инде мин. Ләкин Резидә үзенең күңел хисләре белән җавап бирде. Шуннан да рәхәтрәк тойгылар юк икән бу дөньяда?! -
Мәхәббәтем, син йөртәсең мине...
Карашларың мине алга дәшә, Сөюемә барам каршы мин. -
Китмим мин Ярату иленнән...
Яратып туймагач бу илдән, Нигә соң, нигә соң китәргә?! -
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Вакыт бик озын сузыла кебек! Көтә-көтә көтек булу шушы галәмәттер инде. Караңгы уйлары белән агач араларыннан атлады да атлады. Ул, күңел киеренкелегеннән котылырга теләсә дә, тулысынча тынычлана алмады! -
Төрки-татар эзе...
Җир тарихын язып булыр, Төркиләр эзләреннән. -
Ихлас дуслык дәвам итсен
Фатиһ Кутлуга – 50 яшь -
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Серләр артында серләр! Адәм баласының да күңеле, эчке дөньясы кечкенә генә космос кебек тоела Хәнифкә! Инде әллә ничә еллар бергә укыган, аралашып яшәгән дус- ишләренең дә үзләренә күрә серләре диңгез кебек! Хуҗасы аны вакыты җитмичә мәңге ачмаячак, кайберләрен хәтта беркайчан да беркемгә дә сөйләмәячәк! -
Онытылган төшең
Син оныткан төш мин, исләреңә төшмим. Мин берәвең түгел, чираттагы берәү. -
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
«Кунак» тыкрыкка борылды. Тимер капкалы йорт... Күмәк хуҗалыкларның кодрәтле чагы! Хуҗалары – дөнья кендеге. Аларның өе биек, өйрәсе – куе. «Әгәренки перси ат караучы яки дә сыер савучы кебек ярлы яшәсә, халык аны санламый». Фельетон героеның фәлсәфәсе. Сыбызгысын шәп сызгырткан иде абзаң. -
Гази Кашшафның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Бездән сөйләшүнең ниндидер нәтиҗәсе булырга тиеш. Нинди? Әлбәттә, икенче көнне берәрсе «мәгез, сезгә эшчеләр образы – бүгенгесе» дигән драма китереп тоттырса, шәп булыр иде, ләкин бит икенче көнне үк андый жест күрсәтүче табылмас. Ә менә киләсе сезонга әзерләп бирсеннәр өчен ниндидер бер конкурс кирәктер... -
Шигырь яза идем...
Шигырь яза идем. Килеп керде шунда Бер сыерчык ачык тәрәздән. -
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Серләр дигәннән, егерме сыйныфташының күңел түрләрендә ниләр генә юктыр. Хәниф кайчагында дәрестә утырганда, курсташларын күзәтергә, аларның холыкларын ачарга тырыша. Менә бу Әлфия гел аның белән низагка керә, бөтенләй санламый. Нишләп масая, нишләп тәкәбберләнә? -
Ипи бит ул
Ипи бит ул! Ипи! Ипекәй! Ипи – сулыш! Ипи ул – әнкәй! Ипи бит ул...» Сүзләр табалмый Тынып калган иде әбекәй. -
Мин бит һаман синең «юләркәй»
...Ак кар явып үтте керләремә, Туңмасыннар әле дигәндәй. Үз-үземнән көлеп басып торам, Мин бит һаман синең «юләркәй». -
«Каурый каләм» әдәби түгәрәге әгъзалары белән очрашуга рәхим итегез!
Керү ирекле -
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
Ә берәү гомере буе гарьләнеп яшәгән әнә: аңа китап ни пычагыма, ул биш былтыргы кара буяуны язучының каләме белән агартмакчы. Аны да кызганды Галишан. Ул үзе дә кызганыч иде. Бу буталчык дөньяга әллә алдан, әллә соңарып туды… -
Күпер
Поезд оча игътибарсыз дулап, Бәрелә пар, Килә мең аваз. Ләкин юкка... Туктый алмый, улап, Су төбенә китте паровоз... -
Тынычлык – ил терәге
Тынычлыкны саклау зарур, балам, Кадерен белеп яшәргә кирәк!» -
Җилләр елый...
...Кыш уртасы... Карлы яңгыр ява, Ана бәгърен телеп тамчы тама. -
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Хәниф иптәшләре Равил белән Зөһрәнең шыпырт кына намаз укыганнарын, дингә тартылганлыкларын ишетеп белә иде. Ләкин ул бу хәлне «шулай тиештер» дигәндәй генә кабул итте. Дөресрәге, әллә ни игътибар да бирмәде. Күз алдына сабый чагы исенә төшеп, аның үткән дөньясы бөек ислам дине аша да чагыла иде. -
Яшәеш тәме
Яшәешнең тәме бетә, хис яшькә әйләнмәсә, Күңелләрнең тибрәнүе бәгырьгә бәйләнмәсә. -
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
Бөтен гасырларда да сугышларның сәбәпчесе ул... Аңа һаман җитми: чит мәмләкәтләрне яулаттыра, җир асты байлыкларын казыттыра, талаттыра- үтертә, алдырта-саттыра. Тамак кына югыйсә… -
Юныс Әминевның Равил Файзуллинга хатлары
Иң кечкенә бер бүлмәгә урнашып, шуны электроплита белән җылытып, әкрен генә эшкә тотындым. Бу тормышым кайтмаска дип узган студентлык елларымны искә төшерде. -
Саф көзем
Ап-аяз, чип-чиста күк йөзе. Бу – минем наз тулы саф көзем. -
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
...Беләгенә ап-ак сөлге элгән Сәгыйдәттәй капка төбендә үк көтә иде. Кыска гына вакыт эчендә кешегә бик нык якынаясың икән. Гүя карчык аның әнисе, ә Галишан – юлда Казан тузаннарын кага-кага кайткан улы. Бер-берең белән кочаклашып күрешмисең, алай гадәтләнмәгән, ярату күзеңдә чагыла да йөрәк тибешендә сизелә. -
Иреш
Тап мине берсендә! Һәм биреш, Һәм иреш син миңа! Яңадан. -
Юныс Әминевның Равил Файзуллинга хатлары (дәвамы)
Үзем Әлмәт театры өчен дигән нәрсәмне дәвам итәм. Исәп – шушы вариантны азагынача илтеп чыгармыйча, моннан купмаска. Ул эш тә мартта тәмамланса иде инде. Шуңа күрә исәбем – хәзергә тәртипле генә тормыш белән эшемне дәвам иттерү. -
Кададым
Ялвардым калдыр дип мәңгегә Сөюне йөрәгем түрендә. -
«ИЗГЕ ЯЛГАН» (повестьның дәвамы)
Байтактан бирле «белдекле» Әхтәм күренми иде. Тротуарда чүп әсәре дә тотмаган урам себерүче үз кишәрлеген җыештырмый, аяк астында келәм төсле катлы-катлы яфрак. Ул, мөгаен, аны искәрмәс иде, балкузак куагы ышыгына чүмәшкән күршесе үзе аңа эндәште: – Исәнләш, хет! Кайсы гасырдан җим җыеп кайтышың? Сез, язучылар, халык белән очрашулардан соң илһамланып китап язасыз икән? Әнә, берегез телевизордан шулай мактанды. -
Асылташ
Кыйблам – хаклык, югалтмадым елга ярын, Нәсел-ыру боҗрасына миннән мирас – шул йөзек-каш… -
Күрешү (хикәя)
– Хак! Әйдәгез, шуның өчен, шушы минутта, ашка дога кылыйк! – диде изолятор начальнигы Әл-Хәсән. – Бисмиллаһир рахманир рахим!.. Күрешүебез никадәр мәгънәле булды. Юкка гынамы борынгыдан килгән әйтемдә «Төрмәдән һәм соранчы кумтасыннан йөзеңне борма, – диелгән. – Дөнья бу!» -
АНЫҢ КЫЙБЛАСЫ БАР...
Илһам Шакировның тууына – 90 ел -
ҮЗЕ – ТЫЙНАК, ИҖАТЫ – БАТЫР
Хәниф Хөснуллинның тууына – 90 ел -
«ИЗГЕ ЯЛГАН» (повестьның ахыры)
– Хәтерлисеңме, син: «Кайда тыныч икән?» – дидең. Тау куышында тыныч. Мин очлы таягымны сөйрәп ауга киткәндә, син учактагы утны сүндермичә сакларсың, яме, әни? «Һәйкәл» дерт итте. «Һәйкәл» җанланды: – Ярар, улым… -
Татлы төшем
Кичә бит мин сине төштә күрдем, Шундый матур идең, ягымлы. -
Ватаным өчен
Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе. -
Мөсәгыйт Хәбибуллинның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Равил туган, сезнең белән ике арадагы элемтәне өзмәбез дип уйлыйм. Сез миңа сирәк булса да, хат яза торсагыз, әйбәт булыр иде, чөнки булган хәбәрләрне ишетәсе, беләсе килә. -
Әнкәм чиккән мендәр тышы
Әнкәм чиккән матур мендәр тышын Күкрәгемә кыстым өзелеп. -
Сабырлыкның чиге бар
Шартлый «сабыр» капчыгы... Сабырлыкның да чиге бар, Онытмагыз сез шуны! -
Кара җирнең кара малае
Кара җирнең кара малае мин, Басу-кырлар – минем тәхетем. -
Әни
Төер әрсезләнә тамагымда, Әчеттерә күзне үткәннәр... Кузгалды ла бүген күңелемдә Гомер буе саклап йөрткәннәр. -
Нури Арсланның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Әлеге дә баягы, яшьләр турында әйткәнемчә, аларга карап, үз чабышкымны гел чыбыркыларга туры килә. Бу да бит шул иҗади көнләшү инде. Безнең заманда, үзең белгәнчә, риторик юнәлеш алга сөрелде һәм шуның нәтиҗәсе буларак, күп кенә җаның теләмәгән әйберләр языла иде. Менә шул «иске мәктәп» кысасыннан арынырга тырышу һәм беркадәр арына алу үзе дә егетлек түгелме соң?!. -
ӘЛЛҮКИ (романның ахыры)
Тарихта бүгенге татарларның бабалары төзегән Бөек Болгарның иң көчле ханы Кубрат икәнлеге мәгълүм. Кубрат ханның кече энесе Шамбат (Кояш йөзле) атлы була, ул тарихка Кый (Кий) кушаматы белән керә, һәм шул шәхес Киевка нигез сала. -
Затлы кавем булып калыйк
Чиксез галәм кочагында без дә Затлы кавем булып гел калыйк. -
Сердәш каен
Серләремне сөйлим каен кызга, Аның да бит сердәш яры юк.