Логотип Казан Утлары
Повесть

«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)

Бөтен гасырларда да сугышларның сәбәпчесе ул... Аңа һаман җитми: чит мәмләкәтләрне яулаттыра, җир асты байлыкларын казыттыра, талаттыра- үтертә, алдырта-саттыра. Тамак кына югыйсә…

(Әсәрне башыннан укыгыз)

5
«Мөгезсез... Яңагына сылап кына элеккеге хезмәттәшен җиңәрме икән
ул? Җиңмәс. Мәрданша балык төсле ызгыш-талаш төтене белән ысланган.
Редакциядә шадра тиктомалдан җәнҗал куптарып, мөхәррирләрне
маңгайга-маңгай чәкештерде, бирәк тә яшьләр аңардан шөлли, ул аларның
кайсын эштән кудыртты, кайсының хезмәт хакын кистерде. Мөгезле иде
Галишан, байтак адәм актыкларын киртә артына чөйде Галишан. Аның һәр
язмасы судсыз-нисез хөкем итте! Ә мөгезнең сынуы хәерле икән. Аның
чәнечкеле фельетоннары, Әхтәм әйтмешли, ни-нәрсә үзгәртте соң? «Кәкре
куллар» кимедеме? Киресенчә, комсызлар арткан саен артты. Ахырзаманда
бәндәгә бирән чире йогар дияр иде мәрхүмә Газизә әбисе, артыгы белән
йокты. Һай-һай, аңамы соң кешене тиргәргә! Ул да бай, әнә шул байлыгын
алырга бармышы, һәм бу байлык авторларга бушлай бирелгән сигез данә
китап аның иңендәге биштәренә сыеп та бетәчәк.
Көн очрашулардан гына гыйбарәт, ахрысы, нәшрият баскычыннан
мыгырдана-мыгырдана элеккеге директор Әүхәди Билалович төшеп ята.
Аны күрмәгәнгә байтак ел, күрмәсә дә – берни югалтмый, ни дус, ни
дошман. Таякка таянган Әүхәди абзый күрешергә кул сузмады, димәк,
эчтә һаман түрә яши. Аңа эләгүе мең газап иде. Галишан, ни сәбәпледер,
«сөйкемле сөякләр» исемлегенә кертелмәде.
– Нишләп йөрисең, Фаязов?

– Эш белән. Ә сез кабинетыгызны сагындыгызмы, Әүхәди Билалович?
– Ыржайма, Фаязов! Нинди кабинет! Ишек төбеннән дә уздыртмады
Ханбиков. Кабул итү сәгатенә килсен, имеш! Язылып, имеш! Ул малай-
шалайны мин үз урыныма калдырдым, хәзер ни кылана, йә!
– Сездән өйрәнгән, сезне кабатлый.
– Син дә эчемне пошырма, Фаязов! Әйт шуңа, фатирыма ремонт ясатсын!
Галишанның көлемсерәп куюы тәхетсез картның күңеленә ярамады:
– Үзгәрмәсәң дә үзгәрмәгәнсең икән, Фаязов! Тәкәббер син. Тәки баш
иеп кермәдең миңа. Кайберәүләр пүчтәк кенә әйберләрен туплап, унар том
чыгарды. Макулатура! Кәгазь әрәм. Сиңа, беләсеңме, мин ник ачулы идем?
Юбилеема күп кенә язучылар кыйммәтле бүләкләр китергәндә, син: «Аны
түгел, урындыгын котлыйлар», – дигәнсең. Озынколаклар җиткерде.
– Куштаннар, Әүхәди Билалович.
– ...шул сүзең өчен җиде томлыгыңны планнан сыздым. Ә бер сызылган
гел сызыла. Басылдымы алар кайчандыр, Фаязов?
– Басылыр, вакыты белән. Ул чакта сезне бәхетле итүемә мин шат.
Картның күзе шарланды:
– Ничек «шат?»
– Исемемне ләззәтләнә-ләззәтләнә сызгансыздыр. Кешегә начарлык
эшләүдән тәм табып, шуңа сөенеп йөрүчеләр әзме? Алар өчен бу бәхет.
Баскыч текә, егылмагыз. Беренче катка хәтле култыклап озатам, әйдәгез,
Әүхәди Билалович.
– Ну телең, ну телең! Озатып мәшәкатьләнмә! – Директор таягын култык
астына кыстырып, җилләнеп кенә төшмәкче иде, җил бәргәндәй чайкалып,
Галишанга табан авышты.
– Миңа тотыныгыз, Әүхәди абзый!
– Мәшәкатьләнмә диләр! Чүт кенә баш әйләнде. Сәнәктән көрәк
булган теге малай-шалай миңа булышмый. Ремонт кирәк фатирга.
Аңыштыңмы, Фаязов! – Картның дөньяга комсызлык белән карый-карый
төссезләнгән күзендә үкенеч тә шәйләнде. – Син, җегет, хаклы булдың.
Урындыгыма бүләк ташыганнар. Быел миңа сиксән яшь тулды, ник берсе
котласын. – Үкенеч кисәк кенә усаллык белән алышынды. – Һе, Фаязов
әүлия икән! Син үзең астыртын гына берәрсенә этлек эшләмәдеңме?
Уйлан, җегет!
Астыртын гына этлек эшләмәдеңме?.. Гүя нәзек пыяла, Галишанның
чигәсе чатнады. Каләмдәшләренең кайсыдыр аңа рәнҗеп, кайсыдыр
каргап яшәмиме икән? Ул хәтер дәфтәренең битләрен актарды. Язылып та
онытылса? Бәлки ялгыш кына берәрсенә төртелеп узгандыр, бәлки уйланып
барганда күрмичә-исәнләшмичә киткәндер, әмма иманы камил, Галишан:
«Син графоман», – дип, берсенең дә иҗатына күсәк белән кизәнмәде. «Ни
мактама, ни яманлама!» – дип, битарафлык күрсәтү дә дөрес түгел анысы.
Галишан шундый. Нишләтәсең, шундый ул.
Уй йөгеннән сыгылып, коридордан барганда, берәү аңа эндәште:
– Галишан ага!
Закир Ханбиковның калын тавышы бина түшәменнән саркыды. Гәүдә
хикмәте. Каланча кебек озын Закир ишектән дә иелеп кенә керә. Галишан
аның биленнән генә, хәер, бер ул гынамы, язучы халкының күбесе уртача яисә тәбәнәк буйлы. Ходай сиңа язу сәләте белән беррәттән буй да биреп
очындырмый. – Нишләп миңа сугылып үтмисез, Галишан ага?
Мондый мөгаләмә шикләндерә иде. Түрә-мазар сине зарыгып көтәмени!
Ә бу егет – кайчандыр Әүхәди Карамышев биләгән кәнәфи хуҗасы.
– Исәнме, Закир? Сиңа гозер-фәлән юк, ник эшеңнән бүлим ди икән.
– Киләсе елга план төзибез. Моңарчы сезнең томнарны бастырмаганнар,
әйдәгез, хатаны төзәтик. Җиде сезнеке!
Кибет киштәләрендә сактагы мәңгелек солдатлар кебек томнар тезелгән.
Исемнәре алтын төсендәге хәрефләрдән уелган. Атмаган солдатның
мылтыгы күгәрә, кулдан-кулга күчеп укылмаган китаплар кадерсезгә
әйләнә.
– Рәхмәт, Закир, кирәкмәс, – диде ул, директорны аптырашта калдырып.
– Томнар – һәр язучының хыялы! Башыгызга кояш суктымы дисәм...
Гафу, гафу, Галишан ага.
– Йә, йә, тартынма, Закир. Синдә кояш сугарлык баш та юк икән дип
әйт. Кызлар сигнал саннар әзер диләр.
– Котлыйм, Галишан ага! Яңа гына табада «пеште». Исәп-хисап
бүлегеннән тиярен дә алыгыз.
– Акча дигәннән... томнарга финанс ягың шәп икән ветеран Әүхәди
абыеңа фатирын төзекләндерергә булыш, Закир.
– Ул атна саен матди ярдәм теләнә. Бездә әндри казнасы юк! Сез томнар
мәсьәләсендә иртәгә шалтыратыгыз әле, Галишан абый.
Шалтыратмады. Ни барына разый, ни барына канәгать. Биштәрдә сигез
китап, кесәдә дүрт еллык хезмәтнең бәясе – җитмеш мең... Аңардан Америка
миллиардеры Сэм Уолтон, Джефф Безослар көнләшсен! Чү, ник ул океан
артындагы джентельменнарны көнләштерә, үзебездәге соң, үзебездәге алтын
тоткалы, алтын тазлы бәдрәфләрдә «пес» иткән байларның йөрәген яндырсын!
Ярый ла, уйлар өнсез-тынсыз, мәгәр кеше ишетсә, җүләр дип чигәсен
боргычлар. Ә үз-үзеңнән көлү рәхәт, барыбер рәхәт!
...Бауман урамы башындагы фонтанда бот буе хәтле генә өч малай
тиеннәр (мәҗүсиләр йоласы, исәнлек теләп суга тәңкәләр ыргыта) чүпли.
Менә бер хәрби егет, гимнастёркасы белән ботинкасын салып, балагын
сызганды да суга сикерде. Башта ул пошкыра-пошкыра битен юды,
аннары учы белән чәп-чәп су чәчрәтеп «уйнады». Күзе-башы тонган
халык ахырзаманга ашыга, хәрбинең бердәнбер тамашачысы Галишан
гына иде. Кызык та, кызганыч та: кызык – солдат балачагына кайтты;
кызганыч – градусны арттырган. Һәр сугыш шулай ир-атны «шайтан суы»
белән сугара...
Үзен дикъкать белән күзәткәннәрен күреп күңеле булган егет:
– Не осуждай меня, батя, – диде. – Отпуск закончился, завтра опять на
передовую. Может я и не вернусь.
Галишан җирдән гимнастёрканы алып какты. Һәр хәл-вакыйга беренче
чиратта йөрәккә бәрә. Әгәр аны дару белән көйләп-җайлап тормасаң...
Галишан нитроглицерин капты. Тик ни файда? Газаплы һәм әрнүле
сораулардан котылу бармы соң? Фонтанда уйнаган егет «аннан» әйләнеп
кайтырмы? Яки дә урман әкияте белән аңны томалаган Айтуган? Яки дә
йөзәрләгән, меңәрләгән ир-атлар?!

...Иртәдән бирле көзгегә чекерәя-чекерәя күзе кызарган Әхсәнә (чүпрә
өстәгәндәй ирен һаман кабара), холкына һич туры килмәгән нәрсәләр
сөйли башлады:
– Әти, миңа берәр җәнҗал турында видео төшерәсе иде. Бүген кешегә
тавыш-гауга кызык.
Галишан дәшмичә генә букчасын өстәлгә бушатты.
– О-о, әти баеган! – диде кызы һәм шуның белән шул. Элек ул һәр яңа
китапка котлау сүзләре язып диварга ябыштыра, әтисенең яраткан балан
пирогы да өстәлдә була иде. Дөньяның ничек үзгәрүе, баксаң үз өеңдә дә
күренә икән. Ул кабартма иренгә карамаска тырышты. Дөньяның үзгәрүе
тагын балаңның йөзеннән дә беленә икән.
– Кызым, ызгыш-талаш – әшәке җаннарның ризыгы ул. Алар болай да
җир тулы, син аларны отыры үрчетмәкчеме?
– И-и, әти, әти! Наив та инде син үзең. Синеңчә, дөнья – ул тоташ
гөлбакча, анда сыңар чүп үләне үсмәскә тиеш!
– Тамыр җәйгәнче утасаң, чүптән арынасың, кызым.
Кемне ышандыра ул? Биш яшлек бала да: «Чүп чәчәктән күбрәк», –
диячәк.
– Кызым, начар уйларыңны башыңда йөртмә! Тирә-ягыңа кара: тап-
таза, япь-яшь ирләр тегендә китәләр дә табутта кайталар. Син шуларның
газиз әнкәләрен күрсәт! Тол хатыннарын күрсәт! Нарасыйларын күрсәт!
Ызгыш-талаш яраткан подписчикларың тетрәнсен аларның күзендәге
хәсрәттән!
Әхсәнә уфырды.
– Дөнья яралганнан бирле сугышалар, әти! Ә кешенең яшисе килә!
Ул үрчи. Өйләнә, кияүгә чыга, бала таба кеше! Тормыш дәвам итә. Әнә,
илләр атом-төш коралы белән мактаныша. Кемнеке көчлерәк тә, кемнеке
гайрәтлерәк! Бу да куркытмый кешене! Мәгәр берәр тилесе төймәгә
басса – Җир шары көлгә әйләнәчәк! Миллиард елдан соң тереклек кабат
уяныр. Синең әсәрләрдәге кыргыйлар бер-берсен йодрык белән тукмармы
икән? Әй, нишләп синең белән бәхәсләшәм әле мин! Тыңламыйсың да.
Талчыккансың, ял ит.
...Аңа ял итәргә мөмкинлек бирмәделәр. Иелә-бөгелә тау куышына
кергән кабилә башлыгы ымнар белән «аңлатты»:
– Күршеләр безнең биләмәләрдәге җанварларны аулый, әгәр аларны
кумасак, ачтан үләбез. Очлы таякларыңны барла. Дошман белән пәрмә-
пәр сугышабыз!
Бөтен гасырларда да сугышларның сәбәпчесе ул... Аңа һаман җитми: чит
мәмләкәтләрне яулаттыра, җир асты байлыкларын казыттыра, талаттыра-
үтертә, алдырта-саттыра. Тамак кына югыйсә…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 01, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев