Кардәш халыклар әдәбиятыннан
Шигырь яза идем...
Шигырь яза идем. Килеп керде шунда Бер сыерчык ачык тәрәздән.
Шигырь яза идем.
Килеп керде шунда
Бер сыерчык ачык тәрәздән.
Кунар урын тапмый оча торгач,
Дәфтәремә кунды бераздан.
Нәрсә язган икән дигән сыман,
Укыгандай карап торды ул.
Алып чыгып китте аннан, очып,
Мин язасы язгы җырны ул.
К а м а л т и н
Ә х м ә т о в
Агул теленнән Рафис КОРБАН тәрҗемәсе
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев