Хәчтерүш (романның дәвамы)
Серләр дигәннән, егерме сыйныфташының күңел түрләрендә ниләр генә юктыр. Хәниф кайчагында дәрестә утырганда, курсташларын күзәтергә, аларның холыкларын ачарга тырыша. Менә бу Әлфия гел аның белән низагка керә, бөтенләй санламый. Нишләп масая, нишләп тәкәбберләнә?
Бик сәер
Бик сәер шул! Әле менә күптән түгел генә аның элеккеге сабакташлары
Раушания белән Дилүс мәктәпнең җиденче сыйныфыннан ук бер-берсенә
үлеп гашыйк булып, яратышып йөрделәр. Укырга килгәндә дә, кайтканда
да, паркта да гел бергә атладылар. Дилүс озын буйлы, зәңгәр күзле, кара
бөдрә чәчле бик чибәр егет заты булса, Раушания исә кыска буйлы, чем
кара чәчле, вакытыннан алда өлкәннәр җитдилеге кергән, шул ук вакытта
шаярырга да яраткан бер чибәркәй иде. Алай «ах» итәрлек матурлыгы
да юк кебек үзенең. Дилүскә күпчелек кыз һушлары китеп җылы караш
ташласа да, аның өчен дөньяда иң чибәр, иң күркәм, иң татлы, иң затлы
кыз бары тик Раушаниясе генә иде! Мәктәптә аларны Ромео белән
Джульетта дип, сокланып, кайберләре көнләшеп, үчекләп йөртәләр иде.
Унынчыда укыганда, безнең чибәркәебезнең түшләре тагын да калкып,
ирләр кызыга торган төшләре тулып, йомрыланып, сыйфатланып китте.
Рус теле укытучысы Илмира Шәйдулловна әйтмешли, «өлгереп җиткән»
иде. Кайберәүләр: «Күз явын алырлык чибәрлеге булмаган Раушаниядә
нәрсә тапты икән инде ул?» – дип гаҗәпләнсә, икенче берәүләре җавап
итеп, «күзең төшсә бакага – күл буеннан кайтмассың!» дип чагыштырып,
тәмсезләнешеп көнләшә дә тордылар. Урта мәктәпне бетергән Дилүсне көз
көне Совет Армиясенә алганда, бөтен Саз бистәсе егет-кызлары, элеккеге
классташларына хәтле озатырга килде. Офицер-сержантлар чибәр, озын
буйлы Ромеоны, сөйгәненнән көчкә аерып алып, поездга утырттылар.
– Көт, Раушаниям, ике ел үтә дә китә ул, бәгърем, – дип, яшь тулы күзләре
белән тутырып карады егет.
– Көтәрмен, Дилүсем, – дип, кызы да күз яшьләрен сөрткәләде. «Ике
ел үтә дә китә ул!» – дип, ахирәтләре юатырга уратып алды. Поезд, әкрен
генә кузгалып китеп, вокзал тирәсе базар кебек кайный, шаулый, йөгерешә
башлады. Ике ай да үтмәгәндер, Раушания үзеннән унсигез яшькә өлкәнрәк
ир затына кияүгә чыккан дигән хәбәр бомба кебек шартлады. «Ничек?
Дөрес хәлме соң бу?! Шулай булса, Дилүс ничек күтәрер? Ике ай да түзә
алмаган пумала баш! Терәлгән булган, ахры, егете армиягә киткәнен генә
көтеп яткан, себерке!» – диючеләр күп булды. Хәниф шул турыда уйлап
куя да, үзен өстенә кайнар су сибелгәндәй тоя. «Дилүс ничек исән калыр
икән? Ул бит кызы өчен утка ташланырга да, суга сикерергә дә, җанын фида
кылырга да әзер иде!» – дип борчыла. Менә хатын-кызны аңлап кара инде
син шуннан соң! Ромео исән калса да, гомерлек ачы хәсрәт йөрәген мәңге
телгәләп торачак кайгы бит бу! Менә аңлап кара син шуннан соң хатын-
кызны! Чәчбикәләр күңеле мәңге ерып чыгып булмаслык томан кебек икән
ул... Менә кайда ул айның арткы ягы!
Хәзер табын-мәҗлесләрдә таныш-белешләре, элеккеге классташлары җыела
калса, Шәүкәт Галиевның «Раушаниям, бәгърем» җыры башкарылмыйча
калмый. Ул фаҗигале мәхәббәткә мәдхия булып яңгырый башлады.
Хат-хәбәрең юк бу араларда,
Сәлам әйтми искән җилләр дә,
Раушаниям, бәгърем,
Сәлам әйтми искән җилләр дә.
Ансыз кыен ерак җирләрдә.
Ансыз кыен ерак җирләрдә!
Ул җырны барысы да аеруча күңелләре белән тоеп, йөрәкләре аша
үткәреп башкаралар. Кайберәүләре теге вәгъдәсез кызыйга протест итеп
тә яңгырата... Менә шундый икән кайбер хатын-кызлар. Димәк, ул Дилүсне
яратмаган, мода өчен генә, кешеләр күзенә «менә мине нинди чибәр егетләр
ярата» дип масаеп йөрер өчен генә, Ален Делон кебек асыл егетне уйнатып,
култыклап, үзенә реклама ясап кына йөргән. Җиденче класстан агылый
белән тагылый кебек серләшеп, төрле планнар корып яшә дә менә аңлап
кара син шуннан соң иннекле иреннәрне.
Хәнифнең исенә нишләп төшкәндер инде бу бәхетсез мәхәббәт, үзе
дә аңламый. Аларның бит хисләре Резидә белән уртак, әгәр дә Хәнифкә
ул битараф булса, иптәш кызы Надия алдында да уңайсыз хәлгә калып,
аның белән аралашып китмәс иде. Юк, юк, алар арасына энә дә керергә
тиеш түгел. Икесе генә кабызган сөю учаклары мәңге дөрләп торырга
тиеш.
***
Серләр дигәннән, егерме сыйныфташының күңел түрләрендә ниләр генә
юктыр. Хәниф кайчагында дәрестә утырганда, курсташларын күзәтергә,
аларның холыкларын ачарга тырыша. Менә бу Әлфия гел аның белән
низагка керә, бөтенләй санламый. Нишләп масая, нишләп тәкәбберләнә?
Төрлечә аяк чалырга гына тора. Дөрес булса, курстагы бөтен хәл-әхвәлләрне
училище директоры Шапирога җиткереп торучы да шул диләр. Беркөнне
Барда егете Фрид белән әйткәләштеләр дә, ярсып киткән таза гәүдәле туташ
курсташының битенә менеп төшмәкче иде, физик яктан көчле, гайрәтле,
ирекле көрәш белән ныклап шөгыльләнгән үсмер аның кулын тотып алды.
Никадәр генә чәбәләнсә дә аның корыч кебек кулыннан ычкына алмады.
Арага староста Даниял Вахитов килеп кысылды.
– Җибәр, Фрид, хатын-кыз бит ул, – дип таләп итте.
– Соң, анасының якасы, биткә сугарга маташа бит, кый, аңа да яматып
торсам, кый, кем булам соң мин? – дип, ачу белән җавап кайтарды егет,
кый дигән җирле Барда сүзен өстәп.
– Соң анасы тәрбияләмәгәнне бүген килеп син генә рәткә китерә
алмыйсың инде аны! – диде эшне зурга җибәрергә теләмәгән староста.
Фрид явызланган чәчбикәнең кулын җибәрде.
– Сезне аналарыгыз бик яхшы тәрбияләгән инде, алайса! – дип, зәңгәр
күзләреннән усал очкыннар чәчеп, аудиториядән атылып чыгып китте таза
Әлфия.
– Кызлар, рәтләп сөйләшегез әле шуның белән, чебен тимәс чер итә дә
бертуктаусыз директорга чаба бит ул. Ә тавышны гел үзе чыгара. Ирләргә
йодрык белән ташланмыйлар бит инде. Ир хакы – Тәңре хакы!
Кызлар Даниялның сүзен хуплап:
– Әйе шул, сөйләшергә кирәк аның белән. Әнә бүтән курслар ничек тату
яшиләр! Үрнәк алырга кирәк! – диештеләр. Даниял гына:
– Аларда да бар җиткереп торучы адәмнәр, ләкин безнең курс бердәм булырга тиеш. Әгәр дә ир-атлар арасында әләкче булса, үзебез сөйләшербез,
менә сез, чибәрләрем, Әлфия туташны урынына утыртыгыз инде, яме!
Менә булырсыз кеше!
– Чыннан да, шулай шул, кызлар! Әйдәгез, бүген ипләп кенә аңлатыйк
әле, югыйсә курсның атын гел читкә чыгарып ята, – дип, иптәшләре
арасында абруе зур булган Гөлнәзирә ризалыгын бирде. Ул да түгел,
ишектән сәркатип Надяның табак бите пәйда булды.
– Даниял, директорга! – дип авызын ерды да кире борылып чыгып китте.
– Ну, анасының башмагы, керә дә әләкли, керә дә әләкли! Гарык инде
мин мондый разборкалардан! Карагыз аны, әгәр дә Фридка наезд була икән,
бердәм яклыйсыз! – дип, эре адымнар белән атлап чыгып китте староста.
Армияләрдә хезмәт итеп кайтып, заводта да эшләп алырга өлгергән
Даниял өлкәннәр кебек фикер йөртә иде. Кыяфәте дә Будённый
дивизиясендәге командирныкы кебек. Гимнастёрка белән папаха кидереп
куйсаң, койган да каплаган кызылармеец инде. Ә Будённыйга охшатып
үстерелгән мыегы гына ни тора?! Ул аның очларын сыйпап, бөтергәләп
кенә тота! Кемгә дә булса нәфрәтләнсә, ачуы чыкса да, кулы мул булып
төртеп торган үсентегә үрелә. Берәр хәлне чишәргә туры килгәндә дә,
фикер йөрткәндә, ярый әле, саргылт мыегы бар! Өстәвенә, холкы да чын
ирләрнеке кебек, курсташларын яклап шундук амбразурага ташлана. Бу
юлы да директордан чыгуга:
– Җәмәгать! Җиттеме кабинетка әләк ташу?! Әлфия, син туктыйсыңмы-
юкмы, конца да концов! Бүгеннән башлап туктат син бу профессияңне!
Утыз җиденче еллар чорында шулай өрсәң, күпме кешенең башына җитә
идең! – дип, «нотация» укып алды. Аңа кызлар кушылды.
– Әлфия, син бит, дустым, шушы чабуларың белән курсыбызның бәясен
төшерәсең, җитте, бүгеннән башлап бердәм булып яшик әле, – диде чибәр
Гөлнәзирә.
– Чапмассың бар, аулак почмакта туры килдеме, шундук йомшак
җирләрне кабалый, кулы сузылып кына тора! Әллә мине урам хатыннары
дип белдеңме, хайван, – дип, зәңгәр күзләреннән очкыннар чәчеп, юантык
Әлфия үзен яклап кабат дулап җибәрде.
– Әй, харап булгансың икән бер тотып караганнан. Кабат кулын сузса,
күзләреннән утлар чәчелерлек итеп чалтыратып җибәр. Шапирога шулай
чапсаң, Фридны уку йортыннан кудыртасың син! – дип, Гөлнәзирә нотык
укуын дәвам итте.
– Хатын-кызның чәче озын, акылы кыска аның! Кабалаганнар, имеш,
ә менә кызыкмасалар, нишләр идең? Ә?! Димәк, ирләрнең күзе төшәрлек
урыннарың бар! Фрид, димәк, битараф түгел сиңа! – дип, староста шаяртып
җибәрде. Ләкин Әлфиянең ачуы суынып бетмәгән иде әле.
– Менә тоткаламый гына торсын, яме! Дөньяда ир заты калмаса да,
мин ул Барда азгынына борылып та карамаячакмын, – дип, Даниялның
сүзләреннән канәгать калса да, нык үпкәләгән чырай ясады.
– Фрид, хәзер үк гафу үтен. Икенче юлы мин дә алып калалмаячакмын
сине! – дип әмер бирде староста.
– Мин шулай, кеше көлдерерлек, кый, нәрсә эшләгән соң әле, кый? –
дип, гомерендә дә тискәре якларын танырга яратмаган дорфа Барда егете кәҗәләнгәндәй итте. Аның янәшәсендә утырган керәшен егете Сергей
Пашин:
– Гафу үтен инде, анаңны сатыйм, эше бетә! Көн саен икәү тавыш
чыгарасыз бит, – дип пышылдады. Тегесе, Сергейны беренче тапкыр
күргәндәй, бөтен битен сакал-җон баскан иптәшенең чыраена гаҗәпләнеп
карады. Аннан башкаларга күз атып алды. Бөтенесе аңа таба төбәлеп,
чишелешне көтеп торалар иде.
– Гафу ит, Әлфия, бәгърем, сиңа булган көчле мәхәббәтем, шул
хәрәкәтләргә этәрә, кичер мине, – дип, кызның алдына килеп тезләнеп,
артистланып баш иде.
– Барда районында калган синең бәгърең, «кый» тәре, тагын бер килеп
кабалап кына кара! – дип, инде йомшаграк тавыш белән әйтеп куйды. Бу
конфликтның тәмам булуына беренче адым иде. Гөлнәзирә шундук:
– Әйдәгез әле, җәмәгать, нинди матур, кояшлы көз көне, бакчага чыгып
һава сулыйк әле, бу тынчу аудиториядә кычкырышып утырганчы! Француз
теле булмый диделәр бит, – дип оран салды.
(Дәвамы бар)
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев