Логотип Казан Утлары
Роман

Хәчтерүш (романның дәвамы)

Хәниф иптәшләре Равил белән Зөһрәнең шыпырт кына намаз укыганнарын, дингә тартылганлыкларын ишетеп белә иде. Ләкин ул бу хәлне «шулай тиештер» дигәндәй генә кабул итте. Дөресрәге, әллә ни игътибар да бирмәде. Күз алдына сабый чагы исенә төшеп, аның үткән дөньясы бөек ислам дине аша да чагыла иде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Француз теле

Француз теле дигәннән, аның укытучысы бик яхшы, барысын да тигез
күрә белүче яһүдә иде. Хәнифнең бу фәннән әллә ни уңышлары булмаса
да, кайбер сүзләрне ул да белә: бонжур, мадам! Аруара! Һәм башкалар.
Ә менә алар сыйныфындагы иң яшь иптәш, ул – Шәледән, сигезне генә
бетереп, театр училищесына килеп кергән Равил Гайнетдинов дигән өлгер
үсмернең чит телләрне бик тиз отып ала торган таланты барлыгы беленде.
Укытучылары белән аз-маз гына әңгәмәләр төзи ала башлады. Староста
Даниял: «Яшьләрнең хәтере әйбәт шул аның!» – дип бәя биреп куйды.
Башкалар Шәле үсмеренә гаҗәпләнеп тә, көнләшеп тә утыралар иде. Сергей
Пашин да: «Әле шәһәргә алды кереп, арты кереп җитмәгән башы белән,
франсуаны ничек мәтәштерә!» – дип шаяртып куйды.
Шундый көннәрнең берсендә комсомол секретаре Шамил Хәнифне
читкә чакырып алды да җитди генә карап:
– Слушай, босс, Равил Гайнетдин качып, шыпырт кына догалар укып
ята икән! Өстәвенә, теге Зөһрә дә шул юлдан бара, ди. Бәлкем, комсомол
җыелышы ясап, кисәтергәдер! – диде.
– Ә сиңа нинди зыяннары тиде соң аларның?
– Белсәләр, миңа рәхмәт әйтмәсләр, ник вакытында берәр чара күрмәдең
диярләр. Мин бит комсомол секретаре.
– Авызыңны да ачасы булма! Укысыннар! Аларга шулай уңай икән!
Аңладыңмы?
– Понял, босс! – диде курсташы, аңа ярарга тырышып.
– Босс дип эндәшүеңне туктат әле, кеше янында уңайсыз! Нинди босс
булыйм мин сиңа?!
– Соң, бөтен театр училищесына берәү генә бит син! Ни әйтсәң дә,
тыңлыйлар, куркалар хәтта! Шуңа күрә берәр кушамат та кирәк булыр, –
дип уйлаган идем.
– Бар бит инде ул!

– Ничек?
– Мәктәптә Садри дип йөрттегезме, шул җитә, – диде Хәниф дустына.
– Яхшы алайса, босс!
– Шамил, ёлки-палки, әле генә сөйләштек бит!
– Аңладым, алайса, элеккечә, Садри кала, – дип, Шамил җитди чырай
ясап сүзен бетерде.
Хәниф иптәшләре Равил белән Зөһрәнең шыпырт кына намаз
укыганнарын, дингә тартылганлыкларын ишетеп белә иде. Ләкин ул бу
хәлне «шулай тиештер» дигәндәй генә кабул итте. Дөресрәге, әллә ни
игътибар да бирмәде. Күз алдына сабый чагы исенә төшеп, аның үткән
дөньясы бөек ислам дине аша да чагыла иде. Аның хәтеренә бигрәк тә
бәләкәй чагындагы ураза-рамазан айлары нык сеңеп калган. «Бабай, мине
дә сәхәргә уят, минем дә ураза тотасы килә!» – дип ялварулары, иртүк
торып, өлкәннәргә ияреп, җәймә өстендә намаз укып маташулары гел
хәтерендә. Соңыннан авыз ачып, Ходай Тәгаләнең нигъмәтләре белән тамак
ялгауларын аның мәңге онытасы юк. Намазлы-догалы изге айларда бөтен
дөньясы нурга күмелеп балкый кебек иде аңа. Андый татлы ризыкларны,
аларның чын тәмен шунда гына бик яратып ашаганнары гел исендә. Нур
тулы өйләрендә, пөхтә итеп тигезләнгән сакалын селкетә-селкетә догалар
укып утырган Зәйнет бабасы күз алдына килә. Соңрак әлеге иман сабаклары
аны күп бәлаләрдән алып калуын тоеп яшәде ул. Аңа бит Фәгыйлә тәтәсе
дә, бабасы да һәрдаим: «Улым, кайда гына булсаң да, «бисмиллаң»ны әйт!
Кешеләр белән, кем икәнлегеңне белмәсәләр дә, исәнләш. Мохтаҗларга
ярдәм кулы суз!» – дип тәрбияләп үстерделәр, һәм алар биргән дәресләрне
һәрдаим үтәргә тырыша! Васыять, мирас итеп алып бара. Шушы кечкенә
генә сабый чагында тупланган иманы аны хәзер яшәтә, начар юлга кереп
китүдән дә саклый кебек.
Казанга килеп, яңа мәктәптә укый башлаганда, начар юлга кереп китәргә
мөмкинлеге күп иде! Әле дә хәтерендә, әнисенең хезмәттәше Гөлфия
апасының улы Илназ аның белән бер яшьтә булып чыкты. Кунакка йөрешә,
аралаша торгач, бергә йөри башладылар. Көннәрнең берендә яңа иптәше
аңа: «Әйдә, колхоз базарына барып кайтабыз!» – дигәч, нигә дә икәнен
белмичә, булышырга кирәктер инде дип, аңа ияреп китте. Тик иптәше
тезелеп киткән сату өстәлләре арасына кысылып кереп, ыгы-зыгыдан
файдаланып, кипкән җимешләр урлый башлады. Хәниф ни эшләргә
белмичә аптырап калды. Ташлап китсә дә, яхшы түгел, болай эшләргә
ярамаганлыгын да төшенде ул! Инде агач савытлар сата торган җирдән ике
агач кашык шуганын сизеп алган сатучы абзый гауга куптарды. Ул арада
Илназ дигән кесә карагыннан җилләр искән иде. Абзый аны эзәрлекләп
киткәч, Хәниф сак кына кайтыр юлга юнәлде. Ул бу хәлләргә шаклар каткан
иде. Ничек инде, кешенекен сорамыйча алырга, урларга була?!
Икенче көнне теге дегет кебек кара, шәмбәл балыгы кебек яссы битле
бәндә тәнәфестә классыннан чакырып чыгарып, бер агач кашыкны аңа
сузды. Үзе авызын ерган, нидәндер бик канәгать. «Бу шимбәдә дәрестән
соң тагын барабыз базарга, яме!» – ди. Хәниф кулындагы агач кашыкны
аңа кире тоттырды да: «Бу юлы үзең генә бар инде, яме!» – дип, класска
кереп китте. Соңрак Илназ аны иптәшләре белән дә өркетеп карады, хәтта килеп бәйләнешеп тә йөрделәр. Ул чагында инде Хәнифнең үз дуслары
да җитәрлек иде. Шундый көннәрнең берсендә Искәндәр Фәсәховның
мәктәп ишегалдына чыгып басуы җитте, адәм актыклары качып бетте.
Көчлеләрдән куркалар иде вак кесә караклары. Үсмер үз-үзенә: «Ничек
кенә кыен булмасын, Искәндәргә ияреп, спорт залына йөрергә!» – дип
сүз бирде. Әле аны бабасының тәрбиясе, дини сабаклары бик еш бәла-
казалардан саклап янәшә барачак. Чөнки аның әзме-күпме сабый чагында
тупланган иманы бар иде. Ә монда Шамил эш күрсәтәм дип, шайтаннар
коткысына иярә. «Укысыннар намаз, иманнары тагын да ныгыр!» Равил
белән аларның аралары дусларча иде. Догалар укучы егет курсташлары
белән чәйле-мәйле җирләргә йөрмәде, тәмәке тарту, аракы эчү аның өчен
гөнаһка санала иде. Ул беркайчан да беркемгә күтәрелеп бәрелмәде,
сәбәп табып тавыш чыгарырга теләүчеләрдән аның йомшак кына «ярар
инде» дип куюы «гафу ит мине, синең белән гаугага керәсем килми»
дигән кебегрәк килеп чыга иде. Читкә качты ул гаугалардан. Ә бит театр
училищесы студентларының холыклары ай-яй-яй! Амбицияләре, мин-
минлекләре гаять тә югары. Кагылып кына кара шәхесенә, ялгыш берәр
сүз ычкындырып кына кара. Шундук керпе кебек кабаралар, эттән алып
эткә салалар. Ә бит алар беркайчан да беркемгә дә ачылып бетмиләр.
Үзләренең яшерен серләре дә, ахирәтләре белән уртак серләре дә җитәрлек.
Икесе ике холыклы Кукмара кызы Миләүшә белән Түбән Камадан килгән
керәшен кызы Грушаны нәрсә берләштерә торгандыр?! Дус булып, гел
бергә йөриләр! Читкә посып бытылдыйлар, кеткелдәшәләр. Миләүшә сәхнә
теленнән «бишле»гә генә укый, сөйләгәндә теле-телгә йокмый! Сүзләре
дөрес һәм бик аңлаешлы килеп чыга. Мөгаллимебез Асия апа белән дә, буш
вакытлары чыктымы, бытылдап туймый алар. Ләкин бу ике чибәркәй дә
Хәнифнеке түгел, чөнки алар аңа Резидә кебек кадерле дә, якын да түгелләр.
Бары тик сыйныфташ дуслары гына. Ә менә бөтен курс егетләре гашыйк
булып йөргән Фидания Хәниф өчен серле дә, кызыклы да. Чибәркәйнең
кигән күлмәк-киемнәре генә дә, нәкъ аның фасонын күз алдына китереп
тегелгән кебек, бик килешеп тора. Атна саен диярлек берәр күлмәк киеп
килә дә кызларга реклама ясый. Үзе тегә икән ул аларны. Училищеның
көяз кызлары, матур күлмәк, сарафан тектерер өчен чиратка бастылар оста
куллы курсташларына. Чибәрләнгәннән чибәрләнә бара хәзер туташлар!
Кем бәхетенә туганнардыр инде «тити» башлар?!

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 01, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев