Шигърият
Яшәеш тәме
Яшәешнең тәме бетә, хис яшькә әйләнмәсә, Күңелләрнең тибрәнүе бәгырьгә бәйләнмәсә.
Коедан су алмый торсаң – саега бара кое,
Мүкләнә бара бурасы, саргая кое суы.
Хәтта күкләр түбәнәя – очмый торсаң беравык,
Күк катламы иңгә төшә, тормасаң канат кагып.
Тоныкланып кала дөнья, җуела бизәкләре,
Нечкә кыллары өзелеп тартылса үзәкләрең.
Яшәешнең тәме бетә, хис яшькә әйләнмәсә,
Күңелләрнең тибрәнүе бәгырьгә бәйләнмәсә.
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев