Татлы төшем
Кичә бит мин сине төштә күрдем, Шундый матур идең, ягымлы.
Кичә бит мин сине төштә күрдем,
Шундый матур идең, ягымлы.
Кочак тулы чәчәк бүләк иттең,
Кайтардың да гүзәл чагымны.
Бертуктамый җылы сүзләр әйтеп,
Кочып алдың мине билемнән.
Колагыма серле пышылдадың:
«Башкаларга сине мин бирмәм!»
Карашларың шундый җылы, якты,
Ала алмый тордым күзләрем.
Татлы иреннәрең кабатлады
Гомер буе көткән сүзләрем.
Сиңа җавап итеп күзләремнән
Бертуктамый акты саф яшем.
Учларыңны йөзләремә куеп,
«Мин дә сөям!» – диеп эндәштем.
«Сөям!» – дидем. Һәм уянып киттем.
Син йоклыйсың берни белмичә.
Гомер буе көткән сүзләремне
Төшләремдә әйттең син кичә…
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев