Әнкәм чиккән мендәр тышы
Әнкәм чиккән матур мендәр тышын Күкрәгемә кыстым өзелеп.
Әнкәм чиккән матур мендәр тышын
Күкрәгемә кыстым өзелеп.
Кино сыман минем үткәннәрем
Күз алдыннан үтте тезелеп.
Бер тартмада инә, мүлинәләр –
Бик ярата әнкәм чигәргә.
Ачып карыйм, тизрәк ябып куям,
Ярамый шул аңа тияргә.
Әнкәй өлге ясый чигәр өчен,
Болын чәчәкләрен төшерә.
Аның ябык, җитез, армас кулы
Кәгазь бите буйлап йөгерә.
Миңа шулчак инә-җеп тоттырды
Әнкәемнең йөгерек куллары.
«Өйрән, кызым, тегү-чигү белән
Балкып торсын тормыш юлларың».
Мендәрләргә карап уйга калам,
Кай арада әнкәй чиккәндер?!
Биш баланы карап, тегү тегеп,
Аңа ничек вакыт җиткәндер?!
Укытырга бара, шәлен бәйли.
Хәл белергә бара йөгереп.
Кочак-кочак инша дәфтәрләрен
Кич җитүгә куя тикшереп...
Чиккән мендәр тышы сандыкларда,
Кулларыма алам сагынып.
Әнкәемнең күз нурларын саклый,
Бетсә дә ул күптән саргаеп.
Халидә МӨХӘММӘТДИНОВА.
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев