Логотип Казан Утлары
Шигърият

Асылташ

Кыйблам – хаклык, югалтмадым елга ярын, Нәсел-ыру боҗрасына миннән мирас – шул йөзек-каш…

Гомереңне вакыйгалар иләгеннән или-или,
Оныгыңа һәм тагын да алгы буын варисыңа
барлаганда тормышыңның
энҗе-җәүһәр бөртекләрен,
Калсын иде шул иләктә күзгә күренеп
бер асылташ!
Әйтер идең: гомер иттем,
юкка гына көч түкмәдем,
Ташып аккан бозлар сыман
кайчакларда булыйм – булсам!
Кыйблам – хаклык, югалтмадым елга ярын,
Нәсел-ыру боҗрасына миннән мирас –
шул йөзек-каш…

 

«КУ» 01, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев