ҮЗЕ – ТЫЙНАК, ИҖАТЫ – БАТЫР
Хәниф Хөснуллинның тууына – 90 ел
Язучы, лирик шагыйрь Хәниф Хөснуллинның (1935–1994) тууына 90 ел тулды. Татар энциклопедиясендә һәм башка кайбер чыганакларда урын алган мәгълүматларга караганда, ул Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында дөньяга килә. Мәктәптә укыганда ук кулына каләм ала, Алабуга китапханә техникумында, аннары Казан дәүләт педагогика институтында укыганда иҗатын дәвам иттерә.
1963 елда хәзерге Тукай районы Биклән авылы урта мәктәбенә тарих укытучысы итеп җибәрелә. Бер үк вакытта аңа район күләмендә әдәби түгәрәк эшен җанландыру бурычы да куела. Шулай атаклы «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе барлыкка килә.
КамАЗ төзелеше елларында Чаллы шәһәренә күчеп килеп, геодезист, төзүче һөнәрләрен үзләштерә, “КамАЗ төзелеше ударнигы” исеменә лаек була.
1976 елда аны Тукай районының «Якты юл» газетасына әдәби хезмәткәр итеп чакыралар,
берничә еллдан ул биредә авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире итеп билгеләнә.
Әйткәнебезчә, Хәниф Хөснуллин дигән исем шигърият мәйданында 1960 елларда пәйда була. 1967 елда аның «Исәнмесез» дигән беренче шигырь җыентыгы, 1981 елда - «Алтын тояк», 1985 елда «Дөньяның матур җире» исемле китаплары дөнья күрә. Ул шулай ук балалар өчен язылган биш китап авторы. Бер бәйләм шигырьләре «Җиде юл үзәне» (1975), «Мәхәббәт таҗы» (1992), «Ләйсән» – моңлы бишегебез» (2009) исемле күмәк җыентыкларда басылып чыга.
Кызганыч, Татарстан радиосы фондында Хәниф Хөснуллинга кагылышлы язмалар аз, тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк - юк дәрәҗәсендә. Бу аның гомер буе Чаллыда яшәп, шул төбәкнең туфрагына, аның көндәлек тормышына, проблемаларына, борчу-мәшәкатьләренә кендеге белән берегеп көн итүеннән киләдер. Хәер, башка сәбәбе дә бар. Монысы – төп сәбәп. Кирәгеннән артык тыйнаклык дип атала ул. Хәниф абый бит ул милләт мәнфәгатьләре, каләмдәшләре, дуслары өчен кирәк булса, аларның хакын хаклап, әллә кемнәрнең ишеген шакый, ә менә үзенә дигәндә, бик тә сабыр, тыныч бер кеше иде. Радиога килеп
язылырга, үзен дөньяга күрсәтергә, популярлык яуларга атлыгып тормавы да шуңа бәйледер.
Шулай да безнең фондта шагыйрьнең эзе бөтенләй сакланмаган дип тә булмый. Аның шигырьләренә язылган ике җыр бар. Аз, ләкин берәгәйле! Халык күңеленә онытылмаслык булып кергән җырлар. Шуңа күрә дә алар эфирда тынып тормый. Без әлеге җырларны журналның сайтына урнаштырдык. “Сине яратканга күрә” (Фәрит Хатыйпов музыкасы) Рәсим Низамов башкаруында, “Авылым урамнары” (Илгиз Закиров музыкасы) Хәмдүнә Тимергалиева язмасында тәкъдим ителә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев