ӘЛЛҮКИ (романның ахыры)
Тарихта бүгенге татарларның бабалары төзегән Бөек Болгарның иң көчле ханы Кубрат икәнлеге мәгълүм. Кубрат ханның кече энесе Шамбат (Кояш йөзле) атлы була, ул тарихка Кый (Кий) кушаматы белән керә, һәм шул шәхес Киевка нигез сала.
Тегесе әлеге сорауны күптән көткән кебек җавап бирергә ашыкты:
– Оҗмах капкасы төбендә! – диде һәм: – Мәрьям апа, ә син парольне
белмисеңме ул? – дип куйды.
Мәрьям, аптырап, иңбашларын җыерды. Бу сорауга каршы ни дип
җавап кылырга да белмәде. Нинди пароль хакында сорый энесе? Әле яңа
кергән компьютер дигәннәрен бөтенләй белми иде ул. Альберт Иванович
та ишеткән сөйләшкәннәрен, аңа «компьютер», «интернет», «пароль» дигән
төшенчәләр ят түгел икән; ул алар янына килде һәм учы белән Гайнанның
чәченнән сыпырып алды да:
– Ә нинди пароль? – диде.
– Әтине капкадан кертмиләр. Пароль сорыйлар. Оныткан, белми, әйтә
алмый. Капка янында елап басып тора тик.
– Алай икән, – дип көрсенде Альберт Иванович җитди кыяфәттә.
– Мин беләм ул парольне.
– Соң?
– Апа, әйтеп карадым әтигә, колагы ишетми!
– Ә нинди пароль?
– Оныттым әле. Тагын искә төшә ул минем. Ә менә!
Гайнан утырган урынында йоклап китеп, шуннан соң инде бүтән уянып
та тормады. Үзегезгә булсын фани дөньяларыгыз, чукыныплар китегез
шунда дигәндәй, тирән итеп сулыш алды да, аннан соң үпкәсендәге тыны
чыгып бетте...
– Әтисенә парольне әйтергә ашыкты, ахры, – дип авыр сулады Альберт
Иванович һәм күмү мәшәкатьләре артыннан йөри башлады.
Мәрьям, тәрәзә пыяласына кунган ике төрле күбәләкне күреп, сискәнеп
китте дә үзе дә сизмәстән әүвәл чукынып куйды һәм аннары, бисмилласын
пышылдап, әлхәм укырга кереште.
Зәңгәр һәм яшел канатлы күбәләкләр тәрәзәгә таба сузылган кояш
нурлары эчендә эреп юкка чыктылар...
Тәрәзәдә бары көн яктысы калды...
Соңгы сүздән соң
«Әгәр Александр Невский татарлар белән килешмәгән булса,
Новгородтагы русларга бик кыенга туры килгән булыр иде. 1269 елда
немецлар Нарва шәһәре янында Новгородны басып алу өчен зур көч
туплыйлар, ләкин шулчак ярдәмгә Урда төркеме (татарлар) килеп җитә.
«Немцы замиришася по всей воле новгородской, зело бояхуся и имени
татарского», – дип язып калдырган бер елъязмачы».
Л.Гумилёв. «Чёрная легенда»
«Аның (Александр Невский), Урдага йөреп, Алтын Урда (Төрки-татар
иле) ханнарына баш июе һәм кенәзлекләр белән идарә итү өчен алардан
ярлык алуы Көнбатышка каршы тору өчен кирәк була. Урдалар үзләрен
мәрхәмәтсез тотсалар да, алар халыкның (Рус халкының) иң әһәмиятлесенә
кизәнмәгән, юкка чыгармаган: туган телгә, традицияләргә, мәдәнияткә
тимәгән, гәрчә көнбатыш басып алучыларының төп максаты шуларны юкка чыгару була! (...) Ул (Невский) халыкны саклап калу турында уйлаган.
Бүген дә нәкъ шундый ук хәлләр кабатлана бит».
Владимир Путин, Россия Федерациясе Президенты,
03.11.2023.
«Гасырлар дәвамында татар халкы Россиянең чын таянычы булды».
***
«Сәхабәләр турында безнең көннәргә килеп җиткән риваять бик
кызыклы. Ул, әйтик, Кара пулат легендасы кебек үк киң таралмаган.
Шуңа күрә аны сөйләп китү урынлы булыр дип уйлыйм. Мәгълүм ки,
ислам динен кабул иткәнче үк Болгар күренекле шәһәр, сәүдә үзәге булган.
Шуңа күрә Мөхәммәт пәйгамбәр үзенең өч сәхабәсен ислам динен тарату
максатында Болгарга җибәргән. Кулларына юл таягы, язу өчен кара
савыты тоттырган һәм берсенә үз башыннан салып чалма кидергән. Бу
исә исламның Болгарга тыныч юл белән керүе турында сөйли. Болгарга
барыгыз, урамнарда йөрегез, кешеләр белән сөйләшегез, үзегезне Мәккә,
Мәдинә табиблары дип тәкъдим итегез дигән Мөхәммәт пәйгамбәр.
Сәхабәләр Болгарга килгәннәр. Бу вакытта биредә Айдархан хакимлек
иткән. Аның вәзире, сәхабәләрне күреп алып, алар белән танышкан да
Айдарханга хәбәр иткән. Ә ханның 20 яшьлек кызы Туйбикә каты авырый
икән. Ул сәхабәләрдән кызын дәвалауларын үтенгән. «Аның дәвасы – каен
себеркесе», – дигән табиблар. «Бездә алар күп», – дигән патша. «Юк,
безгә шушы таяктан үсеп чыкканы кирәк», – дигән Габдрахман атлы
сәхәбә һәм, үзенең юл таягын җиргә кадап, дога укыган. Шул мизгелдә
таяк кадалган урыннан су ургылган, күз алдында каен үсеп чыккан. Бу
күренештән шаккатып калган Айдарханга, шушы каеннан себерке ясап
тапшырып, кызын мунчада чабарга кушканнар. Кыз, чыннан да, терелеп
аякка баскан. Айдархан, сәхабәләргә рәхмәтләр укып, моның өчен нәрсә
телисез дип сораган. «Хак динне кабул итегез», – дигәннәр алар. Һәм
Болгар кешеләре әкренләп мөселманнарга әйләнгәннәр. Туйбикә исә
сәхабәләрнең берсенә кияүгә чыккан, алар 25 ел тату гомер иткәннәр.
Риваять буенча Кече манара янындагы мәгълүм кабер дә шул сәхабәнеке,
чөнки сәхәбәләрнең икесе кире үз илләренә кайтып киткән. Шул тылсымлы
юл таягы кадалган урыннан бәреп чыккан чишмәне халык изге чишмә дип
кабул иткән, кое ясап, аны изге Габдрахман коесы дип атаган. Аның суы
чыннан да, шифалы диләр».
М.Ш.Шәймиев. Татарстан Республикасының беренче Президенты,
Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе.
«Россия халыкларына ясин чыгарга әзер торучылар аз түгел. Милли
үзенчәлекләрне ниндидер ясалма нәрсәләр дип санап, аларны сәяси ихтыяр
белән оештырып куярга була дип уйлаучылар да бар. Әгәр туган телебезне,
динебезне, кабатланмас милли моңыбызны күз карасыдай саклаган, кадерен
белгән әбиләребезгә һәм бабаларыбызга боларның барысы да җиңел генә
алыштырыла торган декорация дип әйтсәләр, нишләр иде икән алар?
Татар халкының бердәмлеге турында сөйләгәндә, без бертөрлелекне күздә тотмыйбыз. Әстерхан, Касыйм, Себер, Казан татарларының, мишәрләрнең,
керәшеннәрнең, типтәрләрнең булуы күңелебезгә хуш килә. Татарларның
зур гаиләсендәге һәр әгъзаның үзенчәлеге кадерле безгә. Бертуганнар кебек:
һәрберсе – аерым бер шәхес, әмма бергә – бербөтен, бер гаилә».
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты.
31.07.2020.
«Элек Берлинда татар телен укытканнар, һәм бу эш 1930 елга кадәр
дәвам итә. Готтхольд Вайль атлы галим эшли анда. Әлеге галим 1923 елда
ук татар тарихы хакында кызыклы хезмәт бастырып чыгара. Ул 1930
елда татар фольклорыннан текстлар җыентыгын нәшер итә. Россиядә,
Советлар Союзында да татар фольклорын шулай тирән аңлау булмый.
Алар барысы да махсус тәлинкәләргә язылган һәм Берлинның Этнология
музее тавыш архивы бүлегендә кадерләп саклана.
Минем исем-акылым китте: үз вакытында немец галимнәре татарлар
хакында зур хөрмәт белән язган. Аларның тышкы кыяфәтләре гүзәл,
тарихлары гаять бай һәм гореф-гадәтләре дә бик югары дәрәҗәдә
дигәннәр алар».
Искәндәр Гыйләҗев, профессор, тарих фәннәре докторы.
«Татарларның кем булуы турындагы мәсьәләгә караганда да
буталчыграк мәсьәлә юктыр Россиядә. Бу тема әйләнәсендә гасырлар буе
бәхәс бара: этнографлар, тарихчылар, сәясәтчеләр сатулаша. Гади халык
та сүзен әйтеп куйгалый. Тик алар берсе дә бер-берсен ишетми кебек.
Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасындагы очрашудан соң
ошбу тема минем өчен тагы да актуальләште. Минем «Төркиләр һәм
дөнья: кадерле тарих» дигән китабымны тикшерү булды. Мин аудиториягә
карыйм да ләззәт кичерәм: аларның күзләре сокландыра иде, битараф
булмаган йөзләре, кискен фикерләре миңа яшерен рәхәтлек бирә иде.
«Болар татарлар түгел, алар чын кумык!» дип уйлыйм мин. Безнең хәтта
бәхәсләшү алымы да уртак...
Чыннан да, бер-берсеннән ни аера соң татар белән кумыкны? Телме?
Антропологияме? Тарихмы? Без сөйләшмичә торсак та, нечкә сиземләү
белән бер-беребезнең мәкамен аңларбыз. Ул берни белән дә аерылмый.
Көзгегә карыйм да кай җирем татар түгел соң минем дип куям...
Әгәр мин географ булмасам, Иделнең элек Каспийга бөтенләй башка
урында койганын белмәс идем. Борын заманда елганың тамагы Кавказ
таулары ягында, көньякта була. X гасырда табигый катастрофа вакытында
ландшафт үзгәрә һәм ул бүгенге юлны, тагын да кыскарак юлны сайлый.
Мәгълүм ки, Толстой «Казаки» повестен яза башлар алдыннан татар
телен өйрәнергә тырыша».
Мурад Аджи. Казан. Март, 2005.
«...Лучшее оружие добывается от горца, лучшие лошади покупаются
и крадутся у них же. Молодец казак щеголяет знанием татарского языка
и, разгулявшись, даже со своим братом говорит по-татарски».
Л.Толстой, «Казаки».
Тарихта бүгенге татарларның бабалары төзегән Бөек Болгарның иң
көчле ханы Кубрат икәнлеге мәгълүм. Кубрат ханның кече энесе Шамбат
(Кояш йөзле) атлы була, ул тарихка Кый (Кий) кушаматы белән керә, һәм
шул шәхес Киевка нигез сала.
Аның идарә итүе шул кадәр уңышлы була ки, кешеләр башкаланы
ханның кушаматыннан – Киоба, ягъни Кия авылы (славян тәрҗемәсендә –
Киев) ясалган исем белән атый башлыйлар. Шамбат чорында Киев чит
дәүләтләрдән килгән илчеләр, кунакханәләр, кәрван-сарайлар, мунчалар,
күп санлы базарлар, уку йортлары, төрле һөнәрчеләр, үзенең шагыйрләре
һәм рәссамнары булган чын Европа башкаласына әйләнә.
Мәгълүм ки, мәсәлән, Париж шәһәре ул вакытта әле төзелә генә башлый.
Украинаның төп кыпчак (казак) хәрбиләре Урда эченә кертелә һәм Батый
әмере белән шул вакыттан татарныкы дип атала. Ә Украинаның төп җирле
төркиләренең бер өлеше (печенглар-бәҗәнәкләр) Закарпатьега, Румыниягә,
Болгариягә һәм Төркиягә китә. Кыпчакларның бер өлеше Хунгариягә
(Венгриягә) юл тота һәм анда мадьяр гаскәренең нигезен тәшкил итә, ә
хан Янош-Половец, вакытлыча король тәхетен яулап алып, XIII гасырда
Венгрия короле була.
Аннан соң Алтын Урданың Ак Урдасында хан булып Чыңгыз ханның
ерак туганы казак Мамай тора. Ул, Алтын Урдадан аерылып, мөстәкыйль
татар-казак дәүләте төзергә тели.
Истанбул һава аланында Пал Палыч чемоданыннан чыккан пергамент-
тагы язулардан:
Татарлыкта татар углы татармын,
Татар түгел димә – башың ватармын!
Дәрдемәнд.
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
Г.Тукай.
Тәмам.
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев