Логотип Казан Утлары
Роман

ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)

Пал Палыч, баягы эскәмиясенә барып утырып, кулъязманы ачты. Ни генә юк иде алар арасында! Аның беренче булып кулына алганы көндәлеккә охшаган бугай. «Әллә бер галим-голәмәнең үзе өчен күчереп язган искәрмәләреме бу» дип уйлады ул һәм укырга кереште.

Үз ишегалдында адашкан татар…

Бу вакытта Пал Палычыбыз, кулъязмалар белән шыплап тулган
чемоданын кочаклап, Төркия һава аланында утыра иде. Моннан Алманиягә
очу бик уңай, эт белән эзләп тә таба алмаячаклар. Шыксыз чемоданны
Башкала һава аланында йөк бүлегенә алыр алдыннан әйбәтләп төрдергән
иде, тоткасында эт колагы кебек тамга да асылынып тора. Ул аны сүтмәскә
булды, алайса, иске чемодан шик уятыр кебек. Ул, шул йөген кулдан-кулга
күчерә-күчерә, Берлинга очучы самолётны игълан иткәнче дип, буфетка
узды. Тамагы бик ачты. Каһвә алды, кызыл уылдык белән атланмайлы
бутерброд эләктерде. Үзе белән шактый акчасы бар иде, Башкалада ук
күбесен долларга алыштырды. Тамак ялгап алгач, һаман да шул кадерле
чемоданын көч-хәл белән күтәреп, һава аланында банк эзләп китте.
Алтыннарын сатып, Касыймда чакта ук аларны маркага әйләндереп, үзенең
Берлиндагы хисабына күчерде. Исәбе шуны тагын бер кат тикшереп карау
иде. Бу эш шактый вакытны алды. Ул банктан залга чыкканда, Башкала
самолётына утыручыларны теркәү башланды. Пал Палыч, Аккалага
очучыларны күреп, уфтанып куйды, Сарби да шунда бит. Касыймга кире
кайткандыр, Пал Палычны эзләгәндер дә таба алмагач, кара кайгыга
баткандыр?! Һәрхәлдә Пал Палычның шулай дип уйлыйсы килде. Сарби
исенә төшкәч, аңа бик моңсу булып китте. Әйтерсең кулындагы чемоданга
караганда мең тапкыр кадерлерәк төене калган иде Башкалада. Чыннан да,
әлеге сагыну хисләре Пал Палычның йөрәк төененә әйләнә башлады бугай.
Ул буш эскәмиягә барып утырды да чемоданны аяк арасына кыстырды.
Самолётка кадәр вакыт күп әле, аны уздыру өчен Пал Палыч чемодан
төрелгән калын кәгазьнең бер кырыен ертты, аны ачты һәм, берничә кап
кәгазь тартып чыгарды да укырга әзерләнде.
Шулчак Башкала самолётына теркәлергә чират торучы пассажирлар
арасында ыгы-зыгы купты, бер егетне юл тамгасы хезмәткәрләре
эчкә уздырырга теләми. Тегесе тирләп пешкән, үзе төрек егетләренә
бик тырышып нидер аңлатмакчы була. Төрек моңа караган да: «Чика,
чика!» – дип кабатлавын белә, пассажирны уздырмый. Менә ул төрекчә
дә әйтеп карый. Тегесе аның ни әйткәнен төшенми. Пал Палыч капылт
сискәнеп куйды, пассажир егет тамгачыларга кадәр булган теркәлү урыны
аша узмаган, төрек үз телендә шул хакта әйтә. Ул сүзләрен инглизчә дә
кабатлый. Тик теге һаман афишага баккан кәҗә кебек. «Теркәлергә кирәк
бит инде аңа тизрәк!» – дип, Пал Палыч шул якка торып китте. Тамгачыдан
инглизчә гафу үтенде, егеткә бу хакта русча аңлатып бирде. Рус сүзләрен
ишеткән пассажир көлеп җибәрде һәм чираттан читкә чыкты. Регистрация
бүлеге ерак түгел иде, шунда таба китте.
Пал Палыч, баягы эскәмиясенә барып утырып, кулъязманы ачты.
Ни генә юк иде алар арасында! Аның беренче булып кулына алганы
көндәлеккә охшаган бугай. «Әллә бер галим-голәмәнең үзе өчен күчереп
язган искәрмәләреме бу» дип уйлады ул һәм укырга кереште. Сүз башы
рәвешендә: «Халыкның тарихын тартып ал, шуннан соң ул икенче буында
гади массага әйләнәчәк, тагын берәр буыннан алар белән көтү кебек идарә
итәргә мөмкин булачак» дигән сүзләрдә аның өчен бернинди яңалык юк иде; чөнки белә, гауляйтерның мәгълүм сүзләре бу. Пал Палыч икенче
битне ачты. «Урта гасырларда чит ил галимнәре Себерне «Скифия» дип
атаганнар. Дунайдан кояш чыгышына кадәр булган Скифияне татарлар
үзара бүлешкән». Шуның артыннан ук Мамай хан турында, дөресрәге,
Куликово сугышы хакында хәбәр бар. Чынлыкта, бу әле шул турыдагы
тарихи документка кереш өлеш кенә булса кирәк, чыганак үзе пергаментта
«Мамай орышлары» дип теркәлгән. «Мамайның Мәскәүгә сугыш белән
баруы бернинди мантыйкка да сыймый. 1359 елга кадәр ул Алтын Урда
белән идарә итә. Аннан куылгач, Алтын Урдага каршы сугыш игълан итә.
Аның кул астында Кырым һәм Днепр буйлары була. 1380 елда Туктамыш
тарафыннан кысрыкланып, аңа каршы күтәреләсе урынга, тиктомалдан
тота да Мәскәүне яуларга китә?! Бу берничек тә дөреслеккә туры килми».
Чак кына башына барып җитте Пал Палычның, әлеге язма пергаментка
теркәлгән кулъязманың темасы хакында гына икән. Автор аны бары
шәрехләп куюны кирәк тапкан, күрәсең. Мөгаен, галим булган бу кеше,
шушы рәвешле борынгы кулъязмаларны әүвәл тема буенча аерып чыгарга
уйлаган, картотекасын төзегән. Ләкин монда чемоданнан пергамент эзләп
утырып булмый, соңрак карармын дип уйлады ул. Болай да аңлашыла,
кулъязмада, димәк, Куликово кырында берничә кечкенә сугышчан
төркемнәр бәрелеше булуы хакында әйтелә. Гадәти, вак-төяк ызгыш кына
булган анда. Анысы да – татарларның үзара ызгышы. Кызык бу, әгәр моны
Фазыл Шәриф кулына тоттырсаң, түбәсе күккә тияр иде. Әле һаман да, бу
көнгә чаклы, Куликовада зур сугыш булган, Донской Мамайны җиңгән дип
бара кайбер тарихчылар.
Кайбер кайнар һәм дә томана башлар ошбу кырны данлы һәйкәлгә
әйләндермәкче, имеш, шуннан соң кенәзләр татар-монголны җиңә, рус
дәүләтенә нигез салу эше башлана. Җиңә пычагым, дәүләтнең асылы
шул кала, исеме генә үзгәрә һәм ул, шуннан соң Россия булып аталса да,
XVI гасырда әле Ханлык буларак яши. Имеш, әлеге орышта йөз меңләгән
батыр катнаша, кан диңгез булып ага! «Диңгез түгел, кечкенә күлләвек тә
җыелып тора алмый ул тар мәйданда!» дигән иде аңа Фазыл Шәриф. Бик
алып карыйсы килә теге пергаментны, хәзер үк ачып укыйсы килә – көнкадак
мәсьәлә бит... Тарихи даталарны ачыклау тарихчы-тюрколог Сарби Френк
юнәлеше, ул Рәсәйгә килгәннән бирле шул тема белән шөгыльләнде.
Пал Палычның йөзенә кан бәрде, гәүдәсе кымырҗый башлады. Бу
вакытта аның иң зур теләге Сарбины шаккатыру иде. Әгәр белсә ул аның
кулында нинди кыйммәтле кулъязма булуын! Аның өчен шундук докторлык
диссертациясе бит инде бу! Пал Палыч көрсенеп куйды, чөнки бу мәлдә
аның Сарбие, гүзәл Сарбие еракта, аның сөеклесе башка берәү белән
иде!.. Әллә чемоданны ачып, пергаментка күз төшерергәме, бер читен
генә карап алыр ул аның. Аннан соң Сарбиның пейджерына шаккатмалы
хәбәр салыр?..
Пал Палыч, әнә шундый күңелле ният белән тагын чемоданга иелде, тик
шулчак аның сизгер карашы үзенә ерактан ук текәлгән күзләрне «тотып»
алды, чемоданны аягы белән җәһәт кенә эскәмия астына кире этте. Ләкин
соң иде, аңа таба берничә шәүлә якынлаша. Һава аланындагы полиция
хезмәткәрләре болар, күптән түгел монда бер террорчыны тотканнар, хәзер ишләрен эзлиләр икән. Аның иске чемоданы, чыннан да, террорчының
бомбалар белән дыңгычланган кейсына охшаган шул. «Беттем! – дип
уйлады ул. – Хуш, Сарбием! Синең Пал Палычың, синең Паулың каба хәзер!
Аны хәзер үк атып үтерәчәкләр! Бәхил бул, минем сөекле Сарбием!» – дип,
дога укыган кебек бертуктаусыз пышылдады иреннәре.
Менә әзмәвердәй ике хезмәткәр каршысына ук килеп басты. Пал Палыч
утырган эскәмиясенә тагын да катырак сеңде. Бу юлы шатлыгыннан шулай
итте бугай, чөнки тегеләр килеп җиткәнче, бая үзе коткарган, ни төрекчә,
ни инглизчә белмәгән рус егете, арттан шыпырт кына чемоданны тартып
алып, аның урынына үз сумкасын этеп куйган иде. Пал Палычны күптән
күзәтә, бары, янына килеп, сүз кушарга кыймыйча гына тора иде.
Аңа сумканы ачарга куштылар, анда нәрсә бар дип сорадылар. Пал
Палычка кыюлык иңгән иде инде, ул, шаяртырга теләп:
– Нәрсә булсын? Эчке киемнәр бер пар, бер мунчала, бер кисәк
сабын! – дигән булды. Чыннан да, сумка эченнән тәртипсез салынган киемнәр
килеп чыкты. Кесәләрен әйләндереп күрсәтергә куштылар. Пал Палыч
куен кесәсеннән чиккән кулъяулык тартып чыгарды. Сарби бүләк иткән
иде аны. Кесәсендә посып яткан икән. Пал Палыч, авызын ерып, берьюлы
инглиз, төрек, рус телләрендә: «Ай лав ю! Сине сөярем! Любовь!» – диде
һәм кулъяулыкны үбеп алды, рәхәтлектән бермәл күзләрен йомып торгандай
итте. Яшь егетләр бер-берсенә карашып көлештеләр дә китеп бардылар.
Теге рус аның янына шунда ук килмәде, томана булса да, хәйләкәр икән
тагы үзе дип уйлады Пал Палыч. Алар һава аланының икенче почмагына
барып урнаштылар, Башкалага самолётның берсе очып, икенчесенә теркәлү
вакыты тиз генә түгел иде әле.
– Рәхмәт! – диде аңа Пал Палыч. – Мин – тюрколог галим, чемоданда –
тарихи кулъязмалар. Төркия Президентына каршы язылган прокламацияләр
дип бәйләнәчәкләр иде. – Син кем, каян буласың?
Егет утыз-утыз биш яшьләр тирәсендәге яхшы гына киенгән бер кеше
иде. Күренеп тора, бик сөйләшәсе килә аның.
– Мин – Кавказдан, монда Айтматов юбилеена чакырганнар иде. Мин –
журналист, – диде.
Пал Палыч татарчага күчте:
– Төркия Айтматов юбилеен уздырып ятамы?
Яңа танышы шулай ук татарча җавап кылды:
– Балкар милләтеннән булган Кайсын Кулиевныкын да үткәрергә
ниятлиләр.
Пал Палыч егеткә текәлебрәк карады:
– Син татар түгелмени?
– Юк, – диде тегесе. – Мин – кумык.
– Балкар, карачай, кумык, татар, төрек – барыбер один чурт инде, – дип
куйды ул, нигәдер бик урынсыз Касыймдагы бандит Ермолайның яратып
әйтә торган сүзен исенә төшереп.
– Мин татарча да беләм. Менә төрекчә авыр, – диде ул, аклангандай.
– Беләсеңдер, үз телең бит ул синең татар теле!
– Мин кумык! – диде егет. – Исемем Аслан минем! – дип тә өстәде.
– Бер үк халык барысы да, балкары да, кумык, татары да. Төрек тә шул ук. Әзәри дә. Егермедән артык милләт, барысы да элек татарлар дип
аталган. Чынлыкта да шулай булган. Сез Алтын Урда кебек бөек дәүләт
тоткан халык! – диде Пал Палыч, кинәт вәгазь укый башлагандай.
– Беләм, якынча. Хәзер ул турыда яза башладылар инде. Мәсәлән, безнең
Мурад Аджи! Үзе дә – кумык ул, шулай да мин – кыпчак-татар кавеме
ди, – диде журналист, карашын читкә алып. Бу кызыклы галим белән
газетасы өчен әңгәмә аласы килеп китте аның. Тик шуны ничек итеп әйтәсе,
риза булырмы икән?
Юкка курыккан, ул соравын биргәнче үк бу сәер, әмма бик кызыклы
кеше аңа берничә минут эчендә ул белмәгән тарихын сөйләде.
– Әрем исе. Әрем исен оныткан сез... Элек бер уч кипкән әрем сезнең
бабаларда зур бүләк саналган! Дүртенче гасырда ук синең бабаларың
Европага килеп, римлыларны коллыктан азат иткән. Европадагы
мәҗүсиләргә бүгенге диннәрен бүләк иткәннәр! Тәңре хакында
ишеттергәннәр идолларга табынучы кыргыйларга! Тимер кою эшенә
өйрәткәннәр! Минем әнием ягыннан бабам – металлург, хәтта ул да бу хакта
горурланып сөйли торган иде. Ул чакта Европада ирләр дә хатын-кыз кебек
итәк киеп йөргән. Төркиләр кидерткән ыштанны ялангач европалыларга!
Пал Палыч тукталып торган чакны туры китереп, аны аптырап,
кызыксынып тыңлап утырган Аслан сорау биреп куйды:
– Ә кемнәр бүген төркиләрнең бөек тарихы, олуг даны белән санлашмаска
маташа соң? Нигә ул бүгенге көненә төшкән, кем гаепле моңа?
– Төркиләр үзләре, – диде Пал Палыч һәм, «лекция»нең шуның белән
тәмам икәнлеген аңлаткандай, урыныннан торды. – Төрки халык, беренче
чиратта, үзе гаепле! – дип кабатлады галим.
– Сез дә төрки бит? Милләтегез кем сезнең? – дип сорады журналист егет.
– Минме? Мин – немец! – дип җавап бирде Пал Палыч. – Пауль Вольфганг
атлы немец. Берлинда туып үстем. Менә бүген шунда, туган шәһәремә
очам, – дигән җавабы тегене бөтенләй аяктан ега язды. Ул яңа танышына
шаклар катып карап тора иде әле. – Ә син, бөек төрки халыкның бер горур
улы, үз ишегалдыңда, Төркиядәге туганнарың арасында адашып йөрисең, –
дип төрттереп тә алды. Аслан акланырга теләп, нидер әйтмәкче булган иде,
Пал Палыч аңа борылып та карамады, чөнки нәкъ шул вакыт пейджерына
хәбәр килгән иде. «Пауль, син кайда? Мин Касыймда! Беләсеңме, мин әнием
үтенече буенча Ханкала ягына апаның әтисен эзләп бардым. Һәм таптым!
Беләсеңме, Ханкала артындагы бер урманда ялгызы яшәп ята! Һаман
әнине көтә икән әле! Ничә еллардан соң да һаман көтә! Вәт мәхәббәт, ә?
Ишеткәч, урмандагы зур бер ташка, үз исеме янына Сәрвәр дип, апаның
исемен дә язып куйды. Сәрвәр Макай кызы, Сәрбиназ кызы дип. Сәер дә
инде ул бер караганда. Ә син, Пауль, чак кына да түзә алмагансың, каядыр
юкка чыккансың?» – дип язылган иде анда. Пал Палыч тетрәнеп китте,
куллары калтырый башлады, гәүдәсен дә ниндидер дерелдәү басып алды,
ул, хәлсезләнеп, эскәмиягә кире чүмәште.
– Ни булды? – диде танышы, куркып.
– Булды шул! – диде Пал Палыч, инде бу юлы авызын ерып. – Мин бер
төрки-татар һәм немецтан туган гүзәл фәрештәгә муеннан гашыйк булган
идем! Хәзер менә ул мине үз янына чакыра! Ауф видерзеен, туган! – диде һәм, ашыга-ашыга, билетын кире Башкалага алыштырырга китте. Ләкин
Пал Палычның шатлыгы күбәләк гомере кадәр генә булган икән, Башкалага
бүгенгә билетлар юк, берәрсе тапшырса гына инде диделәр. Яңа танышлар
шулай аптырап басып торганда, икенчесе кинәт сүз башлады:
– Пал Палыч, әйдә, минем билет белән син оч! Мин хәзер тапшырам
да, – диде.
Пал Палыч баштарак каршы килсә дә, әмма Сарбины сагыну хисе бар
нәрсәгә карганда да көчлерәк иде, ул ризалашты.
Алар шул рәвешле алыш-биреш ясап йөргәндә, бер «бомж» килеп,
эскәмия астында ялгызы кукраеп утырган чемоданны урлап китте.
Бәхеткә, теге полиция егетләре күреп торган икән, аны тиз тоттылар. Әүвәл
шикләнеп кенә, чемоданны ачып карарга булдылар. Болай да тәртипсез
салынган кәгазьләрне, башка кулъязмаларны чуалтып бетерделәр. Кире
тыкканда, кайбер папкалар артып та калды, урыннарына кире керергә
теләмәделәр, сыймадылар. Чемодан үз хуҗасына кире кайтты. Пал Палыч
Башкалага очты. Аслан кунакханә эзләп китте.
Соңыннан полиция хезмәткәрләре, эскәмиядә калган бер папканы күреп
алып, аны махсус бүлеккә тапшырдылар. Гарәпчә, рун имлясында язылган
кулъязмаларны аңламаган төрекләр аны гыйльми институтка җибәрделәр.
Анда шунда ук укып бирделәр. Рәсәйдәге Куликов кырының чын тарихына
шул вакытта ук елъязмачы язып калдырган кыйммәтле кәгазьләр иде алар...
Бу вакытта Анкара белән Башкаланың дипломатик мөнәсәбәтләре
әйбәт иде. Сәясәтчеләр, моны Башкалага җибәреп, чын тарихи хакыйкать
ачылса, Башкаладагы дуслары рәхмәт әйтмәсләр дигәнрәк фикергә килде.
Төрекләр Ханкала түркләре тарихындагы чатаклыкларны яхшы белә, күп
вакыт ул тарихны Башкаланың халыктан яшерергә тырышканы да аларга
яхшы мәгълүм иде...
Галимнәр белән яшерен оешма хезмәткәрләре арасында шактый кызу
бәхәс булып алды:
– Ханкала түркләре заманында безгә нык булышкан! Әйдәгез, хәзер
кардәшләргә без яхшылык эшлик инде?! Куликово кырында бернинди зур
сугыш булмаган, ди, бит! Ханкала түркләре безгә тарихыбызны кайтарырга
ярдәм иттеләр! Ханкала түркләре безнең дәүләтнең хокукый, мәдәни
нигезен корыштылар!
– Ханкала түркләре...
– Ханкала түркләре!..
– Ханкала түркләре – безгә кардәш туганнар дисез бит әле?!
– Әйе, үз кешеләр безгә – Ханкала түркләре. Бабаларыбыз бер бит!
– Шулай булгач, үзебезнеке булгач, кан туганнарыбыз булгач,
үпкәләмәсләр әле. Дөньяга чыгармыйк бу тарихи мәгълүматны!
Монысы соңгы карар булды.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 01, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев