«ИЗГЕ ЯЛГАН» (повестьның дәвамы)
Байтактан бирле «белдекле» Әхтәм күренми иде. Тротуарда чүп әсәре дә тотмаган урам себерүче үз кишәрлеген җыештырмый, аяк астында келәм төсле катлы-катлы яфрак. Ул, мөгаен, аны искәрмәс иде, балкузак куагы ышыгына чүмәшкән күршесе үзе аңа эндәште: – Исәнләш, хет! Кайсы гасырдан җим җыеп кайтышың? Сез, язучылар, халык белән очрашулардан соң илһамланып китап язасыз икән? Әнә, берегез телевизордан шулай мактанды.
7
Табигатьтә дә «көчленеке замана»: сабыр гына үзенең чиратын көтәсе
«алтын» көз җәйнең соңгы аена һөҗүм итә. Ул зәһәр җиленнән агач-
куакларның ямь-яшел яфрагын йолкыта, соры болытларның сүрүен ертып
салкын яңгыр яудырта.
Һәр ел фасылыннан ямь тапкан Галишан беренче тапкыр мондый елак һава торышыннан туйды. Бүлмәсендә генә басылып эшлисе иде, күңел
үсми. Бу дөньяда мине шаккатырган берни дә калмады димә икән. Әдәбият
капкасына кушаяклап типкән горур Нәкыйбә Сарматова почтадан унбиш
хикәя җибәргән! Язган, бүген-кичә генә түгел, еллар буе язган! Һәр иҗат
учагыннан зәгыйфь кенә очкын чәчрәсә, аны сүндерергә диңгез суы да
җитми. «Миңа гадел бәя бирегез», – ди чибәр продюсер. «Гадел бәя...»
Кайбер шундый «гаделлек» тарафдарлары каләмдәшләрне җирләгәндә:
«Исән чагында бәяләнмәде», – дип лаф ора. Исем-бүләкләрне урак белән
урган бу «иптәшләр»: «Миңа кирәкми! Ул лаек!» – дип ник үзен артка
чигертмәгән?!
Йә, Фаязов, ачу йомгагын сүтмә! Бәя ди автор ханым. Әлегә автор
гына. Язучы дигән исемгә ирешер өчен ярты пот тоз ашыйсы. Хикәяләргә
артык күңел салмыйча өстән-өстән генә күз йөртте. Җанга тынычлык
иңгәч, иркенләп укыр, ә тынычлык кайчан иңәр – билгесез. Кич җиттисә,
телефоннан Гөлинә өзгәләнә. «Икенче ай Айтуганнан хәбәр юк, язучы
абый!» Галишанның да күкрәгендә утлы шар: «Син исәнме, егет?» Моңарчы
ул Карамалыны биш урар иде, бәла: урман юлы сазлыкка әйләнгән,
ни машина, ни җәяүле үтәрлек түгел. Мондый чакта «мин-мин» дип
тәкәбберләнү гөнаһ, Галишан Сабитка шалтыратты. Озын-озын гудоктан
соң чыбык очында егет иренеп кенә:
– Кем син? – диде.
– Казаннан, язучы Фаязов.
– Мине гаепләп хат яздылармы әллә?
– Гел начар уйлама, энем. Хатлар язу заманы күптән онытылды. Трактор
бир!
– Карамалыга киләсезме?
– Килмим, кайтам.
– Бер киләсез, бер кайтасыз, нинди кеше соң сез?! Сәгать ничәдә?
Шәһәр читеннән урман авызына кадәр машина ялласа, ким дигәндә ике
сәгать вакыт кирәк.
– Уникедә, энем.
Ә монысын ул күз алдына да китермәде: үкерә-үкерә саз ерган тракторга
хуҗа үзе утырган иде. Өстендә кара костюм-чалбар, ак күлмәк, муенында
кызыл галстук. Ыспай! Киенсен, ул – авылның визит карточкасы.
– Гаҗәпме, Фаязов абый? Үзидарә рәисе үзе трактор куа! Кемгә кушыйм,
авылда карт-коры гына. Аягы-кулы исән ирләрне хәрби операциягә озаттык.
Барыбер минем план тулмый, тирә-як районнардан караштырасы.
«Үзең ник китмисең?» Ачу-нәфрәт телгә күчмичә сорау рәвешендә
күңелдә төенләнде. Аның әллә ничә тапкыр сынаганы бар: кайбер уйлар
биотоклар ярдәмендә иясенә барып ирешә.
Авыл хуҗасы, уң кулын рульдән бушатып, буыла-буыла тыгызлап
бәйләнгән галстугын чиште:
– Фу-фу! Мине сүгәсез, шулаймы? Нишләп мин тылда, шулаймы? Иртән
уянсам, өчәү муенга сарыла. Хатынның корсагында дүртенчесе! Сугышка
китеп, малайларымны атасыз калдырыйммы?
– Башка ирләр баласызмы?
– Балалы. Бишесе. Ну бит аларныкы миңа сарылмый.
– Кешенеке – кештәктә.
– Кештәктә, кештәктә! Үртисез! – Сабит галстугын боргычлады. –
Һәркем үзен кайгырта. Сез дә, вот, юлсыз авыл халкы бүлнисенә, кибетенә
ничек йөрер димисез, көегезне көйләтәсез. Трактор давай сезгә! Сез бит
бу әшәке малай, җиде катлы сүгенеп, телефонны ыргытачак дигәнсездер,
шулаймы? Яшермим, үчле мин. Ну мин үземне сез нәфрәтләнерлек ерткыч
димәс идем. Әтине җирләгәндә, кабер казышкансыз, анысы өчен рәхмәт.
Чамаладым, Сәгыйдә әбиләргә бәлеш ашарга кайтмыйсыз. Айтуган
хәбәрсез югалган, шулаймы?
Галишан, идәнгә шуган галстукны алып, хуҗаның куенына тыкты:
– Айтуганны авыл исемлегенә кертеп озаттыргансың икән, аның
өчен син җаваплы. Эзләттер! Өскәрәк запрос ясатасыңмы, район хәрби
комиссариатыннан белешәсеңме – синең проблема, Бәдретдин улы Сабит!
Трактор, сазлык «кичеп», чирәмгә туктады.
– Һы, кызык кеше сез, Фаязов абый! Минем карамакта алты авыл.
Җитмеш баш егет бездән. Аларның һәрберсенә кыңгырау тагыйммы? – дип
авыз кыйшаткан егеткә ул:
– Так, – диде. – Аларга алтын кыңгырау таксаң да, таман гына!
– Сез һаман минем тиремне каезлыйсыз! Туганнары эзләтсен! Әнкәсе,
мәсәлән.Ул урам буйлап: «Улым хөкүмәт эше белән Казакъстанга
китте», – дип сөйләнеп йөри. Кем аны алдаган? Сезме? Айтуганмы?
Гөлинәме? Кем?! Мескен карчыкны кызганам. Миндә дә сездәге төсле үк
җан бар! Бетереп бетмәгән мин! Ничек «Улың сугышта» дияргә аңа?
«Кем, кем?» Син, мин, ул, алар, без барыбыз да алдакчы! Ялганны изге
кабыгына төреп акланабыз тагы!
Кысан кабинада һава җитми, тынга авыр иде, Галишан, ишекне этеп,
җиргә сикерде.
– Рәхмәт, ары табан үзем тәпилим, – диде ул. – Туганнары эзләтергә
тиеш дисеңме? Син дә туганы. Бер ата балалары сез, Айтуган – энекәшең.
Чылтырт, чылтырт... Тракторның парланган тәрәзә пыяласы чәлпәрәмә
ватылды. Айтуган әкиятендәге бүре улый: «у-у-у...» Үзе улый, үзе йодрыгы
белән тәрәзә кыйный. Әтисенең хыянәте, үчләшеп, ут эченә җибәрттергән
ир туганы. Йә, боларның кайсысы егетне чыгырыннан чыгарды.
...Балта осталары ишегалдында такта ышкылый. Яңа мунчага идән
җәяләр. Баскычта төенчеген кочаклаган Сәгыйдә карчык Казан кунагын
күрми, ул офыкка карап оеган. «Фәрештә» исә уяу, ул сакта.
– Язучы абый, Сәгыйдә әби Айтуганны юллап, Казакъстанга бара.
– Саумы, канатым, – диде әбекәй, карашын Галишанга күчереп. – Барам
шул. Тәвәккәлләдем-ниятләдем, Казанда син поездга билет юнәтерсең, яме?
– Әби җаным, Казакъстанның кай җиреннән эзлисең ди Айтуганны!
Анда йөзәрләгән шәһәр-аул, меңнәрчә чакрым дала, – дип инәлгән Гөлинәне
карчык «юатты»:
– И борчылмасана, гөлкәем, борчылмасана. Дала уртасында бер
кычкырсам, әнкәсенең тавышын җил таратыр да, ишетер, боерса. Тилифуны
сүнгән, чирләгән, балам. – Карчык төенчеген угалады. – Монда кипкән
мәтрүшкә, җир җиләге яфрагы, ак әрем. Кайнатып, шифалы үлән төнәтмәсе
эчертсәм, терелә, инша аллаһ.
Саташу дәрәҗәсенә җиткергән изге ялган! Ул дөреслектән өстенрәк
дип ялгышкан Галишан! Түш кесәсендә ике генә әче «төймә». Берсе үзенә,
берсе...
Ул карчык янәшәсенә утырды.
– Шушы тәмле кәнфитләрне суырыйк булмаса.
– Нәмә соң бу, канатым?
– Синең белән без икебез дә йөрәкле. Бәхетле без. Батыр, кыю кешеләр
турында «Вәт йөрәкле соң!» диләр. Сабыр да без, әйеме, Сәгыйдәттәй?
Син – замана әбисе, радио тыңлыйсың, телевизор карыйсың, бүген ил-
көннең күген кара болыт каплаган.
– Сугышалар, – диде карчык. – Нәстә бүләләр, нәстә җитми адәмгә? Җир
әзме дөнҗасында? Әнә, кырларында чүп үсә. Кысрыклансалар, чәчсеннәр
бодай, урсыннар арыш. Кеше куркытып бумбалары белән мактаныша,
хәсрәтләр. Кайчан ясап өлгергәннәр шул үтергечләрне дим.
– Алардан да хәтәррәкне тереклек яралганда ук күкләр патшасы ясаган,
Сәгыйдәттәй. Эреле-ваклы метеоритлар бар. Вагы зыянсыз, атылса – һавада
ук янып сүнә, ә менә фәлән тонналы комета төшсә, Җир шарын туфрак
белән тигезли.
Нәрсә сөйли ул? Фермада тизәккә чума-чума, сыер савып, исәнлеген
бетергән корткага мондый тәти сүзләр ни пычагыма? Аның үз галәме, һәм
бу галәмдә иң якты йолдыз – аның газиз баласы. Ул аны күк җисемнәре
арасыннан түгел, авыру йөрәгеннән эзли.
– Сиңа Казакъстанга барырга кирәкмәс, Сәгыйдәттәй... – Гөлинә кулы
белән ишарәләде: «Әйтмәгез, зинһар, әйтмәгез!» – Айтуганың махсус
операциядә.
Көчле җил куптарган төсле кисәк кенә баскычтан кузгалган карчыкны
«фәрештә» тотып калды. Төенчек бавы чишелеп, үләннәр җиргә сибелде.
Тук-тук... Балта осталары мунчаның инде идән тактасын кадаклый. Тук-
тук... Күкрәктә дә бер зәһәр «оста» чүкече белән күкрәккә суга: тук-тук...
– Көзгә өйләнәсе кеше нишләп анда киткән?! Мин кушмадым анда
китәргә! Сугышлар өчен япа-ялгызым үстердемме аны?! И Аллаһым,
ник тыңламый бу балалар! Әнкәм карт, әнкәм чирли дими, үзбаш хәл
итә, җүнсез. Каяле, тотмале, гөлкәем, егылмыйм, тотмале. Кайтсын гына,
колагын борам. Мунча тергезәбез, әнәгенәк никахка каз-үрдәк көрәйде,
алма кебек кыз бала зарыгып көтә. Җә, нәстә дип тәмуг оясына киткән
ул? – Карчык тагын да көчлерәк тавыш белән орыша-тирги алъяпкыч
итәгенә йомычкка җыйды. – Казакъ илендә сручный эш белән, ди. Вәт
җүнсез! Ят син аны чирли дип, җә. Тилифунын ник сүндергән, җә!
– Сәгыйдәттәй, мин сиңа нәрсә вәгъдә иттем әле? – Галишан сумкасында
актарынды. – Телефон! Кызымнан бүләк. Рәхәтен күр!
Килде, әйтте, дөреслек ялганны җиңде. Шуннан соң җиңеләйттеме? Юк,
җиңеләйтмәде, киресенчә, капка төбеннән генә кул болгаган Гөлинәнең
шелтәле карашы җәядән аткан ук төсле аркасын тишеп яндырды. Трактор
урыныннан кузгалмаган, Сабит ватык тәрәзәдән яңгыр тамчысы чылаткан
утыргычны сөрткәләп:
– Сәгыйдә әби минем турында беләме? – диде.
– Биш былтыр ук белә. Син аның улының олы абыйсы.
– Юк ла, үчләшеп, Айтуганны тегендә мин җибәргәнне беләме?
– Үзең сөйләсәң – белер.
– Мин адәм актыгы, әйеме?
– Адәм атабыздан бәндәнең яхшысы да, яманы да үрчегән. Бәлки
синдә бер генә бөртек изгелек орлыгы бардыр, бәлки явызлык күңелеңдә
шыттырмас өчен аны каплагандыр, егет?
Сабит, маңгаен рульгә терәп, авыр сулады:
– Шытты инде... Табам энекәшне, табам!
Авыл өстендә укмашкан кургашын болыт урманга хәтле ияреп барды.
Тын юллары киңәерлек ниндидер шифалы һава сулыйсы. Яңгырсыз, җилсез,
кояшлы көннәргә өметләнеп яшисе. «Урман әкияте»н хәтердән җуясы. Ике
доза «төймә» белән челтәрләнгән йөрәкне дәвалап ятакка авасы...
Байтактан бирле «белдекле» Әхтәм күренми иде. Тротуарда чүп әсәре дә
тотмаган урам себерүче үз кишәрлеген җыештырмый, аяк астында келәм
төсле катлы-катлы яфрак. Ул, мөгаен, аны искәрмәс иде, балкузак куагы
ышыгына чүмәшкән күршесе үзе аңа эндәште:
– Исәнләш, хет! Кайсы гасырдан җим җыеп кайтышың? Сез, язучылар,
халык белән очрашулардан соң илһамланып китап язасыз икән? Әнә,
берегез телевизордан шулай мактанды.
– Җил биләмәңә яшел келәм җәйде, син дә илһамланып эшләп ал, Әхтәм.
– Чуртыма кадалсын эш! – Әхтәм, куакка тотынып, аягына басты. – Син
кайларда йөрдең дип сора. Малай Питерда госпитальдә ята, малай. Бот
төбеннән үк уң аягын өздергән.
– Кайда?
– Атаң башында! Сугышта! – «Белдекле» көрәк хәтле кулы белән
Галишанның иңбашына таянды. – Гафу, хәлем юк, авам. Хәсрәт яртылаш
картайтты. Ундүрт яшьлек малайның тәмәке тартканын күреп, авызына
ямагач, бизгән иде. Яралангач, тәүлегенә алтышар пачка суыра. Әнкәсе
белән кибеттән кочак-кочак ташыдык. Иң куәтлесен, иң әчесен. Малайның
баш миен бораулап үзгәрткәннәр, малай гупчим патриот!
– Ватанпәрвәр.
– Син ул ватанпәрвәр, ә ул – патриот! Әти, ди, аяк-кулларны калдыра-
калдыра сугышабыз, дошманга бирешмибез, Рәсәй җиңәчәк, точно, ди.
Күрше, малайның кайсы кырда минага эләккәне билгеле. Сыңар аягын
табып күмәсе иде, тилмереп ятмасын иде аяк! Киңәш бир!
Галишан көрәк кулны иңбашыннан кагып төшерде:
– Себеркең белән ныгытып себер! Киңәш шул!
– Берочтан уптым дөньягызны да себереп түгимме? Безнең балалар
тегендә кан түгә, ә монда бииләр, җырлыйлар, күңел ачалар, салют
аттыралар! Әйтер идем тутырып!
– Тартынма, әйт, минем өчен дә әйт, Әхтәм.
Ике хәлсез, бер-берсенә терәү булып, бик озак урамда басып торды.
(Дәвамы бар)
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев