Шигърият
Кададым
Ялвардым калдыр дип мәңгегә Сөюне йөрәгем түрендә.
Кададым йөрәккә мин тансык сурәтең.
Ялвардым калдыр дип, Әр-Рәзак,
бу ярсу мәхәббәт куәтен.
Кададым хәтергә иң якты мизгелне.
Ялвардым калдыр дип гел бергә
янәшә бу рухи игезне.
Кададым калебкә ләззәтле назларың.
Ялвардым калдыр дип гомергә
җаннарда мәхәббәт язларын.
Кададым вөҗүдең үз дөньям күгенә.
Ялвардым калдыр дип мәңгегә
Сөюне йөрәгем түрендә.
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев